Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Мелпо Мерлье

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мелпо Мерлье latin yazuında])
Мелпо Мерлье
Туган1889
Ксанти[d]
Үлгән3 ноябрь1979(1979-11-03)
Афин,Греция
Ватандашлыгы Греция
Әлма-матерСорбонна[d]
Һөнәремузыка белгече
ҖефетОктавий Мерлье[d]

 Мелпо МерльеВикиҗыентыкта

ВикипедиядәМерлье фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.

Мелпо Логотети (гргрек. Μέλπω Λογοθέτη ), иренең фамилиясе беләнМелпо Мерлье (грек. Μέλπω Μερλιέ ;1889, Ксанти -1979,Афина ) -XX гасырның грек музыка белгече һәмфольклорчысы.

«Музыкальные архивы Традиции» (Μουσικά Αρχεία της Παράδοσης) һәм «Центр Малоазийских исследований» (Κέντρο Μικρασιατικών Σπουδών) җәмгыятьләренә нигез салучы.

Биография

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Мелпо Мерлье 1889 елда Ксанти шәһәрендә грек табибы Мильтиад Логотетис гаиләсендә туган.

Бала чагы, яшьлеге Константинопольдә уза. Ул Константинопольдәге Заппас асыл кызлар интернатында укый, анда аның фортепиано укытучысы София Спануди була. Әтиләре үлгәч, гаиләЖеневага күченә, һәм Мелпо шунда консерваториядә укый.

Балкан сугышларыннан соң Грециягә кайта, 1913 елда Мелпо төрле грек шәһәрләрендә, Константинополь һәм Мисырда концертлар бирә. Пирей консерваториясенә укытучы итеп билгеләнә.

1916 елда "Бетховен тормышы" әсәрен иҗат итә һәм бастыра.

Франция

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, Франциягә китә һәм Сорбоннаның хәзерге грек теле һәм филологиясе факультетына укырга керә. Биредә аның укытучысы француз эллинисты Губерт Пернот (1870-1946) була. 1921 елда ул Сорбоннада грек теленнән лектор итеп билгеләнә. Мерлье гаиләсенең дусты грек тарихчысы Д.Фотиадис фикеренчә, Мелпо пианист булырга хыялланган.[1]:В-105 .

Музыка белгече

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

1922 елның җәендә, демотик (халык) җырларын туплау өчен, Мелпо Логотети Румелиягә (Урта Греция) килә[2] . Монда аңа фольклорчы Димитрис Лукопулос ярдәм итә (1874-1943).

Мелпоның әлеге сәфәрендә җыелган материаллары соңрак 1931 елда "Историческая и Фольклорная библиотека» «Общества распространения полезных книг» сериясендә «Румелия җырлары» дигән исем астында басылып чыга.

96 битле китапта кереш сүз, һәр җырның тексты һәм көе бар[3] .

Мерлье

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Мелпо Франциягә кайта һәм грек демотик (халык) җыры буенча диссертация әзерли башлый. Бу чорда үзеннән 8 яшькә кече булган француз филологы Октавий белән таныша. 1923 елда Мелпо Мерльега кияүгә чыга, иренең фамилиясе белән таныла.Һаврдагы лицейда 2 ел укыта.1925 елда ул Афинадагы Франция институты директоры итеп билгеләнә һәм алар Грециягә күченә.

Музыка архивы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

1929 елда Грециягә Перно килә, фонограммага традицион грек музыкасын язу өчен, ул Мелпо белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясый.

Бу максат өчен башлангыч "Демотик җыр җәмгыяте» («Общество демотической песни» оештырыла һәм Париж университеты белән килешү төзелеп, контрактка кул куела.


Грециянең башка зыялылары белән хезмәттәшлектә Мелпо Мерлье 1929 елдан 1931 елга кадәр 660 халык җыры белән 220 фонограмма коллекциясен җыя[4].

1930 елда ул "Музыка һәм фольклор архивы"н, аннары 1933 елда"Кече Азиянең фольклор архивы"н оештыра.

"Октавий һәм Мелпо Мерлье - Кече Азияне өйрәнү үзәге"нә керү
Плак кварталындагы "Кече Азия тикшеренүләре үзәге" бинасы, Афина Акрополы һәм элеккегерус илчелеге чиркәве каршында урнашкан.

Хезмәтләре һәм махсус басмалары

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
    • Песни Румелии (Μέλπω Μερλιέ,Τραγούδια της Ρούμελης, 1931).
    • Музыкальная традиция в Греции (Μέλπω Μερλιέ,Μουσική παράδοση στην Ελλάδα, δοκίμιο, 1935 (επίσηςΜουσική Λαογραφία)
    • Очерк о греческой народной музыке (Μέλπω Μερλιέ,Essai d’un Tableau du Folklore Musical Grec, 1935.)
    • Последний эллинизм Малой Азии (Οκτάβιος και Μέλπω Μερλιέ,Ο τελευταίος ελληνισμός της Μικράς Ασίας. Έκθεση του έργου του Κέντρου Μικρασιατικών Σπουδών (1930—1973). Κατάλογος. Με πολλές εικόνες και χάρτες εκτός κειμένου, 1974).

Сылтамалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
  1. Δημήτρης Φωτιάδης, Ενθυμήματα, εκδ. Κέδρος 1981
  2. Μάρκος Δραγούμης «Άγνωστα στοιχεία για το ταξίδι της Μέλπως Μερλιέ στη Ρούμελη»,12 Μαρτίου 2007Μουσικό Λαογραφικό Αρχείο
  3. [περί ελληνικής μουσικής] Άγνωστα στοιχεία για το ταξίδι της Μέλπως Μερλιέ στη Ρούμελη(του Μάρκου Φ. Δραγούμη) — TAR — Διαδικτυακό Περιοδικό με αφορμή την Κιθάρα
  4. Μερλιέ Μέλπω — Εθνολογικό Μουσείο Θράκης. әлеге чыганактан 2016-03-13 архивланды. 2014-10-23 тикшерелгән.
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Мелпо_Мерлье&oldid=3500992
Төркемнәр:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp