Лимон согындалимон әчелеге 5%-6% булганга күрә pH=2,2 (югары әчелелек)PH якисутуар күрсәткече (водород күрсәткече, латинчаpondus Hydrogenii -сутуар авырлыгы дигән сүз, "пэ-аш" дип әйтелә) -сулы эремәләрнең әчелелек дәрәҗәсе,сутуар ионнары концентрациясе белән бәйләнгән, бик сыекланган эремәләрдә сутуар ионнары активлыгына тиң.
Сулы эремәләр өченPH < 7әчелекле эремәгә туры килә, PH > 7нигезле эремәгә туры килә.
Формула буенча -PH сутуар ионнары активлыгыннан (моль/литр) унарлылогарифмга тигез:
![{\displaystyle {\mbox{pH}}=-\lg \left[{\mbox{H}}^{+}\right]}](/image.pl?url=https%3a%2f%2fwikimedia.org%2fapi%2frest_v1%2fmedia%2fmath%2frender%2fsvg%2fe8c3a768ac7a78e3e1cd87392dafea201e843031&f=jpg&w=240)
Әчелек-нигез индикаторлары ярдәмендә билгеләнә, PH-үлчәгече белән үлчәнә.
Төшенчә1909 елдаДания галиме Сөренсен тарафыннан кертелгән.
Чистасудасутуар ионнары [H+] һәмгидроксид-ионнар ([OH−]) концентрацияләре бертигез һәм 22 °Cтемпературасында 10−7 моль/л тәшкил итә.
Әгәр эремәдә ике төр ионнар концентрациясе бертигез булса, эремәнейтраль реакциягә ия.
Сугаәчелек кушылса, сутуар ионнары концентрациясе (сутуар ионы беркетелгән кушылма) арта, ә гидроксид-ионнар концентрациясе кими.
Шул чак: [H+] > [OH−] очракта, эремәәчелекле дип атала, [OH−] > [H+] очракта —нигезле дип атала.
Эремәдә OH− ионнары күрсәткече эремәнең нигезлелеген күрсәтә, һәм 25 °C температурасында
, шуңа күрә:

pH күрсәткечеМатдә | pH | Индикатор төсе |
---|
Геотермаль су Даллолвулканы янында | ≈ 0 | | Электролиткургашаккумуляторда | <1,0 | | Ашказаны сүле | 1,0–2,0 | | Лимон согы (лимон әчелеге 5 %) | 2,0±0,3 | | Азыксеркәсе | 2,4 | | Алма согы | 3,0 | | Кока-кола | 3,0±0,3 | | Каһвә | 5,0 | | Шампунь | 5,5 | | Чәй | 5,5 | | Исән кешетиресе | 5,5 | | Әчелекле яңгыр | < 5,6 | | Эчәргә яраклы су | 6,5–8,5 | | Сөт | 6,6–6,93 | | Селәгәй | 6,8–7,4 | | Чистасу, 25 °C | 7,0 | | Кан | 7,36–7,44 | | Диңгез суы | 8,0 | | Кулсабыны (майлы) | 9,0–10,0 | | Нашатырьлы спирт | 11,5 | | Агарткыч (хлор акшары) | 12,5 | | Селте куертылган эремәләре | >13 | | |
Кешеканы рН нормаль дәрәҗәсе 7,36 тәшкил итә, әгәр рН 6,95 төшсә, кеше аңын югалта, әгәр рН 7,7 күтәрелсә - бик көчле көзән җыеру башлана.