Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Этсыманнар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Этсыманнар latin yazuında])
Бу битнең исемен үзгәртергә тәкъдим ителгән: Этләр.
Аның хәзерге исеме татар теле нормаларына якиВикипедия мәкаләләренә исем кушу кагыйдәләренә каршы булырга мөмкин.
Тулырак мәгълүматныВикипедия: Күчерү битендә табып була.
Искәрмә. Җиңел очраклардан тыш, бәхәс беткәнче мәкаләне күчерү рөхсәт ителми.
Этсыманнар
Сурәт
Халыкара фәнни исемCanidaeG.Fisch.Waldh.,1817[1][2][3][…]
Таксономик ранггаилә[1][2][3][…]
Югарырак таксонCanoidea[d]
Таксонның халык атамасыhundefamilien,hondachtigen һәмpsowate
Таксономик төрБүреләр[d]
Хәрәкәт итү ысулыдүрт аякта йөрү[d]
Башлану вакыты39750 тысячелетие до н. э.
Коллаж
Яшәү тирәлегекоры җир[d]
Номенклатурный тип дляЕрткычлар
 Этсыманнар Викиҗыентыкта

Этләр (лат. Canidae) —имезүчеләр классындагы ерткычлар отрядына караган җәнлекләр.Бүре,төлке, янут эте, йорт эте кебек җәнлекләрне берләштерә.

Барча 14 ыру һәм 35 тирәсе төр исәпләнә.Русиядә этсыманнардан 4 ыругка кергән 8 төр тереклек итә:янутсыман эт,бүре, Азия шакалы,ак төлке,төлке,карсак.

ЭтләрАнтарктидадан башка барлык материкларда да тереклек итәләр. Кайбер төрләренә тиресе өчен аучылык итәләр. Җәнлекчелек фермаларында махсус асрала һәм токымчылык эшләре алып барылган төрләр дә бар.

Тышкы төзелеше

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Гәүдәләре зифа, уртача яки нык сузылган. Башлары озынча. Колаклары туры, очлы, ак төлкенеке — йомры. Озынлыклары 18-22 (фенек) һәм 50 см озынлыктан (төлке) алып 160 см га кадәр. Авырлыгы 60 кг кадәр.

Күрү, ишетү һәм ис сизү сәләтләре яхшы үскән.

Тешләре яхшы үскән. Ерткыч тешләре башка тешләреннән эрерәк, казык тешләре озын, үткен.

Аяк бармакларына басып йөриләр. Алгы очлыкларына бармаклары — 5, арткылары 4 бармаклы. Тырнаклары үтмәс, эчкә батмаган.

Йон капламы кабарынкы, йоннары бик куе, озын. Төсләре төрле, ак, көрәнсу соры, җирәнсу көрән. Ачык җирән тоннар өстенлек итә. Койрыклары озын, йомшак.

Тир бизләре начар үскән. Арт юлы тирәсендә еш кына исле бизләр була, бүлендекләр җәнлекләргә хас ис — «эт исен» көчәйтәләр.

Гадәттә утрак тормыш алып баралар. Кечкенә тукталыш ясыйлар. Ел дәвамында активлар, берянут эт кенә кышкы йокыга тала.

Үрчүләре

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Күпчелек этләр — моногам.

Буазлык чоры 50-65 көн дәвам итә. Елына 1 тапкыр 2-7 (кайчакта 17— 22‑гә чаклы) бала тудыра. 8-16 ел чамасы яши.

Яшәү рәвешләре

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Ел әйләнәсенә, гадәттә тәүлекнең һәркайсы вакытында актив (янут‑эт кыш көне йокыга тала).

Тояклылар, кимерүчеләр, куяннар, кошлар һәм аларның йомыркалары, балыклар, бөҗәкләр, үләксә, өлешчә үсемлек азыгы белән тукланалар.

Урманнарда, далаларда, елга үзәннәрендә тереклек итәләр. Күбесенчә ялгыз йөриләр. Кайберләре өерләре белән яши. Оя эшлиләр. Кайберләре ояларда яши.

Таралуы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Антарктидадан башка бөтен материкларда да киң таралганнар.

Спорт сунар объектлары, төлке — җәнлекчелек һәм аучылык объекты.

Тычкансыман кимерүчеләрне юк итә.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Искәрмәләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
  1. 12Integrated Taxonomic Information System — 2006.
  2. 12Wilson D. E.,Reeder D.Class Mammalia Linnaeus, 1758 //Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррирZ. Zhang — 2011. —ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  3. 12Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference /D. E. Wilson,D. Reeder — 3 —Baltimore:JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. —ISBN 978-0-8018-8221-0

Сылтамалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Этсыманнар&oldid=4083304
Төркем:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2026 Movatter.jp