Шор теле (рус. шо́рский язы́к,шор.шор тили, тадар тили) —шор халкы теле,РоссиянеңКемерово өлкәсендә киң таралган — күбесенчә,Алтай тауларының төньяк итәгендә, Кузнецк Алатавында, Томь елгасы һәм аның кушылдыклары буенда,Хакасия һәмАлтай Республикасы чигендә.Шор телендә сөйләшеүчеләр саны — 6 меңнән артык кеше (2002, халык исәбе).Төрки телләрнең төньяк-көнчыгыш төркөмехакас төркемчәсенә карый.
Икедиалектлы: мрас, йәки «з» белән сөйләшелгәне әдәби тел нигезендә ята ( 20-30-ынчы елларда функцияләгән), икенчесе - кондом, «й-диалект»; анысы үз чиратында берничә сөйләшкә бүленгән. Мрас диалекты - хакас, ә кондом — төньяк алтай сөйләшенә карый.
Шор имләсе1927 елданурыс алфавитына нигезләнгән булган, соңрак,1929—1938 елларда —латин графикасы нигезендә эшләнгән булган.1938 елдакириллица нигезендә яңа алфавит төзелә.1885 елдамиссионерлар чыгарганәлифба билгеле.Хәзерге шор алфавиты:
| А а | Б б | В в | Г г | Ғ ғ | Д д | Е е |
| Ё ё | Ж ж | З з | И и | Й й | К к | Қ қ |
| Л л | М м | Н н | Ң ң | О о | Ӧ ӧ | П п |
| Р р | С с | Т т | У у | Ӱ ӱ | Ф ф | Х х |
| Ц ц | Ч ч | Ш ш | Щ щ | Ъ ъ | Ы ы | Ь ь |
| Э э | Ю ю | Я я |
Шорфонетикасында 16сузык һәм 25тартыкфонема. Сузыклар озын һәм кыска әйтелешле: кыска (а, э/е, ы, и, ӧ, ӱ, о, у) һәм озын (аа, ээ/ее, ыы, ии, ӧӧ, ӱӱ, оо, уу).Басым көч салып әйтелә. Сузыклар гармониясе күзәтелә.
| Алгы рәт | Арткы |
|---|
| Ябык | и [i] ии [iː] ӱ [y] ӱӱ [yː] | ы [ɯ] ыы [ɯː] | у [u] уу [uː] |
|---|
| Урта | e [e] ee [eː] ö [ø] öö [øː] | | o [o] oo [oː] |
|---|
| Ачык | | a [a] aa [aː] | |
|---|
[1]
Иҗекләрнең ачыгы да (V, CV), ябыгы да (VC, CVC, VCC, CVCC) очрый. Урыс теленнән үзләштерелгәннәрендә бөтен төре дә булуы мөмкин.
Түбәндәге грамматик сүз төркемнәре бар: исемнәр (исем сүзләрне (существительное), сыйфат сүзләр, рәвешләр, саннар, алмашлыклар, ымлыкларны кертә, фигыльләр (алардан чыгарылган гамәл исемнәре — сыйфат фигыльләр һәм хәл фигыльләр белән), хезмәт сөйләм берәмлекләре (кисәкчәләр, модаль сүзләр, бәйлекләр һәм теркәгечләр). Аерым сөйләм берәмлекләре арасына чикләр шартлы.Башка төрки телләрдәге кебек, юкрод (җенес) категориясе, сыйныф, җанлы-җансызга бүлү юк. Сан категориясе бар. Күплек аффикслары (-лар/-лер,-нар/-нер,-тар/-тер) исемнәргә, фигыльләргә, 3-че зат төрләнә торган исемнәргә кушыла.Җидекилеш бар[2]
- Кемерово дәүләт университетының Новокузнецктагы институтында (филиал) укытучылар әзерләнә[3][4]
Шор телендәЧиспияков Фёдор Степанович иҗат иткән (1906—1978)
- Амзоров М. П. Грамматика шорского языка. Новокузнецк, 1992.
- Дыренкова Н. П. Грамматика шорского языка. М.:Л., 1941.
- Курпешко-Таннаташева Н. Н., Апонькин Ф. Я. Шорско-русский и русско-шорский словарь. Кемерово 1993.