Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Шотландия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шотландия latin yazuında])
Шотландия
Илтамга
БашкалаЭдинбург
Халык саны5 404 700 (2016, бәя) Edit this on Wikidata
Сәгать кушагыUTC±00:00,UTC+01:00
Рәсми телинглиз теле,гэль теле,скотс теле
География
ИҖББөекбритания
Мәйдан78,782км²
Координатлар57°N 5°W Edit this on Wikidata
Cod SYGS92000003 Edit this on Wikidata
GB-SCT Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исемеБөекбритания патшасы
Дәүләт башлыгыIII Карл
Башлык исемеШотландия беренче министры
Хөкүмәт башлыгыДжон Суинни
Карта
Икътисад
Акча берәмлегестерлинг фунты
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Телефон коды+44

Шотла́ндия (ингл./ингл.-шотл.Scotland,гэль.Alba) —1707 елга кадәр төньякЕвропадагы бәйсез дәүләт, хәзерге вакыттаБөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлеген тәшкил итүче илләр арасында иң киң автономиягә ия булганы (үзпарламенты,хокук системасы,чиркәве һ.б. бар).

ШотландияБөекбританиянең төньяк өлешен алып тора һәм көньяктаАнглия белән чиктәш.

Шотландиянең башкаласы —Эдинбург.

Тарих

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Төп мәкалә:Шотландия тарихы

Галимнәр фаразы буенча, Шотландиядә беренче кешеләр якынча 8 мең ел элек килеп чыга. Беренче даими тораклар 6 мең ел элек барлыкка килә. Язма тарихы хәзергеАнглия һәмВелсныңРим империясе тарафыннан яулап алынуы белән башлана. ШотландияРим империясе составына керми, анда азатпикт һәмгэль кабтләләре яши. Римлыларның китүеннән соң алар берничә корольлеккә, шул исәптәнДал Риада корольлегенә дә нигез салалар. ЛәкинШотландия корольлегенең башлангычын843 елдаКеннет Макальпинның скотлар һәм пиктларның берләшкән дәүләтенең короле булуы белән бәйлиләр.

Скара-Брей,Скейл култыгында урнашканнеолитик торак пункт.

Киләсе берничә гасыр эчендә Шотландия бүгенге чикләренә кадәр ирешә. Анда шул ук вакытта таркаулык сизелә, ләкин ул үз бәйсезлеген саклап килә һәм1018 елда Шотландия королеМалкольм IIНортумбриянеКарем янындагы сугышта тар-мар итә.

XIII гасыр ахырына кадәр Шотландия чагыштырмача тыныч яши.1296 елдаАнглия королеЭдуард I Спотсмур янындагы сугышта буйсынырга теләмәгән Шотландия гаскәрен тар-мар итә һәм бөтен илне яулап ала. КорольИоанна I Баллиол буйсынырга һәм корольлектән баш тартырга мәҗбүр була.Эдуард I үзен Шотландия короле буларак игълан итә.

Бәйсезлеген югалткан шотландиялеләр1297 елдаУильям Уоллес һәмЭндрю Моррей җитәкчелегендә баш күтәрәләр.Стерлинг күперендәге сугышта инглиз гаскәре җиңелә[1].Эндрю Моррей сугышта алган җәрәхәтләрдән вафат була. Шотландия инглиз гаскәрләреннән азат ителә[1].

Эдуард I1298 елда яңадан Шотландиягә гаскәр белән керә һәмФолкерк сугышында шотландиялеләрне тар-мар итә[1].1305 елдаУильям Уоллес бер рыцарьның хыянәте нәтиҗәсендә инглизләр кулына эләгә һәм җәзалап үтерелә.

Фолкерк сугышыннан соң бәйсезлек сугышыРоберт I Брюс (1306 елның25 мартында Шотландия короле дип игълан ителә) җитәкчелегендә дәвам итә.1314 елда инглизләр тулысынча тар-мар ителә. Роберт Брюс үлеменнән соң яңадан король урыны өчен көрәш башлана. Нәтиҗәдә1371 елның26 мартындаСконеда король буларакРоберт II игълан ителә. Якынча 300 ел дәвам иткәнСтюартлар идарәсе дәвере башлана[2][3].

Урта гасырларның ахырында Шотландия ике мәдәни өлешкә бүленгән була: үзәнлекләрдә яшәүче һәм аралашу өченинглиз-шотланд телен кулланучылар; тауларда яшәүче һәмшотланд (гэль) телендә аралашучылар[3][4]. Тауларда шотланд клан системасы барлыкка килә.

1707 елда, «Уния турында Акт» кабул ителгәннән соң, Шотландия бәйсезлеген югалта.

2014 елның 18 сентябрендә Шотландиядә бәйсезлек мәсьәләсе турында референдум уздырылган, тавыш бирүчеләрнең 55% өлеше бәйсезлеккә каршы тавыш биргән[5].

Административ бүленеш

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

1996 елдаБөекбритания Парламенты карары буенчаШотландия 32 өлкәгә бүленә.

  1. Әбердиншир
  2. Әбердин
  3. Көнчыгыш Эйршир
  4. Төньяк Эйршир
  5. Көньяк Эйршир
  6. Ангус
  7. Аргайл һәм Бьют
  8. Тышкы Һебридлар
  9. Глазго
  10. Көнчыгыш Дамбартоншир
  11. Көнбатыш Дамбартоншир
  12. Дамфрис һәм Галлоуэй
  13. Данди
  14. Инверклайд
  15. Клакманнаншир
  16. Төньяк Ланаркшир
  17. Көньяк Ланаркшир
  18. Көнчыгыш Лотиан
  19. Көнбатыш Лотиан
  20. Мидлотиан
  21. Морей
  22. Оркней утраулары
  23. Перт һәм Кинросс
  24. Ренфрушир
  25. Көнчыгыш Ренфрушир
  26. Стерлинг
  27. Файф
  28. Фолкерк
  29. Хайленд
  30. Шетленд утраулары
  31. Шотланд чикләре
  32. Эдинбург


Географик мәгълүмат

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Шотландия территориясеБөекбритания утравының төньягында өчтән бер өлешен һәм якындагы утрауларны (Һебрид,Оркней һәмШетланд утраулары) үз эченә ала. Шотландия мәйданы — 78 772 км², яр сызыгы озынлыгы — 9 911 км. Көньяк-көнбатышта 30 км ераклыктаИрландия,утравы урнашкан. ТөньяктаФарер утраулары һәмИсландия ята.

Көнбатыш ярынАтлантик океан юа, көнчыгышта —Төньяк диңгез. Шотландиянең көнбатыш һәм көнчыгыш ярлары шулай ук күренеклеЛох-Несс күлен үз эченә алучыКаледония каналы ярдәмендә тоташтырылган.

Климат

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Климат океаник уртача.Гольфстрим агымы аркасында Шотландиядә шул ук киңлектә урнашкан башка Европа илләре белән чагыштырганда (мәсәлән,Норвегия) җылырак, ләкин Британиянең башка өлкәләренә карата салкынрак. Җирнең өслеге тигез булмаганга һава тотрыксызлыгы белән аерыла. Регионга көньк-көнбатышҗил хас. Ярларда һәм утрауларда еш кына каты җилләр һәм давыллар була. Иң салкын гыйнвар һәм февраль айларында уртача температура 5—7 °C тәшкил итә. Иң җылы июль һәм август айларында — 19 °C.

Икътисад

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Төньяк диңгездәге нефть чыгару җайланмасы

Глазго шәһәрендәкораб төзүче верфь бар. Шотландиядә нефть, күмер чыгарыла, авыр сәнәгать зур үсеш алган (шул исәптәнкорыч сәнәгате дә).

Халык

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

2001 елгы исәп буенча Шотландиядә 5 062 011 кеше яшәгән.2007 елда халык саны 5 144 200 кешегә кадәр җитә. Аларның 88% — этник шотландлар, 8% — инглизләр, ирландиялеләр һәм велслеләр, 4% — калганнар.

Диннәр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Дингә ышанучы халыкның күпчелегеШотландия чиркәве вәкилләре.

Ислам
Һинд дине
2001 ел халык исәбе нәтиҗәләре түбәндәгечә:
ДинХалыкның өлеше
Шотландия чиркәве42 %
Атеистлар28 %
Католик чиркәү16 %
Башка христиан чиркәүләре7 %
Җавапсыз5 %
Ислам0.8 %
Буддизм0.1 %
Сикхизм0.1 %
Иудаизм0.1 %
Индуизм0.1 %
Башка диннәр0.5 %

Мәдәният

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Шотландиядә күп борынгы гореф-гадәтләр сакланып калган.

Музыка

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Иң күренекле шотланд уен коралы —сорнай.

Шотланд биюләре арасында шотланд бал биюләре һәм аерым башкарылган «хайланд» киң таралган.

Әдәбият

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Шотланд әдәбиятының бай тарихы бар. Үз жанрларында классик әсәрләр буларакРоберт Бернс һәмВальтер Скотт,Роберт Льюис Стивенсон һәмДжеймс Хогг әсәрләре санала.

Шотланд әдәбияты үз эченә хәзерге Шотландиядә кайчан да булса кулланылган (инглиз,шотланд (гэль),скотс,бретон,француз,латин телләре) телләрдәге әдәбиятны ала.

Кайбер танылган шотланд язучылары:

Милли символлар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Шайтан таягы — Шотландиянең милли символы.

Андрей хавари (апостол) Шотландиянең яклаучысы буларак санала. Шотландиянең байрагы зәңгәр-күк фондагы Андрейхачыннан гыйбарәт. Милли уен коралы — волынка.Шайтан таягы Шотландиянең ярымрәсми символы дип санала.

Искәрмәләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
  1. 1,01,11,2Scotland Regained, 1297-1328. nationalarchives.gov.uk.
  2. Barrow, Geoffrey W.S. Robert Bruce and the community of the realm of Scotland. — Edinburgh: Edinburgh University Press, 1988. — 421 с. —ISBN 0852246048.
  3. 3,03,1Grant, Alexander. Independence and nationhood : Scotland, 1306-1469. — Edinburgh: Edinburgh University Press, 1993. — С. 3—57. — 248 с. —ISBN 0748602739.
  4. Wormald, Jenny. Court, kirk and community : Scotland, 1470-1625. — Toronto: University of Toronto Press, 1981. — 216 с. —ISBN 0802024416.
  5. http://volg.rbc.ru/volg_freenews/19/09/2014/950103.shtml(үле+сылтама)(үле сылтама)
⚙️ 
  Тематик сайтлар
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Норматив контроль
GND4053233-1 ·LCCNn79123936 ·NDL00571670 ·NKCge130825 ·SUDOC027261050 ·VIAF134799371
Бу мәкалә Татар Википедиясенеңяхшы мәкаләләр рәтенә керә.
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Шотландия&oldid=4163603
Төркемнәр:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp