AliExpress — глобаль сәүдә мәйданчыгы, чит ил сатып алучыларынаКХР[2] җитештерүчеләренең тауарларын алу мөмкинлеген бирә. Alexa юрамасы буенча,сайт дөньяда иң күп йөрешле веб-ресурслар арасында 47-че урынны били, әмма аннары улВикимедия Фонды проектларының глобаль спам-исемлегенә кертелгән. Мәйданчыкта тауарлар ваклап һәм вак күмәртә белән сатыла. Тауарлар турында мәгълүмат автоматик төрле телләргә тәрҗемә ителә. Сервисның үзенчәлеге шунда: сатучы акчаны сатып алучыга мал барып җиткәч кенә ала.
AliExpress2010 елда эшли башлады[3]. Баштагы мәлне бу мәйданчык сату һәм сатып алулар өчен В2В өлкәсендә эшли иде. Шуннан соң портал B2C, C2C, болыт хисаплаулар һәм түләү сервисларына кадәр киңәя. Әле AliExpressинглиз,испан,нидерланд,француз,итальян,поляк,португал һәмрус телләрендә эшли. Нинди илдә булуына карамастан, клиентлар сайтның инглиз юрамасында бу телләргә автоматик тәрҗемә аша хезмәтләндерелә.
Дөньяда беренче оффлайн шоу-рум AliExpress2016 елныңсентябрендәМәскәүдә ачыла[4].
AliExpress — дөньядагы иң популяр интернет-сайтларның берсе. РесурсКытай тауарларын чит илләргә сатуга тәгаенләнгән. Alexa мәглүмәтләре буенча, сайтка керүчеләрнең21,8 проценты —Россиядән. Аннары керүчеләр саны буенча:Испания —4,6 %,Бразилия —4,5 %,АКШ —4,3 %,Польша —3,2 %[5].
Alibaba Group ширкәтенә карый, бу ширкәткә, AliExpress-тан тыш, Кытайның Alibabа.com, Taobao.com һәм башка популяр ресурслары да керә.
TNS мәглүмәтләре буенча,2017 елныңгыйнварында AliExpress Россиядә бик популяринтернет-кибет була. Аның аудиториясе 22,194 миллион кеше тәшкил итә[6].
AliExpress, башка чит ил интернет-кибетләре белән беррәттән, Россиянең шундый ук яки охшаш тауарлар белән, әмма артык сарыф ничек һәм югарырак өстәмәләр еш сәүдә иткән майданчыкларына җитди конкуренция хасил итә. Җитмәсә, соңгы вакытка кадәр чит ил мәйданчыклары Россия салымнарын һәм пошлиналарны түләми, нәтиҗәдә, ил эчендәге көндәшләре каршында зур сәүдәгәрлек өстенлегенә ия була[7].
Ил эчендәге көндәшләре белән чагыштырганда AliExpress тауарны адресатка җиткерү җәһәтеннән генә калыша, әмма Россиядә кайбер тауарларны кушу мөддәтен бер-ике көнгә кадәр кыскарткан инфраструктура барлыкка килгән һәм бу мәсьәләне хәл итү җәһәтеннән отышлы чара булып тора[8].