Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Стронций

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стронций latin yazuında])
РубидийСтронций / Strontium (Sr)Иттрий
Атом номеры38
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
87,62 (1)а. м. б. (г/моль)
Атом радиусыпм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусыпм
Ион радиусыпм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык2,63г/см³
Моляр җылы сыешлыгыДж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелекВт/(м·K)
Эрү температурасыK
Эрү җылылыгы769кДж/моль
Кайнау температурасы1384K
Парга әйләнү җылылыгыкДж/моль
Моляр күләмсм³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрларыÅ
Дебай температурасыK

Стронций (лат. Strontium, Sr) —Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 2 төркем элементы. Тәртип номеры - 38. Атом массасы 87,62(1) а.ер м.[1] Гади матдәстронций — йомшак, җиңел чүкелүчән һәм сыгылмалы селтеле металл, көмөш-актөстә. Югары химик активлыгына ия, һавадагыкислород һәм дым белән тиз арада реакциягә керә, сары оксид элпәсе белән каплана.

Символы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Стронций элементының символы — Sr (Стронций дип укыла).

Тарихы һәм атаманың килеп чыгышы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Элемент1764 елдашотланд авылы Стронти́ан янында(ингл. Strontian,гэл. Sròn an t-Sìthein)кургаш руднигындастронцианит минералында табыла, яңа элементка исем шуннан алып бирелә. Бу минералда яңа металл оксиды барлыгы 1787 елда Уильям Крюйкшенк һәм Адер Кроуфорд тарафыннан ачылган. 1808 елда сэр Һемфри Дэви саф формасында аерып алган.

Табигатьтә

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Югары химик активлыгы аркасында стронций ирекле рәвешендә очрамый. Ул якынча 40 минерал составына керә. Аларның иң мөһиме — целестин SrSO4 (51,2 % Sr). Шулай ук стронцианит SrCO3 (64,4 % Sr) чыгарыла . Бу ике минерал сәнәгать әһәмиятенә ия. Стронций ешрак төрле кальцийлы минералларга кушылган була.

Стронцийның башка минераллары арасында :

Физик таралганлык дәрәҗәсе буенча стронций Җир кабыгында 23-енче урын били — аның масса өлеше 0,014% тәшкил итә(литосферада — 0,045 %). Металлның Җир кабыгындагы моль өлеше 0,0029 %.

Диңгез суында стронций бар (8 мг/л)[3].

Ятмалары

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Калифорнияда,Аризонада,АКШ-ында,Яңа Гранадада,Төркиядә,Иранда,Кытайда,Мексикада,Канадада,Малавида ятмалары билгеле[4]

Рәсәйдә стронций табылган төбәкләр: Күк таш (рус. Синие камни)(Дагъстан), Мазуево (Пермь крае)), шулай ук ятмаларБүрят Республикасында,Иркутск өлкәсендә,Красноярск краенда,Якутиядә һәмКурильск утравында бар[5], әмма әлеге вакытта мәгъдән ятмалары эшкәртелми.

Физик үзенчәлекләре

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Стронций — йомшак көмөшсу-ак металл, сыгылмалы һәм чүкелүчән, пычак белән җиңел киселә.

Эрү температурасы: 768 °C, кайнау температурасы: 1390 °C.

Химик үзенчәлекләре

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Стронций үзенчәлекләре буенча кальцийга һәм барийга охшаш, алар арасында аралаш урынны били[6].

Электрохимик көчәнеш сериясендә стронций иң актив металлар арасында (аның нормаль электрод потенциалы −2.89 В). Су белән көчле реакциягә кереп,гидроксид барлыкка китерә.

Куллану

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Стронцийны һәм аның химик кушылмаларын куллануның төп өлкәләре —радиоэлектроника сәнәгате,пиротехника,металлургия,азык-төлек сәнәгате.

Искәрмәләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
  1. Meija J. et al.Atomic weights of the elements 2013 (IUPAC Technical Report)(англ.) //Pure and Applied Chemistry. — 2016. —Vol. 88,no. 3. —P. 265—291. —doi:%2Fpac-2015-0305 10.1515/pac-2015-0305.
  2. {{cite web|url=http://www.geokhi.ru/Lab14/pekov.aspx%7Ctitle=ГЕОХИКалып:Недоступная ссылка(үле сылтама) РАН - Игорь Викторович
  3. J.P. Riley and Skirrow G. Chemical Oceanography V. I, 1965
  4. Рубидий — Свойства химических элементов
  5. К. В. Тарасов, О. М. ТопчиеваОсобенности миграции и накопления стронция в гидротермальных метасоматитах Курильских островов (Кунашир, Кетой, Ушишир, Шиашкотан) 2020 елның 25 гыйнвар көнендәархивланган
  6. Greenwood and Earnshaw, pp. 112-13

Әдәбият

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
  • Стронций// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 24(1)-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Greenwood N. N., Earnshaw A. Chemistry of the Elements (англ.). — 2nd Ed. — Butterworth-Heinemann (англ.), 1997. — <nowiki>ISBN 0-08-037941-9

Чыганаклар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Сылтамалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Менделеевның химик элементлар периодик таблицасы
HHe
LiBeBCNOFNe
NaMgAlSiPSClAr
KCaScTiVCrMnFeCoNiCuZnGaGeAsSeBrKr
RbSrYZrNbMoTcRuRhPdAgCdInSnSbTeIXe
CsBa*HfTaWReOsIrPtAuHgTlPbBiPoAtRn
FrRa**RfDbSgBhHsMtDsRgCnNhFlMcLvTsOg
UueUbn
*LaCePrNdPmSmEuGdTbDyHoErTmYbLu
**AcThPaUNpPuAmCmBkCfEsFmMdNoLr
 
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Стронций&oldid=4452913
Төркем:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp