Яңа Зеландия космостан
Кук тавыЯңа ЗеландияКук бугазы аерган Төньяк һәм Көньяк утрауларда урнашкан. Яңа ЗеландиягәТын океандагы берничә кече утраулар да керә. Илнең 3/4 өлеше тау вә калкулыклардан гыйбарәт. Яр буе һәм елга үзәннәре — уйсулыклар. Төньяк утраудаҗир тетрәүләр ешрак була, сүнмәгәнянартаулар,гейзерлар, кайнар минераль су чыганаклары бар. Көньяк утрауда Көньяк Альп таулары урнашкан (иң биек җире 3764 м — Кук тавы; тау түбәләрендә мәңгелек кар һәм бозлыклар бар). Төньяк утрау янындагы шельфтанефть,газ,тимер, бакыр, полиметалл рудалары,алтын,ташкүмер чыганаклары бар.
Субтропик диңгез килматы, кырый көньякта уртача климат. Июльнең уртача температурасы төньякта +12°, көньякта +5°, гыйнварның уртача температурасы төньякта +19°, көньякта +14°. Уртача еллык явым 400–700 мм, тау битләүләрендә 2000–5000 мм. Елгалары күп сулы, һидроэнергетик ресурсларга бай. Иң эре елгасы — Уайкато (озынлыгы 354 км).
Яңа Зеландиядә сары, кара һәм кәстәнә туфраклар, тауларда тау-урман, тау-болын туфраклары таралган.
Урман башлыча биек тауларда сакланып калган. Үсемлекләрнең 75%тан артыгы эндемик. Абага, эпифит агачы һәм лианалар, җирле агач төрләре (каури, намаки, риму, тарайро һәм башкалар) күп.
Хайваннар дөньясы ярлы.Имезүчеләрдәнкүсе,эт,ярканатлар,сөйрәлүчеләрдән туатара,кошлардан пингвин,акчарлак һәм башкалар күп. Очмый торган кошлардан киви, уека, моа һәмчебенче,песнәк,сыерчык бар. Соңгы 100 ел дәвамында хайваннар дөньясыболан,төлке,куян һәм башкалар хисабына баеган. Яңа Зеландиядә 10 милли парк (Маунт-Кук, Тонгариро, Фордлен һәм башкалар), 2 диңгез паркы, резерватлар бар.
Яңа Зеладия —авыл хуҗалыгы югары дәрәҗәдә үсеш алган индустриаль-аграр дәүләт.Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 7%, сәнәгать 19%,хезмәт күрсәтү тармагы 74%ны тәшкил итә. 2013 елгы мәгълүматларына күрә, Яңа Зеландия экспорты 61.722 миллиард яңазеланд долларын тәшкил итә[7]; төп партнерлар —Австралия — 21.0%, Кытай — 15.0%,АКШ — 9.2%, Япония— 7.0%.[8] Төп экспорттаварлары — сөт мәхсулатлары, ит, йон, урман мәхсулатлары, балык, машиналар.
Яңа Зеландия экспорты 59.076 миллиард яңазеланд долларын тәшкил итә[9]; төп партнелар:Кытай — 16.4%, Австралия — 15.2%, АКШ — 9.3%, Япония — 6.5%, Сингапур — 4.8%, Алмания — 4.4%.[9] Төп импорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар, транспорт васитәләре, очкычлар, нефть, электроника, текстиль, пластмасслар.
Авыл хуҗалыгының нигезе —сөт,ит вә ит-йонтерлекчелеге. Фураҗ культуралары,бодай,арпа,солы,бөртекле-кузаклылар,яшелчәләр игелә. Җиләк-җимеш, шул исәптә,киви җитештерелә. Бакчачылык (цитрус җимешләр, алма,армут,шафталы, төчечия),йөземчелек алган. Балык һәм кит тотыла. Урманда агач хәзерләнелә.
Сәнәгатьтә азык-төлек вә җиңел сәнәгать үсеш алган. Кара һәм төсле металлургия, машиналар төзү, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь, химия, тукымачылык сәнәгате кәсәбәләре (предприятиеләре) бар.Әлүмин,пыласмас, ашламалар, цемент,фәгъфур заводлары бар. Табигый газ, тимер рудасы,бакыр,кургашын,тутыя,алтын,көмеш,күмер,титан, магнетит комы чыгарыла.
Транспортта диңгез транспортының әһәмияте зур. Эре портлар: Веллиңтон, Окленд, Литлтон. Тимер юллар озынлыгы 3,9 мең километр[10], автомобиль юллары озынлыгы 92 мең км. Эре аэропортлар — Окленд, Крайстчөрч, Веллиңтон.