Фермий (лат. Fermium, Fm) —Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 100.Радиоактив трансуран, актиноидлар төркеменә карый.Плутонийдан авыррак башка элементлар кебек, табигатьтә табылмый, бөтен билгеле изотоплары ясалма юл белән алынган.
Фермий элементының символы — Fm (Фермий дип укыла).
Бу трансуран элемент 1953 елда көтмәгәндә диярлек ачылган. 1952 елның ноябрендәТын океан утрауларының берсендәАКШ галимнәре зур масштаблы термотөш шартлатуы («Майк» операциясе) үткәрәләр. Бу шартлау продуктларының кайсыберләре шартлау болыты аша очучы пилотсыз очкычларга куелган кәгазь фильтрлар белән тотыла, калган өлеше шартлау урыны янындагы чокырга төшә. Ике продукт та АКШ-ының берничә лабораториясендә анализланган.Чокырда бик югары молекуляр массадагы уран атомнары табыла, чөнки уран шартлау вакытында шунда ук 17 нейтронга кадәр эләктереп ала[1].
Эниветок атоллында үткәрелгән беренче термотөш шартлавыннан соң калган тузаннан беренче тапкыр фермийны 1952 елның азагында америкалы А. Гиорсо һәм Лос-Аламо лабораториясенең башка галимнәре аерып алган255Fm изотобы рәвешендә алынган.
Исеме Италия-Америка физигыЭнрико Ферми хөрмәтенә бирелгән.
Фермийны циклотронда алу барышында торий,уран якиплутоний ионнары максатларыннеон,кислород якиуглерод ионнары белән нурландырып алалар. Фермий алуның икенче ысулы булып атом реакторындаплутоний,кюрий якикалифорний изотоплары катнашмасы нейтроннары белән нурландыру тора. Иң зур күләмнәрдә, елына 109 атом,257Fm изотобы җитештерәләр[2].Бөтен билгеле фермий изотоплары радиоактив агулы.
Fm атомнарынан максатлар атом физикасында авыррак элементлар алу өчен кулланыла.