Марко Полоның сәяхәтләре1271 елда башлана. Шушы елда Никколо һәм Маффео Кублай ханның үтенечен үтәр өчен яңадан сәяхәткә чыгалар. Бу юлы алар үзләре белән бергә яшь Марконы да алалар.
Аның сәяхәтләре турындагы хәтирәләре әтисенең һәм абыйсыныңБәркә Хан яшәгәнБолгар шәһәренә сәяхәте турындагы кереш өлеш белән башлана. Бер елдан соң аларҮкәк шәһәренә, аннарыБохарага юнәләләр. АндаЛеванттан килүче илче сәяхәтчеләрнеКублай хан белән очрашырга чакыра.1266 елда алар Кублай ханныңПекинда урнашкан сараенда хан белән очрашалар. Ул Марко Полоның әтисен һәм абыйсын кунакчыллык белән каршы ала һәмЕвропа илләре һәм халкы турында күпсанлы сораулар бирә. Шулай ук алар өстенә Рим папасына хат илтүне һәмИерусалимдагыГайсә пәйгамбәр кабереннән май китерүне йөкли. Хатта грамматика, риторика, логика, геометрия,санау сәнгате, музыка һәм астрономиядә белемнәре булган 100 христиан кешесен җибәрүне сорап язылган була.1269 елда ватаннарына әйләнеп кайткач, аларПапа Климент IVнең үлгәнлеген беләләр һәм яңа папа сайлау озакка сузылганга, май китерү вазифасын тизрәк үтәр өчен,1271 елда Марконы да алыпАккрага баралар.
Марко Полоның 1271-1295 еллардагы сәяхәте
Алар Кытайга диңгез буенча барырга телиләр, ләкин диңгез юлы хәтәр булганга күрә, алар бу юлны сайламыйлар.Багдад,Ормуз,Бәлех,Кашгар һәм башка күпсанлы шәһәрләр аркылы аларШанду шәһәренә барып җитәләр. Монда ханның җәйге сарае урнашкан була. Сәяхәтчеләрнең Кытайга барып җитүе һәм хан белән күрешү вакыты төгәл билгеле түгел, бу вакыйга1271 ел белән1275 ел арасында була. Алар Иерусалимнан китерелгән майны һәм папаның җавабын ханга тәкъдим итәләр.
Марко Полоның китабының өченче өлешендә диңгез арты илләре: Япония, Һиндстан, Шри-Ланка, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Африканың көнчыгыш яры турында сөйләнә.
Ханның кунакларны ватаннарына җибәрү теләге булмаганга, алар Кытайда 15 елга якын яшиләр.1292 елда фарсыилханыАргун хатын сорап Кублай ханга илчелек җибәрә, шул ук елда килен белән җавап буларак җибәрелгән 14 корабтан торучы илчелеккә Поло гаиләсенә дә кушылырга рөхсәт бирелә. Шул рәвешле, алар Ормузга килеп җитеп, аннарыИран һәмКара диңгез аркылы1295 елда Венециягә кайтып җитәләр.