Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı
igezäge bar.
Төркия (төр.Türkiye), рәсми атамасыТөркия Җөмһүрияте (төр.Türkiye Cumhuriyeti) —Европа һәмАзиядә урнашкандәүләт.1920-еллар башында,Госман империясе таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килде. Төркиянең күпчелек территориясеКече Азия ярымутравына туры килә,Европада исә кечкенә өлеш урнаша.
Көнчыгышта ТөркияГөрҗистан,Әрмәнстан,Нахчыван автономияле республикасы (Азәрбайҗан) һәмИран; көньякта —Гыйрак һәмСүрия; көнбатыштаГреция һәмБолгария дәүләтләре белән чиктәш. Төркия дүрт диңгез тарафыннан юыла:Кара диңгез,Урта диңгез,Эгей диңгезе һәмМәрмәр диңгезе.
Төркия — борынгы һәм тарихи мәдәниятле демократик, унитар, конституцион җөмһүрият. УлЕвропа шурасы,НАТО,OECD,ОБСЕ кебек оешмаларның әгъзасы.
Төркия исемен (Türkiye)төрек телендә ике өлешкә бүлеп була:Türk, ягъни "төрек", борынгы төрки телдә "көчле" дигәнне аңлата, һәм-iye,гарәб суффиксы."Төркия" исеме иске француз Turquie сүзеннән ,ә бу сүз ,үз чиратында,урта гасырлардагы латин Turchia формасыннан барлыкка килә.
Мәшһүр Троя диварлары
Сөләймания мәчете —Госман империясеннән калган иң мәшһүр архитектур һәйкәлләрнең берсе.
ТарихиЦельсий китапханәсе бинасы
Иң көчле вакытында Госман империясеXVI һәмXVII гасырлар вакытындаГосман империясе 3 кыйтгада урнашкан территорияләрне контроль иткән дөньяның иң көчле мәмләкәте булды. Империя иң көчле кульминацион ноктагаСөләйман I идарәсе вакытында җиткән. Империя озакИзге Рим империясе һәмПольша беләнҮзәк Европа өстендә контроль тоту өчен көрәште[9].
242 ел дәвамлыгындаГосман империясеРоссия белән сугышты, шул сугыш аны нык көченнән чыгарды.20 гасыр башына Госман империясенең кайбер өлешләрендә сепаратистик фикерләр көчәйде. Империя үз территорияләрен югалта башлады.
Алманиянең ярдәмен алу өмете беләнГосман империясе Беренче дөнья сугышында катнаша. Шушы ук чорга нык бәхәсле булганәрмәннәр геноциды туры килә[10][11]. Нәтиҗәдә,Госман империясе сугышта җиңелә һәм дәүләт буларак яшәүдән туктый.
Беренче дөнья сугышында җиңүчеләр имзалаган килешү буенча империя берничә өлешкә бүленергә тиеш була.Греция гаскәрләре Төркия территорияләренә керә. Әлбәттә, бу хәлләр, ягъниИстанбул,Измир һәм башка территорияләрнең басып алынуы төрекләрне тыныч калдыра алмый.Мостафа Кемаль Ататөрек җитәкчелеге астында булган милли хәрәкәт көчләре бәйсезлек өчен көрәш башлый.1922 елның18 сентябрендә дәүләт тулысынча оккупантлардан азат ителә.1923 елның24 июлендә исә Төркиянең чикләрен һәм суверенитетын дөнья җәмәгатьчелеге таный.1923 елның29 октябрендә башкаласыӘнкарада булган яңа Төркия Җөмһүрияте игълан ителә[12]. Аның беренче президентыМостафа Кемаль Ататөрек була.
Ататөрек Төркияне иске империя калдыкларыннан читләштерү өчен күп реформалар үткәрә башлый[12].1925 елның декабрендә ТөркияХиҗри тәкъвимнәнМилади тәкъвименә күчә.1934 елда аңаАтатөрек (төрекләр атасы) исемен бирәләр.1938 елдаМостафа Кемаль Ататөрек вафат була.
Икенче дөнья сугышы вакытында Төркия нейтралитет саклый, ә1945 елда исәБМОга керә.1952 елның18 февралендә ТөркияНАТОда әгъзалык итә башлый.
1974 елның20 июлендә Төркия гаскәрләреКипрга керә. Тугыз елдан соңТөньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте игълан ителә. Әлеге илнең суверенлыгын фәкать Төркия таный[13].
1980 елның12 сентябрендә ТөркиядәКенан Эврен җитәкчелеге астында хәрби инкыйлаб үтә.2003 елның14 мартында Төркия премьер-министры вазыйфасынРәҗәп Таййип Әрдоган үти башлый. Ә2007 елдан президет булып сайланганАбдуллаһ Гөл2009 елдаТатарстанга эшче сәфәр белән килгән иде[14].
Төркия — парламентлы демократик җөмһүрият.1923 елдан башлап, Төркиядә секуляризация, ягъни дәүләтне диннән аеру, процессы барган иде[15].Төркия конституциясе илне үзәкләштерелгән унитар дәүләт булып билгели. Дәүләтнең төп идеологик доктринасы —ататүркчелек.
Төркиядә канун чыгару хокукы берпалаталы парламентка —Төркия Бөек Милли Мәҗлескә бирелгән. Ул дүрт елга (2007 елга кадәр 5 елга) сайланган 550 депутаттан тора. Фиркәләр өчен минималь бусага — 10 %.
Төркия премьер-министрыРәҗәп Таййип ӘрдоганДәүләт башлыгы — Төркия Җөмһүрияте президенты. Аның вәкаләтләре күбрәк церемониаль характерын йөртә. Кануннар үтәлеше артыннан премьер-министр җитәкләгән хөкүмәт карый, ләкин президентның да күп вакәләтләре бар.2007 елның28 августыннан президент вазыйфаларынАбдуллаһ Гөл,2003 елдан премьер-министр вазыйфаларынРәҗәп Эрдоган үти. Хәзер президентны халык биш елга сайлый.
Төркиянең югары мәхкәмәсе — Төркия Конституцион мәхкәмәсе. Ул 11 даими һәм 4 алыштырган әгъзадан тора.
2007 елның21 октябрендә Төркиядә Конституциягә үзгәртүләр кертү буенча референдум узган иде. Төзәтүләр буенча президент халык тарафыннан сайланырга тиеш (элек аны парламент сайлаган иде), Милли Мәҗлескә сайлаулар исә һәр 4 ел үтәргә тиеш.
Хәзерге вакытта Милли Мәҗлестә иң күп урынныИслам диненә якты карашлыАк партия ала.
2017 елның16 апрелендә ил конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча уздырылганреферендум (tr) нәтиҗәләре буенча, Төркия парламент җөмһүриятеннән президент җөмһүриятенә әверелә, ил президенты бер үк вакытта дәүләт башлыгы да, хөкүмәт башлыгы да булып тора. Премьер-министр вазифасы бетерелә.
2018 елның24 июнендәпрезидент сайлаулары парламентсайлаулары (tr) белән бервакытта үткәрелә. Сайлау нәтиҗәләре буенча, илнең президенты итеп, янәдәнРәҗәп Таййип Әрдоган сайлана.
2018 елда Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесенә 600 депутат сайлана.
- «Халык Берлеге» альянсы — 344 депутат (Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе — 295 урын; Милли хәрәкәт фиркасе — 49 урын)
- «Милләт Берлеге» альянсы — 189 депутат (Җөмһүрият халык фиркасе — 146 урын; Яхшы фирка — 43 урын)
- Көрдләр — 67 депутат (Халык демократик фиркасе — 67 урын)[16]
2023 елның 14 маена Төркиядә парламент сайлаулары белән бергәпрезидент сайлаулары планлаштырылган.[17]
İstikläl marşı
(беренче куплет)
Korkma, sönmez bu şafaklarda yüzen al sancak;
Sönmeden yurdumun üstünde tüten en son ocak, tüten en son ocak.
O benim milletimin yıldızıdır, parlayacak;
O benimdir, o benim milletimindir ancak.
Çatma, kurban olayım çehreni ey nazlı hilâl!
Kahraman ırkıma bir gül! Ne bu şiddet bu celâl?
Ne bu şiddet bu celâl?
Sana olmaz dökülen kanlarımız sonra helâl,
Hakkıdır, Hakk'a tapan, milletimin istiklâl!
Истикълал маршы
Курыкма, сүнмәс бу шәфәкъ нурларында ал байрак,
Исән-имин илем өстендә янган иң соңгы учак, янган соңгы учак,
Ул минем милләтемнең йолдызыдыр – балкыячак,
Минем милләтемнең, милләтемнең анчак.
Чытма йөзеңне, зинһар өчен, әй, назлы һилал,
Каһарман халкыма гөл сыман бу шиддәт һәм бу җәләл, бу шиддәт һәм бу җәләл.
Юкса, синең өчен түккән каныбыз булмас хәләл;
Хактыр Хакка табынган милләтемә истикълал!
Гимнның тарихы
“İstikläl Marşı” Төркия Җөмһүриятенең рәсми гимны буларак 1921 елның 12 мартында кабул ителде. Бәйгегә җибәрелгән 724 шигырь арасыннан МиллиМәҗлес Мәһмәт Акиф Эрсой (Mehmet Akif Ersoy) әсәрен сайлап алды. Аңа24 композитор тарафыннан көй тәкъдим ителде. Илдә бәйсезлек өчен көрәш барган шартларда гимн кабул итү өчен махсус шураны 1924 елда гына төзи алдылар, ул Али Рифат Чагатай (Ali Rifat Çağatay) музыкасына өстенлек бирде. Сигез елдан соң көй нык үзгәртелде һәм шуннан бирле ул ил Президенты симфоник оркестры дирижёры Зәки Үнгөр (Zeki Üngör) аранжировкасында башкарыла.
Төркия 82 илгә (элеквиләят сүзе кулланган) бүленә. Һәр ил үз чиратында илчеләргә (районнарга,төр.ilçe) бүленә. Барлыгы Төркиядә 923 район тирәсе исәпләнә.
Районнар харитасыШулай ук ил рәсми булмаган 7 регинга бүленә:
- Эгей регионы
- Кара диңгез регионы
- Үзәк Анатулы регионы
- Көнчыгыш Анатулы регионы
- Мармара регионы
- Урта диңгез регионы
- Көньяк-көнчыгыш Анатулы регионы
Виләят өстендә сәяси идарәне хөкүмәт билгеләнгәнvali үти.
Төркия көнчыгыш ярымшарында урнашкан. Мәйданы 779452 км² тәшкил итә. Төркиянең күпчелек өлеше (97 %)Азиядә урнашкан, 3 %-ты исәЕвропада ята. Төркиянең географик үзенчәнлеге — ике кыйтганы берләштерү, монда борынгы заманнардан иң мөһим юллар үтә.
Көнбатыштан көнчыгышка Төркия 1’600 км-га, көньяктан төньякка исә 600 км-га сузылган. Өч тарафтан дәүләт өчдиңгез тарафыннан юыла:Кара диңгез,Эгей диңгезе һәмУрта диңгез. ТөркиянеңЕвропа һәмАзия өлешләреМәрмәр диңгезе,Босфор һәмДарданелла бугазлары белән аерыла.
Төркия икътисадында 28 %ын сәнәгать, 15 %ын авыл хуҗалыгы, 6 %ын төзелеш, 51 %ын хезмәт күрсәтү (күпчелектә туризм) өлкәләре тәшкил итә.
Уңай яклар: авыл хуҗалыгы тармагы илне тулысынчаазык белән тәэмин итә.1990 елларда икътисадның тиз үсүе күзәтелде.Туризм. Белгечләр күп булуы.АБ белән киң хезмәттәшлек.
Тискәре яклар: гел югары булган инфляция (2004 елда 54,4 %). Таянычлы булмаган иҗтимагый финанс секторы. Дәүләт бюрократиясе. Тигез булмаган хосусыйлаштору.
Дәрвишләр биюе — милли биюТөркиянең күпчелек халкынтөрекләр тәшкил итә. Барлыгы илдә 12 җанисәп үткәрелде.1927 елдан Төркия халкы саны 4,4 тапкыр үсте.2005 елда халык саны 70 миллионны тәшкил итә, тиз үсүче халык саны илнең иң мөһим проблемаларның берсе.
Төркия буенча халык таралышы тигез түгел — халык тыгызлыгыМәрмәр,Эгей һәмКара диңгезләре ярында иң зур. Шәһәрләр арасында исә иң зур халык тыгызлыгыИстанбулда, иң кечкенә исә Хаккәри районында.
Төркиянең дәүләт теле —төрек теле. Аның,татар телендә кебек үк, күп сүзләрегарәп һәмфарсы телләреннән күчте. Үз вакытында алар телнең 80 %ын тәшкил итте.XX гасырга кадәрГосман империясе әдәби теле сөйләмгосман теленнән нык аерылды. Төркия Җөмһүриятен1923 елда нигезләгәннән соң, телнең аурупалаштыру процессы урын алды.
Төркия халкының 99 % ы —мөселманнар, күбесенчәсөнниләр. Күп төрек гореф-гадәтләрешәригать кануннарына нигезләнгән.
Төркиядә дин дәүләттән закон нигезендә аерылган һәм дин тоту иреге илнең һәр кешесенә гарантияләнгән.Төркия — дөньяда ислам дине дәүләттән аерылган икенче ил (Азәрбайҗаннан кала). Бу хәл 1928 елда була һәмМостафа Кемаль Ататөрек реформалары аркасында Конституциягә илдә дөньявилык принцибы кертелә.
Төркиядә төрлехристиан чиркәүләренең 321 җәмгыяте теркәлгән. Христиан җәмгыятьләре КонстантинопольПравославие патриархатының 90 мәхәлләсен (75 — Истанбулда, 8 — Гекчеада, 6 — Хатай илендә, 1 — Бозҗаада утравында), 55 әрмән-григориан җәмгыятенең (45 — Истанбулда, 7 — Хатай шәһәрендә, 1 — әр — Мардин, Диярбакыр, Кайсери шәһәрләрендә), ассириялеләр-несторианнар, православие динендәге болгарлар, гарәпләр һәм әрмән-католикларның 60 җәмгыяте, 52 төрле протестантлык җәмгыятен үз эченә ала. 2012 елда Төркиядә 1 204Йәхвә шаһиты булган. Төркиядә 36яһүд синагогасы теркәлгән.
Долмабакча –Истанбулның иң зур музейларның берсе.Кече АзиядәУрта Азиядән угыз төркиләре килеп бу җирләрне үзләштергәнче төрле халык вәкилләре яшәгән була. Аларның мөселманлаша барган саен уртак мәдәнияткә үз элементларын китерәләр. Шул рәвешле,Госманлы дәүләте мәдәниятеГрекларның,Ислам һәмТөрки мәдәниятләрнең кушылмасы була. Бүгенге көнге Төркиядә дин дәүләттән аерылган, мәдәнияте исә күп өлкәләрдәЕвропалаштырылган булуына карамастан, халыкта борынгы традицияләр саклана.
Төрек әдәбият белгечләре төрек әдәбиятының башын VIII—X гасырдагы борынгы төрки язмалар белән бәйлиләр. Госманлы чоры әдәбиятына фарсы һәм гарәп тәэсире астында үсеш ала.
Назыйм Хикмәт,Орхан Памук кебек төрек язучылары бөтен дөньяга танылганнар.
Солтан Әхмәт мәчетеТөрек архитектурасын шартлы рәвештә өч чорга бүлеп була: сәлҗук чоры (12−13 гасырлар),Госман империясе (14-19 гасырлар), хәзерге чор (20-21 гасырлар). Бу өч чорның һәрбересендә үзенең берничә этаплары бар. Күп башка халыкларда кебек үк, гади өйләр зур кызыксындыруны уятмый, төрек архитектурасы турында сөйләгәндә, гадәттә иң мөһим мәшһүр биналарын тәшкил иткән аның иң күренекле үрнәкләрен истә тоталар (мәчетләр,сарайлар,мәдрәсәләр, хөкүмәт һәм иҗтимагый биналар).
Сәлҗуклар империясе үзенә бай тарихлы һәм мәдәниятлыИранны кертә. Шушы чор өчен гадилек, гармоник пропорцияләр, керү капкаларының бай бизәлеше хас. Күп сәлҗук биналарында эчке ишекалды бар.
Госман империясе чорына исә иң зур тәэссирнеВизантия архитектурасы ясый. Мәсәлән, мәшһүрАясофья бинасы күп кенә төрек биналарын ясауга илһамландырды. Бу чор өчен зур аркалар, бай бизәлеш хас.
Хәзерге чорга исә тәэссирнесекуляризация, ягъни дин белән дәүләтне аеру процессы ясады. Элекмәчетләр беләнмәдрәсәләр архитектураның иң күркәм үрнәкләре булып торса,1920 елларда игътибар күбрәк хөкүмәт һәм иҗтимагый биналарга бирелде.Европа архитектурасы тәэссире артты. Алдынгы планга гадилек, уңайлык, модернизм чыкты.
- ↑http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑https://www.cia.gov/the-world-factbook/countries/turkey-turkiye/.
- ↑https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; чыгару датасы: 2022.
- ↑https://hdr.undp.org/data-center/specific-country-data#/countries/TUR.
- ↑https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI?locations=TR.
- ↑http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑7,07,1https://www.mistikalem.com/bilim/teknoloji/turkiyenin-uluslararasi-telefon-kodu-neden-36-iken-90-oldu-haberi-16868.
- ↑Primera Cronica General. Estoria de España. Tomo I. — Madrid, Bailly-Bailliere e hijos, 1906, 60 бит
- ↑Jay Shaw, Stanford; Kural Shaw, Ezel (1977). History of the Ottoman Empire and Modern Turkey. Cambridge University Press. ISBN 0-5212-9163-1.
- ↑INTERNATIONAL ASSOCIATION OF GENOCIDE SCHOLARS (June 13, 2005), open letter to Prime Minister Recep Tayyip Erdogan(PDF), archived fromthe original(PDF) on 2011-09-13, retrieved2010-06-10
- ↑The International Campagne to End Genocide, archived fromthe original on 2011-04-12, retrieved2011-04-12
- ↑12,012,1Shaw, Stanford Jay; Kural Shaw, Ezel (1977). History of the Ottoman Empire and Modern Turkey. Cambridge University Press.ISBN 0-521-29163-1.
- ↑"Timeline: Cyprus". British Broadcasting Corporation. 2006-12-12. Retrieved 2006-12-25.
- ↑Төркия президенты Россиягә килә
- ↑Çarkoğlu, Ali (2004).Religion and Politics in Turkey. Routledge, UK.ISBN 0-415-34831-5.
- ↑ТУРЦИЯ / Выборы президента и парламента 27-го созыва, archived fromthe original on 2018-06-25, retrieved2018-06-30
- ↑President Erdogan confirms May 14 election date in Türkiye. әлеге чыганактан 2023-01-22 архивланды. 2023-05-08 тикшерелгән.
Ошибка Lua в Модуль:External_links на строке 666: attempt to call field 'getRefHtml' (a nil value).
Төрки дәүләтләр һәм автономияләр |
|---|
| Дәүләтләр: | |
|---|
| Автономияләр: | |
|---|
|
|---|
| ИХО әгъзалары | | |
|---|
| ИХО күзәтүче-илләре | |
|---|
| ИХО күзәтүче-оешмалары | |
|---|
* -2012 елда әгъзалыгы рәсми туктатылган. |