Алмания (шулай ук:Германия ,алман. Deutschland ), рәсми исеме беләнАлмания Федератив Җөмһүрияте (алман. Bundesrepublik Deutschland ,тыңлау (info ) [ 13] ) —Үзәк һәмКөнбатыш Европада урнашканмөстәкыйль дәүләт . ТөньяктаТөньяк диңгез ,Балтыйк диңгезе һәмДания белән, көнчыгыштаПольша һәмЧехия республикалары белән, көньяк-көнчыгыштаАвстрия һәм көньяктаШвейцария белән, көнбатыштаФранция ,Люксембург белән, төньяк-көнбатыштаБельгия һәмНидерланд белән чиктәш. Җирнеңуртача климатлы өлкәсендә урнашкан.
Алмания — федератив парламентҗөмһүрияте , 16 автономияле илдән (өлкәдән) тора. Мәйданы —357 386 км ²[ 14] , су өлеше —2,42 % . Якынча 82 миллион халкы беләнЕвропа берлегендә халык саны буенча беренче урында.Башкаласы һәм иңэре шәһәре —Берлин . Иң эреконурбациясе исә (берничә үзәклешәһәр агломерациясе ) — мәркәзләреДортмунд һәмЭссен шәһәрләре булганРур өлкәсе . Башка зур шәһәрләре түбәндәгеләр:Һамбург ,Мюнхен ,Кёльн ,Майндагы Франкфурт ,Штутгарт ,Дүссельдорф ,Лейпциг ,Бремен ,Дрезден ,Һанновер һәмНүрнберг .
Хәзерге Алманиянең төньяк өлешенә туры килүче җирләрдәклассик антик дәвердән , ягъниБорынгы Грек һәмБорынгы Рим дәүләтләре чорыннан башлап төрле алман (герман) кабиләләре яшәгәнлеге билгеле.Германия (лат. Germania ) исемле өлкә б. э. к. 100 нче гасырдан әүвәл язылганчыганакта телгә алына.Халыкларның Бөек күченеше вакытында алман кабиләләре көньякка таба «киңәя».X гасырдан башлап, алман җирләреИзге Рим империясенең үзәк өлешен тәшкил итә[ 15] .XVI гасырда төньяк алман өлкәләрепротестант реформациясенең мәркәзе була. Изге Рим империясе таркалганнан соң,1815 елда Алман конфедерациясе оеша.1848—1849 елгы Алман инкыйлабы нәтиҗәсендә, ирекле тавыш бирү аша, бөтен алман өлкәләре өчен дә уртак булганФранкфурт парламенты сайлана. Әлеге парламент халыкка төп демократик хокуклар бирүче кануннар кабул итүгә ирешә.
1871 елда алман дәүләтләренең күпчелеге,Пруссия җитәкчелеге астында, бер милли дәүләткә —Алман империясенә берләшә .Беренче бөтендөнья сугышы һәм1918 —1919 елларда булып узганинкыйлабтан соң империя парламентлыВеймар җөмһүрияте белән алышына.1933 елда нацистларның хакимияткә килүе Алманиядәдиктаторлык урнашуга,һолокостка һәмИкенче бөтендөнья сугышы башлануга китерә. Европада икенче дөнья сугышытәмамлангач , Алманияне нацистлардан азат иткән илләр Алманияне дүрт оккупация зонасынабүлә . Моңардан соңАКШ ,Британия һәмФранция оккупацияләгән җирләрдәКөнбатыш Алмания , әСоветлар Берлеге контролендә булган өлкәләрдәКөнчыгыш Алмания исемле ике дәүләт төзелә. Үзәк һәм Көнчыгыш Европада1989 елда булып узган антикоммунистик инкыйлаблардан соң,1990 елның 3 октябрендә Алмания янәдәнберләшә [ 16] .
XXI гасырда Алмания —көчле икътисадка ия кодрәтле дәүләт (ингл. great power ).Тулаем милли продуктларның номиналына карасак, Алманиянең икътисады дөньядадүртенче ,сатып алу мөмкинлеге паритеты белән исәпләнгән милли продуктларга карасак, дөньядәбишенче урында тора. Алмания берничә сәнәгый һәм технологик секторда дөньякүләм лидер булып тора, һәм башка илләр белән актив сәүдә итә — тауарларныэкспортлау буенча да,импортлау буенча да Алмания дөньяда өченче урында.Бик югары яшәү стандартына ияалга киткән ил ;социаль иминиятләштерү , мәҗбүри иминиятләштерүлесәләмәтлек саклау ,тирәлекне саклау һәм барча кешеләр өчен дә (шул исәптән чит ил гражданнары өчен дә)бушлай югары белем системаларын тота[ 17] .
Алмания Федератив Җөмһүрияте1957 елда Европа Икътисадый Берлегенә ,1993 елда Европа Берлегенә һәм1999 елда еврозонага нигез салучы илләрнең берсе.Шенген зонасына керә.БМО ,Европа берлеге ,НАТО ,G7 ,G20 һәмИХҮО әгъзасы. Бай тарихлымәдәнияткә ия Алманиядә бер-бер артлы дөньяда танылу алган һәм тирән эз калдырган рәссамнар, фәлсәфәчеләр, музыкантлар, спортчылар, эшмәкәрләр, галимнәр,мөһәндисләр һәм уйлап табучылар туган.
Алман атамасы бүгенге Алманиянең көньягына һәм Швейцариянең төньягына туры килүче җирләрдә яшәгәналеман (аламан) кабиләсе исеменә барып тоташа[чыганагы? ] .Алмания дип, я шуңа охшаш рәвештә, ил француз (Allemagne ), испан (Alemania ), төрек (Almanya ), гарәп (ألمانيا ) һәм башка телләрдә атала.
Германия сүзе латин телендәге,Юлий Цезарь Рейннан көнчыгыштарак яшәгән халыкларны шулай атаганнан соң кулланылышка кереп киткәнGermania сүзеннән килә[ 18] .
Алман телендә илDeutschland дип атала.Deutsch сүзе (чагыштырыгыз: Нидерланд халкының инглиз телендәге атамасыdutch белән)иске югары алман телендәге diutisc «халык», «халыкныкы», «халыкка хас» сүзенә барып тоташа («халык» сүзе иске югары алман телендәdiot яdiota була). Элегрәк әлеге сүзгади халык кулланган алман теленлатин теленнән һәм аның дәвамы булганроман телләреннән аеру өчен кулланыла торган була.Diutisc сүзенең тулы этимологик чылбыры исә менә болай:прото-алман теле сүзе*þiudiskaz (латин телендәTheodiscus ' ка әйләнгән) — прото-алман теле сүзе*þeudō —прото-һинд-аурупа теле сүзе*tewtéh₂- («халык» дигән сүз.Тевтоннар сүзе дә бу сүздән килеп чыккан;татар телендә «халык, масса; өем» мәгънәсендә йөргәнтүдә [ 19] ( фар. توده ) сүзе дә шул ук тамырдан булырга охшый[ 20] )[ 21] .
Небра шәһәре янында табылган, күк йөзен сүрәтләүче бронзадиск , б.э.к. якынча 1700 елКеше (лат. homo ) ыругының Алманиядә табылган иң борынгы калдыгы — табылу җире буенчаМауэр 1 дип аталып йөртелүче яңак сөяге. Аңа 609 000 ± 40,000 ел[ 22] . Бу факт кимендә 569 000 ел элек хәзерге Алмания җирендә борынгы кешеләр булганлыгы хакында сөйли.Шёнинген дигән җирдә урнашкан күмер шахталарында 380 000 еллык өч кыска агач сөңге казып чыгарыла. Әлеге өч сөңге — дөньяда табылган иң борынгы, бөтен өлешләре дә булган ау кораллары.[ 23] . Тәүге тапкыр homo sapiens булмаган кеше сөякләре исәНеандер иңкүлегендә (алман. Neandertal ) табыла. Кешенең яңа ачылган бу төренәнеандерталь кешесе дип исем бирелә.Неандерталь 1 казылмаларына 40 000 ел икәнлеге мәгълүм.
Шваб альбы исемле тау эчендә,Ульм шәһәре янында урнашкан мәгарәләрдә шул ук чордагы хәзерге заман кешесе (homo sapiens ) эзләре дә табылды. Табылдыклар арасында түбәндәге гаҗәеп әйберләр бар:
Җир йөзендә табылган иң борынгы музыка коралы — 42-43 мең еллык, кош сөягеннән һәм мамонт тешеннән эшләнгән ике сыбызгы[ 24] ; Җир йөзендә табылган иң борынгы сын — мамонт тешеннән эшләнгәнарыслан-кеше сыны[ 25] һәм Җир йөзендә табылган иң борынгы кеше сыны — 35 мең еллыкХоле Фельс Венерасы [ 26] . Моннан тыш, Саксония-Анһальт җирендә урнашканНебра шәһәре янындабронза гасырында эшләнгән, күк йөзен сүрәтләүче бронза диск табылган. Әлеге артифактЮНЕСКОның «Дөнья хәтере» программасына кертелгән[ 27] .
Европада халыклар күченеше (100–500 еллар) Б. э. к. 1-меңъеллык азагында Алманиядә урнашкан алман кабиләләре Рим дәүләте белән бәрелешә башлыйлар.Халыкларның Бөек күченеше дәвереннән соң Алманиядә алеманнар, баварлар, көнчыгыш франклар, сакслар, тюринглар һәм фризлар калган.
Алман кабиләләреСкандинавия бронза дәверендә һәмРим империясенә кадәрге тимер дәверендә формалашкан дип санала. Б. э. к. 1 гасырдан башлап, көньяк Скандинавия һәм төньяк Алманиядән алар көньякка, көнчыгышка һәм көнбатышка таба киңәеп,Галлиядә яшәүчекельт кабиләләре, һәмҮзәк һәмКөнчыгыш Европада яшәүчеиран ,балтыйк һәмславян кабиләләре белән бәйләнешкә керәләр[ 28] . ИмператорОктавиан Август хакимлек иткән чорда,Рим империясе Германияне (римлылар якынчаРейн елгасы беләнУрал тавы арасында урнашкан өлкәләрне шулай атый) яулап алу эшенә керешә. Әмма безнең эраның 9 нчы елында,Публий Квинктилий Вар җитәкләгән өчРим легионы , Тевтобург урманында урын алганбәрелештә херусклар кабиләсе башлыгыАрминий җитәкләгән гаскәргә җиңелә. Безнең эраның 100 нче елына алман кабиләләре хәзерге Алманиянең зур өлешендә — Рейн һәмДунай елгалары арасындагы өлкәдә — төпләнгән була инде. Бу вакытта язылган мөһим тарихи әсәрләрдәнПублий Корнелий Тацитнең Германия әсәрен атамыйча булмый. Рейннан сулдарак, һәм Дунайдан көньяктарак урнашкан җирләр исә — шул исәптән хәзергеАвстрия ,Баден-Вюрттемберг , көньякБавария , көньякҺессен һәм көнбатышРейнландия — Рим империясе составында булалар, төгәлрәк әйткәндә,Норик ,Реция ,Югары Германия һәмТүбән Германия провинцияләре составында. Алман кабиләләре һәм Рим империясе арасында гасырлар буе дәвам иткән сугышРим-Алман сугышлары я, гадичә,Алман сугышлары исеме астында билгеле[ 29] [ 30] [ 31] [ 32] .
Франк корольлеге һәм аның киңәюе. 843 нче елда корольлек өч өлешкә бүленә.Көнбатыш Франкия (зәңгәр төстә) һәмКөнчыгыш Франкия (кызыл төстә) —Франция һәм Алманиядән элгәре дәүләтләр. Безнең эраның өченче гасырына берничә зур алман кабиләсе формалаша:алеманнар ,франклар ,хаттлар ,саксоннар ,фризлар ,сикамбрилар ,тюринглар . 260 нчы ел тирәсе алман халыклары Рим империясе хакимлегендә булган җирләргә үтеп керә[ 33] . 375 нче елда вакыйг булганһуннар явыннан соң, һәм 395 нче елдан алып Рим империясе әкренләп таркала башлагач, алман кабиләләре көньяк-көнбатышка ары таба хәрәкәт итә. Шул ук вакытта хәзерге Алмания җирендә берничә зур кабилә оешып, кечерәк кабиләләрне «йота» я алыштыра.Меровинглар династиясе вакытыннан бирле билгелеАустразия ,Нойстрия һәмАквитания исемле зур өлкәләрнефранклар кабиләсе яулап алып, ул җирләрдәФранк корольлеген оештыра. Соңрак Франк корольлеге көнчыгыштарак урнашканСаксония беләнБаварияне дә үз эченә ала. Ул заманнарда хәзерге Алманиянең көнчыгыш өлешенә туры килгән җирләрдәсорб ,вәләт һәмабодрит исемлекөнбатыш славян кабиләләре яши торган була[ 29] .
6 нчы — 8 нче гасырларда бүген Алманиягә караучы җирләрнең зур өлешендәфранклар хакимлек итә. 800 нче елда Ватиканда франклар патшасыКарл I 'гә император таҗы киертелә һәм шуның беләнКаролинг империясенә нигез салына. Каролинг империясе үз эченә хәзерге Франция, Алмания һәм төньяк Италия җирләрен ала. Бераз соңрак Карл I'нең нәсел дәвамчылары арасында хакимият өчен сугыш башлана. Бу сугыш 843 нче елдаВерден килешүе белән тәмамлана. Әлеге килешү буенча Карл империясе аның оныклары арасында өч өлешкә бүленә[ 34] .
Каролинг империясе таркалгач, аның көнчыгыш өлешендәИзге Рим империясе исемле икенче бер дәүләт барлыкка килә. 9 гасыр буена Алмания тарихы Изге Рим империясе тарихы белән бергә үрелеп бара[ 35] . БаштаКөнчыгыш Франкия исеме астында билгеле булган территория көнбатышта Рейннан алып, көнчыгыштаЭльба елгасына кадәр, һәм төньяктаТөньяк диңгездән алып, көньяктаАльп тауларына кадәр җәелгән була. 919-1024 нче елларда идарә иткән Отто династиясе патшалары (Саксон династиясе дип тә аталалар) берничә зур герцоглыкны бер дәүләткә берләштерә. Әлеге династиягә исем биргәнОтто I 962'дә әлеге җирләрнеңИзге Рим императоры дип игълан ителә. 996 нчы елдаОтто III тарихта беренче тапкыр алман кешесен — ике туганыГригорий V 'неРим папасы итә. Күп тә үтми, яңа билгеләнгән папа Отто III'гә Изге Рим империясе императоры таҗын киертә.Сали династиясе патшалары хакимлек иткән чорда (1024—1125 нче еллар), Изге Рим Империясе төньяк Италия һәмБургундияне дә үз составына кертүгә ирешә. Әмма соңрак, тарихта «инвеститура өчен көрәш» исеме астында билгеле чиркәү һәм дәүләт башлыклары арасындагы тарткалашулар нәтиҗәсендә, Изге Рим империясе императорлары хакимияттән колак кага[ 36] .
Файл:Lucas Cranach d.Ä. — Martin Luther, 1528 (Veste Coburg).jpg Мартин Лютер (1483–1546)Протестант реформациясен башлап җибәрә (Лукас Кранах язган потрет).Штауфеннар нәселе дәверендә (Алманиядә 1138'дән алып 1254'кә кадәр хакимлек итәләр) Алмания территориясе шактый киңәя. Алман ханзадәләреславян халыклары яшәгән көньяктарак һәм көнчыгыштырак урнашкан җирләрдә үз йогынтыларын көчәйтәләр һәм алман кешеләрен бу җирләрдә төпләнергә өндиләр. Бу процесс тарихта алманча «Ostsiedlung » — «көнчыгышта урнашу», «көнчыгышны үзләштерү» хәрәкәте буларак билгеле. Аерым алман кенәзлекләре, аеруча Саксония кенәзлеге, «тәре яулары » нәтиҗәсендә Эльба һәм Балтыйк буе халыкларының җирләрен басып ала[чыганагы? ] . Башлыча төньяк Алмания шәһәрләре төзегәнҺанза берләшмәсе әгъзалары сәүдә эшен җәелдерәләр һәм өч гасыр буенча Балтыйк һәм Төньяк диңгез буйларында урнашкан шәһәрләрдә төп сәүдәгәр булалар[ 37] . Көньяктагы Зур Равенсбург Сәүдә Җәмгыяте (Große Ravensburger Handelsgesellschaft ) охшаш функция үти.
ИмператорКарл IV 'нең 1356'да игълан ителгән «Алтын булла » дип аталучы фәрманы империянең конституциясе функциясен үти һәм император сайлау тәртибен билгели. Әлеге фәрманга күрә, императорны кайбер иң мөһим өлкәләрнең һәм архиепископлыкларның башында торучы җидекурфүрст сайлый[ 38] .
14 нче гасырның беренче яртысында — башта 1315-1317 нче елларда булып узганЗур ачлык , аннан 1348-1350 нче еллардагы, тарихка «Кара үлем » дип кереп калганчума чире аркасында — Алманиядә халык саны кими[ 39] . Бу бәла-казаларга карамастан, алман рәссамнары, инженерлары һәм галимнәре —Венеция ,Флоренция һәмГенуя кебек сәүдәгәршәһәр-дәүләтләрендәге алманнарга замандаш итальян рәссамнары һәм һөнәрчеләре кебек — зур осталыкка ирешәләр һәм алдынгы җитештерү ысулларына ия булалар. Төрле Алман кенәзлекләре буйлап сибелгән мәдәни үзәкләрдәаталы -уллы Һольбайннар (алман. Holbein ,рус. Гольбейн ) һәмАльбрехт Дюрер кебек рәссамнар туа.Йоһаннес Гутенберг күчереп йөртеп була торган металл хәрефләр ярдәмендә китап басу ысулын уйлып таба. Бу ачыш гади халыкка да мәгърифәткә юл ача[ 40] .
1648 нче елдаУтыз еллык сугышка нокта куйганВестфалия солыхыннан соңгыИзге Рим империясе 15 гасыр ахыры — 16 гасыр башында крәстиәннәр һәм шәһәрлеләрнең җәбер-золымга каршы күтәрелешләре була. Аеруча, халыкта төрле сылтау белән яңасалымнарны салган католик чиркәүгә каршы катгый ризасызлык туа.
1517'дәВиттенберг шәһәре руханиеМартин Лютер ,Рим католик чиркәвен тәнкыйтьләп, 95 маддәлекмәкалә язып чыга. Бу вакыйгадан католик чиркәүгә каршы хәрәкәт —протестант реформациясе башлана. Реформация дәверендәге массакүләм хәрәкәтнең иң югары ноктасы 1524—1526 еллардагы крәстияннәр сугышы була[чыганагы? ] . 1555 нче елда имзаланганАугсбург солыхы лютерчылыкны (лютеранизм, лютеранлык) католицизм белән тигез хокуклы дин дип таный, әмма бер җирдә идарә итүче кенәзнең дине ул җирдә яшәүче халык дине белән бер үк булырга тиеш дип тә карар итә. Бу принцип тарихта латин телендәге «Cuius regio, eius religio », ягъни «кемнең иле — шуның дине» гыйбарәсе белән аталган принцип буларак билгеле. Аугсбург килешүе башка дини тәгълиматларны исәпкә алмый: мисал өчен,кальвинчылык бидгать (ересь) булып санала бирә. 1583 нче елдаКөльн курфүрстлыгындагы вакыйгадагы кебек рухани җитәкче бер диннән икенче дингә күчсә нишләргә икәнлеге дә аңлатылмый. 1583—1588 нче елларда барганКөльн сугышыннан алып,Утыз еллык сугыш (1618—1648) тәмамланганчыга кадәр аралыкта дини низаглар нәтиҗәсендә Алмания зур югалтулар кичерә[ 41] . Утыз еллык сугыш Алмания кенәзлекләрендәге халык санын якынча 30 процентка, ә кайбер өлкәләрдә 80 процентка кадәр киметә[ 42] . Әлеге сугыш1648 нче елгы Вестфалия солых шартнамәсе белән тәмам була[ 41] . 1648'дән соң Алман хакимнәре үз рәсми диннәре итеп католицизм, лютеранизм я кальвенизмны сайлый ала[ 43] .
18 нче гасырда Изге Рим империясе 1800 тирәсеөлкәдән (дәүләттән) тора[ 44] . Якынча 1450—1555 нче елларда барган империаль реформа кысаларында катлаулы кануннар системасы төзелә. Әлеге кануннар кабул ителү нәтиҗәсендә,рейхстагта тавыш бирү хокукына һәм үз өлкәләрендә шактый киң автономиягә ия, бу өлкәләрнең рухани я дөньяви җитәкчелеген гәүдәләндерүчеяңа тәбәка (сословие) барлыкка килә. 1438 нче елдан алып 1740 нчы елга — императорКарл VI вафатына чаклы — Изге Рим империясе императоры таҗы (башка шактый Европа дәүләтләрендәге кебек)Һабсбургларда була. Карл VI'ның да, аның абыйсының да ир балалары булмый. Бу Һабсбурглар хакимияте өчен җитди проблема була, чөнки ул вакыттагы тәртипләргә күрә, бер династия җирләре нәселдән нәселгә ир балалар аша гына күчеп килә. Моңа карамастан, Карл VI курфюрстларны (император сайлау хокукына ия кенәзләрне) Һабсбургларга караучы җирләрне үзенең кызына мирас итүне рөхсәт итәргә һәм, гомумән, империя белән идарә итүне Карл VI'ның кызыМариа Тереза аша Һабсбурглар кулында калдыруга риза булырга күндерә һәм бу карарны кәгазьгә төшереп, 1713 нче елда тарихка «Прагматик санкция » дип кереп калган фәрман чыгара. Изге Рим империясенең башка дәүләтләре һәм күрше империяләр башта бу карар белән килешсәләр дә, бераздан алар арасында империядә җитәкчелек итү хокукы өчен һәм, гомумән, Һабсбурглар биләмәләре өчен көрәш башлана. Изге Рим империясе эчендә төп көндәшлек Һабсбурглар династиясенең төп йорты саналганАвстрия беләнПруссия арасында була. 1740 нчы елдан алып Алмания тарихы беренче чиратта менә шул ике дәүләтнең көрәше белән бәйле. Әйтелгәнчә, бу катлаулы вазгыятькә Изге Рим империясенә күрше булган дәүләтләрнең мәнфәгатьләре дә килеп кушыла. Моның нәтиҗәсе — 1740 нчы елдан алып 1748 нче елга кадәр бик күп дәүләтләр арасында барган, хәзер «Австрия мирасы өчен сугыш » дип аталучы сугыш. Әлеге сугышАахен солыхы белән тәмамлана.
Башта 1772 нче, аннан янәдән 1793 нче һәм 1795 нче елларда ике иң көчле алман дәүләте — Пруссия һәм Австрия,Россия империясе белән бергә,Польшаны бүлгәләүдә катнаша һәмРеч Посполитаның җирләрен үзләренә куша. Бу бүлгәләүләр нәтиҗәсендә, миллионнарча поляк кешеләре ике алман монархиясенең табигъларына әйләнә. Моңа карамастан, аннексияләнгән җирләр Пруссия корольлеге һәм Һабcбург патшалыгына керсәләр дә, де-юре алар Изге Рим империясе өлеше дип саналмыйлар[ 45] [ 46] .Француз инкыйлаб сугышлары чорында һәмНаполеон хакимлек иткән елларда дөньяви азат империя шәһәрләренең күпчелеге билгеле бер нәсел биләмәләренә кертелә; чиркәүгә караган җирләр дә дөньявиләштерелә һәм аннексияләнә. 1803—1804 еллардаНаполеон , Алманиянең көнбатышындагы кече дәүләтләрне басып алып, үз протектораты астындаРейн берлеген барлыкка китерә. 1806'даИмперия юкка чыга; алман дәүләтләре, аерым алгандаРейнланд дәүләтләре , Франция йогынтысына күчәләр.1812 елгы сугыш барышында Россия гаскәрләре АлманиянеНаполеон хакимлегеннән азат итә. 1815 нче елга кадәр барганНаполеон сугышлары барышында Франция, Россия, Пруссия һәм Һабсбурглар алман дәүләтләрендә гегемонлыкка ия булу өчән көрәш алып бара[ 47] .
39 дәүләттән торучыАлман конфедерациясен (1815-1836) күрсәтүче карта. 1814—1815 нче елларда узганВена конгрессының карары буенча,39 бәйсез дәүләтне берләштерүчеАлман конфедерациясе (алман. Deutscher Bund ) төзелә. Конгресс конфедерациянең даими президенты итепАвстрия императорын билгели. Бу хәл конгресс Пруссиянең башка алман дәүләтләренә булган йогынтысын танымавын күрсәтә һәм Һоэнцольлерн династиясе белән (Пруссия патшалары) Һабсбург династиясе (Австрия патшалары) арасында күптәннән бирле барган көндәшлекне тагын да кискенәйтә. Вена конгрессыннан соңгыреставрация сәясәтелибераль хәрәкәтләрнең көчәюенә китерә, моңа җавап булып Австрия дәүләт эшлеклесеМеттерних чорында яңа репрессив чаралар кертелә.
1834 елда 18 дәүләт арасында[чыганагы? ] Алманиятамгаханә берлеге (алман. Zollverein ) барлыкка килә. Әлеге берлектә Пруссия җитәкче ролен уйный. Бу берлек сәнәгать һәм сәүдәне үстерүдә зур әһәмияткә ия була һәм алман дәүләтләрен бер-берсенә якынайта төшә[ 48] . Аеруча тимер юл төзү эшендә Алмания зур казанышларга ирешә һәм 1850 нче елда тимер юллар озынлыгы буенча Европада икенче урынга чыга[чыганагы? ] .
Француз инкыйлабының милләтчелек һәм азатлык идеяләре алманнар арасында да, бигрәк тә яшь буын арасында, киң тарала. Әйтик, 1832 нче елның май аенда булып узганҺамбах фестивале —Алманиянең бердәмлеген , хөрриятне һәм демократияне яклау йөзеннән үткәрелгән фестифаль-митинг — ул еллардагы төп вакыйгаларның берсе. 1848 нче елда берничә Европа илендә булып узганинкыйлаплар дулкыны (аерым алганда,инкыйлап нәтиҗәсендә Францияҗөмһүрияткә әйләнә) Алманиягә дә кагыла — зыялылар һәм гади халыкАлман дәүләтләрендә 1848 елгы инкыйлапны башлап җибәрә. 1849 нчы елда ФранфуркттагыМилли парламент Пруссия патшасыВильһельм IV 'гә, конституция аша аның хакимиятен чикләү шарты белән, император титулын тәкъдим итә. Вильһельм IV импператор таҗын да, тәкъдим ителгән конституцияне дә кире кага. Инкыйлап хәрәкәтләре вакытлыча туктала[ 49] .
Версальда Алман империясе корылу, 1871. Үзәктә торучы, ак униформа кигән кеше —Отто фон Бисмарк .КорольВильһелм I 1862 нче елдаОтто фон Бисмаркны Пруссиянең яңа премьер-министры итеп билгели. 1864'тә Бисмарк җитәкчелегендәге Алмания Даниягә каршы булганИкенче Шлезвиг сугышында җиңүгә ирешеп,Ютланд ярымутравында үз хакимиятен урнаштыра. Моннан соңрак, 1866 нчы елгыАвстрия-Пруссия сугышында Пруссиянең бер баш өстен булуы һәм җиңүе әлеге илгәТөньяк Алмания берлеген (алман. Norddeutscher Bund ) төзергә мөмкин итә.Австрия әлеге федерация эшләрендә катнаша алудан мәхрүм кала.Франция-Пруссия сугышында Франнцияне дә җиңгәннән соң, алман кенәзләре 1871 нче елдаВерсальда Алман империясе төзелүен игълан итә. Әлеге империя Австриядән кала Алманиянең барлык таркау кисәкләрен дә бер дәүләткә берләштерә. Пруссия яңа империянең әйдәп баручы дәүләте була һәмҺоэнцольлерн династиясеннән булган Пруссия патшасы бер үк вакытта император да була һәм Берлин империянең башкаласына әйләнә[ 49] .
Алманиянең берләшүеннән соңгыалман. Gründerzeit , ягъни «нигез салучылар чоры» дип аталучы чордаАлмания канцлеры булучы Бисмарк, оста тышкы сәясәте ярдәмендә башка дәүләтләр белән килешүләр аша дуслыклар корып һәм дипломатик чаралар ашаФранцияне изоляцияләп, сугыштан сакланып, Алманияне көчле дәүләт итеп саклауны мөмкин итә.Вилһелм II чорында исә Алмания, ул замандагы башка Европа дәүләтләре шикелле үк,империалистик курс тота башлый, бу исә күрше дәүләтләр белән тарткалашуларга китерә. Алмания моңа кадәр төзегән солых килешүләренең күбесе озайтылмый. Нәтиҗәдә Алмания һәм күпмилләтлеАвстро-Венгрия империясе килешү төзи, һәм, сугыш башлана калса бер-берсенә ярдәм итәргә сүз куешмасалар да, нейтральлек сакларга вәгъдә итешәләр. Бу берлек «Икеле альянс » буларак билгеле. Соңрак бу килешүгә Италия дә килеп кушыла һәм1882'нең Өчле альянсы корыла. Үзәк Европада урнашкан өч күрше ил тарафыннан төзелгән бу альянс әлеге илләрнең Франция һәм/яки Руссия белән сугыштан хәвефләнүен чагылдыра. Британия, Франция һәм Россия дә, охшаш сәбәпләр аркасында (әйтик, кайбер өлкәләрдә Франция һәм Алмания мәнфәгатьләре, ә Балкан ярымутравында Руссия һәм Австро-Венгрия мәнфәгатьләре бер-берсенә ныкъ каршы килә), килешү төзи[ 50] .
Алман империясе (1871–1918).Пруссия патшалыгы зәңгәр төс белән күрсәтелгән.1884 нче елгыБерлин конференциясендә Алмания берничәколониягә , шул исәптәнАлман Көнчыгыш Африкасына ,Алман Көньяк-көнбатыш Африкасына ,Тоголендка һәмКамерунга дәгъва белдерә[ 51] . Соңрак Алмания үзколониаль империясе эченә Тын океандаАлман Яңа Гвинеясен ,Алман Микронезиясен һәмАлман Самоасын , ә КытайдаЦзяо-Чжоу (алман. Kiatschou ) ярын кертүгә ирешә. Көньяк-Көнбатыш Африкадагы (хәзерНамибия ) Алман колониаль хөкүмәтенең 1904 белән 1907 еллар арасында, Алман хакимиятенә каршы баш күтәргәннәре өчен җәза бирү йөзеннән,Һереро һәм Намака кешеләрен юк итәргә кушучы карар чыгаруы билгеле. Бу вакыйгалар «XX гасырның беренче геноцид очрагы» буларак билгеле.Концентрацион лагерьлардагы авырулардан, җәзалаулардан, талчыгудан, һәм авылларында үзләреннән су һәм ризыклары тартып алыну нәтиҗәсендәге сусызлык һәм ачлыктан якынча 100 000 кеше —Һереро халкының 80%-ы һәмНама(ка) халкының 50%-ы — вафат була[ 52] [ 53] .
1914 елның 28 июнендәСараевода Австро-Венгрия империясе ханзадәсеФранц Фердинанд атып үтерелүне сылтау итеп, Австрия империясе Сербиягә һөҗум итә һәм шуның беләнБеренче Бөтендөнья сугышы башланып китә. Дүрт ел дәвам итеп, якынча ике миллион алман солдатының гомерен алган[ 54] сугыш Алманиянең җиңелүе һәм 1918 елның 11 ноябрендә имзаланганКомпьен солыхы белән, ниһаять, тәмам була.Алман инкыйлабы барышында (1918-нең ноябре), император Вилһелм II һәм хакимияттә булган барлык кенәзләр дә үз вәкаләтләреннән һәм бурычларыннанваз кичәләр . Алманиянең яңа сәяси лидерлары 1919 нчы елдаВерсаль килешүенә кул куя. Әлеге килешүдә Алмания, «Үзәк дәүләтләр » төзегән «Дүртле берлек » әгъзасы буларак, тарихта булганиң канкойгыч сугышларның берсендәАнтанта дәүләтәренә җиңелүен таный. Алманнар әлеге килешүне кимсеткеч һәм гаделсез дип кабул итә. Халыкта шундый хисләрнең булуыАдольф Гитлернең популярлашуына һәм хакимияткә килүенә ярдәм иткән дип саный тарихчылар[ 55] [ 56] [ 57] . Беренче Бөтендөнья сугышында җиңелүдән соң Алмания Аурупудагы мәйданының якынча 13%-ыннан һәм Африка белән Тын Океандагы барлык колонияләреннән дә колак кага. Европадагы югалтуларПольшадагы 1918—1919 елгы баш күтәрү , 1918 елдаЭльзас һәм Лотарингиянең Франция кулына күчү һәм 1920 елда, тавыш бирү нәтиҗәсендә,Шлезвиг өлкәсенең бер өлеше Даниягә кире кайту вакыйгалары белән бәйле. Алманиядән киткән җирләрдә ул вакытта ук башлыча поляк, француз һәм дан халкы яши торган була[ 58] .
Алмания колонияләрне басып алуга соң керешә, шуңа күрә ул аларны яңадан бүлү юлларнын табарга тырыша. УлАвстро-Венгрия һәм Италия белән «Өчлек берлеге»н төзи. Гаять зур хәрби чыгымнарга күрә (бюджетның яртысына кадәр җитә) 1914 елда Алмания иң яхшы коралланган гаскәргә ия була.Англия Россияне якламас дип уйлаган АлманияБеренче бөтендөнья сугышын башлап җибәрә. 1914 елның1 августында Алмания Россиягә,3 августында Франциягә сугыш игълан итә, 4 августында исә Англия Алманиягә каршы сугыш игълан итә.
1915 елда Алмания Көнчыгыш фронтта уңыш яулый: Россия гаскәре Польша һәм Литваны бушатырга мәҗбүр була. Көнбатыш фронтта исә алманнар французларны җиңә алмый һәм сугыш йончыткыч позицион сугышка әверелә. Алмания акрынлап көчсезләнә башлый, 1917 елдаАКШның сугышкаАнтанта ягыннан керүе җиңелүне якынайта, хәтта көнчыгышта төзелгәнБрест солыхы да моңа комачаулый алмый.
1918 елның язында Алмания гаскәре көнбатышта һөҗүмне башлый, әмма ул уңышсызлыкка очрый. 1918 елның 5 октябрендә, солых сорап,Антантага мөрәҗәгәть итә. 1918 елның 11 ноябрендә Германия делегациясе, Антанта күрсәткән шартларга ризалыгын белдереп, килешүгә кул куя. 9 ноябрьдәБерлинда күтәрелеш була, монархиятөземе төшерелә һәм Алманиядә җөмһүрият игълан ителә.
Филип Шайдеман 1918 нче елның 9 нчы ноябрендәРейх канцеляриясе тәрәзәсендә басып торган килешАлман җөмһүриятен игълан итә.1918'нең ноябрендә,Алман инкыйлабы башлангач, Алманияҗөмһүрият дип игълан ителә. 1919 нчы елның февралендәВеймар шәһәрендә чакырылган оештыру мәҗлесендә Веймар җөмһүриятенең конституциясе кабул ителә[чыганагы? ] . 1919'ның 11 нче августында Алманиянең ул вакыттагы президентыФридрих Эберт демократик рухтагыВеймар конституциясен имзалый. Моннан соң хакимият өчен барган көрәш барышында Бавариядә хакимияткәкоммунистлар килә, әмма Алманиянең башка өлкәләрендәге консерватив карашлылар аларга нык каршы тора һәмКапп путчы дип аталучы вакыйгалардаБавария Совет Җөмһүриятен бәреп төшерергә омтыла. Әлеге путчалман. Reichswehr кешеләре, ягъни гаскәриләр, һәм шулай ук төрле консерватив, милләтче һәм монархист төркем тарафдарларында яклау таба. Эре сәнәгый шәһәрләрдәге канкойгыч урам бәрелешләре,Рур өлкәсен Бельгия һәм Франция гаскәрләре оккупацияләү,гиперинфляция белән үзенчәлекле болгавыр дәвер ниһаять 1924 нче елда яңа акча берәмлеге кертелү һәм тарихкаАлтын егерменче еллар дип кереп калган чагыштырмача тыныч, актив мәдәни тормыш чоры белән алышына. Тарихчылар 1924 белән 1929 арасындагы чорны «өлешчә стабильләшү» чоры дип атап йөртә[ 59] .
1929 елда башланган дөньякүләм икътисади кризис Алмания икътисадына да шактый нык тәэсир итә.1930 елгы федераль сайлаудан соң,президент Пауль фон Һинденбург канцлерҺайнрих Брүнинг хөкүмәтенә парламент хуплавыннан башкаэш итәргә рөхсәт бирүче канунны имзалый. Икътисадый кризис һәм Брүнинг җитәкләгән хөкүмәт алып барган сәясәт эшсезлекнең артуына китерә — 1932 нче елга эшсезлек якынча 30%-ны тәшкил итә[ 60] .
Бу шартларданацистлар партиясенең (1919 елда төзелә) йогынтысы көчәя башлый. 1932 елның июлендәге федераль сайлауда Адольф Гитлер җитәкләгән әлеге партия, 13 миллионнан артык тавыш җыеп, җиңүгә ирешә. Илне торгынлыктан алып чыга алмаганлыктан, берничә тапкыр хөкүмәт алышына, һәм, 1933-нең 30 нчы гыйнварында, Һинденбург канцлер урынына Гитлерне билгели[ 61] . Гитлер канцлер булып бер ай узуга, ут төртелгәнРейстаг янгыныннан соң, төпгражданлык хакларын чикләүчебоерык чыга һәм моңардан соң берничә атна узуга Дахау шәһәрендә беренчеконцентрацион лагерь ачыла. Шул ук елның ноябрь аенда хакимият национал-социалистлар кулына күчә. 1933 елда нацистлар диктатурасы урнаштырыла.
Адолф Гитлер , «Өченче рейх » тоталитар дәүләтенең «фюреры» (җитәкчесе) (1933–1945)Дефицитлы бюджет хисабына, ягъни бурычка кереп, дәүләт юллар һәм башка инфраструктура корылмаларын төзүгә һәм яңартуга күп акча бүлеп бирә башлый. 1934 нче елда ук, эшсез калган алманнарның 1,7 миллионы шундый төзелешләрдә үзенә эш, ә аның белән бергә керем һәмсоциаль яклау таба[ 62] . Әлеге проектларның иң билгелесе — улалман. Reichsautobahn исемле, тиз йөрешле асфальт юллар (Алмания автобаннары ) төзүне максат итеп тоткан проект[ 63] . Башка зур төзелешләрдәнРур буасы кебекгидроэлектростанцияләрне ,Циллирбах сусаклагычы кебек сусаклагычларны,Цвикау вокзалы кебек транспорт төеннәрен төзү проектларын атарга була[ 64] . Берничә ел эчендә эшсезләр саны ныкъ кимеп, уртача сәгатьлек тә, атналык та хезмәт хаклары арта[ 65] .
1935 нче елда нацистлар режимыВерсаль килешүеннән чыгып,яһүдләргә һәм азчылыктагы башка милләтләргә каршы юнәлтелгәнНюрнберг кануннарын чыгара. Моннан ары Алмания 1935 нче елдаСаарны кире үз контроленә ала[ 66] , 1936 нчы елдаРайнландны янәдән хәрбиләштерә , 1938 нче елдаАвстрияне , әМүнхен килешүеннән соң Чехословакиянең Судетлар өлкәсенүзенә куша . 1939 нчы елда исә Алмания, Мүнхен килешүенең шартларын бозып,Чехословакияне тулысынча басып ала һәм шул ук елның март аендаБоһемия һәм Моравия протекторатын игълан итә.
1938 нче елның 9-10 нчы ноябрендә, тарихка «бәллүр төне » (алман. Kristallnacht ), «ватык пыяла төне» дип кереп калган погромнар барышында йөзләрчәсинагога , меңнәрчә кибет һәм башка эшмәкәрлек бинасы җимерелә; 30000-гә якын яһүд ир-аты һәм күп яһүд хатын-кызлары нацистлар тарафыннан кулга алына; яһүдләргә каршы коммендант сәгате кертелә[ 67] .
Ике фронтта сугышырга туры килүдән курыккан Гитлер хөкүмәте 1939-ның августында, соңрак үзе үк бозачакМолотов-Риббентроп пактын имзалый. Бу пактның төп өлешендә Алмания һәмСоветлар Берлеге бер-берсенә һөҗүм итмәскә вәгъдә итешәләр. Әмма документның яшерен өлеше дә була — ул яшерен өлештә ике ил Көнчыгыш Европаны (шул исәптән Польшаны), «Советлар Берлеге мәнфәгатендәге өлкәгә» һәм «Алмания мәнфәгатендәге өлкәгә» аерып, үзара бүлешәләр. Бу килешүдән соң, 1939-ның 1 нче сентябрендә, Алмания Польшаны басып ала — ЕвропадаИкенче бөтендөнья сугышы башлана[ 68] [ 69] .
Икенче бөтендөнья сугышы ,Алмания оккупациясендәге Европа , 1942 елГитлер гамәлләренә җавап йөзеннән Британия, хәрби хәрәкәтләрне туктатуны таләп итеп, Алманиягә ультиматум куя. Бу ультиматум инкарь ителгәч, ике көннән соң, 3 нче сентябрь көнне,Британия һәмФранция Алманиягә каршы сугыш игълан итәләр[ 70] . 1940 елның апрелендә АлманияДания һәмНорвегияне , май—июньдә исәБельгия ,Һолландия ,Люксембург һәмФранцияне басып ала. Шул ук елның июлендә алман һава көчләре Британиягә дә һөҗүм итә, әмма Британия гаскәрләре бу һөҗүмнәрне кире кагуга ирешә.
1941 елның апрелендә АлманияЮгославия һәмГрецияны басып ала. Шул ук елның 22 июнендә исә АлманияСоветлар Берлегенә һөҗүм итә . Сугыш башындагы уңышларга карамастан, алманнар ахыргы исәптә җиңелә. 1945 елның 2 маенда совет гаскәрләре Берлинны яулап ала. 7 майдаРеймс шәһәрендә алман вәкилләре берсүзсез тәслим (капитуляция) турында актка кул куя. 8 майда совет ягы таләбе буенча, алар кабат тәслим (капитуляция) актын имзалыйлар.
Соңрак «холокост » дип аталачак вакыйгаларда алман хөкүмәте азчылыкларны эзәрлекли һәм, Европаның төрле илләрендә төзелгәнконцентрацион һәмүлем лагерьларын кулланып, нацистлар уйлавынча «түбән» кешеләргә каршы геноцид оештыра, ягъни аларны юк итү сәясәтен алып бара. Барлыгы 10 миллионнан артык хәрби булмаган кеше үтерелә, шул исәптән 6 миллионяһүд , 220 000—1 500 000чегән кешесе, 275 000гарип кеше , меңнәрчәЙәхвә шаһиты , меңнәрчә лутый, шулай ук Алмания һәм ул басып алган башка илләрдәге сәяси я дини оппозицион оешмаларның йөз меңнәрчә әгъзасы[ 71] . Алмания тарафыннан басып алынган илләрдә нацистлар алып барган сәясәт нәтиҗәсендә 2,7 миллионполяк [ 72] , 1,3 миллионукраин , 1 миллионбелорус кешесе һәлак була[ 73] . Моннан тыш, әсирлеккә эләккән совет солдатларының 3,5 миллионы әсирлектә вафат булган дип бәяләнә[ 73] [ 74] . Нацистлар режимының, Алмания завод-фабрикаларында коллар итеп эшләтү өчен, оккупицияләнгән Европа илләреннән якынча 12 миллион кешене мәҗбүриләп алып китүе билгеле[ 75] . 5,3 миллион алман солдаты сугышта һәлак булган дип исәпләнә[ 76] . Хәрби булмаган Алмания халкыннан сугыш нәтиҗәсендә 900 000 кеше һәлак була; 400 меңе Көнбатыш илләре ягында, 500 меңе Советлар берлеге ягында[ 77] . Сугыш нәтиҗәсендә якынча 12 миллион алман кешесе төрле Көнчыгыш Европа илләреннән куыла, Алмания сугышка кадәрге җирләренең якынча дүрттән бер өлешеннән колак кага[ 16] . Бомбага тоту һәм ил эчендә барган хәрби бәрелешләр нәтиҗәсендә күп шәһәрләр һәм мәдәни мирас объектлары җимерелә.
Советлар Берлеге сугышта барлыгы 27 миллион кешесен югалта[ 78] .
Алманиядә Америка Кушма Штатлары, Советлар Берлеге, Британия һәм Франция оккупация өлкәләре , һәм Франция контролендә булганСаар протектораты , 1947 ел.Одер-Нейсе сызыгыннан көнчыгыштарак урнашкан җирләр,Потсдам конференциясендә төзелгән килешү нигезендә, Польшага һәм Советлар Берлегенә күчә.Алмания капитуляцияләгәч, Берлин һәм Алманиянең калган җирләре дүрт оккупация зонасына бүленә. 1949 елның 23 маенда инглиз, француз һәм американ оккупация зоналарыАлман Федератив Җөмһүриятенә (алман. Bundesrepublik Deutschland ) берләштерелә; шул ук елның 7 октябрендә совет оккупация зонасындаАлман Демократик Җөмһүрияте (алман. Deutsche Demokratische Republik ) төзелә. Бу ике җөмһүриятне гайре-рәсми рәвештәКөнбатыш Алмания һәмКөнчыгыш Алмания дип атап йөртәләр. Көнчыгыш Алмания башкаласы итепБерлинны , Көнбатыш Алмания исә, ике дәүләтле чишелеш ул ясалма һәм вакытлыча гына статус кво дигән карашына басым ясар өчен, вакытлыча башкаласы итепБоннны сайлый[ 79] . Мондый вазгыять 1990 елга кадәр саклана. 1990 елда Алмания Федератив Җөмһүрияте (АФҖ) һәм Алмания Демократик Җөмһүрияте (АДҖ) Алманиянең берләшүе турындагы килешүгә кул куя.
Көнбатыш Алманиясоциаль юнәлешле базар икътисадлы федератив парламент җөмһүрияте булып төзелә. 1948 елдан башлап Көнбатыш Алмания,Маршал планы кысаларында яңадан торгызу эшләре өчен бирелгән акчалата ярдәмнең төп адресатына әйләнә һәм бу акчалардан үзенең сугышта җимерелгән сәнәгатен яңадан коруга файдалана[ 80] . Беренчефедераль канцлер (алман. Bundeskanzler ) булыпКонрад Аденауэр сайлана һәм ул бу вазифаны 1963 елга кадәр үти. Аның һәмЛюдвиг Эрһардның җитәкчелеге астында 1950 нче еллар башыннан алып ил, соңрак «икътисадый могъҗиза » (алман. Wirtschaftswunder ) исемен алачак дәвамлы икътисадый үсеш кичерә[ 81] . Алмания Федератив Җөмһүрияте 1955-тәНАТО -га керә һәм 1957-дәЕвропа Икътисадый Берләшмәсенә нигез салучыларның берсе була.
Берлин дивары үзенең 1989 елдагыҗимерелүе вакытында. Арткы планда —Бранденбург капкасы .Көнчыгыш Алмания, оккупацион көчләр һәмВаршава килешүе аша ССРБ'ның сәяси һәм хәрби контролендә булганКөнчыгыш блок дәүләте була. Көнчыгыш Алмания үзен демократия дип санаса да, чын хакимиятШтази исемле, җәмгыятьнең күп өлкәләрен контрольдә тотучыяшерен хезмәткә таянган коммунистикАлмания Социалистик Бердәмлек партиясенең политбюросы кулында гына була[ 82] .
АДҖ'дә Советлар Берлегендәге икътисадка охшашпланлы икътисад корыла, соңрак илҮзара икътисадый ярдәмләшү шурасы (рус. Совет Экономической Взаимопомощи , СЭВ) әгъзасына да әверелә[ 83] .
КанцлерВилли Брандтның көнчыгыш сәясәте (алман. Ostpolitik ) нәтиҗәсендә, 1970 еллар башында Көнчыгыш һәм Көнбатыш Алмания арасындагы фикер каршылыклары кими төшә. 1989'ның җәендә Венгрия,тимер чаршавын бетереп, үзенең чикләрен ачарга карар кыла. Нәтиҗәдә меңләгәнкөнчыгыш алман Венгрия аша Көнбатыш Алманиягә күченеп китә. АДҖ'дәмассакүләм демонстрацияләр колач җәя. Көнчыгыш Алмания хакимияте, гражданнарга Көнбатыш Алманиягә сәяхәт итү мөмкинлеге биреп, чикне узу кагыйдәләрен йомшарта. Бу Көнчыгыш Алманияне ил буларак саклап калу ниятеннән эшләнсә дә, чикләрне ачуWende дип аталучы реформа процессын асылда тизләтә генә.
Алмания 1990 елның 3 октябрендәберләшә [ 84] . 1999'дан алып, БерлиндагыРейхстаг бинасы Бундестагның , Алмания парламентының, утырышлары уза торган урын. Берләшкән Алмания яңа дәүләт булып түгел, ә Алмания Федератив Җөмһүриятенең киңәйгән дәвамчысы булып санала. Көнбатыш Алмания булган барлык оешмаларда яңа, берләшкән Алмания дә әгъза булып кала[ 85] . 1994 елда имзаланганБерлин/Бонн актына нигезләнеп, Берлин янәдән берләшкән Алманиянең башкаласына әверелә. Боннга исә федераль шәһәр (алман. Bundesstadt ) статусы бирелә һәм кайбер федераль министрлыклар да Бонн шәһәрендә кала.[ 86] Күченергә тиешле министрлыклар һәм парламент 1999 елда Берлинга күченеп бетә; 6 министрлык исә элеккечә Боннда урнашуын дәвам итә.[ 87]
Элеккеге Көнчыгыш Алмания икътисадын заманчалаштыру һәм интеграцияләү өчен илнең көнбатыш өлкәләре 2019 елга кадәр ел саен тулаем алганда якынча 80 миллиард доллар акча сарыф итеп килә[ 88] . Шушы максатлар өчен ил гражданнары һәм ширкәтләре керемнәренең 5,5%-ын салым итеп түли.
Алмания — 1993 елдаЕвропа Берлегенә нигез салган илләрнең берсе. 2002 елдан бирле илнең акча берәмлеге —евро . 2007 елда АлманияЛиссабон килешүен имзалый (рәсемдә). Берләшүдән соң АлманияЕвропа Берлегендә активрак роль уйный башлый. Башка аурупалы партнёрлары белән берлектә Алмания 1992 елдаМаастрихт килешүенә кул куя, 1999-даеврозонага нигез сала, һәм 2007-дәЛиссабон килешүн имзалый[ 89] .НАТО әгъзасы буларак, Алмания гаскәрләреБалкан илләрендәге һәмӘфганстандагы сугышларда катнаша[ 90] . Күп алманияле бу эшне хупламый, моннан тыш Алмания кануннары чит илләргә гаскәр җибәрүне Алманиянең үзен яклау йөзеннән генә рөхсәт итә[ 91] .
Алманиянең территориясе төньяктан көньякка сузылган. Табигый шартлары буенча да, кешеләрнең алардан файдалануы буенча да бертөрле түгел. Көньяккарак киткән саен, урыны калкулана бара.
Төньягында Төньяк Герман түбәнлеге ята. Бу урында кайчандырдиңгез булган, ул калын утырма катлам калдырган. Мореналы калкулыклар арасындабозлыклар ясаган кечерәк кенә күлләр ята. Дымлы климат шартларында бик күпсазлыклар ясалган, хәзер аларның барысын да диярлек киптереп бетергәннәр, анда болыннар һәм сөрү җирләре җәелеп ята. Йомшак диңгез климаты, явым-төшемнең күплеге үсемлекләр өчен бик уңайлы. Бу — бик әһәмиятле терлекчелек районы.
Илнең зур өлешен уртача биеклектәге бик матур урманнар белән каплангантаулар тасмасы алып тора. Болар — борынгы таулар, түбәләре яссы яки гөмбәзгә охшап тора. Уртача биеклектәге таулар грәнит, гнейс, комташ,акшар катнашкан тау токымнарыннан ясалган һәм киң үзәннәр белән аерылган. Яссы тау түбәләреннән җәелеп киткән үзәннәр, ялангач кыялар күренә. Сазлыклардан күп санлы инешләр башлана, алар агачлар арасыннан агалар, кайвакыт шома кыядан төшеп, кечкенә шарлавыклар ясыйлар. Таудагы көтүлекләрдә терлек көтәләр, басуларда арыш, солы һәм бәрәңге үстерәләр. Тауларның табигате бик матур, анда күп тыюлыклар һәм җәй көне халык ял итә торган урыннар бар.
Алманиянең көньяк өлешенәАльп тауларының төньяк сыртлары һәм аның итәкләре урнашкан. Төньяк Альплартәбәнәк, кайбер түбәләренең генә биеклеге 3000 м га җитә. Альп таулары итәгендә кеше кулы тимәгән табигать яхшы сакланган, ул тыюлыклар һәм милли парклар рәвешендә саклана.
Алмания төньяктаДания , көнчыгыштаПольша һәмЧехия , көньяк һәм көньяк-көнчыгыштаАвстрия , көньяктаШвейцария , көньяк-көнбатыштаФранция , көнбатыштаЛюксембург һәмБельгия , төньяк-көнбатыштаНидерландлар белән чиктәш. ТөньяктаТөньяк һәмБалтыйк диңгезләре суы белән юыла.
Гыйнварның уртача температурасы 1,5 °C тан (тигезлекләр) — минус 6 °C кача (таулар). Июльнең уртача температурасы 18 °C тан 20 °C кача. Еллык явым-төшем микъдары 600-800 мм. Биектауларда җәй салкын, явым-төшем микъдары 1000-2000 мм.
Илнең күп өлешендә күчмә климат: диңгез климатыннан континенталь климатка күчә. Климат шартлары бик күп төрле культуралар игәргә мөмкинлек бирә.Рейн үзәнендә хәттайөзем үстерәләр. Һәр җирдә явым-төшем күп була, тауларда 600—800 мм га җитә.
Алманиядә елгалар күп:Рейн ,Дунай ,Эльба , Везер һәмОдер , алар каналлар белән тоташтырылган, иң мәшһүр канал —Киль каналы , улБалтыйк һәмТөньяк диңгезләрне тоташтыра. Эре күлләр:Боден , Мюриц.
Алар күбесенчә көньяктан төньякка таба ага. Иң матур һәм зур елга —Рейн . Бу елга буйлап миллионнарча тонна йөк ташыйлар. Елга тамакларында зур порт шәһәрләре урнашкан. Илнең көньяк-көнбатыш өлешендә Дунайның башланган урыннары ята. Рейн һәмДунай бигрәк тә яз һәм җәй көннәре, карлар һәм таулардагы бозлыклар эрегән вакытта күп сулы була.
Урманнары аз калган. Алар илнең якынча 1/4 мәйданын биләп тора һәм күбесенчә тауларда сакланып калганнар. Кеше кулы белән ясалганландшафтлар өстенлек итә. Промышленностьның үсүе, юллар челтәренең куелыгы, авыл һәм шәһәрләрнең күплеге һаваның һәм суның нык пычрануына китерә. Елгалар пычрак һәм агуланган суныТөньяк диңгезгә илтә. Елгалар һәм күлләр күп булуга карамастан, төче су җитми.
Туфрагы нигездә көлсу, кәсле-көлсу һәм көрән урман туфрагыннан гыйбарәт.
Халык саны 1954[ 92] 1956[ 92] 1958[ 92] 1960[ 92] 1962[ 92] 1964[ 92] 1966[ 92] 1968[ 92] 1970[ 92] 1972[ 92] 70 945 000 ↘ 70 943 000↗ 72 031 000↗ 73 147 000↗ 74 383 000↗ 75 591 000↗ 76 864 000↗ 77 550 000↗ 78 069 000↗ 78 821 0001974[ 92] 1976[ 92] 1978[ 92] 1980[ 92] 1982[ 92] 1984[ 92] 1986[ 92] 1988[ 92] 1990[ 92] 1992[ 92] ↗ 78 882 000↘ 78 209 000↘ 78 073 000↗ 78 397 000↘ 78 248 000↘ 77 709 000↗ 77 780 000↗ 78 390 000↗ 79 753 000↗ 80 975 0001994[ 92] 1996[ 92] 1998[ 92] 2000[ 92] 2002[ 92] 2004[ 92] 2006[ 92] 2008[ 92] 2010[ 92] 31 дек 2012[ 92] ↗ 81 539 000↗ 82 012 000↗ 82 037 000↗ 82 260 000↗ 82 537 000↘ 82 501 000↘ 82 315 000↘ 82 002 000↘ 81 752 000↘ 80 500 00030 сен 2014[ 93] 31 мар 2015[ 94] 31 дек 2015[ 94] 31 дек 2016[ 95] 2017[ 96] 30 сен 2018[ 97] 30 сен 2019[ 98] 31 дек 2019[ 98] 31 мар 2020[ 99] 30 июн 2020[ 99] ↗ 81 083 600↗ 81 292 400↗ 82 175 700↗ 82 521 653↗ 82 695 000↗ 82 979 100↗ 83 149 277↗ 83 166 711↘ 83 157 201↘ 83 122 88930 сен 2020[ 99] 31 дек 2020[ 99] 31 мар 2021[ 100] 30 июн 2021[ 100] 30 сен 2021[ 100] 31 дек 2021[ 100] 31 мар 2022[ 101] 30 июн 2022[ 101] 30 сен 2022[ 101] 31 дек 2022[ 101] ↗ 83 190 556↘ 83 155 031↘ 83 121 363↗ 83 129 285↗ 83 222 442↗ 83 237 124↗ 83 695 430↗ 84 079 811↗ 84 270 625↗ 84 358 845
Алмания халкының 90% — этникалманнар .Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Алманиягә башка илләрдә яшәүче 9 млн га якын немец күченеп кайта. Чит илләрдән килгән эшчеләр күп. 2,5 млн. —төрекләр (шуларның 1,7 млн. — гражданнар), 930 мең экс-Югославия халыклары, 200 меңРоссия халкы, 130 мең —Украина халкы. 90% — шәһәрләрдә йә шәһәр яны бистәләрендә яши.
Хәзерге вакытта дәүләтнең халык саны елдан-ел кими:2008 елга халык кимүе 0,02% булган.
Алманиядә 6 млн. кешеурысча , ә 2,1 млн. —төрекчә сөйләшә белә.
Федераль җир Башкала Мәйдан (км²) Халык саны[ 103] 1 Баден-Вүртемберг Штутгарт 35.751,65 10 486 660 2 Бавария Мүнхен 70.549,19 12 397 614 3 Берлин - 891,75 3 292 365 4 Бранденбург Потсдам 29.477,16 2 455 780 5 Бремен Бремен 404,23 650 863 6 Һамбург - 755,16 1 706 696 7 Һессен Висбаден 21.114,72 5 971 816 8 Мекленбург-Алгы Померания Шверин 23.174,17 1 609 982 11 Рейнланд-Пфальц Майнц 19.847,39 3 989 808 12 Саар Саарбрүккен 2.568,65 999 623 13 Саксония Дрезден 18.414,82 4 056 799 14 Саксония-Анһалт Магдебург 20.445,26 2 287 040 9 Түбәнге Саксония Һанновер 47.618,24 7 777 992 10 Төньяк Рейн-Вестфалия Дүсселдорф 34.042,52 17 538 251 16 Түрингия Эрфурт 16.172,14 2 188 589 15 Шлезвиг-Һольштейн Кил 15.763,18 2 800 119
Рейхстаг, алман парламентының резиденциясе АФҖ — федератив җөмһүрият. Гамәлдәге конституциясе 1949 елның 23 маенда кабул ителгән, аңа 1954, 1956, 1990, 1993 вә 1994 елларда үзгәртүләр кертелгән.
Дәүләт башлыгы — федераль президент. Ул махсус чакырылган федераль мәҗлес тарафыннан 5 еллык мөддәткә (срокка) сайлана һәм бу вазыйфага тагын фәкать бер тапкыр гына сайланырга мөмкин.
Федераль мәҗлесбундестаг рәисе тарафыннан чакырыла вә ул бундестаг депутатлары һәм дә ландтаглар (җир парламентлары) тарафыннан сайланган әгъзалардан гыйбарәт. Президент эшкә сәләтлелекне югалтса яки вафат булса, бундесрат рәисе президент вәкаләтләрен башкара. Канун чыгару хакимиятен парламент башкара. Ул ике пулат: бундестаг вә бундесраттан гыйбарәт. Бундестаг халык тарафыннан 4 еллык мөддәткә сайлана. Бундесрат исә җир хакимиятләре үзләре арасыннан 4 еллык мөддәткә билгеләгән вәкилләрдән гыйбарәт. Башкарма хакимиятфедераль канцлер җитәкчелегендәге федераль хөкүмәт кулында. Федераль канцлер бундестагта президентның тәкъдиме буенча тавыш күпчелеге белән сайлана. Вәзирләр федераль канцлерның тәкъдиме белән президент тарафыннан тәгаенләнәләр. Һәрбер җирнең үз конституциясе, парламент вә хөкүмәте бар.
Алмания төзелүеннән бирлеЕвропа Берлегендә лидер ролен уйный.Икенче бөтендөнья сугышыннан бирле илФранция белән тыгыз икътисади-сәяси мөнәсәбәттә.
Einigkeit und Recht und Freiheit
Einigkeit und Recht und Freiheit für das deutsche Vaterland! Danach lasst uns alle streben brüderlich mit Herz und Hand! Einigkeit und Recht und Freiheit sind des Glückes Unterpfand! Blüh' im Glanze dieses Glückes, blühe, deutsches Vaterland! Blüh' im Glanze dieses Glückes, blühe, deutsches Vaterland! гимнның әдәби тәрҗемәсе:
Бердәмлек, Хокук, Хөррият
Бердәмлек, Хокук, Хөррият
Алман җирендә хаким.
Изге туганлык хисләрен
Йөртсен күңелендә һәркем.
Бердәмлек, Хокук, Хөррият —
Безнең бәхет солтаны.
Шул бәхеттә чәчәк атсын
Мәңге Алман Ватаны!
Шул бәхеттә чәчәк атсын
Мәңге Алман Ватаны!
Алмания Федератив Республикасының хәзерге гимнының музыкасын композитор Франц Йозеф Һайдн (Franz Joseph Haydn (1732—1809)) язган дип санала. Бу — рәсми караш. Дүрт куплеттан торган сүзләрен 1841 елда Аугуст Һайнрих Һофманн фон Фаллерслебен (August Heinrich Hoffmann von Fallersleben (1798—1874)) иҗат иткән, монысы төгәл билгеле. гимнның музыкасы Австриянең иске король гимнына нигезләнеп язылган дигән фикер дә бар, бу гимн беренче тапкыр 1797 елның 12 февралендә башкарылган булган. Хәер, безнең көннәргә кадәр сакланып калган тагын бер чыганак та бар әле — шул ук көйгә җырлана торган көньяк алман халык җыры. Аның беренче сүзләре: “Wieder klingen deutsche Lieder… ” (Яңадан алман җырлары яңгырый).
гимн 1922 елда Алман Республикасының беренче президенты Фридрих Эберт (Friedrich Ebert ) тарафыннан расланган. Хәзерге заманда Фаллерслебен шигыренең өченче куплеты гына рәсми рәвештә башкарыла, гимнның исеме дә шул куплетның беренче сүзләреннән алынган: “Einigkeit und Recht und Freiheit ” (Бердәмлек, Хокук, Хөррият). Веймар республикасында дүрт куплет та гамәлдә булган. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң „Deutschland über alles “ (“Алмания барыннан да өстенрәк” — Фаллерслебен шигыре нәкъ шулай башлана) рухында язылган өч куплетны рәсми кулланыштан төшереп калдырганнар. Шуңа да карамастан, Алманиядә аларны рәсми булмаган шартларда башкаруны тыя торган канун юк.
Тулаем эчке продукты буенча Алмания дөньяда 3 урынны, экспорт буенча 1 урынны, хәрби бюджет буенча 6 урынны биләп тора. Күп кенәфәнни һәм технологик тармакларда лидерлыкка ия.
Алмания икътисадының төп таянычы. Көрән күмер, ташкүмер, нефть,табигый газ , полиметалл рудалар, калий һәм аш тозы чыгарыла. Энергетика, кара ва төсле металлургия, машиналар төзү, көймәләр төзү, химия һәм нефть химиясе, агач эшкәртү, азык-төлек сәнагате гаять зур үсеш алган.
Алмания сәнәгате нигездә урта ширкәтләрдә гыйбарәт. Сәнәгатьтә мәшгуль булган барча эшчеләрнең 32 % дан күбрәге (2,2 млн. кеше) эре фирмаларда эшли. „Сименс“ концерны, „Фольксваген“, БМВ вә „Даймлер Бенц“ кебекавтомобилләр төзеү фирмалары, „Һөхст“, „Байер“ һәм БАСФ кебек химия концерннары, „Рурколе АГ“ күмер казу фирмасы, „ФЕБА“ һәм „РВЕ“ электр техника концерны яки „Бош“ концерннары бөтен дөньяга мәшһүр булып, дөньяның һәммә урыннарда филиаллары, ширкәтләре яки тикшеренү йортлары бар.
Алманияташкүмергә һәмкалий тозларына бай. Рур ташкүмер бассейны аеруча танылган. Рур өлкәсе үзенең алга киткән промышленносте белән аерылып тора. К үпчелек чималны, бигрәк тәнефтьне , читтән кертергә туры килә.
Тимер юллар озынлыгы — 91,4 мең км,автомобил юллары озынлыгы — 496,6 мең км. Иң эре аэропорт — Майндагы Франкфурт шәһәрендә. Башка эре аэропортлар: Берлин — Тегел, Берлин — Шенефелд, Бремен, Һамбург, Һанновер, Дрезден, Дүсселдорф, Көлн/Бонн, Лейпциг, Мүнхен, Нүрнберг,Саарбрүккен һәм Штутгарт. Су юллары озынлыгы — 7467 км. Мөһим диңгез портлары: Һамбург, Бремен, Бремерхафен, Вилһелмсхафен, Росток.[ 104]
Авыл хуҗалыгында төп шөгыль —терлекчелек , моның өчен табигый шартлар бик уңайлы. Үсемлекчелек терлекләрне азык белән тәэмин итә. Алмания авыл хуҗалыгына яраклы 36 млн. га җир бар. Төп продуктлар:бодай , арпа , шикәр чөгендере ,бәрәңге , шулай ук йөзем, җиләк-җимеш, яшелчәләр һ.б. Бодайның берникадәр өлешен чит илләрдән сатып алалар. Илнең җәйләре җылырак булган көнбатыш һәм көньяк-көнчыгышында шикәр чөгендере үстерәләр. Терлекчелектә мал ите,дуңгыз ите,тавык ите һәмсөт җитештерелә. Сусыл альп болыннарында, илнең башка җирләрендәге кебек үк, сыерларның сөт токымнарын көтәләр. Һәркайда дуңгыз асрыйлар.
Алмания территориясенең якынча өчтән бер өлешен (10,7 млн.га) урманнар биләп тора. Мәмләкәттә һәр ел 30—40 млн. м³ агач хәзерләнә, бу күләм эчке ихтыяҗның өчтән ике өлешен каплап тора. Алмания агач экспортлаучы иң эре дәүләтләрнең берсе.Төньяк һәмБалтыйк диңгезләрендә,Гренландия утравы тирәсендә балык тотыла.
Йена шәһәрендәге типик бералман. Weihnachtsmarkt (Раштуа ярминкәсе )Алмания мәдәнияте үз эченә хәзерге Алмания мәдәниятен дә, хәзерге Алманияне тәшкил итүче дәүләтләр (Пруссия, Саксония һ. б.) мәдәниятен дә ала. «Алман мәдәнияте» төшенчәсенең киңрәк мәгънәсе үз эченә Австрия мәдәниятен дә ала: сәяси рәвештә ул Алманиядән бәйсез булса да, анда шул ук мәдәнияткә караган алманнар яши. Алман мәдәнияте безнең эрага кадәр5 гасырдан мәгълүм.
Алмания тарихтаалман. Das Land der Dichter und Denker («шагыйрьләр һәм фәлсәфәчеләр иле»)[ 105] буларак бигеле, чөнкиалман язучылары һәмфәлсәфәчеләре Көнбатыш дөньясының фикерен үстерүдә һәрвакыт мөһим бер роль уйнаган[ 106] .
АлманиянеңОктоберфест кебек халык фестивальләре һәмРаштуа йолалары бөтен дөньяда билгеле. Соңгыларыннан Раштуага дүрт атна кала чыршы ботакларыннантакыя (алман. Adventskranz ) үреп, йортны бизәүне; балаларныңГайсә пәйгамбәр тууына багышланган спектакль (алман. Krippenspiel ) күрсәтүләрен;Раштуа чыршысын бизәүне; Раштуа табынына «штолен» (алман. Stollen ) исемле баллы ипи пешерүне һ.б. санап китәргә була[ 107] [ 108] .
Хәзергә Алманиягә мәдәни тормышының төрлелеге һәм аның киң таралганлыгы хас. Мондагы мәдәни төрмыш бер яки берничә шәһәрдә тупланмаган, мәдәни үзәкләр бөтен ил буйлап таралганнар — мәшһүрБерлин ,Мүнхен ,Веймар ,Дрезден якиКөлн белән беррәттән Ротенбург-об-дер-Таубер,Наумбург ,Байройт ,Целле ,Виттенберг , Шлезвиг кебек мәдәни әһәмияткә ия кече үзәкләр дә бар. 2009 елдагы хәле буенча, Алманиядә 6250музей эшли, килүчеләр саны 106 миллион кешегә җитә.[ 109] Шуларның иң мәшһүрләре — Дрезден рәсемнәр галереясе, Алман музее (Мүнхен), Тарихи музей (Берлин), һәм башкалар.
Бертуган Гриммнар борынгы алман халыкәкиятләрен туплап, аларны халыкка таныта.Алман әдәбиятының тамырлары Урта гасырларга,Вальтер фон дер Фогелвайде (алман. Walther von der Vogelweide ) һәмВольфрам фон Эшенбах (алман. Wolfram von Eschenbach ) кебек язучыларның иҗатына барып тоташа. Дөньякүләм танылу алган язучылардан Йоһан Вольфгаң фон Гёте, Фридрих Шиллер, Готхольт Эфраим Лессинг кебек исемнәрне атап китәргә була.
18 нче гасырда абыйлы-энеле Гримм нәшер иткән әкиятләр җыентыгы Алман халык иҗатын алман укучыларына да, башка халыкларга да таныта.
Изге Михаил чиркәве (Фульда) Алман кабиләләрнең борынгы мигъмари ядкарьлекләре (агачтан эшләнгән) сакланмаган. Таштан эшләнгән мигъмари ядкарьлекләре (Ахендагы сарай капелласы, 790—805:Фульдтәге Изге Михаил чиркәве, 822) соңгы антик һәм Византия архитектурае тәэсирендә пәйда булган. 9—10 гасырларда базилика тибындагы бизәксез чиркәүләр корылган. 11-12 гасырларда роман эслүбендәге (стилендәге) чиркәү вәҗәмигъ ләр (Мария Лах чиркәве, 1093—1230;Майнцтагы җәмигъ , 1100—1230 һ. б.) барлыкка килгән. 13-14 гасырларда Алманияда готика стиленә хас биналарны яңа конструкцияләр нигезендә кору үсеш ала.Яңарыш дәверендә дә готика эслүбе үз урынын югалтмый. 17 гасырда архитектура һәм тасвирый сәнгатьтә тантаналы барокко эслүбе киң тарала.
18 гасырның беренче яртысында сарай һәм чиркәүләр төзелеше тагын үсеш ала һәм кайчакта барокко белән рококо өлешчә берләштерелә, икенче яртысында исә классицизм эслүбендә театр, музей һәм уку тәшкиләтләре корыла. 19 гасырда яңа төзелеш материаллары — тимер һәм бетон конструкциялары пәйда булуы аркасында модерн гадәткә керә. 20 гасырда техник тәрәкъкыять (прогресс) белән конструктивизм һәм функционализм кануннары нигезендә сәнәгать һәм торак урыннары биналары барлыкка килә.
Дрезден галереясе бинасы Алмания территориясендә палеолит һәм неолит, җиз вә тимер гасырлары сәнгате һәйкәлләре табылган. Безнең эра башында алман кабиләләренең примитив сәнгате пәйда була. 8—9 гасырларда Каролинглар сәнгатенә (сөяк гравюралары, миниатюра)Византия , борынгы дөнья мәдәнияте тәэсир итә. 11-13 гасырлар сәнгате (Һилдесһайм җәмигының бронза ишекләре, 1015, Рейхенау утравындагы Оберсел чиркәвенең дивар миниатюралары) дини характердагы роман эслүбенә күчү дәвере була. 13—14 гасырларда алман готикасы камилләшеп, сарай-рыцарьлык мәдәнияте элементлары үскән шәһәр мәдәнияте белән кушылып китә.
Яңарыш дәверендә инсанпәрвәрлек (һуманизм) рухы белән сугарылган реалистик сәнгать барлыкка килә. 15 гасырда пәйда булган бу сәнгать (С. Лохнер, Л. Мозер, Һ. Мулчер, М. Шонгауэр) 16 гасырның 30 еллардаА. Дүрер , Һ. Һолбейн әсәрләрендә югары ноктасына күтәрелә. Сәнгатьтә 16 гасырның икенче яртысыннан манеризм, 17 гасырда барокко хөкем сөргән, 18 гасыр уртасында классицизм пәйда була (Р. Менгс, А. Кауфман, А. Я. Карстенс һ. б.). 1848—49 еллардагы инкыйлаб дәверендә сугышчан демократик рухтагы картиналар ясала (И. П. Һазенклевер, К. Һүбнер, К. Ф. Лесинг). 19 гасырның эре реалист рәссамы А. Менсел иҗатында алман тормышы үзенең тулы чагылышын таба. 20 гасыр башларында Алмания вак буржуазия агымы —экспрессионизм ватаны булып китә (һәйкәлче В. Лембрук һ. б.). Нацистлар хакимияткә килгәч, эзәрлекләүләргә карамастан, кайбер рәссамнар (Барлах, Колвиц, О. Нагел) инсанпәрвәрлек идеалларына тугры кала. Сугыштан соң үткән традицияләрне алман тасвирый сәнгате торгызуга керешә һәм Европа һәм Америка сәнгатендәге яңа агымнардан файдалана.
КомпозиторЛүдвиг ван Бетховен (1770–1827) «Тантаналымесса » (лат. Missa solemnis ) әсәрен иҗат иткәндә.Йозеф Карл Штилер рәсеме, 1820 нче ел. Бетховен әсәрләренең иң атаклыларының берсе –5. симфония . Алман классик музыкасы әсәрләре арасында дөньяда иң мәшһүр композиторларның әсәрләре бар.Дитрих Букстехуде язган орган көйләре яшьрәкЙоһан Себастьян Бахка һәмГеорг Фридрих Һәнделгә дә көчле йогынты ясый; өчесе дә –Барокко чорының әйдәп баручы композиторлары.
Алмания милли футбол такымы , 2014 нче елда үз тарихында дүртенче тапкырдөнья чемпионатын җиңгәннән соң.Футбол Алманиядә иң популяр спорт төре.Спорт алманнар тормышында әһәмиятле урын алып тора. 27 миллион алман — бер спорт клубы әгъзасы, һәм моннан тыш 12 миллион кеше үзлегеннән спорт белән шөгыльләнә[ 110] . Иң популяр спорт төре —футбол . 6,3 миллион рәсми әгъзасы белән,Алмания Футбол Берлеге (алман. Deutscher Fußball-Bund ) — үз төрендә дөньяда иң зур оешма.Алмания футбол лигасы (алман. Bundesliga ) тамашачыларныңуртача саны буенча дөньядагы барлык һөнәри спорт лигалары арасында икенче урында тора[ 110] .Алмания милли футбол такымы 1954, 1974, 1990 һәм 2014-тәFIFA Дөнья Чемпионатында ; 1972, 1980 һәм 1996-даUEFA Европа Чемпионатында ; һәм 2017-дәFIFA Конфедерацияләр Кубогында җиңүче була.1974 нче елгы һәм2006 нчы елгы дөнья чемпионатлары һәм1988 нче елгы Европа чемпионаты исә Алманиянең үзендә уза.
Тамашачылар арасында популяр башка спорт төрләре арасында —тимераяк һәм чаңгы спорты ,бокс ,баскетбол ,гандбол ,волейбол ,боз хоккейы ,теннис ,атта йөрү һәмгольф .Паруслы көймәдә йөзү ,ишкәк ишү ,йөзү кебексу спортлары да Алманиядә популяр[ 110] .
Алмания —моторлы спорт төрләрендә алдынгы илләрнең берсе.BMW һәмMercedes кебек җитештерүчеләр бу спорт төрләрендә беренчеләрдән. «Le Mans 24 сәгать » (фр. 24 Heures du Mans ) исемле, бүгенге көндә дә уздырылып килүче иң борынгы чыдамлык автоярышындаPorsche барлыгы 19, һәмAudi барлыгы 13 тапкыр җиңү яулаган (2017 нче елга күрә). Алман автоузышчысыМихаэль Шумахер исә — үз карьерасы дәвамында моторлы спортта күп рекордлар куеп,Формала 1 дөнья чемпионатында җиде тапкыр җиңү яулаган кеше. «Формула 1»дә моның кадәр чемпион калган бүтән кеше юк. Моннан тыш, ул тарихта иң югары хезмәт хакы алган спортчыларның берсе[ 111] .Себастьян Феттель дә тарихта булган топ биш «Формула 1» узышчысы арасында.Нико Росбергның да «Формула 1»дә дөнья чемпионы булганы бар.
БөтенОлимпия уеннарында да отылган медальлар саны буенча Алмания, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Алмания нәтиҗәләрен бергә кушып санасаң, өченче урында.
Алмания ватандашларына дин тоту иреге ил Конституциясендә беркетелгән.Алманнарның күпчелеге — ил халкының 64 % ын тәшкил иткәнхристианнар . Шуның эченнәнкатоликлар 25 млн 461 мең,протестантлар 24 млн 832 мең кеше.Православие дине тарафдарлары 1,3 млн.
Йәхвә шаһитлары 164 мең кеше.
Башка диннәр:Ислам дине тарафдарлары 4 млн 750 мең кеше (ил халкының 5, 70 % ы) (2020 ).Яһүд дине тарафдарлары 100 мең.
31 % халык атеистлар (АДР территориясендә 70 %).
↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Wie viel Volt hat eine Steckdose? (алман теле) . “Erst 1983 haben sich die europäischen Länder auf eine Standardnetzspannung von 230 Volt geeinigt, um ihre Stromnetze miteinander verbinden zu können. Die Umstellung von 220 auf 230 Volt erfolgte in Deutschland dann ab 1987.”↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Error: Unable to display the reference properly. Seethe documentation for details. ↑ Mangold, Max, ed (1995) (in German). Duden, Aussprachewörterbuch (6th ed.). Dudenverlag. pp. 271, 53f. ISBN 978-3-411-20916-3 . ↑ Fläche und Bevölkerung (de) .↑ Империянең латин телендәге исеме —Sacrum Imperium (`Изге империя') чыганакларда1157 елда ук телгә алына.Sacrum Romanum Imperium (`Изге Рим империясе') атамасы1254 елгы чыганакта теркәлгән. Дәүләтнең тулы исеме булган «Алман милләтенең Изге Рим империясе» (алман. Heiliges Römisches Reich Deutscher Nation ) 15 нче йөзьеллыкта кулланыла башлый.Zippelius, Reinhold (2006) [1994] (in German). Kleine deutsche Verfassungsgeschichte: vom frühen Mittelalter bis zur Gegenwart (7th ed.). Beck. p. 25. ISBN 978-3-406-47638-9 . ↑16,0 16,1 Demshuk, Andrew (30 April 2012). The Lost German East . ISBN 9781107020733 . https://books.google.com/books?id=ySLyE6YJEn0C&pg=PA52 . ↑ How US students get a university degree for free in Germany . BBC (3 June 2015). әлеге чыганактан 2015-11-13 архивланды. 13 November 2015 тикшерелгән. ↑ Schulze, Hagen (1998). Germany: A New History . Harvard University Press. p. 4. ISBN 0-674-80688-3 . ↑ http://garap-farsy.narod.ru/taah.htm ↑ https://en.wiktionary.org/wiki/Reconstruction:Proto-Indo-European/tewtéh₂ ↑ Lloyd, Albert L.; Lühr, Rosemarie; Springer, Otto (1998) (in German). Etymologisches Wörterbuch des Althochdeutschen, Band II . Vandenhoeck & Ruprecht. pp. 699–704. ISBN 3-525-20768-9 . https://books.google.com/books?id=iKfYGNwwNVIC&pg=PA523 . (diutisc сүзе өчен)Lloyd, Albert L.; Lühr, Rosemarie; Springer, Otto (1998) (in German). Etymologisches Wörterbuch des Althochdeutschen, Band II . Vandenhoeck & Ruprecht. pp. 685–686. ISBN 3-525-20768-9 . https://books.google.com/books?id=iKfYGNwwNVIC&pg=PA516 . (diot сүзе өчен)↑ (27 August 2010) «Radiometric dating of the type-site for Homo heidelbergensis at Mauer, Germany » 107 (46): 19726–19730.DOI :10.1073/pnas.1012722107 . Проверено 27 August 2010. ↑ World's Oldest Spears . archive.archaeology.org (3 May 1997). 27 August 2010 тикшерелгән. ↑ Earliest music instruments found . BBC (25 May 2012). 25 May 2012 тикшерелгән. ↑ Ice Age Lion Man is world's earliest figurative sculpture . The Art Newspaper (31 January 2013). әлеге чыганактан 15 February 2015 архивланды. 31 January 2013 тикшерелгән. ↑ The Venus of Hohle Fels . donsmaps.com (14 May 2009). 14 May 2009 тикшерелгән. ↑ Nebra Sky Disc ,Unesco memory of the World (2013).↑ Claster, Jill N. (1982). Medieval Experience: 300–1400 . New York University Press. p. 35. ISBN 0-8147-1381-5 . ↑29,0 29,1 Fulbrook, Mary (1991).A Concise History of Germany. Cambridge University Press. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить ] |ISBN978-0-521-36836-0 ]], pp. 9–13. ↑ Fichtner, Paula S. (2009). Historical Dictionary of Austria . Volume 70 (2nd ed.). Scarecrow Press . ISBN 978-0810863101 . https://books.google.com/books?id=ilyK1_1f0zYC : "When the Romans began to appear in the region, shortly before the beginning of the Christian era, they turned Noricum into an administrative province, which encompassed much of what today is Austria." ↑ Modi, J. J. (1916). «The Ancient Germans: Their History, Constitution, Religion, Manners and Customs ».The Journal of the Anthropological Society of Bombay 10 (7). “Raetia (modern Bavaria and the adjoining country)” ↑ Rüger, C. (2004) [1996]. "Germany" . in Bowman, Alan K.; Champlin, Edward; Lintott, Andrew. The Cambridge Ancient History: X, The Augustan Empire, 43 B.C. — A.D. 69 . Volume 10 (2nd ed.). Cambridge University Press. ISBN 0-521-26430-8 . https://books.google.com/books?id=JZLW4-wba7UC&pg=PA528 . ↑ Bowman, Alan K.; Garnsey, Peter; Cameron, Averil (2005). The crisis of empire, A.D. 193–337 . The Cambridge Ancient History. 12 . Cambridge University Press. p. 442. ISBN 0-521-30199-8 . ↑ Fulbrook 1991, p. 11. ↑ The lumping of Germanic people into the generic term 'Germans' has its roots in theInvestiture Controversy according to historian Herwig Wolfram, who claimed it was a defensive move made by the papacy to delineate them as outsiders, partly due to the papacy's insecurity and so as to justify counterattacks upon them. See:Wolfram, Herwig (1997). The Roman Empire and its Germanic Peoples . California University Press. pp. 11–13. ↑ McBrien, Richard (2000). Lives of the Popes: The Pontiffs from St. Peter to Benedict XVI . HarperCollins. p. 138. ↑ Fulbrook 1991, pp. 13–24. ↑ Fulbrook 1991, p. 27. ↑ Nelson, Lynn Harry. The Great Famine (1315–1317) and the Black Death (1346–1351) . University of Kansas. http://www.vlib.us/medieval/lectures/black_death.html . Retrieved 19 March 2011 . ↑ Eisenstein, Elizabeth. (1980).The printing press as an agent of change. Cambridge University Press, pp. 3–43. ↑41,0 41,1 Philpott, Daniel (January 2000). «The Religious Roots of Modern International Relations».World Politics 52 (2): 206–245.DOI :10.1017/S0043887100002604 . ↑ Macfarlane, Alan (1997). The Savage Wars of Peace: England, Japan and the Malthusian Trap . Blackwell. p. 51. ISBN 978-0-631-18117-0 . ↑ Реформациянең Изге Рим империясенә йогынтысы хакында күбрәк мәгълүмат өчен, түбәндәге китапны карагыз:Hajo Holborn ,A History of Modern Germany, The Reformation , Princeton N.J., Princeton University Press, 1959, chapters 6–9 (pp. 123–248). ↑ Gagliardo, G (1980). Reich and Nation, The Holy Roman Empire as Idea and Reality, 1763–1806 . Indiana University Press. pp. 12–13. ↑ Bideleux, Robert; Jeffries, Ian (1998). A History of Eastern Europe: Crisis and Change . Routledge. p. 156. ↑ Batt, Judy; Wolczuk, Kataryna (2002). Region, State and Identity in Central and Eastern Europe . Routledge. p. 153. ↑ Fulbrook 1991, p. 97. ↑ Henderson, W. O. (January 1934). «The Zollverein».History 19 (73): 1–19.DOI :10.1111/j.1468-229X.1934.tb01791.x . ↑49,0 49,1 Germany . U.S. Department of State (10 November 2010). әлеге чыганактан 24 March 2011 архивланды. 26 March 2011 тикшерелгән. ↑ Fulbrook 1991, pp. 135, 149. ↑ Black, John, ed (2005). 100 maps . Sterling Publishing. p. 202. ISBN 978-1-4027-2885-3 . ↑ Olusoga, David and Erichsen, Casper W (2010). The Kaiser's Holocaust. Germany's Forgotten Genocide and the Colonial Roots of Nazism. Faber and Faber. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить ] |ISBN978-0-571-23141-6 ]] ↑ Olusoga, David (18 April 2015). Dear Pope Francis, Namibia was the 20th century's first genocide . The Guardian News and Media Limited. әлеге чыганактан 3 June 2016 архивланды. 11 June 2016 тикшерелгән. ↑ Crossland, David. Last German World War I Veteran Believed to Have Died ,Spiegel Online (22 January 2008). 25 март 2011 тикшерелде. ↑ Boemeke, Manfred F.; Feldman, Gerald D. ; Glaser, Elisabeth (1998). "Introduction". Versailles: A Reassessment after 75 Years . Publications of the German Historical Institute. Cambridge University Press. pp. 1–20. ISBN 978-0-521-62132-8 . ↑ Klein, Fritz (1998). "Between Compiègne and Versailles: The Germans on the Way from a Misunderstood Defeat to an Unwanted Peace". in Boemeke, Manfred F.; Feldman, Gerald D. ; Glaser, Elisabeth. Versailles: A Reassessment after 75 Years . Publications of the German Historical Institute. Cambridge University Press. pp. 203–220. ISBN 978-0-521-62132-8 . ↑ Keylor, William R. (1998). "Versailles and International Diplomacy". in Boemeke, Manfred F.; Feldman, Gerald D. ; Glaser, Elisabeth. Versailles: A Reassessment after 75 Years . Publications of the German Historical Institute. Cambridge University Press. pp. 469–505. ISBN 978-0-521-62132-8 . ↑ GERMAN TERRITORIAL LOSSES, TREATY OF VERSAILLES, 1919 . United States Holocaust Memorial Museum, Washington, DC. әлеге чыганактан 4 July 2016 архивланды. 11 June 2016 тикшерелгән. ↑ Williamson (2005). Germany since 1815: A Nation Forged and Renewed . Palgrave Macmillan. pp. 186–204. ↑ PROLOGUE: Roots of the Holocaust . The Holocaust Chronicle. әлеге чыганактан 1 January 2015 архивланды. 28 September 2014 тикшерелгән. ↑ Fulbrook 1991, pp. 155–158, 172–177 ↑ McNab, p. 54 ↑ Evans, Richard J. (2005).The Third Reich in Power. New York: Penguin. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить ] |ISBN978-0-14-303790-3 ]] pp. 322–326, 329 ↑ Hugo Ehrt,Neuer Harzbote. Heft 13, Fremdenverkehrsverein Bodfeld/Harz, Elbingerode (Harz),2003, p.565. Schütz and Gruber, Mythos Reichsautobahn: Bau und Inszenierung der "Straßen des Führers" 1933–1941, Berlin: Links, 1996, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить ] |ISBN9783861531173 ]], pp. 16–17. ↑ McNab, p. 56 ↑ Fulbrook 1991, pp. 188–189. ↑ The "Night of Broken Glass" (en) . әлеге чыганактан 11 February 2017 архивланды.↑ Fulbrook, pp. 190–195. ↑ Axelrod, Alan (2007) Encyclopedia of World War II, Volume 1. Infobase Publishing. pp. 659. ↑ Hiden, John; Lane, Thomas (2003).The Baltic and the Outbreak of the Second World War. Cambridge University Press. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить ] |ISBN978-0-521-53120-7 ]], pp. 143–144. ↑ Niewyk, Donald L.; Nicosia, Francis R. (2000). The Columbia Guide to the Holocaust . Columbia University Press. pp. 45–52. ISBN 978-0-231-11200-0 . ↑ Institute of National Remembrance (Poland), Polska 1939–1945 Straty osobowe i ofiary represji pod dwiema okupacjami. Materski and Szarota. page 9 "Total Polish population losses under German occupation are currently calculated at about 2 770 000". ↑73,0 73,1 Maksudov, S. (1994). "Soviet Deaths in the Great Patriotic War: A Note". Europe-Asia Studies 46 (4): 671–680. ↑ Ian Kershaw.Stalinism and Nazism: dictatorships in comparison 2015 елның 15 сентябрь көнендәархивланган . . Cambridge University Press, 1997, p.150 [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить ] |ISBN0-521-56521-9 ]] ↑ John C. Beyer; Stephen A. Schneider. Forced Labour under Third Reich . Nathan Associates. Part1 2015 елның 24 август көнендәархивланган . andPart 2 2017 елның 3 апрель көнендәархивланган . .↑ Overmans, Rüdiger (2000). Deutsche militärische Verluste im Zweiten Weltkrieg . Oldenbourg. ISBN 978-3-486-56531-7 . ↑ Kershaw, Ian (2011). The End; Germany 1944–45 . Allen Lane. pp. 279. ↑ On Question of war Losses (in Russian) . MOD Russian Federation. November 12, 2017 тикшерелгән. ↑ Wise, Michael Z. (1998). Capital dilemma: Germany's search for a new architecture of democracy . Princeton Architectural Press. p. 23. ISBN 978-1-56898-134-5 . ↑ Carlin, Wendy (1996). "West German growth and institutions (1945–90)". in Crafts, Nicholas; Toniolo, Gianni. Economic Growth in Europe Since 1945 . Cambridge University Press. p. 464. ISBN 0-521-49964-X . ↑ Werner Bührer (24 December 2002). Deutschland in den 50er Jahren: Wirtschaft in beiden deutschen Staaten . Informationen zur Politischen Bildung . Bundeszentrale für politische Bildung. ↑ maw/dpa (11 March 2008). New Study Finds More Stasi Spooks . Der Spiegel . 07 November 2017 тикшерелгән. ↑ "Germany (East)", Library of Congress Country Study,Appendix B: The Council for Mutual Economic Assistance ↑ Vertrag zwischen der Bundesrepublik Deutschland und der Deutschen Demokratischen Republik über die Herstellung der Einheit Deutschlands (Einigungsvertrag) Алмания Федератив Җөмһүрияте һәм Алмания Демократик Җөмһүрияте 1990'ның 31 августында имзалаганБерләшү турында килешү (рәсми текст, алман телендә).↑ Vertrag zwischen der Bundesrepublik Deutschland und der Deutschen Demokratischen Republik über die Herstellung der Einheit Deutschlands (Einigungsvertrag) Art 11 Verträge der Bundesrepublik Deutschland (German) . Bundesministerium für Justiz und Verbraucherschutz. әлеге чыганактан 25 February 2015 архивланды. 15 May 2015 тикшерелгән. ↑ Gesetz zur Umsetzung des Beschlusses des Deutschen Bundestages vom 20. Juni 1991 zur Vollendung der Einheit Deutschlands (German) . Bundesministerium der Justiz (26 April 1994). әлеге чыганактан 14 July 2016 архивланды. 22 June 2016 тикшерелгән. ↑ Brennpunkt: Hauptstadt-Umzug (German) (12 April 1999). 19 март 2011 тикшерелде. 2011 елның 30 апрель көнендәархивланган . ↑ Kulish, Nicholas. In East Germany, a Decline as Stark as a Wall ,The New York Times (19 June 2009). 27 март 2011 тикшерелде. ↑ Lisbon Treaty : The making of (PDF). Council of the European Union. әлеге чыганактан 20 May 2013 архивланды. 14 June 2011 тикшерелгән. “After signature by all 27 Heads of State and governments, the Treaty will travel back to Brussels, where it will be officially sealed with the seals of the 27 Member States, on the 18th of December. Then, it will be sent to Rome, the Italian government being the depository of the Treaties.”↑ Dempsey, Judy. Germany is planning a Bosnia withdrawal (31 October 2006). 7 май 2011 тикшерелде. ↑ Merz, Sebastian (November 2007). Still on the way to Afghanistan? Germany and its forces in the Hindu Kush (PDF) pp. 2, 3. Stockholm International Peace Research Institute. әлеге чыганактан 3 April 2017 архивланды. 21 February 2017 тикшерелгән. ↑92,00 92,01 92,02 92,03 92,04 92,05 92,06 92,07 92,08 92,09 92,10 92,11 92,12 92,13 92,14 92,15 92,16 92,17 92,18 92,19 92,20 92,21 92,22 92,23 92,24 92,25 92,26 92,27 92,28 92,29 https://www.destatis.de/DE/ZahlenFakten/GesellschaftStaat/Bevoelkerung/Bevoelkerungsstand/Tabellen_/lrbev03.html / Hrsg.:Statistisches Bundesamt ↑ https://www.destatis.de/DE/ZahlenFakten/GesellschaftStaat/Bevoelkerung/Bevoelkerungsstand/Tabellen/Zensus_Geschlecht_Staatsangehoerigkeit.html / Hrsg.:Statistisches Bundesamt — 2014. ↑94,0 94,1 https://www.destatis.de/DE/ZahlenFakten/GesellschaftStaat/Bevoelkerung/Bevoelkerungsstand/Tabellen/Zensus_Geschlecht_Staatsangehoerigkeit.html / Hrsg.:Statistisches Bundesamt ↑ https://www-genesis.destatis.de/genesis/online?operation=abruftabelleBearbeiten&selectionname=12411-0001 / Hrsg.:Statistisches Bundesamt ↑ база данных Всемирного банка //World Bank Open Data —WB . ↑ https://www.destatis.de/DE/Themen/Gesellschaft-Umwelt/Bevoelkerung/Bevoelkerungsstand/Tabellen/zensus-geschlecht-staatsangehoerigkeit-2018.html / Hrsg.:Statistisches Bundesamt ↑98,0 98,1 https://www.destatis.de/DE/Themen/Gesellschaft-Umwelt/Bevoelkerung/Bevoelkerungsstand/Tabellen/zensus-geschlecht-staatsangehoerigkeit-2019.html / Hrsg.:Statistisches Bundesamt ↑99,0 99,1 99,2 99,3 https://www.destatis.de/DE/Themen/Gesellschaft-Umwelt/Bevoelkerung/Bevoelkerungsstand/Tabellen/zensus-geschlecht-staatsangehoerigkeit-2020.html / Hrsg.:Statistisches Bundesamt ↑100,0 100,1 100,2 100,3 https://www.destatis.de/DE/Themen/Gesellschaft-Umwelt/Bevoelkerung/Bevoelkerungsstand/Tabellen/zensus-geschlecht-staatsangehoerigkeit-2021.html / Hrsg.:Statistisches Bundesamt ↑101,0 101,1 101,2 101,3 https://www.destatis.de/DE/Themen/Gesellschaft-Umwelt/Bevoelkerung/Bevoelkerungsstand/Tabellen/zensus-geschlecht-staatsangehoerigkeit-2022.html / Hrsg.:Statistisches Bundesamt ↑ архив күчермәсе , archived fromthe original on 2016-03-09, retrieved2014-11-01 ↑ https://www.destatis.de/DE/PresseService/Presse/Pressekonferenzen/2013/Zensus2011/bevoelkerung_zensus2011.pdf?__blob=publicationFile ↑ Eisenbahnatlas Deutschland. — Кёльн: Verlag Schweers + Wall GmbH, 2007. —ISBN 978-3-89494-136-9 . ↑ Wasser, Jeremy. Spätzle Westerns (6 April 2006). 28 март 2011 тикшерелде. ↑ Germany country profile . BBC (25 February 2015). әлеге чыганактан 2 June 2015 архивланды. 17 May 2015 тикшерелгән. ↑ MacGregor, Neil. The country with one people and 1,200 sausages ,BBC (28 September 2014). 11 декабрь 2014 тикшерелде. ↑ Christmas Traditions in Austria, Germany, Switzerland . German Ways. әлеге чыганактан 25 December 2014 архивланды. 12 December 2014 тикшерелгән. ↑ http://www.smb.spk-berlin.de/ifm/dokumente/kurzbericht/kurzbericht2009.pdf (үле сылтама) ↑110,0 110,1 110,2 Germany Info: Culture & Life: Sports . Germany Embassy in Washington, D.C. әлеге чыганактан 30 April 2011 архивланды. 28 March 2011 тикшерелгән. ↑ Ornstein, David. What we will miss about Michael Schumacher (23 October 2006). 19 март 2011 тикшерелде.