Үт куыгы (vesica biliaris) армутсыман формада әгъза (рәс. 1.15). Үтнең тупламасы булып тора.
· Үт куыгының бавырның аскы кырыеннан аз гына чыгып торган киң өлешеүт куыгының төбе (fundus vesicae biliaris) дип атала.
· Каршы яктагы тар очүт куыгының муентыгы (collum vesicae biliaris) дип атала.
· Куыкның төбе һәм муентыгы арасында урнашкан урта өлеше –үт куыгының гәүдәсе (corpus vesicae biliaris) дип атала.
· Үт куыгының муентыгыкуык юлы (ductus cysticus) булып дәвам итә.
· Куык юлы һәм гомуми бавыр юлыгомуми үт юлына (ductus choledochus) тоташа. Юл 12 и.э. өске өлешенең артыннан аска төшеп, ашказаны асты бизе юлы белән тоташып, 12 и.э зур имчәгендә ачыла (төшмә өлешнең медиаль тышчасында). Юлның ахыргы өлеше (ашказаны асты бизе юлы белән тоташканнан соң) киңәйгән, һәмбавыр-ашказаны асты ампуласы (ampulla hepatopancreatica) дип атала.
· Корсак ярысы үт куыгының аскы өслеген генә каплый. Үт куыгының төбе корсакның алгы тышчасына, корсакның сул туры мускулының тышкы кырые һәм сул кабырга дугасы арасындагы почмак өлкәсенә яндаш булып тора.
Үт куыгының һәм юлларның тышчасы
· Лайлалы катлау
o Лайлалы тышчаның җыерчыкларын (plicae mucosae) ясый.
o Куык юлында һәм муентыкта җыерчыклар бормалы урнашкан һәмбормалы җыерча (plica spiralis) ясый.
o Гомуми үт юлының лайласындагомуми үт юлы бизләре (glandulae ductus choledochi) бар.
· Мускуллы катлау
o Гомуми үт юлының әйләнмә катламның мускуллы катлавы 12 и.э. кушылган урынында калынрак, улгомуми үт юлының сфинктерын (m. sphincter ductus choledochi) ясый, сфинктер үтнең эчәклеккә агуын көйли.
o Ампула янында шулай ук сфинктер бар –ампуласфинктеры (m. sphincter ampullae).
· Сүл асты нигезе.
· Сүлле катлау.
- Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.