Румен Радев, Румен Георгиев Радев (болг.Румен Георгиев Радев) —Болгариянең бишенче президенты (2017 елның22 гыйнварннан).Болгария Хәрби-һава көчләресәргаскәре (2014-2016), 1нче класслы очучы, генерал-майор (2014). Хәрби фәннәр докторы. Болгария социалистик фиркасеннән кандидат итеп күрсәтелгән.
Румен Радев1963 елның18 июнендәБолгариянең көньягында урнашкан социалистик шәһәр Димитровградта туган. Хасковода математика мәктәбен алтын медальгә (1982), Болгария һава көчләренең Георги Бенковски исемендәге югары мәктәбен (1987) тәмамлаган.1992 елдаАКШта Maxwell эскадрон әфисәр мәктәбендә 5 атналык башлангыч әзерлек курсы уза.2003 елдаАКШ Хәрби-һава көчләренең Air War College югары өйрәнү программасын бик яхшыга тәмамлый. Болгариядә «Очу экипапажларын тактик әзерләүне камилләштерү һәм һава һөҗүмен имитацияләү» темасына хәрби фәннәр докторлыгына диссертация яклый.Инглиз телен камил белә.
- 1994-1996 Болгария Хәрби-һава көчләрендә (ХҺЧ) истребительләр авиация полкы белән җитәкчелек итә.
- 1996-1998 эскадрилья башлыгы.
- 2009-2014 Болгария ХҺЧ сәргаскәре урынбасары була.
- 2014-2016 елларда Болгария ХҺЧ сәргаскәре.
2016 елныңавгустындаБолгария социалистик фиркасе (оппозициядәге фирка) «Болгария өчен Яңарыш альтернативасы» белән берлектә Р. Радевны2016 елның ноябрь президент сайлауларына кандидат итеп күрсәтә. Р. Радев II турга үтә. II турда хакимиятнеңВатандашлар Болгариянең Аурупача үсеше өчен фиркасе вәкилеЦецка Цачеваны ~59:~36 чагыштырмасында җиңеп, Болгариянең киләсе президенты итеп сайлана[1]. Вице-президент итеп Илияна Йотова сайлана.
I хатыны Гинка. Балалары:
II хатыны Десислава (Свиленска). Радев — Десиславаның икенче ире. Беренче иреннән улы бар[2].