Марие (Мария) Ундер (эст.Marie Under;27 март1883,Таллин —25 сентябрь1980,Стокгольм) —Эстония, Россия һәм Швеция шагыйрәсе һәм тәрҗемәче.
Мария Ундер укытучы гаиләсендә туган, ата-аналары чыгышы белән Хийумаа утравынан булган. 1891—1900 елларда Ревельдә (хәзергеТаллин) шәхси немец кызлар мәктәбендә белем ала. 1902 елда ул кияүгә чыга һәмМәскәүгә күчеп, биредә 1906 елга кадәр яши, аннары Ревельгә кайта. Ун дүрт яшеннән шигырьләр иҗат итә башлый.
Үзенеңнемец телендә язылган шигырларны якын дустына — эстон рәссамы Антс Лайкмаага бүләк итә. Лайкмаа шагыйрәнеэстон телендә язарга үгетли. 1904 елның 2 августында «Постимеес» эстон газетасы Марие Ундерның «Ничек булды...» («Как случилось...») дип аталган башлангыч шигырен бастырып чыгара. Шагыйрә Мутти псевдонимын куллана. 1917 елда Сиуру әдәби төркеменә керә, бу чорда Марие Ундерның шигърият символизмның зур йогынтысында була. Шагыйрәнең әсәрләре күңелле була, мәхәббәт һәм тәбигатне данлый. Сиуру группасы таркалганнан соң, Тарапита әдәби төркеменә керә. 1917 елда дөнья күргән «Сонетлар» дип аталган җыентыгы зур уңышка казана.
1920—1930 нчы елларда Марие Ундер — иң зур эстон тел осталарының берсе. Ике дөнья сугышлары арасында азат Эстониядә яшәгән шагыйрь Игорь Северянин, Мария Ундерның әсәрләрен рус телене тәрҗемә итеп «Предцветение» дип аталган шигъриятле җыелма бастырып чыгара. Моннан тыш шулай ук Эстониядә яшәгән рус шагыйрәсе Елизавета Роос-Базилевская да Марие Ундерның шигыйрьләрен рус теленә тәрҗемә итә.
1944 елда Совет Армиясе Эстония территориясенә инеп, немец гаскәрләре чигенгәч, Марие Ундер гаиләсе беләнШвецияга күчә, һәм бер ел диярлек качакларның лагерында яши. 1945 елда илнең башкаласыСтокһольмга күчә, театр музейларының берсендә эшли. Күп тәрҗемә итә, шул исәптән рус теленнән эстон теленә (мәсәлән,Анна Ахматованың «Реквием» әсәре,Борис Пастернакның «Доктор Живаго» әсәреннән шигырлар). Совет власына каршы позициядә була, моңа бәйле ССРБ-да аның иҗаты турында озак еллар телгә алынмаган. 1980 елда Стокгольмда вафат булган.
1999 елда язма һәм онлайн-тавыш рәвешендә төзелгән «XX гасыр Эстониянең 100 бөек шәхесе» исемлегенә керә[5].
- ↑1,01,1Bibliothèque nationale de Francedata.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑2,02,1FemBio database
- ↑3,03,1Eesti biograafiline andmebaas ISIK — 2004.
- ↑4,04,14,24,3Deutsche NationalbibliothekRecord #119247186 //Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑Sajandi sada Eesti suurkuju / Koostanud Tiit Kändler. — Tallinn: Eesti Entsüklopeediakirjastus, 2002. — 216 lk.ISBN 998570102X.