Һинд океаны
Коры җирдәЕфәк Юлы һәм Һинд океан буенчаТәмләткеч ЮлыҺинд океаны – зурлыгы буенчаҗир шарында өченчеокеан. Дөньяның су өслегенең 20 % ала. ТөньяктаАзия белән, көнбатыштаГарәбстан ярымутравы һәмАфрика, көнчыгыштаИндокитай һәмАвстралия, көньяктаКөньяк океан белән чикләнгән. . Океанның ярлары аз кискәләнгән. Утраулар чагыштырмача аз, зур утраулар бары океан чигендә генә урнашкан. Һинд океаны көнчыгышта Тын океан, көнбатышта Атлантик океан белән тоташкан, Төньяк боз океаны белән бәйләнеше юк.
Һинд океаны тирәнлек харитасыҺинд океаны планетада үзенә бертөрле урыны белән аерылып тора: аның зуррак өлешеКөньяк ярымшарда ята. Төньякта улЕвразия белән чиктәш,Төньяк Боз океаны белән бәйләнеше юк.
Океанның ярлары аз кискәләнгән.Утраулар чагыштырмача аз. Зур утраулар океанның чигендә генә урнашкан. Океандавулканлы һәммәрҗән утраулары бар.
Һинд океанының яр буйлары борынгы мәдәниятләр районнарыннан берсе. Кайбер галимнәр диңгездә йөзү һинд океанында башланган дип исәпли. Су киңлекләрен үтәр өчен ясалган беренче җайланмаларныңбамбук саллар булуы мөмкин.Һинд-Кытайда ал арны әле дә файдаланалар.Һиндстанда катамаран тибындагы кораблар уйлап чыгарылган. Шундый корабларның сурәтләре борынгы храмнар стенасына чокып ясалган. Ул ерак заманнарда БорынгыҺиндстан диңгезчеләреМадагаскарга,Көнчыгыш Африкага йөзгәннәр,Америкага да барган булулары мөмкин. Океан буйлап йөзү маршрутларының тасвирламасын беренче булып гарәпләр төзегән, һинд океаны турыңдагы мәгълүматларВаско да Гама сәяхәтләре (1497—1499) вакытыннан туплана башлаган.XVIII гасыр ахырында бу океанның беренче тапкыр тирәнлеген үлчәүнеинглиз диңгез сәяхәтчесеДжеймс Кук үткәрә.
Океанны комплекслы өйрәнүXIX гасыр ахырында башлана. Иң зур тикшеренүләр«Челленджер» судносындаАнглия экспедициясе тарафыннан үткәрелә. ӘммаXX гасыр урталарына кадәр Һинд океаны әле аз өйрәнелә. Безнең көннәрдә күп кенә илләрнең фәнни-тикшеренү судноларында уннарча экспедиция океанның табигатен өйрәнә, аның байлыкларың ачыклый.
Океан төбе рельефының төзелеше катлаулы. Үзәк океаник сыртлар океан үзәнен өч өлешкә бүлә (картаны карагыз). Көнбатыш өлешендә су асты сырты сузылган, улАфрикадан көньяктаракҮзәк Атлантика сырты белән тоташа. Сыртның уртасына тирәнлектәге ярылулар, океан төбендәге җир тетрәү һәм вулкан ату өлкәләре туры килә. җир кабыгындагы ярылуларКызыл диңгездә дә дәвам итә һәм коры җиргә килеп чыга.
Бу океанның климаты аның географик урыны йогынтысында формалаща. Климатның үзенчәлеге — океанныңсубэкваториаль пояста яткан һәм коры җирнең тәэсиренә эләккән төньяк өлешендәге сезонлы муссон җилләре. Муссоннар океанның төньяк өлешендә һава шартларына гаять нык йогынты ясыйлар.
Көньякта океанАнтарктиданың суыту тәэсирен кичерә; биредә океанның иң кырыс районнары ята.
Су массаларының үзлекләре климат үзенчәлекләре белән бәйләнгән. Океанның төньяк өлеше яхшы җылына, анда салкын сулар агып килми, һәм ул шуңа күрә бик җылы. Монда суның температурасы шул ук киңлектә ятучы башка океаннардагыдан югарырак (+30°С ка кадәр җитә). Көньякка таба суларның температурасы түбәнәя. Тулаем алганда өске катлау суларының тозлылыгыБөтендөнья океанының уртача тозлылыгыннан югарырак, әКызыл диңгездә ул бигрәк тә югары (42 % ка кадәр).
Океанның төньяк өлешендә агымнар барлыкка килүгә җилләрнең сезонга карап алышынуы йогынты ясый. Муссоннар сулар хәрәкәтенең юнәлешен үзгәртәләр, аларның вертикаль аралашуын китереп чыгаралар, агымнар системасын үзгәртәләр. Көньякта агымнарБөтендөнья океаны агымнарының гомуми схемасының бер состав өлеше булып торалар.
Һинд океанының органик дөньясыТын океанның көнбатыш өлешендәге үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән охшаш. Тропик су массаларыпланктонга бай, анда бер күзәнәкле суүсемнәр аеруча күпләп үрчи. Шулар аркасында суның өске катлавы нык болганчыклана, төсен үзгәртә.Планктон арасында төнлә яктыртучы организмнар күп.Балык төрләреннәнсардинелла,скумбрия,акулалар йөзеп йөри. Океанның көньягында — ак канлы балыклар, мәсәләнбоз-балык һ. б. Шельфлы районнар һәммәрҗән рифлары янындагы сай сулар тереклеккә аеруча бай.Суүсемнәр су асты болыннарын хасил итә. Һинд океанының җылы суларында гаять зур диңгезташбакалары, диңгез еланнары тереклек итә,моллюскларданкаракатица һәмкальмарлар күп, әАнтарктидага якынраккитлар һәмтюленьнәр яши.
Һинд океаны берничә табигый пояста урнашкан.Тропик пояста, аның әйләнә-тирәсендәге коры җир тәэсирендә, су массалары төрле үзлеккә ия булган комплекслар формалаша. Бу поясның көнбатыш өлешендә явым-төшем аз була, парга әйләнү бик зур, коры җирдән су бөтенләй агып төшми диярлек. Биредә су массаларының тозлылыгы югары. Поясның төньяк-көнчыгыш өлеше, киресенчә, явым-төшемне һәмГималай тауларыннан агып төшә торган елгалардан төче суны күп ала. Биредә өске катлау сулары шактый нык төчеләнгән комплекс барлыкка килә.
Һинд океанының табигый байлыклары тулаем алганда әле аз өйрәнелгән һәм аз үзләштерелгән. Океанның шельфы файдалы казылмаларга бай.Персия култыгы төбендәге утырма токымнар катламынданефть һәмтабигый газның бик зур запаслары табылды.Нефть чыгару һәм аны ташу суларны пычрату куркынычын тудыра. Океанның төньяк-көнбатышы ярларында урнашкан илләрдә, төче су бөтенләй диярлек булма-ганлыктан, тозлы суларны төчеләндерү эше алып барыла. Балык тоту да үсеш алган.
Һинд океаны аша күп санлы судно юллары уза. Океанның төньяк өлешендә диңгез юллары аеруча күп, анда әле хәзергә кадәр кечерәк кенә җилкәнле суднолардан файдаланалар. Ал арның хәрәкәт юнәлеше муссоннар белән бәйләнгән.
- 7 сыйныфка «Материклар һәм океаннар географиясе» дәреслегеВ. А. Коринская, И. В. Душина, В. А. Щенев, © «Дрофа» нәшрияты, 2002, © Татарчага тәрҗемә, «Мәгариф» нәшрияты, 2006