Бөекбрита́ния (ингл. Great Britain ), тулы исемеБөекбрита́ния һәм Төнья́к Ирла́ндия Берләшкә́н Патшалыгы́ (ингл. United Kingdom of Great Britain and Northern Ireland ), еш кынаБерләшкән Патшалык дип кыскартыла (ингл. United Kingdom ) —Көнбатыш Европада урнашканутрау -дәүләт .Бөекбритания һәмИрландия утрауларында урнаша. Башкаласы —Лондон шәһәре.
1800 елда Бөекбритания Корольлеге һәмИрландия Корольлеге берләшкәннәр, Бөекбритания һәм Ирландия Берләшкән Корольлеген барлыкка китергәннәр, ул аннан 1922 елда Ирландия ирекле дәүләте белән Бөекбританиянең Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия дип атала башлаган.[ 6]
Бөекбритания —Европаның иң алдынгы дәүләтләренең берсе.Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасында даими әгъза.Атом-төш коралына ия.XIX гасырда —XX гасыр башында дөньяның иң зур дәүләте булып саналганБритан империясе варисы.НАТОга керә.
Бөекбританиянең дәүләт төзелеше —парламент системалы конституцион монархия. Унитар дәүләт. Бөекбритания дүрт өлештән[ 7] тора:Англия ,Төньяк Ирландия ,Шотландия һәмВелс . Шулай ук Бөекбританиянең 14 диңгез арты территориясе бар[ 8] . Империя заманыннан калган дәүләтнең башка күп кенә илләргә тәэсире тел, мәдәният, идарә итү системасында һаман саклана.
Британ утраулары космостан БөекбританияБритан утрауларында һәмИрландия утравының төньяк өлешендә урнашкан. Шулай ук Бөекбритания территорияләренә кече утраулар һәм архипелаглар,Норманд утраулары керә. БөекбританияАтлантик океан тарафыннан юыла.
Бөекбританиякыйтгадан тар гынабугаз белән аерыла. Илдәге табигый шартлар Көнбатыш Европадан аерылмый диярлек, чөнки Бөекбритания кыйтгадан чагыштырмача күптән түгел аерылган. Илнең рельефы бертөрле түгел. Төньяк-көнбатышы таулы. Таулары борынгы, нык җимерелгән. Алар чагыштырмача файдаланырлык, әмма яшәү өчен тигезлекле көньяк-көнчыгыш өлеше уңайлырак.
Бөекбритания мәйданы — 244 820 км², коры җир мәйданы 240 590 км², ә эчке сулар 3 230 км² тәшкил итә.1993 ел мәгълүматларына күрә коры җирнең 10 %-ы урманнар белән капланган, 25 %-ы авыл хуҗалыгы өчен кулланылган. Ярларның озынлыгы 17 820 км тәшкил итә. Утрауның көньяк ярыЕвропа белән 50 км озынлыгы булганЕвротоннель буенча тоташкан. Төньяк ИрландиянеңИрландия дәүләте белән 360 км озынлыгы булган чикләре бар.
Бен-Невис тавыЛондонда урнашканГринвич обсерваториясе баш меридиан (нуль меридиан ) булып билгеләнә.
Илнең иң биек ноктасы —Бен-Невис тавы (ингл. Ben Nevis ; 1343 м). Бөекбритания кайчандыр киң яфраклыурманнар белән капланган булган. Хәзер алар юк дәрәҗәсендә, кайбер урыннарда гына бүк һәм имәнлекләр сакланып калган. Эре хайваннардан аю, кабан дуңгызы, болан кебек хайваннар күптән кырып бетерелгән.
Океанга якын булганлыктан, җәй салкынча (+12—16 °С), ә кыш йомшак, гыйнварның уртача температурасы +4—5 °С. Кар ява, ләкин тиз эреп бетә, бары төньякта, тауларда гына 1—1,5 ай ята. Диңгез климаты үләннәрнең үсүе өчен бик уңайлы, көньяк-көнчыгышында алар ел буена үсеп утыра. Бөекбританияне еш кына «яшел болыннар иле» дип йөртәләр.
Англиядә һава үзгәрүчән, бигрәк тә көз көннәрендә, болытлы һәм яңгырлы. Океаннан еш кына дымлы җил исә. Кышын да, җәен дә куетоман төшә. Кайвакыт томан берничә көн буена таралмый тора.
Күзәтү вакыты эчендә теркәлгән экстремаль температуралар:
Элек Британия җирләре тулысы белән диярлек урман белән капланган булган. Бүгенге көндә аларның күпчелеге юкка чыгарылган.
Бөекбритания файдалы казылмаларга — ташкүмергә, тимер рудасы, кургаш һәм цинкка шактый бай. Утрауларны юа торганТөньяк диңгездә нефть һәмтабигый газның бик зур чыганаклары бар.
Стоунхендж якынча безнең эрага кадәр 2500 елда төзеләХәзерге Британия җирләрендә беренче кешеләр якынча 30 000 ел элек пәйда булганнар, дип санала[ 9] .
Тарихка кадәрге чорда биредәкельт мәдәнияте өстенлек иткән. Безнең эраның43 елында БританиянеРим империясе яулый башлый. ИмператорКлавдий утрауны алырга әмер биргәч, римлылар аны 40 ел дәвамында яулаганнар[ 10] . Хакимлек 400 ел чамасы дәвам иткән. Шуннан соң утраудагерман ,англосаксон кабиләләре һөҗүм итеп урнаша. Җирле халык булганбриттлар киләчәктәВелс булачак җиргә китәргә мәҗбүр булалар.X гасырда англосаксоннар яулап алган җирләрдәАнглия Патшалыгын игълан итә. Якынча шул ук вакытта Британиянең төньяк-көнбатыш өлешендәгэллар пиктлар белән бергәШотланд Патшалыгын оештыра.
Бөекбритания байрагының барлыкка килүе (Англия, Шотландия һәм Ирландия байраклары) 1066 елда Британия тарихында хәлиткеч вакыйга була —нормандлар Англиягә һөҗүм итә, һәм, аны яулагач,Велс һәмШотландиянең күпчелек өлешен дә яулый. Алар бу җирләргә төньяк француз модельдәгефеодализмны һәмнорманд-француз мәдәниятен алып килә. Норманд зыялылары барлык җирле халыкларга йогынты ясый, ләкин, нәтиҗәдә, алар белән ассимиляцияләнә[ 11] .
СоңракАнглия патшалары Велсне яулап алуны тәмамлый алалар, ләкин уңышсыз гына Шотландияне кушырга омтылалар. Шуннан соң Шотландия. Англия белән даими низагларга карамастан, үз бәйсезлеген яклау юлында тора. Үз чиратында инглиз патшалары,Франция җирләренең өлешенә һәм француз тәхетенә дәгъва кылып, шулай ук Франция белән даими низагларга керә. Шул низагларның иң зуры тарихкаЙөзьеллык сугыш булып кереп кала.
Бөекбританияне оештырган Уния турында килешү Урта гасырларда БританиядәРеформация белән бәйле дини ызгышлар булып уза, аларның нәтиҗәсендә һәрбер илдәпротестант дәүләт дине кертелә. Шул вакытта Велс тулысынча Англиягә буйсына, ә Ирландия Англия таҗы беләншәхси униягә керә . Хәзерге Төньяк Ирландия җирләрендәге католик гэль зыялыларының конфискацияләнә һәм Англия белән Шотландия протестантларына таратыла.1603 елда Англия, Шотландия һәм Ирландия бер шәхси униягә берләштерелә, патшаЯков I үз резиденциясенЭдинбургтан Лондонга күчерә. Шуңа карамастан, һәр илдә бәйсез сәяси институтлар саклана бирә.
XVII гасыр урталарында бар өч патшалык та күп кенә хәрби низагка керергә мәҗбүр була, аларның нәтиҗәсендә вакытлыча монархия юкка чыгарыла һәм кыска вакытка унитар Англия җөмһүрияте игълан ителә[ 12] . Монархия кире торгызылса да, ул беркайчан да абсолют монархия формасына кайтмаячак. Бөекбритания Конституциясе конституцион монархия һәм парламент системасы асылын формалаштыра.
Шул ук чорда диңгез флотына һәм географик ачышларга күзәтелгән кызыксыну диңгез артында булган яңа җирләрне басып алуга һәм үзләштерүгә китерә. Аларның зур өлешеТөньяк Америкада урнашачак.
Трафальгар сугышы рәсемеГеорг V беренче бөтендөнья сугышы вакытындаБритан солдатлары (икенче бөтендөнья сугышы ) БөекбританияЕвропа Берлеген оештыруында катнашкан Британ империясе өлеше булган җирләрФранциянең инкыйлаб һәмНаполеон сугышларында җиңелгәннән соң (1792 —1815 )XIX гасырда Бөекбритания дөньяның төп диңгез һәм икътисади көче булып кала. Диңгездә чын көндәшләре булмаган хәлдә Британия үзенә «дөнья полициясе» вазифасын йөкли («Pax Britannica »).
Бу чор тарихта Британиянең тиз икътисади, индустриаль һәм колониаль үсеш чоры дип теркәлә.Британ Империясе Һиндстан , зур Африка җирләрен һәм бар дөнья буйлап күпләп җирләрне яулап ала. Колонияләр өстеннән формаль идарәдән тыш Британия шулай ук күп илләр белән икътисади яктан идарә итә алган (Кытай ,Аргентина ,Сиам һ.б.)[ 13] .
Гасыр дәвамында илдә тизләтелгән халык үсеше күзәтелә.Урбанизация зур темплар ала. Бары тик гасыр ахырына таба гына башка илләр Британиянең көндәшләренә әйләнә башлый.
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында БөекбританияФранция ,Россия империясе һәмАКШ белән бергәАлманиягә каршы көрәшә. Сугышны җиңү белән тәмамлагач, Британиягә элекке алман һәм госманлы колонияләре бирелә. Британ империясе зурлыгы белән тарихи рекордка аяк баса, бу чорда аның җирләрендә дөнья халкының чиреге яши. Шул ук вакытта ирланд милли хәрәкәтенең эшчәнлеге нәтиҗәсендәИрландия дәүләте аерылып чыга.
Икенче бөтендөнья сугышында да Бөекбритания Алманиягә каршы көрәшә, Ауропа союздашларының җиңелүеннән соң да көрәшен дәвам итә. Җиңүдән соңАКШ һәмССРБ белән дөньякүләм мәнфәгатьләрне бүлешкән өч бөек мәмләкәтнең берсе. Сугыштан соң Британия хәле шактый мөшкел була, лейбористлар хакимияте вакытында илдәдеколонизация күренеше пәйда була.1947 елда Һиндстан бәйсезлеге игълан ителә. Һәм алдагы берничә дистә елда Британия колонияләренең күпчелеге, бәйсезлек игълан итеп,Милләтләр Дуслыгы илләре булып кала. Британия империясе тарих битләрендә кала.
Шулай да Бөекбритания үсешен дәвам итә. Инглиз теленең дөньякүләм таралуы британ мәдәниятенең тәэсирен тәэмин итә. БританияБМОның Иминлек шурасының биш даими вәкиленең берсе була, атом-төш коралына ия булган өченче дәүләт була.1992 елда БөекбританияЕвропа Берлеген оештыруда катнаша, аның беренче 12 әгъза исемлегенә керә.
2020 елның 31 гыйнварында Гринвич буенча 23:00 сәгатьтә (Казан вакыты белән 1 февральдә төнге 2:00 сәгатьтә) БөекбританияЕвропа берлегеннән чыкты[ 14] [ 15] .
Бөекбритания административ берәмлекләре Берләшкән Патшалыкның һәр өлкәсендә («ил»ендә) үзенең административ һәм географик бүленеш системасы һәм гадәтләре бар. Күпчелек очракта алар әле Бөекбритания дәүләтенең барлыкка килүенә кадәр яшәгән. Шуңа күрә барлык дәүләт өчен бердәм административ бүлү системасы юк.XIX гасырдан башлап өлкәләрнең (графлыкларның) чикләрен һәм вазифаларын үзгәртү омтылышы булса да, алар универсаль булмаган. Хәзерге вакытта бу вазифаларШотландия ,Велс һәмТөньяк Ирландиягә бирелгән, димәк, киләчәктә дә алар бердәм системага керә алмас.
Англия беренчел дәрәҗәдә тугыз регионга бүленә (алархөкүмәт төбәкләре дип атала). Бер төбәкнең (Зур Лондон )2000 елдан башлап үзенең сайлана торган ассамблеясе һәм мэры бар (әлеге мәсьәлә1998 елгы референдумда хәл ителгән). Башка төбәкләрнең дә үз региональ ассамблеяләре планлаштырылса да,2004 елгы референдум бу фикерне туктатты. Төбәкләр, үз чиратында,графлыкларга бүленә.
Шотландия исә 32 өлкәгә аерыла.Глазго ,Эдинбург ,Әбердин һәмДанди шәһәрләре аерым өлкә булып санала. Җирле үзидарә сайлана торган депутатлардан тора.
Велс 22 унитар берәмлектән тора.Кардифф ,Суонси һәмНьюпорт та аерым берәмлекләр булып санала. Сайлаулар 4 елга бер тапкыр уза.
Төньяк Ирландия 1973 елдан бирле 26 районга бүленә.
Кызыл төс белән Бөекбританиянең 14 диңгез арты җире билгеләнгән Берләшкән Патшалык Бөекбританиягә кермәгән унҗиде территория өстеннән суверенлыкка ия. Аларның арасында 14 британ диңгез арты җире һәм өч Таҗ җире.
14 диңгез арты җиренә түбәндәгеләр керә:Ангилья (башкаласыВалли ),Бермуда (башкаласыГамильтон ),Британ антарктик территориясе (башкаласыРотера ),Һинд океанында британская территориясе (башкаласыДиего-Гарсия ),Британ Виргин утраулары (башкаласыРод-Таун ),Гибралтар (башкаласы Гибралтар),Кайман утраулары (башкаласы Джорджтаун), Монтсеррат утравы (башкаласы Плимут), Изге Елена утравы (башкаласы Джеймстаун), Питкэрн утравы (башкаласыАдамстаун ),Тёркс һәм Кайкос утраулары (башкаласыКоберн-Таун ),Фолкленд утраулары (башкаласыПорт-Стэнли ),Көньяк Георгия һәм Көньяк Сандвичев утраулары (башкаласыГрютвикен ) һәмКипрдагы Суверен Хәрби база (башкаласыЕпископи ). Барлык диңгез арты җирләре 1 727 527 км² били, аларның халык саны 260 000 кеше тәшкил итә. Бу җирләр —Британ империясе калдыклары.
Диңгез арты җирләреннән аермалы буларак Таҗ җирләре Британ Таҗына карый. Бу исемлеккәБаллей (Норманд утраулары ),Джерси һәм Гернси (Ла-Манш ) һәмМэн утравы (Ирланд диңгезе) керә. Аларның гомум мәйданы — 766 км², халык саны — 235 000 кеше. Бу җирләр бәйсез рәвештә Британия тарафыннан идарә ителә, ләкин алар Бөекбританиягә якиЕвропа берлегенә карамый.
Букингем сарае — Бөекбритания монархының рәсми резиденциясе (Лондон )Бөекбритания —конституцион монархияле унитар дәүләт . Дәүләт башлыгы — патшабикәЕлизавета II (ул шулай укМилләтләр Дуслыгының башка 15 ил җитәкчесе). Чынбарлыкта патша символик әһәмияткә генә ия, аның реаль сәяси көче юк. Монархның «киңәш бирергә, хупларга һәм кисәтергә хакы бар»[ 16] .
Бөекбританиянең бердәм документ буларак конституциясе юк (дөньяда аннан тыш андый илләр өчәү —Яңа Зеландия ,Исраил ,Сан-Марино ). Бөекбритания Конституциясе нигездә төрле язма чыганаклардан, шул исәптән статутлар, мәхкәмә прецедентлары һәм халыкара килешүләрдән тора. Шуңа күрә илдә «канун» белән «конституцион канун» арасында аерма юк. Башка илләрдә «конституцион реформа» дип аталган процесс биредә гади канун үзгәреше булып тора. Шул ук вакытта парламентның киләсе чыгарылышы гамәлдән чыгара алмаган канунны кабул итү мөмкин түгел.
1952―2022 елларда Британия патшабикәсеЕлизавета II 2022 елдан Бөекбритания королеКарл III Британ патшасы (короле) якиСуверен — Бөекбритания һәмБритан диңгез арты җирләренең башлыгы. Аның рәсми резиденциясеЛондонның Букингем сараенда урнаша.
Хәзерге британ монархлар сызыгы тамырларыанглосакслар чорына ук барып тоташа.Урта гасырларда күпчелек британ монархлары абсолют, чиксез патлашар буларак идарә иткәннәр. Георглар чоры вакытында (XVIII гасыр ) патша хакимият чикләнә башлый. Ләкин хәзерге вакытта да монарх вәкаләтләре (патша прерогативалары) шактый киң. Аларның күпчелеге гамәлдә министрлар тарафыннан башкарыла. Кайбер вәкаләтләр монарх тарафыннан номиналь рәвештә генә башкарыла. Әйтик, патшаның парламентны тарату хакы бар. Шул ук вакытта патша үзенә яңа вәкаләтләрне бирә алмый (ягъни, хакимиятен арттыра алмый).
Бөекбритания Конституциясенә күрә дәүләтнең сәяси хакимияте Парламент, премьер-министр һәм Кабинет тарафыннан башкарыла.
Елизавета II үзенең идарәсен1952 елның 6 февралендә башлаган. Аның беренче варисы булыппринц Чарльз торган. Ул, патшабикәнең иреПринц Филипп кебек үк церемониаль вазифаларны башкарган.
2022 елдан Бөекбритания патшасы —Карл III .
Британ монархы шулай укМилләтләр Дуслыгы оешмасының башлыгы булып тора. Шулай ук ул суверен һәм бәйсез булган Милләтләр Дуслыгына кергән дәүләтләрнең дә номиналь җитәкчесе итеп таныла.
Бөекбританиядәвестминстер системасына нигезләнгән (аны шулай ук бөтен дөнья буйлап кулланалар, улБритан империясе казанышы дип санала) парламентар хөкүмәт гамәлдә. Бөекбритания Парламенты ике палатадан тора: Югары бүлмә (Лордлар палатасы ) һәм сайлана торган аскы бүлмә (Җәмгыять палатасы ). Һәр кабул ителгән документка, канун дип саналыр өчен, патша санкциясе кирәк. Парламент — Берләшкән Патшалыкның төп югары канун чыгару органы, чөнкиШотландия Парламенты ,Төньяк Ирландия ассамблеясе һәмВелс ассамблеясе суверен (бәйсез) институтлар итеп саналмый һәм өстенлек ала алмый.
Вестминстер сарае — Бөекбритания парламенты утырышлары уза торган урынПремьер-министр, Бөекбритания хөкүмәте җитәкчесе — Җәмгыять палатасында күпчелекнең хуплавын яулаган Парламент әгъзасы. Гадәттә бу вазифага палатадагы иң көчле (иң күп тавыш җыйган) партия җитәкчесе сайлана. Формаль яктан премьер-министр һәм аның кабинеты монарх тарафыннан билгеләнә, ләкин гамәлдә премьер-министр үз кабинетын үзе җыя. Гадәт буенча, патша премьер-министрның карарына каршы килми.
Бөекбритания министрлар кабинеты гадәттә парламентның ике палатадан да премьер-министр партиясе әгъзаларыннан сайлана, ләкин Җәмгыять палатасына өстенлек бирелә, чөнки премьер-министр нәкъ аның алдында җавап тота. Кануннарны башкару хакимиятеБөекбританиянең Яшерен шурасына ант китергән премьер-министр һәм аның кабинеты тарафыннан башкарыла.2016 елның 13 июленнән премьер-министр вазифаларынаКонсерватив фирка башлыгыТереза Мэй кереште.2019 елның 24 июленнән премьер-министр вазифаcынаКонсерватив фирка башлыгыБорис Җонсон керешә[ 17] .2022 елның 6 сентябреннән премьер-министр вазифаcынаКонсерватив фирканең яңа сайланган башлыгыЛиз Трасс керешә[ 18] .2022 елның 25 октябреннән премьер-министр вазифаcынаКонсерватив фирканең яңа сайланган башлыгыРиши Сунак керешә[ 19] .
Җәмгыять палатасына сайлау өчен дәүләт 650сайлау округына бүленгән, һәр аерым парламент әгъзасы округтан гадәти күпчелек принцибы буенча сайлана. Премьер-министр монархка киңәш иткән очракта гомуми сайлаулар да билгеләнергә мөмкин.
Бөекбританиянең төп өч фиркасе булыпКонсерватив фирка ,Лейбористлар фиркасе һәмЛибераль фирка санала. Соңгы,2010 елда узган гомум сайлауларда бу өч фирка 650 мөмкин булган урыннан 622 урынны яулады.
Шотландия парламенты утырышлар үткәрә торган бина,Эдинбург Шотландия ,Велс һәмТөньяк Ирландиянең үзләренең Беренче Министр тарафыннан җитәкләнгән канун үтәү органнары һәм берпалаталы канун чыгару хакимияте бар. Англиядә, Бөекбританиянең иң зур регионында, андый органнар юк, өлкә турыдан-туры Британ хөкүмәте һәм парламенты тарафыннан идарә ителә. Бу вәзгыять «Көнбатыш Лотиан проблемасы »н тудырган.
Шотланд хөкүмәте һәмпарламенты Британ парламенты вәкаләтләренә кермәгән сораулар буенча (шул исәптән, мәгариф, сәламәтлек саклау, Шотландия кануннары, җирле үзидарә) киң хакимияткә ия.2007 елгы сайлауда җиңү яулаганнан соң Шотландия бәйсезлеген таләп иткәнШотланд милли фиркасе Алекс Салмонд җитәкчелегендәге шотланд хөкүмәтен төзегән. 2011 ел сайлавында милли фирка янә җиңеп, паламентта күпчелекне яулый.2014 елда Шотландия бәйсезлек референдумын үткәрергә планлаштыра.[ 20]
Велс хөкүмәте һәмМилли ассамблеясенең вәкаләтләре Шотландиягә караганда кечерәк.2011 елның маеннан башлап Ассамблеягә канун чыгаруда өстәмә рөхсәтләр таләп ителми. Хәзерге хөкүмәт 2011 ел сайлавыннан соң төзелә һәмКарвин Джонс җитәкчелегендәге лейбористик администрациягә ия.
Төньяк Ирландия министрлар кабинеты һәмАссамблеясенең хакимият дәрәҗәсе Шотландиягә якын. Министрлар кабинетында ике хакимлек урнаша: Беренче министрПитер Робинсон (Демократик юнионистик фиркасе) һәм Беренче министр урынбасарыМартин Макгиннесс (Шинн Фейн фиркасе ).
Бөекбритания премьер-министрыДэвид Кэмерон һәмАКШ президентыБарак Обама ,G-20 саммиты,Торонто ,2010 Бөекбритания —Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасының даими әгъзасы,Милләтләр Дуслыгы ,G8 ,G20 ,НАТО ,Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы ,Бөтендөнья сәүдә оешмасы ,ОБСЕ (АХХО),Европа Шурасы оешмалары әгъзасы. Үзенең сәяси, тарихи, мәдәни, икътисади, хәрби көче белән Берләшкән Патшалык дөньяның әйдәп баручы илләрдән санала, мөһим халыкара процессларда актив катнаша. Бөекбританиянеңатом-төш коралы бар.
БөекбританиянеңАКШ белән «махсус мөнәсәбәтләр» урнашкан, моның турында бу илләр җитәкчеләре үзләре сөйли[ 21] . Шулай ук БөекбританиянеңФранция белән дә якын элемтәләр, аны «йөрәк килешүе» диа атыйлар. Әлеге ике ил белән Бөекбританиянең атом-төш кораллану програмнары да актив эшли.
Башка якын дусларга килгәндә, БөекбританиянеңЕвропа Берлеге һәмНАТО илләре белән тыгыз элемтәләре урнашкан. Шулай укЯпония белән хезмәттәшлек зур. Британиянең дөнья барышында катнашуы һәм тәэсире шулай ук сәүдә элемтәләре, тышкы инвестицияләр, үсеш максатыннан ясалган һәм хәрби ярдәм аркасында көчле.
2012 елның 1 маенда Бөекбритания Тышкы эшләр департаментыкеше хокуклары өлкәсендә җинаять кылган кешеләргә илгә керү тыелганын белдерде.
Бөекбританиягә керүне тыю кеше хокукларын бозуы турында бәйсез, абруйлы һәм ышаныч тудырган мәгълүматлар булган затларга гомуми тәртиптә кагылачак.
«Янартау» хәрби очкычы Бөекбритания армиясе дөньяда технологик яктан иң алдынгы һәм әзерләрдән санала. 2008 елда аның бар дөнья буйлап 20гә якын хәрби базасы булган[ 22] . Хәрби чыгымнар илнеңТЭПның 2,5 %-ын ала[ 23] . Гаскәр саны буенча Бөекбритания дөньяда 27 нче урында тора.
Бөекбритания хәрби көчләреБритан армиясе ,Патшаның хәрби-һава көчләре һәмПатшаның хәрби-диңгез флотыннан тора. Армиянең өч өлеше дә илнең Саклану министрлыгы тарафыннан идарә ителә һәм махсус Саклану шурасы контроле астында тора. Хәрби көчләрнең төп идарәчесе — Британмонархы .
Британия хәрби көчләренең төп максаты булып Берләшкән Патшалыкны һәм аның диңгез арты җирләрен, Бөекбритания иминлеге мәнфәгатьләрен яклау һәм халыкара тынычлык урнаштыруда катнашу тора. Бөекбритания —НАТОның актив һәм даими әгъзасы. Аның базаларыВознесение утравында,Белиз ,Бруней ,Канада ,Кипр ,Диего-Гарсия ,Алмания ,Фолклен утраулары ,Гибралтар ,Кения һәмКатарда урнашкан.
Соңгы елларда Бөекбритания барлык хәрби низагларда бары тик коалицияләрдә генә катнаша. Искәрмә булып2000 елдагы Сьерра-Леонага интервенция гына тора. Коалицияләрдә БританияБосния ,Косово ,Әфганстан ,Гыйрак ,Ливия низагларында катнашты. Бөекбритания (үзенең тарафыннан) үзе генә катнашкан соңгы сугыш —Фолкленд сугышы (1982 ел ).
Англия Банкы Бөекбританиянең икътисади системасы — өлешчә контроль ителгәнбазар икътисады . Базарның валюта курслары мәгълүматларына нигезләнеп, иктисади көч зурлыгы буенча Бөекбритания дөньяда алтынчы урынга ия,Европада — икенче урынга (Алманиядән соң).Лондон — рәсми булмаган дөнья икътисады белән идарә иткән өч шәһәрнең берсе (Нью-Йорк һәмТокио белән беррәттән).
Канцлер тарафыннан җитәкләнгән Патша Казнасы дәүләтнең финанс һәм икътисади сәясәтен булдыру өчен җаваплы.Англия Банкы (илнең үзәк банкы) милли акча берәмлеге —фунт стерлинглар чыгару өчен җаваплы.
Британиядә хезмәт күрсәтү өлкәсеТЭПның якынча 73 %-ын тәшкил итә. Ил икътисадының аерылгысыз өлешентуризм биләп тора.2004 ел эчендә Бөекбритания 27 миллион туристны кабул иткән. Бу күрсәткеч белән Бөекбритания дөньяда алтынчы урында тора[ 24] .
Дәүләтнең сәнәгать өлешендә иң мөһимнәрнең булыпавтомобиль сәнәгате тора. Биредә 800 меңнән артык кеше эшли, әлеге сектор экспорт өчен елына £26,6 миллиард тудыра.Авиация сәнәгате күрсәткечләре буенча дөньяда тотрыклы рәвештә икенче-өченче урында тора.
2011 елда 18-24 яшьлек кешеләр арасында эшсезлек 20,3 %-ка кадәр күтәрелгән. 2007—2008 елларда 13,5 миллион кеше (халыкның 22 %-ы) факыйрьлек сызыгы артында яшәгән.
Ел Халык саны 1900 &&&&&&&035405900.&&&&&0 35 405 9001949 &&&&&&&050300000.&&&&&0 50 300 0001959 &&&&&&&051900000.&&&&&0 51 900 0001976 &&&&&&&055900000.&&&&&0 55 900 0001998 &&&&&&&059100000.&&&&&0 59 100 0002004 &&&&&&&059834900.&&&&&0 59 834 9002005 &&&&&&&060441457.&&&&&0 60 441 4572007 &&&&&&&060776238.&&&&&0 60 776 2382009 &&&&&&&061634783.&&&&&0 61 634 7832011 &&&&&&&063181775.&&&&&0 63 181 775
Бөекбританиядә халык,Көнбатыш Европаның күпчелек илләрендәге кебек үк, тыгыз урнашкан. Шәһәрләренең күбесе диңгез буйларына урнашкан. Авыл халкы өлеше зур түгел. Аның төп кәсебе —терлекчелек , моның өчен табигый шартлар бик уңайлы. Биредә сыерның сөт һәм ит токымнарын, шәһәргә якын яшәүчеләр дуңгыз һәм йорт кошлары асрыйлар. Шотландия һәм Велс үзләренең сарыклары белән дан тоталар.
Җанисәп Британиядә һәр ун ел үтә.2001 ел җанисәбе буенча Бөекбритания халкы саны 58 789 194 кеше тәшкил итә. Бу күрсәткеч белән улЕвропа Берлегендә — өченче, дөньяда 21 нче урында тора.2011 ел халык санын алу вакытында илдә 63 181 775 кеше яши. Шулай ук мәгълүматлар британ халкының картаюын күрсәтә, пенсиядәге кешеләр саны 16 яшькә кадәр балалардан күбрәк.
Халыкның күпчелегенинглизләр тәшкил итә.
Бөекбританиянең һәр гражданы үз динен тотарга хокуклы. Бөекбританиядә күпчелек халыкхристианлык тарафдары (ил халкының 10-16 % ырим католик чиркәве вәкиле, 25 млн кеше англикан чиркәве вәкиле, 1, 1 млн шотландлы пресвитериан дине тарафдары,Төньяк Ирландиянең ярты халкы протестантлык, яртысы католик динендә һ. б.) Бөекбритания халкының 6,30 % ы (4 130 мең кеше) —Ислам дине тарафдары (2020). Сикхлар 400 мең—500 мең,һинд дине вәкилләре ~800 мең.Буддизм вәкилләренең 750 монастыре гамәлдә. Илдә 300 меңяһүди бар.
English Татарча (кириллица) Tatarça (latinitsa) God save our gracious King!Long live our noble King!
God save the King!
Send him victorious,
Happy and glorious,
Long to reign over us:
God save the King!
Алла, сакла аны,Күрекле патшаны,
Алла, сакла!
Җиңүләр бүләк ит,
Данлы, бәхетле ит,
Хакимебез дип хакла,
Алла, сакла!
Alla, saqla anı,Kürekle patşanı,
Alla, saqla!
Ciñülär büläk it,
Danlı, bäxetle it,
Xakimebez dip xaqla,
Alla, saqla!
Күбесенчә Бөекбритания әдәбиятынинглиз әдәбияты тәшкил итә.
↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Великий князь — Восходящий узел орбиты. —М. : Большая российская энциклопедия, 2006. — С. 9—50. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 5). — ISBN 5-85270-334-6. ↑ Инглиз телендә Бөекбритания өлешләренcountries , ягъниилләр дип атыйлар.↑ «Working with Overseas Territories» (ингл.) ↑ Ancient skeleton was 'even older' (ингл.) ↑ Римское владычество в Британии (рус.) ↑ Chibnall, Marjorie Дебаты о Норманнском завоевании. — Manchester University Press, 1999. — P. 115–122. ↑ Инглиз ватандашлар сугышлары (ингл.) ↑ The Oxford History of the British Empire: The nineteenth century. Volume III (ингл.) ↑ Британия Европа берлегеннән чыкты. Азатлык радиосы , 01.02.2020↑ Brexit: All you need to know about the UK leaving the EU. bbc.com, 27.01.2020(ингл.) ↑ Bagehot, Walter (1867). The English Constitution. London: Chapman and Hall. p. 103. ↑ Александр Юрьев .Бориса Джонсона избрали премьер-министром Великобритании . Ридус, 23.07.2019(рус.) ↑ Новым премьером Британии станет Лиз Трасс. Mail.ru, 5 сентября 2022(рус.) ↑ Риши Сунак официально вступил в должность премьер-министра Великобритании (2022-10-25).↑ Бәйсезлек хәрәкәте: Шотландия һәм Каталония алгы рәттә ↑ Barack Obama presidency will strengthen special relationship, says Gordon Brown (ингл.) ↑ Where are British troops and why? (ингл.) ↑ Ministry of Defence (ингл.) ↑ UNWTO Tourism Highlights 2007 елның 9 август көнендәархивланган . (ингл.)