Мәдәният —татар теленә гарәптән кергән сүз. Махсус сүзлектә ул «культура» дип тәрҗемә ителә (кара: Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.— Казан, 1965.— 299 б.). Ә «культура» сүзе русларга латин теленнән кергән: «лат. cultura — возделывание, воспитание, образование, развитие, почитание»[ 3] [ 4] Күпмәгънәлетермин [ 5] .
Шул ук вакытта «мәдәни» сүзе — «шәһәрдә торучы» дип тә тәрҗемә ителә. Гыйльми һәм укыту тәҗрибәсендә «культура» һәм «мәдәният» терминнары тигез хокуклы булып йөриләр. Шуннан чыгып, «мәдәният» терминының мәгънәсен «культура» термины мәгънәсеннән чыгып аңлатырга була.
Димәк, мәдәният ул — кешеләргә белем, тәрбия бирү вазифаларын үтәүне үз өстенә йөкләгән күренеш. Дөрес, «культура» терминының иң беренче мәгънәсен татарчага тәрҗемә иткәндә «җир эшкәртү» «дип бирергә туры килә (чыннан да, «культура» термины башта бакчада үстерелә торган яшелчә төрләрен күздә тоткан). Ләкин бу очракта безгә терминның тәүге мәгънәсенә ябышып яту һич тә мәҗбүри түгел (күп кенә терминнарның тәүге мәгънәләре онытылуга да дучар була). Ләкин «культура» терминының тагын бер өстәмә мәгънәсе калкып тора, ул да булса «эшкәртү», «эшләп чыгару», «кеше акылы һәм кулы тарафыннан эшләп чыгарылган кыйммәтләр».[ 6]
«Материаль культура» белән «рухи культура» аерыла. Материаль культурага завод-фабрикалар, таш пулатлар, тимер юллар, транспорт чаралары, төрле җиһазлар һәм кешеләр тарафыннан кулланыла торган меңләгән төр хезмәт чаралары керә. Рухи культура кешеләр тарафыннан табылган белемнәрне, уку-укыту системасын, традицияләрне, фольклорны, халыкларның профессиональ сәнгатен, фәнне һ. б. шушындый рухи кыйммәтләрне үз эченә ала.
Мәдәният исә «культура» күренешенең фәкать рухи өлешен генә «үзенә сыйдыра». Ләкин рус телендә «культура» термины, үз структурасына һәм рухи, һәм материаль өлкәләрне сыйдыра торган булса да, практикада фәкать рухи өлкәне генә күздә тота. «Культура» дигәндә гамәлдә рухи культура, ягъни мәдәният күздә тотыла.[ 7]
Мәдәният ул — кешеләр тарафыннан тудырылган рухи кыйммәтләр җыелмасы; кешеләрнең рухи кыйммәтләр тудыру өлкәсендәге эшчәнлеге; кешеләрнең тудырылган рухи кыйммәтләрне куллану эшчәнлеге. Әгәр дә бу билгеләмә мәдәният күренешен тулы рәвештә характерлый ала икән, бер генә нәрсәне ачыклыйсы кала, ул да булса: без нәрсәләрне рухи кыйммәтләр дип атыйбыз, нинди рухи кыйммәтләр җыелмасы мәдәниятне тәшкил итә? Мәдәният, җәмгыятьнең рухи күренеше буларак, түбәндәге кыйммәтләрне үз эченә ала: кешеләрнең дөнья турында белемнәре; милли тел; җәмгыятьтә урнашкан мәгърифәт системасы; халыкның көнкүрешендә барлыкка килгән йолалар, традицияләр, ышанулар, риваятьләр; халыкның конкрет чынбарлык шартларында туган әхлакый принциплары, хокукый карашлар; халыкның сыйнфый һәм милли (этник) идеологиясе; халыкның дөньяга карашы, шул исәптән дине яисә атеистик карашлары; халыкның сәнгати фи- керләве һәм шуның иҗат җимешләре; фән, шул исәптән фәлсәфә һ.б.[ 8]
Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендәге парадокс - үзгәрүләре аркылы гына сакланыла алуында. Үзгәрешләрдән фәкать үле мәдәният һәм телләрне генә тулысынча саклап була.[ 9]
БиючеТайвань аборигеннары Аеручагыйлем эстәү һәмтәрбия юлы белән урын алган интеллектуаль һәмәхлакый сыйфатларның үсү акты. Интеллектуаль һәмэстетик өйрәнү юлы белән үcтерелгән зәвыкмөкәммәллеге һәммәгърифәт сыйфатлары. техниктәҗрибә һәмһөнәрләрдән аермалы буларак,сынлы сәнгать , мәдәни һәм гыйльмифәннәр беләнкызыксыну һәмзәвык иясе булу. Өйрәнү һәм гыйлемнекиләчәк буыннарга тапшыра алу сыйфатына бәйлекеше белеме ,ышанулары һәм гамәлләреберлеге . расчыл ,дини якиҗәмгыяви үзәнчәлекләр нигезендә барлыкка килгән бертөркемнең гадәти ышанулары, җәмгыявиформалары һәм матдиүзлекләре ; шулай ук: билгелезаман периоды эчендә һәм/яки аерым берурында яшәүче кешеләрнеңкөндәлек тормыш үзенчәлекләре.Оешманы билгеләүче уртаккарашлар ,кыйммәтләр ,максатлар һәмпрактикалар берлеге.Аерым бертармак ,эшчәнлек яки җәмгыяви бер үзенчәлек белән бәйле кыйммәтләр,аңлаулар яки җәмгыяви практика берлеге. Кеше эшчәнлегенең күренекленәтиҗәләре яисәбуыннан буынга күчә торгансоциаль яктан мөһиммәгълүмат .Калып:Чыганак?? XVIII һәм XIXгасырда Европа халыклары культура [ 5] [ 10] [ 11] [ 12] төшенчәсенбүгенге мәгънә дә куллана башлаганнар, улавыл хуҗалыгында якиумартачылыктагы кебекүсемлек үстерү һәмкамилләштерү мәгънәләренә туры килгән. XIX гасыр дәвамында ул башташәхесне , аеручауку юлы белән, үстерү яки камилләштерү, һәм соңракмилли ашкынуларны һәмидеалларны чынбарлыкка ашыру мәгънәләренә дә ия булды.
XX гасырда, «культура»кеше генетикасы билгеләмәгән барлыкфеноменнар мәгънәсендәантропологиянең төптөшенчәсе буларак алга чыкты. Аеруча, түбәндәге ике мәгънәдә:
кешеләрнең үзтәҗрибәләрен символлар беләнбилгеләү мәсьәләсендә һәмхыял көчен кулланып башкарылганиҗади эшчәнлек мөмкинлекләре өлкәсендә үсә торгансәләте ; дөньяның төрлеҗирләрендә яшәгән халыкларның үзтормыш тәҗрибәләрен билгеләү һәмклассификацияләү ысулы һәм иҗади сәләтләренкуллану юллары .Бүгенгекөндә бу төшенчәҗәмгыять тудырган физикартефактлар , ягъниматди мәдәният , һәм мәдәниятнең нигез тәшкил итүчетерминнары буларак кулланылган һәм матди булмаган барлык башка яклары[ 13] , ягънител ,гадәт , һ.б. арасындагы аерма мәгънәсендә киң таралган.