Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Нефтекама

56°05′00″ с. ш. 54°15′00″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нефтекама latin yazuında])
Нефтекама
баш. Нефтекама
Байрак[d]
Нигезләнү датасы1963
Сурәт
Рәсми исемНефтекама
Рәсми телбашкорт теле һәмрус теле
Дәүләт Россия
Нәрсәнең башкаласыНефтекама шәһәре шәһәр округы[d][1]
Административ-территориаль берәмлекНефтекама шәһәре шәһәр округы[d][1]
Сәгать поясыUTC+05:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуыЧулман
Халык саны133 874 (1 гыйнвар2025)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек100 метр
Мәйдан147 км²
Почта индексы452680
Рәсми веб-сайтneftcity.ru һәмadm.neftekamsk.ru
Беренче язма телгә алу1955
Җирле телефон коды34783
Карта
 Нефтекама Викиҗыентыкта

Нефтекама (рус. Нефтекамск) —Башкортстанда республика буйсынуындагы шәһәр.СССР чорындаКызыл Кама районы җирләрендә нефть һәм нефтехимия сәнәгате үзәге буларак пәйда булган.

Шәһәр советынаӘмҗә,Энергетик,Ташкын,Хмелевка,Чишмә,Кырым-Сарай,Марино авыллары буйсына.

Халык саны һәм сәнәгать продукциясен чыгару буенча Нефтекама — Башкортстандагы 4 нче шәһәр:Уфа,Стәрлетамак һәмСалаваттан кала.

Халык саны:2018 елда139 000 кеше.2024 елның 1 гыйнварына ―144 600 кеше[3].

Географик мәгълүмат

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә,Кама буенда,Уфадан 220 км ераклыкта урнашкан.

Кызыл Кама районында Нефтекама шәһәр округы һәмАгыйдел шәһәре урнашканнар

Тарихи мәгълүматлар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Нефтекаманың тарихы1947 елда, Кызыл Кама районы, мари авылыӘрлән янында урнашкан №3 буровойдан нефть табылудан башлана.1957 елдаКәчәү авылы янында нефтьчеләр шәһәрчеге төзелә башлый.

Башнефть берләшмәсенең зур һәм куәтле филиалы — “Арланнефть” идарәсе барлыкка килә. Нефтьчеләр өчен йортлар белән беррәттән, дәваханә, мәктәп, балалар бакчасы, алар артыннан мунча, кинотеатр кебек социаль объектлар барлыкка килә. Кама буенда урнашкан эшчеләр бистәсенә Нефтекама исеме бирелә.1959 елда тиз үсүче торак урынына эшчеләр бистәсе статусы бирелә,1963 елда – шәһәр статусы. Шул чорда биредә ике зур завод — ясалма күн һәм автомобильләр заводы төзелә башлый.

Нефть чыгару күләме артуга, бистә елдан-ел үсүгә бәйле тармакны энергия белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп туа,Воткинск ГЭСыннан килгән энергия генә җитми башлый. Шулай итеп,сусаклагыч һәм яңаэлектр станциясе төзү турында карар кабул ителә һәм алтмышынчы елларда Карман гидроэлектрстанциясе төзелә башлый. Бүген Карман ГРЭСы — Башкортстанда гына түгел, Россиядә иң зур электр станцияләренең берсе, ул республиканың яртысын һәм тирә-як төбәкләрне энергия белән тәэмин итә.

Халык

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
1959[4]1970[5]1979[6]1989[7]2002[8]2010[9]
2 94646 48269 586106 801122 290121 733

2002 елгы Бөтен россия халык санын алу буенча милли состав:татарлар – 30,5 %,башкортлар — 29,1 %,руслар – 27,8 %,марилар — 9,4%,удмуртлар – 1,1%.

Матбугат

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

2006 елга кадәрКызыл Кама районының«Кама таңнары» гәҗите Нефтекама белән уртак басма булып тора, ләкин шуннан соң шәһәр хакимияте татар басмасы белән хезмәттәшлеген туктаткан.

Нефтекамадамари телендәге«Чолман» (Чулман) республика газетасының редакциясе урнашкан. Аена 1 кат чыга, тиражы – 3900 данә.

Сәнәгать

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
NEFAZ 52997 шәһәр автобусы

Нефтекамада елына 40 млрд сумлык сәнәгать продукциясе җитештерелә. Шулардан нефть чыгаручыларга 7 генә % туры килә: «Башнефть-Геострой «НУБР» ҖЧҖ, «Әрлән УЭН» ҖЧҖ, «Башнефть-Добыча» ҖЧҖның НГДУ «Әрләннефть».

Шәһәрнең икътисади торышынКамАЗ ААҖ төркеменә керә торганНефтекама автомобиль заводы билгели. ААҖ «Нефаз» Россиядәге 30% автобусларын һәм 40% сыеклыч ташый торган машиналар паркын җитештерә. 2010 елда шәһәрдәге җитештерүнең 14%ы «Нефаз»га туры килсә, 2012 елда ел шәһәр оешмаларының 38,5 миллиард сумлык товар җитештерсә, шуның 26 процентының “НефАЗ” өлешенә туры килде. Ул унбер меңнән артык кешене эш урыннары белән тәэмин итә. “НефАЗ” җәмгыяте зур класслы пассажир автобуслары, цистерналар һәм прицеплар, вахта автобуслары, үзбушаткыч машиналар җитештерү буенча Россиядә лидерлар исәбендә.

“Ясалма күн заводы” җәмгыятенең дә базарда үз урыны бар. Шулай ук Нефтекама нефть корылмалары җитештерү, Нефтекама машиналар төзү заводлары, “Әмҗә урман комбинаты” җәмгыяте, Нефтекама күн галантереясы да шәһәр үсешенә зур өлеш кертә.

Карман ГРЭС – республиканыдагы электр энергиясенең яртысын чыгара. Ул шәһәрдәге иң эре җитештерүче, 42% продукция җитештерә.[10].

Нефтекама нефть промыселлары җиһазлары заводында 1400 кеше эшли[11].

Авыл хуҗалыгын эшкәртү тармагы: «Кама беконы берләшмәсе».

Транспорт

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Нефтекаманың эчке юллары озынлыгы – 256 км. Нефтекамск аша Уфа —Яңавыл,Самар — Уфа (Нефтекамск —ДүртөйлеБүздәк) автомобиль юллары уза. Нефтекама-Яңавыл тимер юл тармагы шәһәрнеГорький тимер юлы белән тоташтыра.

Шәһәр үзәгеннән 6 км-да урнашкан Нефтекамск һава порты хәзерге вакытта файдаланмый, пассажир рейслары очмый.

Мәгариф

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Шәһәрдә 22 мәктәп эшли, шул исәптән башкорт гимназиясе һәм физика-математика лицее бар. 2010-11 уку елында мәктәпкә 14950 бала йөргән.

Югары уку йортлары

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

2000 елда ачылганБашкорт дәүләт университетының филиалында югары белем алып була. Хәзер биредә 3 мең студент белем ала.[12]

Мөһимлеге буенча икенче уку йорты – Уфа авиация университеты филиалы. Башка вузларның 8 вәкиллеге, 5 филиал.

Мәдәният

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

1991 елдан татар һәм башкорт башкаручыларының «Дуслык моңы» халыкара җыр бәйгесе уздырыла. Ел саен (2013-2017 елларда 4 елга бер) оештырылучы бәйгегә ел да күп төбәкләрдән талант ияләре катнаша. 16-35 яшьлек һәвәскәр башкаручылар һәм музыка училищеларының беренче сыйныф укучылары катнаша.2017 елда «Дуслык моңы» халыкара җыр бәйгесенә танылган җырчыФәридә Кудашева исеме бирелә[13].

Шәһәр филармониясендә татар артистлары төркеме бар.

«Иман нуры» җәмигъ мәчете
Петр һәм Павел соборы

Дин

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Православие
Ислам

Шәхесләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]


Түбәндәге төзмәкешеләр һәмроботлар аңларлык күп телле халыкараВикимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагыяңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз.
яңарт |SPARQL |сурәтләр тап
тууИсемәлма-матерһөнәр төреэш урыныүлем датасыүлем урыны
1956-11-09Әхнәф Зиякаевсынчы
1963-08-15Igor MukhametshinТын океан хәрби-диңгез институтыхәрби хезмәткәр
1968-06-14Владимир ЯкушевТөмән дәүләт университетыикътисадчыФедерация Советы
1970-04-20Salavat Shayhinurovрәссам-мультипликатор
яңалыклар алып баручы
куючы-рәссам
дизайнер
телеалыпбаручы
1970-10-26Nail Shayakhmetovалкалы һоккей уйнаучы
1979-10-21Anatoli Zavyalovфутболчы
1980-07-03Урал Әмировфутболчы
1980-09-29Andrei Remennikovфутболчы
1984-12-28Denis Khismatullinшахматчы
1986-01-19Igor Sharafutdinovфутболчы
1987-01-30Pavel KanyginМДУның журналистика факультетыжурналистNovaya Gazeta
Moskovskij Komsomolets
1989-08-14Ратмир МәүлиевБашкорт дәүләт университеты
Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы финанс университеты
Moscow International Higher Business School MIRBIS (Institute)
1990-06-14Илвир Хуҗинбабсличе
1993-09-14Yuliana AbroskinaУфа дәүләт нефть-техника университетыспортчы
1994-05-15Renata Khuzinaэскилитанис
1994-09-21Diana Akhmetovaавыл атлетикачы
2000-05-14Хлебникова, Ольга Владимировна
2003-12-22Danil Äxätefфутболчы

Искәрмәләр

  1. 1,01,1ОКТМО
  2. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2025 годаМосква:Росстат, 2025.
  3. Статистики подсчитали население городов и сёл в Башкирии. ИА«Башинформ», 10.05.2024
  4. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived fromthe original(PDF) on 2014-08-20, retrieved2013-06-04 
  10. http://neftcity.ru/up/files/neftekamsk.rar
  11. Фидакарьнең алачыгы да хан сараена әйләнә(үле сылтама)
  12. Заманны шәхесләр тудыра(үле сылтама)
  13. Азатлык Радиосы, 09.04.2017

Сылтамалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Бу мәкалә Татар Википедиясенеңяхшы мәкаләләр рәтенә керә.


Башкала:Уфа
Районнар:Архангель |Аскын |Авыргазы |Әлшәй |Баймак |Бакалы |Балтач |Бәләбәй |Балакатай |Белорет |Бишбүләк |Бөре |Болгавар |Благовещен |Борай |Бөрҗән |Бүздәк |Габҗәлил |Гафури |Дәүләкән |Дүртөйле |Дуван |Җылаер |Җиянчура |Иглин |Илеш |Ишембай |Кызыл Кама |Күгәрчен |Кушнарин |Куергазы |Калтасы |Караидел |Кырмыскалы |Кыйгы |Мәләвез |Мәчетле |Мишкә |Миякә |Нуриман |Чакмагыш |Салават |Тәтешле |Туймазы |Өфә |Учалы |Фёдоровка |Хәйбулла |Чишмә |Шаран |Стәрлебаш |Стәрлетамак |Яңавыл |Ярмәкәй
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары
> 100 мең кеше
> 50 мең кеше
> 25 мең кеше
> 10 мең кеше
> 5 мең кеше
Йошкар-ОлаВолгоградНовосибирскИшембай[1]КрасноярскМәләвез[1]АктанышУрта ӘләзәнОрскиСызранСарапулМинзәләКүзнәйЯңавыл[1]ТумПервоуральскКүмертау[1]Учалы[1]АгыйделБайлар СабасыЧакмагыш[1]НоябрьскПрокопьевскТүбән МактамаВолжскБалтачКопейскБөре[1]МожгаСарманМөслимБүздәкКама АланыКемеровоРаевский[1]Түбән ТагилНократ АланыУрыссуДзержинскТолбазы[1]Бакалы[1]ЧаткыБелоретАктүбәБиектауӨркетТроицкИске КулаткыШыгырданКогалымПриютово[1]Балык БистәсеШәмәрдәнЯңа УренгойРостов-на-ДонуБлаговещен[1]ВасильевоЮгары ПышмаБогырыслан
Моны да карагыз: Татарлар саны буенчаБалтыйк буе илләре,Украина,Казакъстан торак пунктлары
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Нефтекама&oldid=4661317
Төркемнәр:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp