Тербий (лат. Terbium, Tb) —Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 65.
Тербий элементының символы — Tb (Тербий дип укыла).
Тербий1843 елдаМосандер тарафыннан ачыла.
1843 елда швед химигы К. Г. Мосандер Y2O3 концентратында кушылмалар таба һәм аларны өч фракциягә бүлә:иттрий, алсуterbia (ул хәзерге заманэрбий элементы) һәм төссезerbia (монысытербий элементы булган). XХ гасыр башында француз химигыЖорж Урбэн, ионлы алмашу технологиясен кулланып, беренче тапкыр таза тербий ала[1].
Химик элемент рәттән тагын өч (эрбий, иттербий, иттрий) белән бергә Иттербю авылы хөрмәтенә исем алган — бу авылСтокгольм архипелагына кергән Ресарё утравында урнашкан.
Тербий кларкы Җир кабыгында (Тэйлор буенча) — 4,3 г/т.
Тербийлантаноидлар[2] составына керә,Кытай,АКШ,Казакъстан,Рәсәй,Украина,Австралия,Бразилия,Һиндстан,Скандинавияда еш очрый.Японияның аерым икътисади зонасындаТын океанныңМинамитори утравы янында сирәк очрый торган җир минералларының тирән судагы ятмалары запаслары шактый зур[3].
Тербийны сирәк Җир элементлары катнашмасыннан ионлы хроматография яки экстракция ысуллары белән аерып чыгаралар.
Соңгы елларда компьютер җитештерүдә тербий ферриты аерым әһәмияткә ия була бара.