| Ubuntu |
|---|
| Нигезләнү датасы | 20 октябрь2004[1] |
|---|
 |
 |
| Атама | Ubuntu[2] |
|---|
| ... хөрмәтенә аталган | убунту[d][1] |
|---|
| Нигезләүче | Марк Шаттлворт[1] |
|---|
| Нәрсә нигезендә эшләнгән | Debian[3] |
|---|
| Моннан файдаланып эшләнгән | Asturix[d],Bodhi Linux[d],Elementary OS[d],KDE neon[d],Linux Lite[d],Linux Mint[d],LXLE[d],Peppermint OS[d],Pinguy OS[d],Pop!_OS[d],Trisquel GNU/Linux-libre,Ubuntu Unity[d],Zorin OS[d],Ubuntu Kylin[d] һәмAnduinOS[d] |
|---|
| Эшләүче | Canonical Ltd.[1] |
|---|
| Платформа | x86_64[d][4],X86[d][4],ARM[d][4],ppc64[d][4],IBM System/390[d][4] һәмRISC-V[d][5] |
|---|
| Чыгару датасы | 20 октябрь2004 |
|---|
| Әсәр яки аның атамасы теле | берничә тел[d] |
|---|
| Таратучы ширкәт | Microsoft Store[d][6] һәмBitTorrent |
|---|
|
| Пакетлар белән идарә итү систимы | dpkg[d][7],Snap[d][8] һәмAdvanced Package Tool[d][9] |
|---|
| GUI фреймворгы | GNOME[10] |
|---|
| Тарату төре | санлы йөкләү[d] |
|---|
| Программалау теле | C++[11],Си[11],Сценарий командной строки[d][11] һәмPython |
|---|
| Чыганак кодның саклану урыны | code.launchpad.net/ubuntu |
|---|
| Хаталар турында белдерү бите | bugs.launchpad.net/ubuntu[12] |
|---|
| Юрама | 25.10 «Questing Quokka» (9 октябрь2025)[13], 24.04.4 LTS (12 февраль2026)[14] |
|---|
| Кулланмага сылтама | help.ubuntu.com[2] |
|---|
| Гаммәви ачкыч эзе | C598 6B4F 1257 FFA8 6632 CBA7 4618 1433 FBB7 5451[15] һәм8439 38DF 228D 22F7 B374 2BC0 D94A A3F0 EFE2 1092[15][16] |
|---|
| Рейтинг ESRB | барысы өчен дә[d][6] |
|---|
| Рәсми веб-сайт | ubuntu.com(ингл.) |
|---|
| Рәсми блог | ubuntu.com/blog(ингл.)[17] |
|---|
| Куллану шартларына сылтама | ubuntu.com/legal/terms-and-policies(ингл.)[17] |
|---|
| Яшеренлек сәясәте URL-ы | ubuntu.com/legal/data-privacy(ингл.)[17] |
|---|
| Каналның URL-лы | ubuntu.com/blog/feed[17] |
|---|
| Һәштәге | Ubuntu |
|---|
| Авторлык хокуклары статусы | автор хокуклары якланган, хуҗасы тарафыннан иҗтимагый милеккә тапшырылган[d] |
|---|
| Язу төре | Ubuntu[d] |
|---|
| Яңарту ысулы | Advanced Package Tool[d][9] |
|---|
| Alexa урыны | 1874[18] |
|---|
| Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 525 012 |
|---|
| IRC каналы | irc.libera.chat/ubuntu(ингл.) һәмirc.libera.chat/ubuntu-de(алм.)[19] |
|---|
| Stack Exchange'да | askubuntu.com |
|---|
| Ссылка на платформу коллективного перевода | translations.launchpad.net/ubuntu |
|---|
| Мастодон серверы | ubuntu.social |
|---|
| bang в DuckDuckGo | ubuntu |
|---|
Ubuntu Викиҗыентыкта |
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı
igezäge bar.
Ubuntu (зулу «кешелеклелек»[21], «убу́нту» дип әйтелә) —Linuxтөшен кулланучыоперацион система,Debian проектына нигезләнгән. Төп иганәче һәм уйлап табучы —Canonical Компаниясе. Хәзерге вакыттаирекле кулланучылар тарафыннан киң үсеш ала[22].
Күп очракта яңа юраманың дистрибутивлары 6 айга бер чыга һәмсаклык яңартулары белән 18 ай дәвамында тәэмин ителә, ә LTS юрамалары[23], мондый юрамалар якынча 2 елга бер чыга һәм 3 ел (сервер юрамалар — 5 ел) дәвамында тәэмин ителә[24].
Ubuntu кайбер программа белән тәэмин ителеше[25]серверлар һәмэш станцияләре өчен чыгарыла. CD- яисә DVD-мәгълүмат йөрткечләр, алар өстәл санакларынаLiveCD[26] яисә текстлы урнаштыргыч ярдәмендә урнаштырыла[27].LiveDVD ярдәмендә урнаштыру барышында күпкә кулайрак мөмкинлекләр бар, мәсәлән, анда урнаштыруны график юл белән генә түгел, «Desktop» юрамасындагы кебек, шулай ук текстлы, «Alternate» юрамасындагы кебек, режимнар кулланырга мөмкин. Урнаштыру системаны яңадан кайтарудан алып, программаның тулысынчалокализациясе белән тәмамлана. Дискта шулай укгамәли программалар пакеты да бар. Шулар белән берлектәi386,amd64,ARM да күзәтелгән.
Ubuntu проектының баштагы чын исемеno-name-yet.com.[28] (тат. әлегә исеме юк)
Ubuntu 11.04 урнаштыру дискларыБашлангыч этапта Ubuntu (20 октябрь2004 ел) бары тикDebian-ның бер тамыры гына дип күзаллана. Аның төп функцияләренә яңа чыккан системаларны тикшереп карау гына керә.[29]БашкаDebian сабакларыннан аермалы буларак, мәсәләнXandros,Linspire һәмLibranet (инглизчәдән карагыз), CanonicalDebian-ның төп фәлсәфәсен саклап кала һәм Ubuntu өченирекле программалы тәэмин ителеш үзенчәлекләрен югалтмый.[30]
Ubuntu җыелмасы күбесенчәDebian-ның эстәбил булмаган пакетлар (unstable) төркеменнән тора. Ubuntu шулай ук аныңAdvanced Packaging Tool өлешен, пакетлар идарә итү өчен куллана. Ләкин шуңа да карамастан кайбер Ubuntu һәмDebian пакетлары бер-берсенә мәҗбүри рәвештә бәйле түгел. Кайсыбер Ubuntu пакет ясаучыларыDebian-да да эшли һәм шуның нигезендә күбесе үзгәрешләр ике ОС өчен дә ясала.
Хәзергесе вакытта UbuntuМарк Шаттлворт һәм аның Canonical ширкәте нигезендә тәэмин ителә.2005 елның8 июлендә CanonicalUbuntu Foundation фонды ясау турында хәбәр итә һәм 10 миллиондоллар күләмендә ярдәм күрсәтә. Фондның төп максаты булып киләсе елларда чыгучы Ubuntu юрамаларын тәэмин итү һәм алга этәрү тора. Ләкин2009 елга карата фонд һаман да кулланылмаган булып кала. Шаттлворт әйтүенчә бу фонд бары тик гадәттән тыш хәлдә генә кулланачак.[31][32]
Ubuntu-ның2011 елныңапреленнән[33] 11.04 «Natty Narwhal» юрамасыннан башлап, Ubuntu Desktop Edition гадәти булганэш өстәле тирәлегеGNOMEUnity белән алмаштырылачак[34][35][36], ә киләсеX.Org ServerWayland белән алмашачак.[37].
Ubuntu-ның бер тармагы булган «Grumpy Groundhog»ка карата да планнар бар. Киләчәктә дә исә ул киләсе юрамаларны үстерү, тикшерү һәм сынап карау урыны булып калыр дип күзаллана. Шуның нигезендә оста кулланучылар һәм җитерштерүчеләр өчен кайбер программаларның эшчәнлеген «минутына кадәр дөреслек» белән тикшерергә ярдәм итәчәк. Ә бу исә кайбер хаталарны иртәрәк табарга ярдәм итәчәк дип тә планлашиырыла[38]
Ubuntu Oneric уйлап табучылар саммитыUbuntu гадилеккә һәм эшләү уңайлыгына нигезләнгән. Ул үз өченә киң таралыш алганsudo утилиталарын, шуның ярдәмендә бик куркыныч булгансуперкулланучы сессиясен кабызмыйча санак идарәчесе вазыйфаларын башкарарга мөмкин.[39]
Ubuntu, шулай ук киңинтернационализацияләшкән, бу исә максималь рәвештә күптөрле телләргә ия булган кулланучыларны җәлеп итә. 5.04 брамасыннан башлап төпкодировка иттерепUTF-8 санала.[40]
Ubuntu эшләсен өчен 256 мегабайтRAM һәм,каты дискка урнаштырганда, дүртгигабайт буш тирәлек.[41][42][43]
UbuntuGNOME эш өстәленә нигезләнгән, ул иренкле, гади һәм аңлаешлы интерфейска ия булып тулы көченә заманча технологияләр тәкъдим итә.[44] GNOME-га кергән кушымталардан кала Ubuntu-да өстәмә программа белән тәэмин ителеш каралган, шулай ук боларгаOpenOffice.org[45],web-гизгечMozilla Firefox керә.[46][47]
6.06 һәм соңрак юрамалардан башлапLiveCD белән берлектә урнаштыручы-CD, икесен бергә,компакт-дискка берләштерә башлыйлар. Бу диск эш өстәлен урнаштырып кулланучыларга үзләренең мөмкинлекләрен тикшереп карарга һәм барлык кушымталар белән тәҗрибәләр ясарга ярдәм итә. Ubuntu-ны каты дискка урнаштыру өченUbiquity (тат. барлык асылы) график урнаштыргычы кулланыла. Инсталляция процессы «тере» эш өстәлендә ясалган барлык документларны да саклап кала. Альтернатив урнаштыруdebian-installer нәтиҗәсендә башкарыла, ул график ысулга караганда күпкә тирәнрәк кергән идарәчеләр, күп системалар урнаштыручы кулланучылар һәм оператив хәтере 192 мегабайттан да аз булган санаклар өчен кулланыла. Шулай ук дистрибутивкаUSB Flash-дискка урнаштыру программасы да кертелгән. Ул LiveCD һәм CD кебек барлык мөмкинчелекләргә дә ия. Күбесе очракта бу ысулнетбукларда еш кулланыла.
Һәрбер релиз елга, айга нигезләнгән үзенә бертөрле кодлы исем һәм юрама йөртә. Кодлы исем ике ингглиз сүзеннән тора: бер үк хәрефтән башланучы сыйфаттан һәм хайван исеменнән. 6.06 Dapper Drake (LTS) юрамасыннан тытынып кодлы исемнең беренче хәрефләре латин әлифбасына туры китерелеп үзгәртелә[48]
| Махсус тамгаланыш: |
|---|
| ярдәм күрсәтелми | бары тиксервер юрамага гына ярдәм күрсәтелә | ярдәм күрсәтелә | хәзерге юрама | планлаштырылган / уйлауда |
LTS (ингл. Long Term Support) дип тамгаланган релизлары Ubuntu-ның башка бик күп юрамалары белән чагыштырганда Canonical тарафыннан бик озак тәэмин ителә. Пакетларны яңарту мөмкинлеге кулланучылар өчен өч ел дәвамында, ә серверлар өчен биш елга кадәр каралган, шулай ук Canonical шул период чорында түләүле техник ярдәм дә күрсәтә. Яңа LTS юрама чыкканга кадәр әлеге юраманың өлешләре һәрвакыт яңартылып тора һәм һәрбер яңарту үзенең кодлы исеменә лаек була. Мәсәлән, 6.06 Dapper Drake юрамасы өчен ике; 8.04 Hardy Heron өчен тагында күбрәк, якынча ярты елга бер яңартулар чыга. Хәзерге вакытта 8.04 юрамасы өчен дүрт яңарту чыкты, шуның белән бу юрама өчен яңартулар чыгу күзәтелми. Хәзерге вакыттагы LTS релиз булып Ubuntu 10.04 Lucid Lynx тора.[49]Соңгы, хәзерге Ubuntu 10.10Maverick Meerkat юрамасынаLinux 2.6.35 юрамалы төше,GNOME 2.32,Mozilla Firefox 3.6.10,OpenOffice.org 3.2.1,GCC 4.4.4[50] кертелгәнUbuntu һәм аның төрле вариантларыинтернеттан йөкләү өчен ясалган һәм бушлай рәвештә Canonical Ltd тарафыннан бирелгәнShipIt ярдәмендәCD-ROM дисклары җибәрелергә мөмкин.[51][52]Бүгенге көндәге иң соңгы юрама Ubuntu 11.10Oneiric Ocelot. Ул үз эченә 3.0.4 юрамалыLinux төшен,Unity 4.22.0,Mozilla Firefox 7.0.1,LibreOffice 3.4.3,GCC 4.6.1 программаларының яңартмаларыннан тора.[50]
Ubuntu-га нигезләнгән Linux дистрибутивлары
Ubuntu исемен куллану максатыннан чыгып, Canonical Ubuntu-га нигезләнгән ике төрле дистрибутивны аера:
- Ubuntu (Ubuntu Derivative Distribution) нигезләнгән дистрибутив: әлеге дистрибутив Ubuntu-дан бик нык аерыла. Ләкин алар арасыннан Canonical тарафыннан рәсми танылган дистрибутивлар билгеле. Калганнары өчен Canonical үзөстендә җаваплылык тотмый.
- Ubuntu (Ubuntu Remix) җыелмасы: Ubuntu-га нигезләнгән һәм анардан бик үк аерылмаган дистрибутивлар җыелмасы. Аерымлыклар бары тик программалар җыелмасында, аларның урннашуында гына булырга мөмкин. Җыелма статусын рәсми рәвештә алу өчен, ул катгый рәвештә Ubuntu белән тәңгәл килергә тиеш, шулай ук Ubuntu репозитариендагы рәсми пакетлар, дистрибутивның бушлау булуы һ. б. Җыелмалар һәрвакыттада Ubuntu исемен кулланалар һәм аның бары җыелма икәнлеген Remix атамасы гына билгели, мәсәлән:Ubuntu Russian Remix — Ubuntu-ныңРоссия өчен ясалган бер дистрибутивы.[53].
| Дистрибутив | Тасвирлама | График киңлеге |
|---|
| Kubuntu | KDE эш өстәлендә эшләүче Ubuntu дистрибутивы. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә. | KDE |
| Xubuntu | Xfce эш өстәлендә эшләүче Ubuntu дистрибутивы (азкөчле санаклар өчен). Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә. | Xfce |
| Gobuntu | Ubuntu дистрибутивы, үз өченә бары тик ирекле программалар гына ала. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә иде. Хәзерге вакытта әлеге проект туктатылган. Һәрбер кулланучы ирекле рәвештә Restricted һәм Multiverse репозитарийларын сүндерү мөмкинлеге бирелә. | GNOME |
| Edubuntu | Уку йортлары өчен. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә. | |
| Ubuntu Studio | Медиастудияләр өчен. Canonical тарафыннан рәсми ярдәм күрсәтелә. | GNOME |
| Линукс Мәктәп | Kubuntu базасындагы дистрибутив, «Мәгариф өлкәсен мәгълүматлаштыру» проекты максатында эшләнә. | KDE |
| CrunchBang | Ubuntu системасының минималь үзенчәлекләрен алып, шул ук вакытта бик җиңел эшчәнлелеге белән аерыла | Openbox |
| Aurora | ASUS EEE PC өчен ясалган дистрибутив. | |
| Fluxbuntu | | Fluxbox |
| Linux Mint | Ubuntu дистрибутивына нигезләнгән, ләкин бик нык аерылучы ОС. Үз өченәFlash һәмJava программаларын ала. | Төрлеләр |
| nUbuntu | Челтәр иминлеге өчен ясалган дистрибутив. | |
| OpenGEU | Ubuntu юрамасы, җиңел Enlightenment тәрәзә эшчәнлеген куллана. | Enlightenment DR17 |
| Runtu | Россия дистрибутивы. | Төрлеләр |
| Ubuntu Russian Remix | Россиядә өй һәм офис өчен ясалган. | GNOME |
| Ulteo | Әле ясала гына. | KDE |
| Lubuntu | Җиңел дистрибутив,DE нигезләнгән, уйлауда. | LXDE |
| U-lite | DE кермәгән дистрибутив, уйлауда. | Openbox |
| Sabily | Махсус мөселманнар өчен ясалаган софт. | GNOME |
|
Программа белән тәэмин ителеш менеджерыCanonical ширкәте әйтүе буенча Ubuntu үзенең кулланучыларына тулы көчле азатлыкны һәм ирекне (классик аңлатмадаFree Software Foundation) гарантияли. Болар барсыда үз манифестында (җәмәгать офертасы,ингл. «the Ubuntu promise») күрсәтелгән, дөреслектә исә бу GPL лицензиясенә бик нык ошаган. Ләкин шул ук вакытта кайбер релизлар үз эчендә ирекле кулланышта булмаган драйверларны тәшкил итә, ә махсус кибетләрдә лицензион һәм ирекле кулланышта булмаган декодерлар да бар. Мәсәлән, моның хисабынаWindows Media форматын китерергә мөмкин.[89]
- Һәрбер Ubuntu дистрибутивлы дискларны почта аша бушлай сорау бирергә мөмкин. Canonical ширкате үз өстенә барлык чыгымнарны, почтага һәм чик буе түләүләренә киткән барлык түләүләрне үз өстенә ала. Яңа релиз чыгуга кадәр дискларны сорау бара, бер ай вакыт өчендә барлык җибәрүләр чыгачак яңа юрама белән тулган була. Почта аша китерү якынча 4 атнадан 6 атнага кадәр бара.[90]
- Ubuntu 10.10 Maverick Meerkat юрамасы рәсми рәвештә 10.10.10 (2010 елның10 октябрендә) чыга. 101010икеле санау системасыннанунарлы санга күчергәндә42 килеп чыга.42 саны — ул, икенче грандиоз санакның барлык Галәм киңлегендәге «гомернең, галәмнең һәм башка шундый нәрсәләрнең соравына» каратана төп җавапларның берсе.Адамс Дугласның «Галактика буенча автотукталышлар белән» романында да бу бик ачык сүрәтләнә. Әлеге сорауга җавап санак тарафыннан җиде миллион еллар дәвамында исәпләнә, шуңа да бу җавапны барлык галәмдәге барлык аңлы расалар түземсезлек белән көтеп калалар.
Ләкин шуңа да карамастан42 санының икенче төрле аңлатмасы да бар. Релизны уйлап табучылар эшне матур көнгә кадәр чыгараыга тырышалар — 10.10.10.
Ubuntu 4.10
Ubuntu 5.04
Ubuntu 5.10
Ubuntu 6.06
Ubuntu 6.10
Ubuntu 7.04
Ubuntu 7.10
Ubuntu 8.04
Ubuntu 8.10
Ubuntu 9.04
Ubuntu 9.10
Ubuntu 10.04
Ubuntu 10.10
Ubuntu 11.10
Ubuntu 20.10
Ubuntu 21.04
Ubuntu 21.10
- 1234http://www.ubuntu.com/about/about-ubuntu
- 12https://www.ubuntu.com/
- ↑https://web.archive.org/web/20160823232119/http://www.ubuntu.com/about/about-ubuntu
- 12345https://ubuntu.com/community#download
- ↑https://www.cnx-software.com/2021/06/28/ubuntu-20-04-21-04-64-bit-risc-v-qemu-hifive-boards/
- 12https://www.microsoft.com/de-de/p/ubuntu/9nblggh4msv6
- ↑https://wiki.ubuntuusers.de/dpkg/
- ↑https://wiki.ubuntuusers.de/snap/
- 12https://wiki.ubuntuusers.de/APT/
- ↑https://help.ubuntu.com/lts/ubuntu-help/index.html
- 123https://www.openhub.net/p/ubuntu/analyses/latest/languages_summary
- ↑https://help.ubuntu.com/stable/ubuntu-help/report-ubuntu-bug.html.en
- ↑Gupta U.Ubuntu 25.10 ("Questing Quokka") released — 2025.
- ↑Florent 'Skia' JacquetUbuntu 24.04.4 LTS released — 2026.
- 12How to verify your Ubuntu download
- ↑https://www.releases.ubuntu.com/noble/SHA256SUMS.gpg
- 1234https://ubuntu.com/
- ↑https://www.alexa.com/siteinfo/ubuntu.com
- ↑(unspecified title)
- ↑https://launchpad.net/~ubuntu-l10n-tt Ubuntu-ны татарчага тәрҗемә итүчеләр
- ↑About the Name(үле сылтама)
- ↑Face-to-Face Local Support.Canonical Ltd..
- ↑ингл. Long Term Support сүзеннән — «озак вакытлы тәэмин ителеш»не аңлата
- ↑архив күчермәсе, archived fromthe original on 2010-04-29, retrieved2010-11-06
- ↑Ubuntu packages.27 декабрь 2007 ел тикшерелгән.
- ↑«Desktop» юрамасы.
- ↑«Alternate» юрамасы
- ↑Hill, Benjamin Mako (26 ноябрь2004 ел).Ubuntu is Born. Ubuntu (A GNU/Linux Operating System): Past Present and Future.
- ↑Shuttleworth, Mark.What about binary compatibility between distributions?. Edubuntu Wiki.
- ↑Ubuntu Philosophy. Ubuntu.com
- ↑Mako Hill, Benjamin.Announcing Launch of ($10m) Ubuntu Foundation.Тарату исемлеге ubuntu-announce.2010-09-12 тикшерелгән.
- ↑New Ubuntu Foundation Announced(ингл.),Canonical,Ubuntu.com.12 сентябрь 2010 тикшерелде. 2014 елның 25 ноябрь көнендәархивланганархив күчермәсе, archived fromthe original on 2014-11-25, retrieved2010-12-23
- ↑Natty Release Schedule(ингл.),Canonical,Ubuntu Wiki.30 октябрь 2010 тикшерелде.
- ↑Джоно Бэкон(25 октябрь2010 ел).Ubuntu 11.04 To Ship Unity.әлеге чыганактан 2011-08-24 архивланды.2010-11-133 тикшерелгән.
- ↑Ubuntu 11.04 дә — GNOME Shell эш өстәле урынына Unity булачак(рус.),OpenNET (25 октябрь2010 ел).25 октябрь 2010 тикшерелде.
- ↑Евгений Крестников(29 октябрь2010 ел).Ubuntu 11.04 дә график тышчаны алмаштырачаклар.Компьютерра.әлеге чыганактан 2011-08-24 архивланды.2010-11-13 тикшерелгән.
- ↑Марк Шаттлворт(4 ноябрь2010 ел).Unity on Wayland.әлеге чыганактан 2011-09-10 архивланды.2010-11-13 тикшерелгән.
- ↑Grumpy Groundhog specification. Ubuntu.com
- ↑RootSudo. Ubuntu Wiki
- ↑HoaryGoals.Ubuntu Wiki.әлеге чыганактан 2006-11-10 архивланды.2010-12-11 тикшерелгән.
- ↑Ubuntu 6.06 Release Notes: Hardware Requirements(ингл.)
- ↑Ubuntu 8.10 System Requirements(ингл.)
- ↑Ubuntu 9.04 Release Notes: System Requirements 2010 елның 23 май көнендәархивланган(ингл.)
- ↑About GNOME. GNOME.org
- ↑Publishing history of “openoffice.org” package in Ubuntu.Launchpad.2010-11-12 тикшерелгән.
- ↑Publishing history of “firefox-3.5” package in Ubuntu.Launchpad.2010-11-12 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑Desktop | Ubuntu
- ↑DevelopmentCodeNames — Ubuntu Wiki
- ↑UbuCon чорында Ubuntu 10.04 һәм Atlanta Linux Fest.
- 12Distrowatch.com: Ubuntu
- ↑Ubuntu Support: ShipIt FAQ 2010 елның 10 апрель көнендәархивланган(ингл.)
- ↑ShipIt changes(ингл.)
- ↑Canonical Inc..Ubuntu Trademark Policy.2010-05-28 тикшерелгән.
- ↑Ubuntu 4.10 announcement
- ↑Ubuntu 5.04 announcement
- ↑Ubuntu 5.10 announcement
- ↑Ubuntu 6.06 LTS announcement, archived fromthe original on 2011-08-24, retrieved2010-11-04
- ↑Ubuntu 6.06.1 LTS announcement
- ↑Ubuntu 6.06.2 LTS announcement, archived fromthe original on 2008-10-02, retrieved2010-11-04
- ↑Ubuntu 6.06 LTS Desktop Edition reaches end-of-life on July 14, 2009
- ↑Ubuntu 6.10 announcement, archived fromthe original on 2011-08-24, retrieved2010-11-04
- ↑Информация о релизе Ubuntu 7.04 (Feisty Fawn)
- ↑Информация о релизе Ubuntu 7.10 (Gutsy Gibbon)
- ↑Ubuntu 8.04 LTS (Hardy Heron) турында мәгълүмат
- ↑Ubuntu 8.04.2 LTS (Hardy Heron) турында мәгълүмат
- ↑Ubuntu 8.04.3 LTS (Hardy Heron) турында мәгълүмат
- ↑Информация о разработке Ubuntu 8.10 (Intrepid Ibex)
- ↑Ubuntu 8.10 reaches end-of-life on April 30, 2010
- ↑Ubuntu 9.04 (Jaunty Jackalope) турында мәгълүмат
- ↑Ubuntu 9.04 reaches end-of-life on October 23, 2010
- ↑Ubuntu 9.10 (Karmic Koala) турында мәгълүмат
- ↑Introducing the Karmic Koala, our mascot for Ubuntu 9.10
- ↑Ubuntu 10.04 (Lucid Lynx) турында мәгълүмат
- ↑Ubuntu 10.10 турында мәгълүмат
- ↑Shooting for the Perfect 10.10 with Maverick Meerkat, archived fromthe original on 2019-04-10, retrieved2010-11-04
- ↑Ubuntu 11.04 турында мәгълүмат
- ↑N-imal?, archived fromthe original on 2010-08-22, retrieved2010-11-04
- ↑Next after Natty? 2011 елның 9 ноябрь көнендәархивланган Ubuntu 11.10 өчен исем сайлау. Марк Шаттлвортның мәкаләсенең тәрҗемәсе
- ↑Next after Natty? (инг.) 2011 елның 14 июль көнендәархивланган Ubuntu 11.10 юрамасының кодлы исемен сайлау
- ↑PrecisePangolin — Ubuntu Wiki, archived fromthe original on 2016-01-27, retrieved2011-11-03
- ↑P is for… (инг.) 2012 елның 12 май көнендәархивланган Марк Шаттлворт блогындагы язма
- ↑Француз пүлисәсе Linux-ка күчте | Хәбәрләр, archived fromthe original on 2008-05-04, retrieved2010-11-04
- ↑French police deal blow to Microsoft(ингл.)
- ↑Владимир Крюков: «Ubuntu — операцион системасы вируска бирешми» / ТехноПортал
- ↑Mark Shuttleworth " Blog Archive " Absolutely no truth to the rumour…, archived fromthe original on 2015-12-08, retrieved2010-11-04
- ↑архив күчермәсе, archived fromthe original on 2009-02-20, retrieved2010-11-04
- ↑Servers/smaug — OpenStreetMap Wiki<
- ↑FI: Over a hundred schools using open source
- ↑Gerry Carr.Codecs and DVD playback on Ubuntu 8.04 for all users.Canonical Blog.Canonical.2008-09-18 тикшерелгән.
- ↑ShipIt — Ubuntu бушлай дискларына сорау бирү(ингл.)