Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Татар теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар теле latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağıigezäge bar.
Татарча, Татар теле
Tatarça, Tatar tele
تاتارچه،‌ تاتار تلی‎
Илләр:

Россия,Үзбәкстан,Казакъстан,Кыргызстан,Төрекмәнстан,Төркия,Азәрбайҗан,Таҗикстан,Финляндия,Румыния,Кытай,Австралия һәм башкалар.

Төбәкләр:

Татарстан,Башкортстан,Чиләбе өлкәсе һ.б.

Рәсми халәт:

Татарстан,Румыния (азчылык теле)[1]

Күзәтүдә тора:

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Сөйләшүчеләр саны:

6 496 600[2]

Дәрәҗә:

95

Халәт:

иминлектә[d]

 Классификация
Төркем:
Язу:

кирилл әлифбасы,латин әлифбасы (Татар әлифбасы)

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

тар 660

ISO 639-1:

tt[3]

ISO 639-2:

tat[3]

ISO 639-3:

tat[3]

Татар телетатарларныңмилли теле,Татарстанныңдәүләт теле, таралышы буенчаРоссиядә икенче тел.Төрки телләрнеңкыпчак төркеменә керә.

Лексика ягыннан татар теленә иң якын тел —башкорт теле, аннарынугай,каракалпак,казакъ,балкар,үзбәк,уйгыр һәмкомык телләре бара.

Телнең таралышы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Татар телеТатарстан Республикасында, шулай укБашкортстан,Мари Иле,Удмуртия,Мордовия республикаларында,Төмән,Сембер һәмСарытау өлкәләрендә киң таралган.Россиянең барлык төбәкләрендә дә татарлар яши, барысында да татарча сөйләшүчеләр бар. Татар телендә Россиядә 5,3 млн. якын кеше сөйләшә (2002 елның халык исәбе буенча). Татар теле шулай укбашкортлар (524 399 мең кеше),руслар (136617 кеше),чирмешләр (42892 кеше),арлар (26242 кеше) һәмчувашлар (68624 кеше) арасында да кулланыла. 2002 елның халык исәбе алу күрсәткәнчә, Россия татарларының 81%ы татар телен белә (5554601 кешедән 4488330 кеше,2002 елның халык исәбе буенча).

Дөньяда татарча белгәннәрнең саны мәгълүм түгел. Бу сан якынча 6 миллионнан 8 миллионга кадәр. Татар телеҮзбәкстан,Казакъстан,Азәрбайҗан,Кыргызстан,Таҗикстан һәмТөрекмәнстан илләрендә таралган. Татарча сөйләшүчеләр АКШта, Алманиядә,Австралиядә һәм башка илләрдә дә бар.

Төрле Россия халыкларының татарча белүе

(Халык саны 500 меңнән зур халыклар), 2002 ел

ХалыкБелүчеләр
саны
Татарлар4 488 330
Башкортлар524 399
Руслар136 617
Чуашлар68 624
Чирмешләр42 892
Арлар26 242
Казакълар9 909
Әзербайҗаннар5 752
Мордвалар3 970
Украиннар3 688
Әрмәннәр1 608
Беларуслар944
Чеченнар845
Алманнар813
Кумыклар589
Ләзгиләр376
Аварлар252
Осетиннар205
Бүрәтләр175
Даргиләр145
Кабардиннар131
Ингушлар100
Сахалар46

Татар теленең язу тарихы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Төрек (Орхон-Енисей) руннары

Татар теле тарихы бай булу сәбәпле, үзенең тормыш юлында язуын берничә тапкыр алмаштырган.

  1. Рун язуы (VII йөздә барлыкка килә). Азов, Себер, Кавказ, Сент һәм Венгрия җирлекләрендә киң таралган була. Язу рәвешләре — төрле, әммә нигезләре — бер. Шунлыктан төрки руннар, мадъяр руннар һәм башка төр руннар бар.
  2. Уйгыр язуы.Алтын Урда чоры вакытында хан сарайларында рәсми документлар, хатлар язганнар.
  3. Гарәп язуы. Татарларга бу язу ислам динен кабул итү белән берлектә килә (922 ел). Бер мең елдан артык кулланыла. XIX азагында, XX башында бик зур үзгәрешләр кичерә. Яңа имла, урта имла килеп керә. Гарәп язуы сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә. Гарәп язуында күпчелек матбугат язмалары кулланылган, әдәби әсәрләр язылган.
  4. Латин язуы. 1927нче елда татарлар латин әлифбасын куллана башлыйлар, ул "Яңалиф" дип атала. Язуда төп принцип — фонетик. Шулай ук бу чорда әлифбагаә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре кертелә.
  5. Кириллица. Русларда бу әлифба христиан дине кабул ителгәч кертелә (988 ел), 1918нче елдан бирле урысларның имлясенә үзгәрешләр керми. Татарлар 1938-1941нчы елларда бу әлифбага күчә. Шуннан соң татар халкының язуына үзгәрешләр 1989-1995 елларда өстәмә 3хәреф кертелгән була һәм яңа хәреф тәртибе кертелгән була. 1995нче елда яңа хәреф тәртибе кабул ителә.

Татар төймәсары

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Татар гадәти төймәсарыWindows операцион системасы өчен

Татар теленең кирилик гадәти төймәсары Windows XP көйләүләренә кертелгән.

Диалектлар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалектик сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар.

Татар теле өч диалект берәмлегенә бүленә:

1)урта;

2)көнбатыш (мишәр);

3)көнчыгыш[4][5][6][7][8][9][10]. Кайбер белгечләр себер татар телен аерым телгә аера.[11]

Диалектларның төп үзенчәлекләрен фонетик төзелеш, морфологик шәкелләр, синтаксик алымнар һәм лексик материаллар буенча ачыкларга мөмкин.

Диалектлар сөйләшләргә бүленә. Урта диалект, мәсәлән, 12 сөйләштән тора.

Әдәби телнең нигезе итеп урта диалект алынган. Әдәби тел диалектларга зур йогынты ясарга мөмкин (радио, ТВ, матбугат, мәгариф системасы һ.б. аркылы).

Урта диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

1) җ-ләштерү: җул, җегет.

2) [к], [г] авазларының калын әйтелеше: къарга (qarğa), къамыш (qamış);

3) [а] авазының о-лаштырылуы: ба°ла°лар.

4) ф//п күчеше: Патыйма;

5) х//к күчеше: катын;

6) III зат тартым шәкеленең кабатлануы: ансысы;

7) инфинитив шәкеле —мага, —малы: бармалы.

Көнбатыш диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

1) й-ләштерү: Йамали, йаңы;

2) [а] авазының ачык итеп әйтелүе: бала;

3) ирен-ирен [о], [ө], [у], [ү] иренләштермәү: кен, беген, тен, кыяш;

4) дифтонгларны монофтонглаштыру-бер аваз булып әйтелә: сүләү, әдә, ү, бәрәм, кайнар-канар;

5) [қ] /q/, [ғ] /ğ/ авазларының [к], [г] булып әйтелүе яисә төшеп калуы: кар, афу.

Көнчыгыш диалектның кайбер үзенчәлекләре

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

1) ц-лаштыру: пыцак, бырцак;

2) [б], [д], [з] тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы: Пыел урашай полса ярар иде.

Нәхүе

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Төп мәкалә:Татар теле нәхүе

Имлясе

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Формалашу тарихы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Татар телеИдел буе һәмУрал алды районнарында башка туган һәм шулай ук туган булмаган телләр нигезендә формалаша. Татар теленәмари,мордва,удмурт,гарәп,фарсы,рус телләре йогынтысы аеруча зур.

Сакланып калган әдәби мирасның иң борынгысыXIII гасырга карый.Идел буе Болгары шагыйреКол Гали язган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Поэма язылган тел үзендәболгар һәмкыпчак телләре элементларын берләштерә.Монгол империясе һәмАлтын Урда чорында рәсми тел буларак Идел буе төркиләренең кыпчак теле кулланыла.Казан ханлыгы чорындаискетатар теле формалаша, бу телгәгарәп һәмфарсы телләреннән алынмалар хас була.

Рәсми статус

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Казан метрополитенында ике дәүләт телендәге язу

Татарстанда татар теле, рус теле белән беррәттән, дәүләт теле булып санала. Татар телендә рәсми буларак кирилл әлифбасы кулланыла. Кайбер татарлар, күбесенчә чит илләрдә, латин һәм гарәп әлифбасын да куллана.

Татарстанда татар мәктәпләре күп. Югары уку йортларында татар теле факультетлары бар.

ММЧ

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Татар телендә төрле массакүләм мәгълүмат чаралары эшли.

Телевидение

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Татар телендәге телевидение тапшыруларына килгәндә:

Радио

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Төп мәкалә:Татар радиолары

Татар телендә шактыйрадиолар эшли.

Моннан тыш дистәләрчә район радиолары, интернет радиолары бар.

Матбугат

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Төп мәкалә:Татар матбугаты

1990 еллардан бирле татар матбугаты да шактый баеды. Татар телендә йөзләрчә газета-журналлар чыга. Аларның арасында дәүләт басмалары да(«Ватаным Татарстан»,«Шәһри Казан»,«Казан утлары»), шәхси басмалар да бар («Безнең гәҗит»,«Ирек мәйданы»,«Акчарлак»,"Атна").

Электрон матбугат

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Төп мәкалә:Татар интернеты
Шулай ук карагыз:Татар-информ һәмМатбугат.ру.

Күпсанлы дәүләти һәм дәүләткә карамаган мәгълүмати агентлыклар туплап торган яңалыкларныИнтернет челтәре ашаБөтендөнья пәрәвезе хезмәте нигезендә үзвеб-сәхифәләр ярдәмендә тараталар.

Татарлык

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Төп мәкалә:Татарлык

Татар теле, аның хәле һәм аны белү дәрәҗәсе — татарларныңмилли кемлекләренә караган мәсьәләләрнең нәкъ үзәгендә.


«Ана телебез көннән–көн чүпләнә, пычрана бара. Яшьләребез корама телдә сөйләшә, корама телдә яза. Радио-телевидение, газета-журнал калька (русчадан туры тәрҗемәләр) белән тулган. Сөйләүчеләр, язучылар һичкем (Фәннәр академиясе,Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,Язучылар берлеге әһелләре) белән киңәш-табыш итмичә, тота да яңа сүз уйлап таба һәм шуны куллана башлый. Шуннан ясалышы телебез кануннарына туры килми торган тамырсыз сүзләр барлыкка килә...
Ана теле сагында тору, киңәш бирүТәшкилаты корырга, ул Тәшкилатның үзенең матбугаты булырга тиеш. Эфирга, шәһәр капкаларына, кибет маңгайларына эленә торган шигарьләрне очраклы кешеләргә тәрҗемәгә бирмәскә, язмаларны белгечләр күзәтүендә тотарга, Ана телен яклау-сак­лау-сафлау гамәлен Хөкүмәт Мәҗлесендә махсус көн тәртибенә кертеп карарга.[12]
»

Искәрмәләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
  1. Reservations and Declarations for Treaty No.148 – European Charter for Regional or Minority Languages. Council of Europe.
  2. Ethnologue report(ингл.)
  3. 3,03,13,23,33,43,53,63,73,8Language
  4. Тумашева Д. Г. Конбатыш себер татарлары теле. Казан, 1961
  5. Рамазанова Д. Б. Себер диалектларыннан материаллар. Казан, 2001.
  6. Баязитова Ф.С. Себер ареалы татар диалектларында этнокультура лексикасы: йола һəм мифология текстлары яссылыгында. – Казан: Алма- Лит, 2010. – 738 с.
  7. Poppe Nicholas. Introduction to Altaic linguistics. — Wiesbaden: Onno Harrassowitz, 1965. — С. 45. — 212 с.
  8. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Региональные реконструкции / Э. Р. Тенишев. — М.: Наука, 2002. — С. 767. — 732 с.
  9. Ахатов Г. Х. Диалект западносибирских татар. Уфа, 1963.
  10. Юсупова Г. А. Структура лексики деревянной архитектуры тоболо-иртышского диалекта сибирских татар// Актуальные проблемы диалектологии языков народов России: Материалы XII региональной конференции. — Уфа, 2012. — 202 с.ISBN 978-5-91608-090-2
  11. Сагидуллин М. А. Русско-сибирскотатарский словарь. Тюмень, 2010. 216 с.
  12. Рабит БАТУЛЛА. Рабит БАТУЛЛА: АНА ТЕЛЕБЕЗНЕҢ ХӘЛЕ МӨШКЕЛ. «Мәдәни Җомга» газетасы веб-сәхифәсе. 2016 елның1 декабрь тикшерелгән.(үле сылтама)

Шулай ук карагыз

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Portal iconТел порталы
Portal iconТел белеме порталы
Portal iconТатар теле порталы

Сылтамалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
⚙️ Татар теле
Төп темаларыМорфологиясе *Диалектологиясе *Лексикасы *Орфографиясе *Орфоэпиясе *Язуы *Фонетикасы
ДиалектларыКөнбатыш *Урта *Тубыл-иртеш *Том *Бараба
БашкасыИске татар теле *Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе *Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны *Кырымтатар теле *Добруҗа татар теле
Мишәр диалекты
Урта диалект
Казан артыДөбъяз •Мамадыш •Балтач •Лаеш •Бәрәңге •Казан арты керәшеннәре (Мишә •Кама •Шушма •Пакшин •Нократ •Кукмара)
Тау ягыНорлат •Кама Тамагы •Тархан
КөньякТатар-каракалпаклар •Әстерхан (Карагаш •Йорт •Алабугат)
КөнбатышКасыйм •Бостан
Урал буеНократ •Түбән Кама керәшеннәре (Бакалы •Чаллы •Алабуга •Зәй) •Минзәлә (Минзәлә •Әгерҗе •Яңавыл •Бәләбәй •Миңнебай) •Бөре •Турбаслы •Тепекәй •Кормантау •Златоуст •Пермь (Барда •Мулла •Шаква •Сылва •Ирән •Искеавыл) •Красноуфим сөйләше •Богырыслан •Каргалы (Урал-сакмар •Бозаулык) •Камышлы
Урал артыУчалы •Нагайбәк •Сафакүл •Эчкен
КалганнарыКытай •Краснояр
Көнбатыш Себер диалектлары
Шулай ук карагыз
Болгар телләре
уртак төрки телләр
борынгы төрки телләр төркеме*борынгы кыргыз теле †
таулы-алтай телләре төркеме
кыргыз-кыпчак телләре*кыргыз теле
төньяк алтай телләре*шор теленең кондом диалекты
карлук телләре төркеме
карлук-уйгур телләре*борынгы уйгур теле
карлук-хәрәзем телләре*хәрәзем төрки теле
кыпчак телләре төркеме
кыпчак-нугай телләре*татар теле
идел-кыпчак телләре*иске татар теле
куман-кыпчак телләре*кыпчак теле
угыз телләре төркеме
көнбатыш угыз телләре*әзербайҗан теле
көнчыгыш угыз телләре*төрекмән теле
көньяк угыз телләре*айналлу теле
саян телләре төркеме
дала саян телләре*күк-мончак теле
урман саян телләре*көнчыгыш тува диалекты
хакас телләре төркеме
уртак хакас телләре*фую кыргыз теле
якут телләре төркеме*долган теле
Русия Федерациясенең дәүләт теле
Русия Федерациясе байраклы харитасы
Федерация субъектларының дәүләт телләре
Рәсми хәләтенә ия телләр
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Татар_теле&oldid=4645289
Төркемнәр:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp