Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Эмили Болч

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эмили Болч latin yazuında])
Эмили Грин Балч
ингл. Emily Greene Balch
Туган8 гыйнвар1867(1867-01-08)
Бостон,Массачусетс
Үлгән9 гыйнвар1961(1961-01-09)(94 яшь)
Кембриҗ,Массачусетс,Америка Кушма Штатлары
Күмү урыныForest Hills Cemetery[d][1]
ВатандашлыгыАКШ байрагыАКШ
Әлма-матерБрин-Мор көллияте[d],Чикаго университеты[d] һәмВеллсли көллияте[d]
Һөнәрепедагог, икътисадчы, пацифист
Эш бирүчеВеллсли көллияте[d]
Ата-ана
  • Фрәнсис Вернье Болч (әти)
КардәшләрFrancis N. Balch[d]
Бүләк һәм премияләреНобель премиясе — 1946Тынычлык өчен Нобель премиясе

 [[commons:Category:Emily Greene Balch|Эмили Грин Балч
ингл. Emily Greene Balch]]
Викиҗыентыкта

Эмили Грин Болч (ингл. Emily Greene Balch;8 гыйнвар1867 ел,Бостон,Массачусетс,АКШ9 гыйнвар1961 ел) ―америкалы икътисадчы, пацифистка,1946 елдаТынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Биография

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Эмили Грин Болч данлыклы адвокат һәм педагог Фрәнсис Вернье Болчның гаиләсендә икенче бала булып, 1867 елның 8 гыйнварында Бостонда дөньяга килә.1889 елда ул Брин Мар колледжын тәмамлый һәм аннары ике елПарижда,Сорбоннада белем ала. Бу уку дәверендә улФранциянең ярлы катлауларына ярдәм итүгә багышланган тикшеренүен тәкъдим итә. АКШка кайткач, ул укуынҺарвард университетында һәмЧикаго университетында дәвам итә. Белем алуын ул1896 елдаБерлин университетында тәмамлый.

Шул ук елны Болч Уэллсли колледжында укыта башлый, һәм1913 елда шул белем бирү йортында аңа икътисад һәм социология профессоры дәрәҗәсе бирелә. Эмили Грин Болч яхшы мөгаллим була һәм студентлар арасында ул бәян итүенең җиңел аңлашылуы, тормыш тәҗрибәсенең тирәнлеге, дәртлелеге һәм мескеннәргә ярдәм итүе белән дан казана. Болч хатын-кызларга сайлау хокукы бирү өчен; расалар тигезлеге өчен; балалар хезмәте өстендә катгый контроль һәм эшчеләргә хезмәт хакын арттыру өчен хәрәкәтләрнең актив катнашучысы була.1910 елда аның АКШтагы славян иммигрантларына багышланган «Our Slavic Felow-Citizens» дигән тикшеренүе нәшер ителә.

1915 елда Болч Америка делегациясе составындаГаагадагы Халыкара хатын-кызлар конгрессында катнаша.1918 елдан1922 елгача Эмили Грин Болч Тынычлык һәм ирек өчен Халыкара хатын-кызлар лигасының сәркатип-казначысы итеп билгеләнә.1926 елда ул оккупациядәгеГаитидагы социаль шартларны өйрәнә һәм Америка хөкүмтенә гаскәрләрен чыгарып, җирле халыкка җирне шәхси милек итеп тапшырырга тәкъдим итә.Икенче бөтендөнья сугышы елларында ул качакларга ярдәм итүдә катнаша.1941 елдаПерл-Харборга һөҗүм итү Болчның АКШ нейтралитетына карата фикерен үзгәртә һәм ул иленең сугышка керүен хуплый.Хиросима һәм Нагасакига атом һөҗүме ясалгач, ул атом-төш коралын тыю кирәклеге турында белдерә.

1946 елда Джон Мотт белән бергә, улТынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.

Эмили Грин Болч1961 елның9 гыйнварында 95 яшендә вафат була.

Сылтамалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Эмили Болч
башка проектларда:
Викиҗыентыктагы медиафайллар?


к·б·ү
1926-1950 еллардаТынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
  1. 1,01,1Find A Grave — 1996.
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Эмили_Болч&oldid=4117688
Төркемнәр:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp