Windows XP (ясаудагы кодлы исеме —Whistler; өчке юрама —Windows NT 5.1) —Microsoft корпорациясенеңWindows NT гаиләсенә керүчеоперацион система. Ул2001 елның25 октябрендә чыкты һәмWindows 2000 Professional юрамасының варисы булып тора.XP исеме исәингл. experience - тәҗрибә дигәнне аңлата.
АлдагыWindows 2000 системасыннан аермалы буларак, Windows XP бары тиккулланучы системасы буларак кына кулланыла. Аның сервер аналогы буларакWindows Server 2003 тора. ЛәкинWindows Server 2003 Windows XP базасында төзелгән булсада, аның барлык кулланучы интерфейсын үз өченә алып,Windows Server 2003 баребер яңартылган яңа NT 5.2 юрамалы төшне үз өченә ала. Бу төш соңракWindows XP Professional x64 Edition юрамасында да күренә, моның нәтиҗәсендә әлеге юрамаWindows Server 2003 белән үсеше «параллель» үсештә барган дип тә әйтергә мөмкин.
2009 елның 14 апреленнән башлап Microsoft Windows XP'га карата бушлай ярдәм күрсәтүне туктата, хәзер Windows XP'ның барлык кулланучылары Microsoft ка бушлай ярдәм сорап мәрәҗәгать итә алмыйлар. Хәзер алар «киңәйтелгән ярдәм» күрсәтелә — болар димәк барсыда түләүле. Киңәйтелгән ярдәм 2014 елның 8 апреленә кадәр күрсәтелә.
2010 елның декабренә карата Windows XP — дөньядагы иң киң кулланучы операцион система була, ул сәүдә өлешендә 47,2 % тәшкил итә. Бу күрсәткечнең максимумы 76,1 % була һәм ул 2007 елның гыйнварында барлыкка килә[3].