.ae —БГӘнең югары дәрәҗәле милли домены. 1992 елда кертелә,Telecommunications Regulatory Authority оешмасының aeDA бүлеге тарафыннан идарә ителә.
Теркәүләр икенче дәрәҗәдә (ирекле зона) һәм өченче дәрәҗәдә (чикләүле зона) төркемнәр буенча өстәмә астдоменнар күрсәтелгәндә рөхсәт ителә.1995 елдан2003 елга чаклыco.ae астдомены коммерциягә бәйле затлар өчен кулланылган, ләкин 2003 елдаUAEnic оешмасы тарафыннан икенче дәрәҗә теркәүләрне коммерцияле куллану өчен үзгәртелә. Шунда укco.ae зонасында инде булган теркәүләргә хуҗаларының теләкләре буенча, теркәү вакытын озынайтырга мөмкинлек бирелә.2008 елда,.ae домены TRA (Telecommunication Regulatory Authority) идарәсенә тапшырылгач, оешма.co.ae астдомены буенча яңа сәясәт турында игълан итә: астдомен бары җирле коммерцияле компанияләр өчен генә кулланыла.
Гомумән, астдоменнар структурасы түбәндәгечә:
- .ae – компанияләр, оешмалар һәм аерым затлар өчен;
- .co.ae – компанияләр өчен;
- .net.ae – челтәр провайдерлары өчен;
- .gov.ae – хөкүмәт һәм министрлыклар өчен;
- .ac.ae – көллият, университет, институт һәм академияләр өчен;
- .sch.ae – гомумбелем һәм шәхси мәктәпләр өчен;
- .org.ae – коммерцияле булмаган оешмалар өчен;
- .mil.ae – хәрби оешмалар өчен;
- .pro.ae – һөнәри максатлар өчен, .aeDA теркәүне 2008 елда туктатты;
- .name.ae – аерым затлар өчен, .aeDA теркәүне 2008 елда туктады.
.ae доменында.ae зонасында акредитацияләнгән теркәүчеләр аша гына теркәлеп була.