Windows 7 —Windows NT гаиләсенә керүчеоперацион система,Windows Vista операцион системаның дәвамчысы булып тора.Windows NT тармаклары арасында система 6.1 юрама астында (Windows 2000 — 5.0,Windows XP — 5.1,Windows Server 2003 — 5.2,Windows Vista иWindows Server 2008 — 6.0) йөри. Сервер өчен юрамасы булыпWindows Server 2008 R2, кермә системалар өчен —Windows Embedded Standard 2011 (Quebec),[1] мобиль юрамасы —Windows Embedded Compact 2011 (Chelan,Windows CE 7.0) торалар.
2009 елның22 октябрендә Windows 7 беренче тапкыр сатуга чыгарыла,[2] бу исәWindows Vista чыгудан соң өч ел үткәннән соң була. Volume Licensing лицензиясе булган кулланучылар һәм ярдәмчеләр өченRTM системасына керх 24 июльдән ук башлана. Бу вакытта бары тик ОС'ны тикшерү баскычлары гына башлана.
Windows 7'гәWindows Vista'дан чыгарылган кайбер үзгәртүләр, интерфейс буенча да бик күп үзгәрешләр кертелә. Windows 7 составыннан шулай ук кайбер уеннар да бетерелә:Inkball,Ultimate Extras; кушымталар, Windows Live (Почта Windows аналоглары ,Windows календаре һ.б.),Microsoft Agent технологиясе,Windows Meeting Space;«Башлау» менюсыннан классик бизәлешкә кире кайту бөтенләй юкка чыга.
Веб-аналитика мәгълүматлары буенча2011 елныңдекабрь аенда Windows 7 дөньяда кулланылучы һәмИнтернет челтәренә тоташкан барлык операцион системалар арасында Windows 7 өлеше
46,1 %[3], моның нәтиҗәсендә әлеге операцион система кулланылуы буенча дөньяда беренче урында тора, моның белән ул элеккеге лидер —Windows XP'ны җиңә.
Blackcomb кодлы исемWindows NT 6.0'ныкы иде.Windows NT 6.0 планнар буенчаWindows XP'дансоң икенче ОС була ала иде.Blackcomb әлеге операцион системаның дәвамчысы буларак аны өстәл, сервер өлешләрендә дә алмаштырырга тиеш иде.2001 елның ахырындаBlackcomb чыгарылышын2005 елга билгелиләр, ләкин2002 елныңавгустында болар арасында юрама буларакWindows Longhorn булырга тиеш атыйлар. Ул бу вакыттагыWindows NT 5.x төшенең яңартылмасын үз өченә алырга тиеш була.Windows Longhorn'ны чыгару барышындаBlackcomb'ның да кайбер функцияләре кертелә һәм 6.0 номеры бирелә.Blackcomb бөтенләй дә онытылып китә, моның төп сәбәпләре булып яңа маркетинг планы санала. Бу вакытта аны бөтенләй дә бары тик ОС Windows 6.x'ның сервер юрамасы булачагы турында хәбәр итәләр.[4]
Windows 7'нең алты редакциясе бар:
| Татарча исеме | Инглизчә исеме | бәясе[10] |
|---|
| Башлангыч | Starter | 1500 сум |
| Өйдәге төп | Home Basic | 3200 сум |
| Өйдәге киңәйтелгән | Home Premium | 4500 сум |
| Һөнәри | Professional | 5500 сум |
| Корпоратив | Enterprise | 7560 сум |
| Максималь | Ultimate | 9675 сум |
Башлангыч редакция (Windows 7 Starter) бары тик яңа санаклар белән генә биреләчәк, ул үз өченәH.264,AAC,MPEG-2 форматларын уйнату буенча кайбер функциональ үзечәлекләр алып торачак. Өйдәге төп юрама — күбесенчә үсеп килүче илләр өчен булачак дип көтелә, аңардаWindows Aero интерфейсының кайбер функцияләре,Peek,Shake,гомуми интернет челтәренә тоташтыру һәм башка функцияләр дә булмаячак. Анарда да башлангыч редакциядәге кебек кайбер чикләүләр дә бар. Һөнәри, корпоративн һәм максималь юрамалардаXP Mode өлеше дә бар (кайбер процессорларда).
Аурупа комиссиясенең таләрләре буенчаАурупадагы сатулар өчен махсус юрама да чыгарылырга тиеш иде. Ул «Е» («Windows 7 Е») индексы белән — аңардаInternet Explorerгизгече булмаска тиеш иде, ләкин ул сатудан чыгарылды.Сатудан чыгаруның төп сәбәбе булып кайбер партнёрларның һәм OEM-җитештерүчеләрнең башлангыч җиһазландыруда ук гизгечнең булмавы белән гауга чыгаруы булды.[11] Баштан ук «Е» индексы белән сорау бирүчеләргә яңартулар алу яисә 2009 елның1 сентябреннән тулы юраманы алырга мөмкинчелек бирелде.[12]
Ләкин шулай да кермә гизгеч — Internet Explorer киләсе биш елда опциональ гизгеч белән алыштыру күздә тотыла. Хәзергесе вакытта әлеге сорау Аурокомиссия белән килешенә.[13]
Барлык редакцияләр дә,Башлангычтан аермалы буларак, 32-битлы һәм 64-битлы юрамалар да киләләр.[14]
32-битлы юрамалар өчен максималь оператив хәтер 4 Гб белән чикләнгән, Башлангыч редакция 2 Гб'ка кадәр алып тора. Ләкин шулай да чынбарлыкта бу саннар азрәк, аппарат чикләүләр аркасындаPAE режимының функцияләрен куярга мөмкин түгел.[15][16][17] Тагын да күбрәк хәтер күләме 64-битлы юрамал өченкулланыла.[18][19][20][21] Алар 8 Гб («Өйдәге төп»), 16 Гб («Өйдәге киңәйтелгән»), алардан олыраклары 192 Гб оператив хәтер алып торырга мөмкиннәр.
Бушлай 90-көнлек юрама Windows 7 Корпоратив ИТ-белгечләр өчен бирелә, бу күбесенчә оешмалар өчен кирәк.[22]