Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Франция

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Франция latin yazuında])
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өченФранция (мәгънәләр) битенә күчегез.
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağıigezäge bar.
Франция
Байрак
Илтамга
ШигарьLiberté, égalité, fraternité Edit this on Wikidata
БашкалаПариж
Халык саны68 605 616 (халык санын бәяләү, 2025) Edit this on Wikidata
Нигезләнгәнавгуст 843, 481, 18 май 1804 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагыUTC+01:00
Рәсми телфранцуз теле
Nifer a laddwyd593 865 Edit this on Wikidata
География
Мәйдан643,801км²
Координатлар47°N 2°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органыФранция милли мәҗлесе
Дәүләт башлыгыЭммануел Макрон
Башлык исемеФранция премьер-министры
Хөкүмәт башлыгыЖан Кастекс,Элизабет Борн,Габриэль Атталь,Мишель Барнье,Франсуа Байру
0°0′0″N 0°0′0″E
Икътисад
ТЭП$2 957 880 million (2021), $2 782 905 million (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлегеевро, Тын океан франсуз франкы
Эшсезлек дәрәҗәсе10% (2014)[1]
Туу күрсәткече1.99 (2014)[2]
КПҮИ0.903 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы82ел (2022)
Пенсия яше62 яшь
Джини коэффициенты32.4 (2018)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягыуң
Челтәр көчәнеше230вольт, 400вольт
Телефон коды+33
ISO 3166-1 кодыFR[5]
ХОК кодыFRA
Интернет домены.fr

Франция (фр. France[fʁɑ̃s],иске тат.فرانسە/فرانسا,Франсә/Франция, Фәрәнсә[6]), рәсми атамасыФранция Җөмһүрияте (République française) —Көнбатыш Европада урнашкандәүләт. Башкала —Париж каласы. Ил исеме борынгы герман кабиләсе исеменнән килә —франклар. Зурлыгы буенча Европада өченче ил, Европадан башка Франциянең диңгез арты җирләре Көньяк Америкада һәм Африкада урын алган.

Франция атом-төш коралына ия булган ил,Европа берлеген оештырган илләрнең берсе,НАТО әгъзасы.БМОныңИминлек шурасының биш даими әгъзаларның берсе. Дөнья сәясәтендә Франция иң актив илләрнең берсе. БиредәЮНЕСКО,Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы,Интерпол кебек оешмаларның штаб-фатирлары урнаша.

Франция халкының саны — 65 595 620 кеше (2017 елга фараз[7]), диңгез арты җирләре белән бергә исәпләгәндә — 66 991 000 кеше. Аларның 90 %-ы — Франция ватандашлары. Халыкның 45 %-ы теге яки бу дин тарафдары булмавын белдерә, 45 %-ы —католиклар. Илдә мөселманнар саны арта бара, 2015 елда "Le Monde" басмасы исәпләве буенча, Франция халкының 8 %-ы —мөселманнар[8].

Франция —президентлыунитарреспублика. Илнең төп кануны —1958 елда кабул ителгән конституция. Канун чыгару органы — икепалаталы парламент (Сенат һәм Милли җыен).

Географик мәгълүмат

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Франция: галәмнән күренеш

Франциянең күпчелек өлешеКөнбатыш Европада урнаша. Коры җир буенча ул төньяк-көнчыгыштаБельгия,Люксембург һәмАлмания белән, көнчыгыштаАлмания һәмШвейцария белән, көньяк-көнчыгыштаМонако һәмИталия белән, көньяк-көнбатышта исәИспания һәмАндорра белән чиктәш. Көнбатышта һәм төньякта ил территориясеАтлантик океан (Бискай култыгы һәмЛа-Манш бугазы), көньяктаУрта диңгез тарафыннан юыла. Франциянең диңгез буе чикләре 5500 километр тәшкил итә.

Илнең гомуми мәйданы 547 мең км² (буйсынган территорияләр белән 643,4 мең км²). ФранцияКөнбатыш Европаның иң зур дәүләте булып тора, улЕвропа Берлеге җиренең якынча биштән бер өлешен тәшкил итә, зур диңгез киңлекләренә ия. Европа өлешеннән тыш, Франция составына шулай укУрта диңгездә урнашканКорсика утравы һәм егермедән артык диңгез арты җирләре керә. Алар арасындаГваделупа,Мартиника,Гвиана,Реюньон,Майотта кебек департаментлар;Сен-Мартен,Сен-Бартельми,Француз Полинезиясе кебек диңгез арты җәмгыятьләре;Яңа Каледония кебек махсус статуслы берәмлекләр дә бар.

Илнең иң биек ноктасы —Монблан тавы (диңгез дәрәҗәсеннән 4810 м биеклек), иң түбән ноктасы —Рона елгасы дельтасы (диңгез дәрәҗәсеннән 2 м түбән). Иң озын елагалар:Луара (1020 км),Рона (812 км),Сена (775 км),Гаронна (650 км). Урманнар ил территориясенең 27 %-ын били.

Рельеф

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Монблан — Франциянең иң биек ноктасы,Альп тауларына керә

Илнең төньягы һәм көнбатышында нигездә тигезлекләр һәм калкулыклар урын ала. Үзәк һәм көнчыгыш районнарда урта биеклектәге таулар урнаша (Үзәк массив, Вогез, Юра). Луара, Гаронна һәм Рона елга бассейннары арасында урнашкан Үзәк массив борынгы герцен тауларының җимерелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән эре массив тәшкил итә. Илнең иң биек таулары —Альплар,Испания белән чиктәПиренеи таулары сузыла. Тау битләрендәге альп һәм субальп болыннары җәйге көтүлек итеп файдаланыла.

Франциянең тау массивларыАльп чорында күтәрелгән, йомшак тау породалары бөрмәләргә йомарландырылган, каты тау породалары исә ярыклар һәм сынулар белән капланган. Бу ярыклы җирләрдә тирән эретелгән породалар күтәрелгән, буянартау атылуы белән бергә барган. Бүгенге көндә әлеге янартаулар активлыгын югалткан. Шуңа карамастан, массив өслегендә күп кенә сүнгән янартаулар һәм башка янартау формалы рельеф сакланган.

Очлы башлы түбәләр, кыялар, кар һәм бозлыклар патшалыгы булган биек таулар — бөтен дөньяга танылган туризм һәм альпинизм районнары[9].

Климат

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Франциянең кыйтга өлешендә климат уртача диңгезле, көньякта субтропик. Җәй көннәре гадәттә эссе һәм коры, июль аенда уртача температура + 23-25 градусны тәшкил итә. Шул вакытта гыйнвар аенда исә уртача температура + 7-8. Кыш көннәре өчен яңгырлар табигый.

Сена елгасы,Париж

Атлантик океан йогынтысы көнбатышта ныграк сизелә. Монда болытлы көннәр еш була, океан җиле хөкем сөрә.Урта диңгез буенда исә җәй эссе һәм коры, кыш җылы һәм дымлы була. Биредә зур курорт районы урнашкан.

Явым-төшем саны якынча 600—1000 мм. Таулы районнарда бу күрсәткеч 2000 мм-дан да югарырак булырга мөмкин.

Флора һәм фауна

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Бүгенге көндә урманнар ил территориясенең 27 %-ын били, алар нигездә Альп тауларында сакланып калган. Франция табигатен кеше нык үзгәрткән, илнең көньягында янгыннардан урманнар нык зыян күргән. Урта диңгез буйларындагы кыргый үсемлекләрне кеше үстергән үсемлекләр алмаштырган. Илнең төньяк һәм көнбатыш районнарындачикләвек куаклыгы,каен,имән,бөке агачы,чыршы кебек агачлар үсә. Урта диңгез буенда —пальмалар һәмцитрус агачлары.

Терлек арасындаболаннар һәмтөлкеләрне аерып була. Альп төбәгендәкыр кәҗәләре яши, урман эчләрендә кыргый кабаннар сакланган. Франциядә күп санлы кош төрләре яши. Рептилияләр сирәк очрый, елланнар арасында бары тик бер агулы елан бар —кара елан. Диңгезләрдә күпсанлы балык төрләре яши: тәрәч балыгы, тунец, сельдь, скумбрия, камбала һ.б.

Франциянең милли парклар системасы тугыз парктан тора, алар илнең Европа өлешендә һәм диңгез арты җирләрдә урнашкан. Алар ил җиренең 2 %-ын тәшкил итә, елына паркларга 7 миллион кеше килә. Парклар Франциянең Милли парклар идарәсе тарафыннан идарә ителә. Иң зур паркМеркантур дип атала, анда 2 меңгә якын үсемлек үсә, алар арасында 200ләп үсемлек - юкка чыга торган үсемлекләр исемлегенә керә, 25 үсемлек - эндемиклар.

Тарих

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Төп мәкалә:Франция тарихы

Борынгы Франция

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Ласко мәгарәсендә кыя рәсеме

Б.э.к. 6—5 гасырларда Франция территориясенең зур өлешендә кельт кабиләләре (римллылар аларныгаллар, дәүләтнеГаллия дип атаганнар) яшәгән. Безнең эрага кадәр 600 елда Фокиядән килгән греклар Урта диңгез ярында Массалия колониясенә нигез салалар, хәзер буМарсель шәһәре, шулай итеп ул Франциянең иң борынгы шәһәре булып тора. Якынча шул ук чорда күп кенә кельт кабиләләре хәзерге Франциянең төньяк өлешенә керә, ләкин аларның бу җирләрдә таралуы безнең эрага кадәр 5 һәм 3 гасырларда урын ала.

Б.э.к. 2 гасыр азагы — 1 гасыр утрасында Галлияне римлылар басып алганнар. Б.э. 2—4 гасырларда халык арасындахристианлык таралган, романлаштыру нәтиҗәсендәлатыйн теле кельт телләрне кысрыклап чыгарды. Римлылар баш күтәрүне булдырмас өчен җирле халыкны миграциягә мәҗбүр иткән, галлар төрле җирләргә таралган, вакыт узу белән алар Рим җәмгыятенә интеграцияләнгән.

Франк патшалыгы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Бөек Карлны тәхеткә утырту

3—6 гасырларда Галлияне алман кабиләләре (вестготлар,бургундлар,франклар) басып алганнар һәм аның территориясендә берничә дәүләтне хасил иткәннәр. Алар арасында иң зурысы Франк дәүләте булган ("Франция"франклар исеменнән килеп чыккан). Каролинглар кодрәте Пипин патшасының улы Бөек Карл идарәсе вакытында иң көчле чорын кичерә. 771 елда Карл франк доменнарын берләштерә, Төньяк Италиядә Лангобардларны тар-мар итә (774), дәүләткә Баварияне куша (788), мөселман Испаниясе белән чикне көньякка, Барселонага кадәр күчерә (801), үзенә Түбән Саксонияне куша (804).

Каролинглар империясенең таркалуы (843) нәтиҗәсендә Көнбатыш Франк корольлыгы барлыкка килгән. 10 гасырдан дәүләтФранция дип атала башлаган.

Урта гасырлар һәм Яңа вакыт

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Урта гасыр чорында Франция озак вакыт дәвамында көчсезләнгән һәм таркау булган. Патшаның хакимияте күбрәк административ түгел, дини көчкә ия булган. 11 гасырда кенәзләр хакимияте нык көчәйгән, Нормандия, Фландрия, Лангедок табигате буенча аерым патшалыкларга әйләнгән.

Король хакимияте кискен көчезләнгән.IX гасырдавикинглар Франциягә даими рәвештә һөҗүм итеп торалар, 911 елда алар Нормандия һерцоглыгына нигез сала.X гасырның азагында Франция ике дистә һерцоглыкка бүленгән булган, король хакмияте номиналь генә булып калган.987 елда Капетинглар династиясе хакимияткә килә. Капетинглар хакимлегетәре яулары, Францянең үзендә дини сугышлар, беренче парламент (Генераль штатлар) чакыру һәмАвиньон әсирлеге белән игътибарга лаек.

Франция белән Англия арасында булганЙөз еллык сугыш (1337—1453) нәтиҗәсендә эшләп чыгару һәм сәүдә кискен кимәйгән, халык массаларының әхвале авырайган, Жакерия (1358) һ.б. халык күтәрелешләр булып үткән. 15 гасырның икенче яртысында Франция икътисады аякка баскан, король хакимияте ныгый барган.

1477 елда Карл Кыю вафат булуы белән, Франция һәм Габсбурглар Бургунд җирләрен бүлүнең озак процессын башлап җибәргән, бу берничә сугышка китергән. 1532 елдаБретань Француз патшалыгына кертелә. 16—17 гасырлардан икътисади үсеш дәвере башланган. Тарихчылар 1475-1630 еллар аралыгын "Гүзәл 16 йөзьеллык" дип атый, нәкъ бу чорда илгә тынычлык, үсеш һәм оптимизм тарала, кеше саны арта. Париж шәһәре чәчәк ата, аның халкы 1550 елга 200 меңгә җитә.

Дәүләт төзелеше

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Франция президентыЭммануэль Макрон хатыны Брижит Макрон белән

Франция —президентлыунитарреспублика. Илнең төп кануны —1958 елның 4 октябрендә кабул ителгән конституция. Ул Бишенче республиканың хакимият оешмаларының эшчәнлеген билгели, президент-парламентлы идарә итү формасын раслый. Конституциянең кайбер маддәләре берничә тапкыр үзгәртелгән. Франциядә 9 әгъзадан торган Конституцион шура бар, ул сайлауларны дөрес оештыру, кануннарның конституциягә туры килүен күзәтеп бара.

Ил башлыгы булып президент тора. 1965 елдан башлап Франция президентын туры халык сайлавы ярдәмендә билгелиләр. 2002 елга кадәр президент вәкаләтләре 7 ел дәвам иткән, хәзерге вакытта президент 5 еллык мөддәткә сайлана. Президент киң вәкаләтләрдән тыш конституция үтәлешен контрольдә тота, илнең милли бәйсезлеге, территориаль бөтенлеге һәм халыкара нормалар үтәлеше гаранты булып тора. Президент ПариждагыЕлисей сараендә яши. 2017 елның 14 маенда Франция президенты вазифасынаЭмманюэл Макрон кереште[10].

Президент премьер-министрны билгели. Премьер-министр эчке һәм икътисади сәясәт өчен җавап бирә, хөкүмәт эшчәнлеге өчен җавап тота. Парламентның теләсә кайсы вакытта хөкүмәткә ышанычсызлык вотумын белдерү мөмкинлеге бар. Гадәттә, премьер-министр парламентта күпчелекне тәшкил иткән фирканең вәкиле булып тора. Премьер-министр Милли җыенда кануннар кабул итүне тәкъдим итә һәм үзе аларның үтәлешен контрольдә тота. Ул милли саклану өчен җавап бирә. Президент юклыгында ул аның вазифаларын үти. 2017 елның 15 маеннан 2020 елның 3 июленә кадәр Франция хөкүмәтенЭдуард Филипп, 2020 елның 3 июленнәнЖан Кастекс җитәкли[11].

Милли җыен җыелган Бурбон сарае, Париж

Франциядә канун чыгару органы — икепалаталы парламент. Ул ике өлештән тора: Сенат һәм Милли җыен. Республика Сенаты туры булмаган гомум сайлау нәтиҗәсендә сайлана, анда 348 сенатор әгъзалык кыла. 305 сенатор метрополияне тәкъдим итсә, 8 сенатор - диңгез арты җирләре, 5 - Француз җәмгыятьләре вәкилләре, 12 - чит илләрдә яшәүче француз ватандашлары вәкилләре. Сенаторлар 6 еллык мөддәткә сайлана (2003 елга кадәр - 9 елга).

Милли җыен депутатлары туры гомум сайлау нәтиҗәсендә 5 елга сайлана. Милли җыенда 577 әгъза, аларның 555 - метрополия вәкилләре, 22 - диңгез арты җирләрен вәкиллек итә. Милли җыен кануннар чыгару белән шөгыльләнә, ул шулай ук хөкүмәт эшчәнлеген контроль итә. Сенат белән килешмәү очрагында ахыргы карарны Милли Җыен кабул итә.

Халыкара элемтәләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Сәясәт

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Халык

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Париж

Марсель
УрынШәһәрТөбәкХалык саныУрынШәһәрТөбәкХалык саны
Лион

Тулуза
1ПарижИл-де-Франс2,243,83311РеннБретань207,178
2МарсельПрованс — Альплар — Зәңгәр Яр850,72612РеймсШампань — Арденнар179,992
3ЛионРона — Альплар484,34413ҺаврЮгары Нормандия175,497
4ТулузаКөньяк — Пиренейлар441,80214Сент-ЭтьенРона — Альплар171,260
5НиццаПрованс — Альплар — Зәңгәр Яр343,30415ТулонПрованс — Альплар — Зәңгәр Яр164,532
6НантЛуара җире284,97016ГренобльРона — Альплар155,637
7СтрасбургЭльзас271,78217ДижонБургундия151,212
8МонпельеЛангедок — Руссильон257,35118АнжерЛуара җире147,571
9БордоАквитания239,15719ВилербанРона — Альплар145,150
10ЛилльНор — Па-де-Кале227,56020Сен-ДениРеюньон145,022
2010 ел


Административ бүленеш

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Франциянең диңгезарты биләмәләре
Франция төбәкләре

Франция 27 төбәккә бүленә; шуларның 21е Европа кыйтгасына, 1 — Корсика утравында урнашкан һәм калган бишесе — диңгезарты төбәкләр (ГваделупаМартиникаГвианаРеюньонМайотта). Франция төбәкләре юридик автономиягә ия түгел, ләкин аларның үзсалымнарны гамәлгә кертү һәм бюджетны раслау хокукы бар.

27 төбәк 101 департаментка, 342 бүлгегә һәм 4039кантонга бүленә.

Шуннан тыш, Француз Җөмһүрияте составына 5 диңгезарты территория (Француз Полинезиясе,Уоллис һәм Футуна утраулары, Сен-Пьер һәм Микелон, Сен-Бартелеми, Сен-Мартен) һәм өч аерым статуслы территория (Яңа Каледония, Клиппертон, Француз Көньяк һәм Антарктик территорияләре) керә.

Мәдәният

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Дин

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Франция — дөньяви ил.1905 елда кабул ителгән канун буенча, «Республика бернинди динне дә танымый, аларга акча тотмый һәм субсидияләми». 1905 елдан башлап бөтен Франция буенча чиркәү һәм дәүләт рәсми рәвештә бүленгән.2004 елда дәүләт мәктәпләрендә дини символика йөртүне тыючы закон кабул ителә.2011 елның 16 сентябрендә Франциядә урамнарданамаз укуны тыю үз көченә керә. Франция законнары дингә мөнәсәбәтне ачыклау буенча сораштыру үткәрүне тыя. Француз статистика институтының (INSEE)2008 елгы тикшеренүләре буенча:католиклар ил халкының 43 % ын,мөселманнар 8 % ын,протестантлар 2 % ын,православие тарафдарлары 1 % ын,яһүд дине тарафдарлары 1 % ын,Һинд дине тарафдарлары 1 % ын,буддизм тарафдарлары 1 % ын тәшкил иткән. 45 % халык бернинди дин тотмый[12] .

Искәрмәләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
  1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
  2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239;ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  3. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; чыгару датасы: 2022.
  4. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
  5. https://www.iso.org/obp/ui/#iso:code:3166:FR;ISO 3166-1; ISO 3166-1 (санлы): 250; өч хәрефле ISO 3166-1 коды: FRA.
  6. https://docviewer.yandex.ru/?lang=tt&name=105.rtf&tm=1519934451&tld=ru&text=фәрәнсә&url=http%3A%2F%2Fold.kpfu.ru%2Ff11%2Fbin_files%2F105.rtf&lr=43&mime=rtf&l10n=ru&sign=e34c2fd3cf116a1bc6498fb2c6c3ec14&keyno=0
  7. Population(фр.) Institut national de la statistique et des études économiques.
  8. Alexandre Pouchard et Samuel Laurent.Quel est le poids de l'islam en France?(фр.) Le Monde (21 janvier 2015).
  9. Материклар һәм океаннар географиясе, 7 сыйныф
  10. Франциянең сайланган президенты Макрон: "Хөрмәт белән һәм яратып хезмәт итәчәкмен"
  11. Назначен новый премьер-министр Франции. msn.com, 03.07.2020(рус.)
  12. Quel est le poids de l'islam en France ?

Сылтамалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Фото, видео һәм аудио
Тематик сайтлар
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Норматив контроль
BIBSYS90292000 ·BNF152383070 ·CiNiiDA00567886 ·GND4018145-5 ·LCCNn79006404 ·LNB000040596 ·NDL00563689 ·NKCge129152 ·NLA35098056 ·PTBNP88710 ·SUDOC026378329 ·VIAF264091107

Моны да карагыз

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
к·б·ү
Франция байрагыФранция темаларда
Кораллы көчләрФән
ТарихГаллияУрта гасырларАбсолютизмБөек француз инкыйлабыБурбоннар реставрациясеӨченче җөмһүриятФранция XX гасырдаФранция байрагы
СәясәтДәүләт төзелешеКонституцияТышкы сәясәтФранция президентыСоциаль сәясәте
CимволларГербФлагГимнФранцуз Җөмһүриятенең символлары
ИкътисадСалымнарВалютаТранспортПочтаТуризм (милли паркларбөтендөнья мирасы)
ГеографияБашкалаИдарә бүленешеДепартаментларыШәһәрләрЕлгаларХалык (французлар) •Диңгез арты биләмәләре (колонияләре)
МәдәниятТелләрМәгарифӘдәбиятМузыкаАрхитектураСпортБәйрәмнәркүхнәКиноТелевидение
ДинКатоликлыкИсламПротестантлык
«Франция» порталы  •  «Франция» проекты
Австрия  •Азәрбайҗан  •Албания  •Алмания  •Андорра  •Әрмәнстан  •Беларусия  •Бельгия  •Болгария  •Босния һәм Герцеговина  •Бөекбритания  •Ватикан  •Маҗарстан  •Греция  •Гөрҗистан  •Дания  •Ирландия  •Исландия  •Испания  •Италия  •Казакъстан  •Кипр  •Латвия  •Литва  •Лихтенштейн  •Люксембург  •Мальта  •Молдавия  •Монако  •Монтенегро  •Нидерландлар  •Норвегия  •Польша  •Португалия  •Румыния  •Россия  •Сан-Марино  •Сербия  •Словакия  •Словения  •Төньяк Македония  •Төркия  •Украина  •Финләндия  •Франция  •Хорватия  •Чехия  •Швейцария  •Швеция  •Эстония

Өлешчә танылган дәүләтләр:Косово


Танылмаган дәүләтләр:Днестр буеДонецк Халык ҖөмһүриятеЛуганск Халык Җөмһүрияте


Буйсынган территориялар:Акротири һәм Декелия •Аланд утраулары •Гернси •Гибралтар •Җерси •Мэн утравы •Фарер утраулары •Шпицберген •Ян-Майен
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Франция&oldid=4360305
Төркемнәр:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp