Фехтование (алман. fechten — сугышу),кылычбазлык[1] — иң борынгыспорт төрләренең берсе.
Фехтование тарихы бик күптәннән башлана. БорынгыҺиндстан халыкларының корал белән күнегүләр принциплары тупланган изге китабы булган.Борынгы Греция һәмРим империясендә фехтовкалау сәнгать төре буларак тамашачы арасында киң таралыш ала. Грекларда салкын корал кулланып көрәшергә өйрәтә торган мәктәпләр дә оештырыла.
Шпага һәмрапира кулланып көрәшү сәнгате буларак фехтовкалауXV гасырдаИспаниядә формалаша. Фехтовкалау тарихы буенча беренче китаплар буларак та Испания мөгаллимнәренең1474 елда язылган хезмәтләре исәпләнелә. Якынча шул ук вакытта Германиядә – фехтовкалау укытучылары корпорациясе, ә Англиядә фехтовкалаучылар ассоциациясе оештырыла. XVI гасыр уртасындаЕвропада фехтовкалау үзәге буларак башта Италия, соңрак Франция исәпләнелә. Франция короле мушкетерларының фехтовкалау осталары буларак даны бөтен Европага тарала. Бу чорда фехтовкалауның дуэль һәм спорт формалары популярлаша.
Спорт төре буларак фехтовкалау1896 елда яңадан уздырыла башлаган беренчеОлимпия уеннары программасына кертелә.Афина шәһәрендә узган Уеннарда ир-ат спортчылар рапира һәм кылыч белән фехтовкалау буенча ярышалар.
 | Фехтование — көндәшеңә сугып, үзең сугулар астына эләкмәү сәнгате. Көндәшеңә һөҗүм ясаган вакытта аның сугуларыннан сакланырга кирәк булу фехтовкалау сәнгатен авыр һәм катлаулы итә, чөнки коралга сулыш өрү өчен күрүче һәм искәртеп торучы күзгә, уйлаучы һәм карар кылучы акылга, гамәлләр кылучы кулга төгәллек һәм тизлек өстәргә кирәк |  |
Казанда урнашкан
Россия Федерациясе Олимпия резервының фехтование мәктәбе1966 елда ачыла.
/
ССРБ вакытында күп санлы атаклы спортсменнар (шул исәптәнОлимпия чемпионнарыНаилә Гыйләҗева(1976),Валентина Никонова(1976),Ольга Князева(1976)) тәрбияләгән бу спорт үзәге[2], бүгенге көндә дә спорт сөюче яшьүсмерләрне үстерүгә зур өлеш кертә. Соңгы арадагы уңышларга килгәндә, тренер Елена Прохорованың[3] 16 яшьлек шәкертеМарта Мартьянова[4]2014 елгы кадетлар арасында дөнья чемпионатында һәмЕвропа кадетлар турнирында беренче урын алды.[5][6]
 | Балалар монда мәктәптән соң килә. Көнгә берничә сәгать, атнага 6 тапкыр күнегүләр оештырыла. Нәтиҗәләргә башкача ирешеп булмый....Акыл куллану таләбе буенча шаһмат беренче булса, без икенче урында.[7] Наилә Гилязева |  |
Бумәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?: