Теллур (лат. Tellurium, Te) —Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 16 төркем элементы. Тәртип номеры - 52. Металлоид.
Теллур элементының символы — Te (Теллур дип укыла).
Теллур1782 елдаФранц Йозеф Мюллер тарафыннан ачыла.
Трансильваниядә алтын мәгъдәне ятмалары тау инспекторы булып эшләп йөргән Йозеф Франц Мюллер (азак ул барон фон Райхенштейн булып йөри)Австро-Венгрия территориясендә яңа элемент таба.1798 елда Мартин Генрих Клапрот теллурны аерып ала һәм аның мөһим үзенчәлекләрен билгели.
Латинчаtellus, иялеккилештәtelluris, Җир дигәннән алынган исемнеМартин Клапрот тәкъдим иткән[1][2].
Җир кабыгындагы авырлыгы күләме 1×10−6 % тәшкил итә. 100-гә якын теллур минераллары билгеле. Иң еш очрый торган теллуридлар —бакыр,кургаш,цинк,көмеш һәмалтын теллуридлары . Теллурзың изоморф катнашмалары сульфидларда күп күзәтелә .Минераллар арасында:алтаит (PbTe),сильванит (AgAuTe4),калаверит (AuTe2),гессит (Ag2Te),креннерит [(Au, Ag)Te],петцит (Ag3AuTe2),мутманнит [(Ag, Au)Te],монбрейит (Au2Te3),нагиагит ([Pb5Au(Te, Sb)]4S5),тетрадимит (Bi2Te2S). Теллурның кислородлы берләшмәләре очрый, мәсәлән, ТеО2 —теллур охрасы.
Теллур һәм аның очучан берләшмәләре агулы. Организмга эләккәндә күңел болгануы, бронхит,пневмония (үпкә ялкынсынуы) китереп чыгара. Һавадагы ПДК-сы төрле кушылмалар өчен 0,007-0,01 мг/м³, суда 0,001-0,01 мг/л нисбәтендә тирбәлә. Теллурның канцерогенлыгы расланмаган[3].
Агуланган очракта, теллур организмнан бик насар исле теллур кушылмалары формасында чыгарыла. Аларзың исе сарымсакка охшаган, шуңа күрә организмга зур булмаган күләмдә теллур кергәндә дә, кеше сулышыннан сарымсак исе чыга башлый, һәм бу теллур белән агулануның мөһим билгесе[4][5][6].
- Теллур// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 25-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.