Сиборгий (лат. Seaborgium, Sg, элекУннилгексий,Unnilhexium,Unh, якиэка-вольфрам) —Менделеевның периодик таблицасының 7 период, 6 төркем элементы. Тәртип номеры - 106. Әз генә вакыт тора торган радиоактив элемент.
Сиборгий элементының символы - Sg (Сиборгий дип укыла).
Сиборгий1974 елда Берклида Калифорния университетындагы Лоуренс исемендәге лабораториядә синтезланган[1]. Яңа элементны алу өчен249Cf+18O→263106+4n реакциясе кулланыла. Бер үк вакытта, аларга бәйсез рәвештә,Г. Н. Флеров һәмЮрий Оганесянҗитәкчелегендә Дубна төркемекургаш һәм хром кушылган атом-төш реакцияларе нәтиҗәсеендә 106-ынчы элементны синтезлау турында мәглүмат бастырып чыгара[2].
1993 елда IUPAC эшче төркемеДубнадагы төркем эше тикшеренүләр өчен олы әһәмияткә ия, әмма, Беркли төркеменең эшеннән аермалы буларак, яңа элемент барлыкка килүен җитәрлек ышаныч булдырырлык итеп күрсәтмәде, дип нәтиҗә ясый[3]. Шуңа күрә1997 елда IUPAC (совет галимнәре "резерфорд" дип атарга ризалыгын белдерүенә карамастан[4]) элементны Беркли физигы Гленн Сиборг хөрмәтенә сиборгий дип атарга карар кабул итә[5]. Сиборг үзе исән чакта элемент аның исеме белән аталган беренче галим була[6].
| Изотоп | Массасы | Ярым таркалыш чоры[7] | Таркалу типлары |
|---|
| 258Sg | 258 | 2,9+1,3-0,7 мс | бүленеше |
| 259Sg | 259 | 0,48+0,28-0,13,28-0,13 с | α-таркалу255. Rf (90 %);
үзе бүленү |
| 260Sg | 260 | 3,6± 0,9мс | α-таркалу256. Rf;
үзе бүленү |
| 261Sg | 261 | 0,23±0,06с | α-таркалу257. Rf |
| 262Sg | 262 | 6,9+3,8-1,8 мс | үзе бүленү;
α-таркалу258. Rf (< 22 %) |
| 263Sg | 263 | 1,0± 0,2с | α-таркалу259. Rf;
үзе бүленү (< 30 %) |
| 264Sg | 264 | 37+12-11 мс | үзе бүленү |
| 265Sg | 265 | 8±3 с | үзе бүленү;
α-таркалу261. Rf |
| 266Sg | 266 | 21+20-12 с | үзе бүленү;
α-таркалу262. Rf |
| 267Sg | 267 | Мс 19 | үзе бүленү;
α-таркалу263. Rf |
| 269Sg | 269 | 3,1+3,7-1,1 мин | α-таркалу265. Rf |
| 271Sg | 271 | 2,4+4,3-1,0 мин | α-таркалу267. Rf;
үзе бүленү |