Ливан гарәп. الجمهوريّة اللبنانيّة Байрак[d] Илтамга[d] Нигезләнү датасы 22 ноябрь 1943 Рәсми исем République libanaise [ 1] ,الجمهورية اللبنانية ,لبنان ,Lebanese Republic ,Lebanon ,Republik Lubnan ,Lubnan һәмRepublik Lebanon Гомер озынлыгы 79,584 ел [ 2] Демоним Lebanese ,libanoni ,Libanano ,Libanänan ,Libanais [ 1] ,Libanaise [ 1] ,لبناني ,لبنانية ,لبنانيون ,ливанец ,ливанка ,לבנוני ,לבנונית ,libanezi ,libanez ,libaneză ,লেবানীয় ,libanese ,libanesi ,lubnani ,libanés ,libanesa ,libanesisk ,libanesar ,libaneser ,Libanese ,Libanesin ,libanezo ,libanezi ,libaneza ,libaneze ,لوبناني ,لوبنانية ,لوبنانيين ,لوبنانيات ,Liobánach [ 3] һәмorang Lubnan Рәсми тел гарәп теле [ 4] Гимн Лөбнан һимны Мәдәният Ливан мәдәнияте [d] Шигарь тексты Lebanon Passion for Living һәмLibanus: Y Wefr o Fyw Дөнья кисәге Азия [ 5] Дәүләт Ливан Башкала Бәйрут Сәгать поясы UTC+02:00 ,UTC+03:00 ,DAZD [d] ,EEDT [d] һәмAsia/Beirut [d] [ 6] Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Урта диңгез Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Левант Иң көнчыгыш ноктасы 34°12′03″ с. ш. 36°37′25″ в. д. H G Я O Иң төньяк ноктасы 34°41′32″ с. ш. 36°20′07″ в. д. H G Я O Иң көньяк ноктасы 33°03′18″ с. ш. 35°22′41″ в. д. H G Я O Иң көнбатыш ноктасы 33°05′39″ с. ш. 35°06′14″ в. д. H G Я O Геомәгълүматлар Data:Lebanon.map Иң югары ноктасы Курнет-эс-Сауда [d] Иң түбән ноктасы Урта диңгез Идарә итү формасы парламент республикасы [d] Дәүләт башлыгы вазыйфасы Ливан президенты [d] Ил башлыгы Жозеф Гаун [d] Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Ливан премьер-министры [d] Башкарма хакимият башлыгы Наваф Салам [d] [ 7] Канунбирү органы Ливан милли ассамблеясе [d] Үзәк банкы Ливан банкы [d] Дипломатик мөнәсәбәтләр Италия ,Бразилия ,Фәләстыйн ,Австралия ,Сүрия ,Америка Кушма Штатлары ,Иран ,Изге тәхет [d] ,Согуд Гарәбстаны ,Сербия ,UE ,Уругвай ,Франция ,Әрмәнстан ,Канада ,Гыйрак ,Пакьстан ,Кытай Җөмһүрияте ,БГӘ ,Мексика ,Россия ,Греция ,Һиндстан ,Бангладеш ,Гөрҗистан ,Германия ,Корея Халык Демократик Республикасы [ 8] һәмКытай Әгъзалык Берләшкән Милләтләр Оешмасы ,Гарәп Лигасы ,Ислам хезмәттәшлеге оешмасы [ 9] ,Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы [d] ,Халыкара үсеш ассоциациясе [d] ,Халыкара финанс корпорациясе [d] ,Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык [d] ,Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк [d] ,Африка икътисади үсеше өчен гарәп банкы [d] ,Икътисади һәм социаль үсеш өчен гарәп фонды [d] ,Гарәп валюта фонды [d] ,Интерпол [ 10] [ 11] ,ХКТО [d] [ 12] [ 13] ,Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы [ 14] ,Бөтендөнья почта берлеге [ 15] [ 16] ,Халыкара телекоммуникацияләр берлеге [d] [ 17] ,Франкофония [d] ,OIPC [d] ,Бөтендөнья метеорология оешмасы [ 18] ,Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы [ 19] ,Бөтендөнья таможня оешмасы [d] [ 20] һәмАтом-төш коралларының таратылмау турында килешү [d] [ 21] Балигълык яше 18 яшь Никахка керү яше 18 яшь һәм17 яшь Халык саны 6 100 075 (2018 )[ 22] Ир-ат халкы 2 814 124 [ 23] ,2 748 285 [ 23] ,2 713 490 [ 23] һәм2 662 356 [ 23] Хатын-кыз халкы 2 967 783 [ 23] ,2 914 639 [ 23] ,2 879 140 [ 23] һәм2 827 383 [ 23] Административ бүленеше Бейрут [d] ,Бекаа мухафазасы [d] ,Таулы Ливан [d] ,Төньяк Ливан [d] ,Көньяк Ливан [d] һәмНабатия [d] Акча берәмлеге Ливан фунты [d] Номиналь тулаем эчке продукт 23 131 941 557 $ [ 24] Кеше потенциалы үсеше индексы 0,706 [ 25] Эшсезлек дәрәҗәсе 6 ± 1 процент [ 26] Нәрсә белән чиктәш Сүрия һәмИсраил Аның белән шул ук территорияне били Asia/Beirut [d] BTI Governance Index 4,16 [ 27] ,4,53 [ 27] ,4,48 [ 27] ,4,19 [ 27] ,3,96 [ 27] ,3,95 [ 27] ,3,6 [ 27] ,3,97 [ 27] һәм3,05 [ 28] BTI Status Index 5,71 [ 27] ,6,16 [ 27] ,6,21 [ 27] ,6,24 [ 27] ,6 [ 27] ,5,74 [ 27] ,5,15 [ 27] ,5,36 [ 27] һәм4,68 [ 28] Мәктәптә укымаган балалар саны 201 675 [ 29] Автомобил хәрәкәте ягы уң [d] [ 30] Челтәр көчәнеше 220 вольт [ 31] Электр аергычы төре NEMA 1-15 [d] [ 31] ,NEMA 5-15 [d] [ 31] ,Europlug [d] [ 31] ,D төре [d] [ 31] һәмBS 1363 [d] [ 31] Кулланылган тел Ливанский диалект арабского языка [d] Мәйдан 10 452 ± 1 км² Нинди веб-биттә тасвирланган 68k.news/index.php?section=nation&loc=LB&lang=AR Һәштәге Lebanon Югары дәрәҗәле Интернет домены .lb Тематик география Ливан географиясе [d] Самый густонаселенная городская территория Бәйрут Феноменның икътисады Ливан икътисады [d] Феноменның демографиясе Ливан халкы [d] Джини коэффициенты 31,8 [ 32] Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 11 процент Тулаем туулар коэффициенты 1,714 [ 33] Шәһәр халкы 5 131 905 [ 23] ,5 035 754 [ 23] ,4 982 643 [ 23] һәм4 900 251 [ 23] Авыл халкы 650 002 [ 23] ,627 169 [ 23] ,609 988 [ 23] һәм589 488 [ 23] Демократия индексы 4,16 [ 34] Социаль медиаларда күзәтүчеләре 91 494 Туым күрсәткече 15,822 [ 23] ,15,332 [ 23] ,14,948 [ 23] һәм14,576 [ 23] Үлем күрсәткече 5,178 [ 23] ,6,253 [ 23] ,8,271 [ 23] һәм8,857 [ 23] Happy Planet Index score 39 [ 35] Илнең мобиль коды 415 Илнең телефон коды +961 Халыкара префикс 0 Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 140[d] [ 36] ,175[d] [ 36] ,112[d] [ 36] һәм160[d] [ 36] Илнең GS1 коды 528 Номер тамгасы коды RL Диңгездәге идентификацияләү номеры 450 Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Ливанда җирләнгәннәр [d] Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Ливанда төшерелгән фильмнар [d] Ливан Викиҗыентыкта
Лөбнан. 1-Көньяк Лөбнан, 2-Нәбәтия, 3-Таулы Лөбнан, 4-Бикәә үзәне, 5-Төньяк Лөбнан Лива́н якиЛөбна́н (гарәп. لبنان ,Лүбна́н ), рәсми исемеЛөбнан Җөмһүрияте (гарәп. الجمهورية اللبنانية ,әл-Җүмһуриййә әл-Лүбнаниййә ) – Урта диңгезнең көнчыгышында урнашкан кечкенә дәүләт. Аның көнчыгыш һәм төньяк ягындаСүрия урнашкан, ә көньягындаИзраил .
Лөбнан халкы 4 миллион тирәсе. Бу ил гарәп дөньясындадини яктан нык аермлануы белән үзенчәлекле. Лөбнанда, дәүләтне җәмгыятьнең дини бүленешеннән чыгып төзелгән, конфессионализм дигәнсәяси система эшли.
Гражданнар сугышына(1975-1990) хәтле Лөбнан чәчәк аткан ил, гарәп дөньясының финанс һәм банклар башкаласы була. Сугыштан соң икътисадны торгызу башлана, ләкинИзраил беләнсугыш дәүләтне яңадан хаос хәленә китерә. Бу сугыш нәтиҗәсендә Лөбнан халкы авыр югалтуларга дучар була, йөзләгән мең кеше качкын хәленә кала.
Хәзерге Лөбнан территориясендә беренче торак урыннар б. э. кадәр 6 мең ел элек барлыкка килә башлый.Библос тирәсендә археологлар борынгы кораллар табалар. Кайсыбер кораллар бу җирдә балык тоткан кабиләләрнеңнеолит чорында ук(б. э. кадәр 8 – 7 мең еллар элек) яшәгәннәрен күрсәтә.
ЛөбнанУрта диңгезнең ярлары буенда урнашкан, диңгез сәүдәсе белән алга киткәнФиникия дәүләтенең ватаны була. Финикиянең чәчәк атуы б. э. кадәр 1200-800нче елларга туры килә. Б. э. кадәр VI гасырда ФиникияБөек Кир II җитәкчелегендәгефарсыларга буйсына. Б. э. кадәр 322нче елдаАлександр Македонлы басып ала, ә б. э. кадәр 1нче гасырдаРим Империясенә буйсына башлый. Гарәб яулары белән Лөбнангаислам үтеп керә.
XII гасырда Иерусалим корольлеге, 1261-1516Мисыр , 1517–1918Госманлы империясенең бер өлеше булып тора.
1918нче елдан, Госманлы империясеБеренче Бөтендөнья сугышында җиңелгәннән соң, Лөбнан 1943нче елга кадәр сузылганФранция протекторатына эләгә. 1943нче елда,Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә бәйсезлек ала. 1975–1990нчы еллардаСурия һәмИзраил катнашуы аркасында катлауланган, мөселман һәм христиан җәмгыятьләре арасында Гражданнар сугышы була.1982нче елдаИзраил үзенең гаскәрләрен Лөбнан территориясенә кертә, Бәйрутны ала, ә Лөбнанның көньягын 2000нче елга кадәр оккупациядә тота.
Лөбнанда1943нче елдан бирле яшәгән конфессионализм дәүләт төзелеше, Франциядән бәйсезлек алганнан соң барлыкка килә. Илнең сәяси тормышында бөтен дини конфессияләр дә катнаша алсын өчен, түбәндәге тәртип эшли: илнең президенты –нәсари - маронит, премьер-министр –сөнни мөселман , парламент спикеры –шигый мөселман . Конституция буенча Лөбнан – парламент җөмһүрияте.
Закон чыгаручы орган булып Вәкилләр Мәҗлесе – Лөбнан парламенты тора. Мәҗлестә вәкилләр булып 64 мөселман (27 сөнни, 27 шигый, 8 друз, 2 галәви) һәм 64 нәсари (34 маронит, 14 грек ортодоксгы, 7 грек католигы, 5 әрмән ортодоксгы, 1 әрмән апостольлесе, 1 протестант һәм 1 билгеләнмәгән) тора.
Президент Вәкилләр Мәҗлесе тарафыннан 6 елга һәм 1 тапкырга гына сайлана. Президент Мәҗлес тәкъдименнән чыгып премьер-министрны һәм аның 1нче урынбасарын билгели. Премьер-министр президент һәм мәҗлес белән киңәшләшеп, дини бүленеш буенча министрлар кабинетын төзи.
Лөбнанда сәяси фиркаләр дә дини бүленеш буенча төзелгән. Бу фиркаләр алдан билгеләнгән сәяси урыннар өчен көрәшәләр.
ЛөбнанЯкын Көнчыгышта ,Урта Диңгез яры буенда урнашкан. Диңгез яр буе 210 км га кадәр сузылган. Диңгез ярына параллель рәвештә 2 тау тезмәсе урнашкан: Лөбнан сырты (Җәбәл Лүбнан), Көнчыгыш Урта диңгез яры буендагы иң зур тау массивы һәм Көнчыгыш сырт (Җәбәл әш-Шәркый). Бу тауларда Көнчыгыш Урта диңгез яры буеның иң зур өч елгасы башлана: әл-Аси, әл-Литани һәм әл-Урдун (Үрдүн). Яр буеда әс-Сәһл тигезлеге урнашкан.
Лөбнанда өч климатик зона бар: яр буе, таулар һәм өчке өлкәләр. Диңгез яр буенда җылы җәйле һәм кышлы субтропик климат. Тауларда һәм тау битләрендә салкынча кышлы, уртача җәйле климат. Лөбнан һәм Көнчыгыш сыртлары арасында урнашкан Бәкаа үзәнендә кызу һәм коры җәйле, салкын кырыс кышлы континенталь климат.
Яр буендаинҗир ,зәйтүн ,цитрус ,банан ,йөзем ,кипарис ,пальма агачлары, югарырак биеклекләрдәалма ,шәфталу ,өрек ,чикләвекләр үсә. Лөбнанның символы булган эрбет агачлары бик аз күләмдә, 1000-2000 метр биеклектә генә сакланып калганнар.
Лөбнан 6 өлкәгә(мүхафәза гарәб.محافظة ) бүленә. Ә бу өлкәләр, үз чиратында 25 районга бүленәләр.
Башка гарәб илләре белән чагыштырганда Лөбнанда туризм, сәүдә, банк эше алга киткән, ләкин сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы икътисадта зур роль уйнамыйлар. Илдә киеренке хәл саклану сәбәпле, икътисади тормышны җайга салу бик акрын темплар белән бара.
Тышкы сәүдәнең роле бик зур. Илнең азык-төлеккә, чималга, машина һәм җиһазларга ихтыяҗы импорт аркасында канәгатьләндерелә.
Милли керемнең 15% сәнәгатькә туры килә. Алга киткән өлкәләре – төзелеш материаллары, нефть эшкәртү, текстиль сәнәгате.
Авыл хуҗалыгы милли керемнең 10% алып тора. Цитруслыллар, алма, яшелчәләр үстерү юнәлешендә интенсивлаштыру дәрәҗәсенең югары булуы белән аерыла.
Лөбнанның 90% халкы шәһәрләрдә, ә калганы авыл җирендә яши. Яр буе районнарында халык тыгыз урнашкан.
Лөбнан халкының 95%гарәпләр , 4%әрмәннәр һәм 1%ын башка халыклар тәшкил итә. Әдәби тел –гарәп теле , ә сөйләмдә лөбнан диалекты кулланыла.
Мөселманнар Ливан халкының 54—60 % ын,христианнар 40,5 % ын алып тора. Шулай ук башка диннәрнең (шул исәптәнбуддачылык тарафдарлары,мормоннар (ингл.) татар. һ. б. диннәрнең) зур булмаган җәмгыятьләре яши[ 37] .
Ислам динен ил халкының ~60 % ы, шул исәптәндрузлар тота.Сөнниләр ил халкының 27,4 % ын тәшкил итә, аларның күпчелегешәфигый мәзһәбе сөнниләре,хәнәфи һәмхәнбәли мәзһәбе сөнниләре җәмгыятьләре дә бар.Шигыйлар (уникечеләр , әләвияләр һәм исмәгыйлиләр) ил халкының 26,8 % ын тәшкил итә. Илдә берничә зурсуфичылык ордены, шул исәптән нәкышбәндия һәм кадириятарикатьләре эшли.
Ливан парламентында урыннарны бүлгәндә, друзлар җәмгыяте Ливанның биш мөселман җәмгыятенең (сөннилар, шигыйлар, друзлар, әләвияләр һәм исмәгыйлиләр) берсе буларак карала[ 38] .
Ливанның төрле сәяси һәм дини лидерлары арасында төзелгән килешү шартлары буенча, Ливан президенты —марони (ингл.) татар. (ил халкының ~25% ы маронилар), премьер-министр —сөнни , ә парламент спикеры —шигый мөселман булырга тиеш.
Лөбнанда белем бирү ситемасы үз эченә бишьеллык башлангыч һәм җидееллык урта мәктәпне, шулай ук дүртьеллык училищеларны һәм Бәйруттагы Лөбнан Университетын ала. Лөбнан укый-яза белүчеләр саны күп булуы белән дә гарәп дөньясында аерылып тора. Анда 15 яшьтән олырак кешеләрнең 92,5% укый-яза белә (1995нче ел буенча).Лөбнанда 15 зур китапханә бар.
Лөбнан белән дипломатик мөнәсәбәтләре булган илләр картасы:
↑1,0 1,1 1,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты ↑ The National Terminology Database for Irish — 2006. ↑ 11 //(unspecified title)
↑ https://www.workwithdata.com/place/lebanon
↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
↑ War-torn Lebanon forms its first government in over 2 years to end deadlock — 2025.
↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
↑ https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World —Интерпол . ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Asia-South-Pacific/LEBANON
↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ —ХКТО . ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/lebanon
↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=175
↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
↑ https://public.wmo.int/en/members/lebanon
↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
↑ https://en.wikipedia.org/wiki/List_of_parties_to_the_Treaty_on_the_Non-Proliferation_of_Nuclear_Weapons
↑ Central Intelligence Agency The World Factbook —Washington, D.C. :Central Intelligence Agency ,U.S. Government Printing Office , 1981. — ISSN0277-1527 ;1553-8133 ↑23,00 23,01 23,02 23,03 23,04 23,05 23,06 23,07 23,08 23,09 23,10 23,11 23,12 23,13 23,14 23,15 23,16 23,17 23,18 23,19 23,20 23,21 23,22 23,23 (unspecified title) —база данных Всемирного банка . ↑ https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD —Бөтендөнья банкы . ↑ Отчёт о развитии человечества —Программа развития ООН , 2022. ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
↑27,00 27,01 27,02 27,03 27,04 27,05 27,06 27,07 27,08 27,09 27,10 27,11 27,12 27,13 27,14 27,15 https://www.bti-project.org
↑28,0 28,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/LBN
↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты ↑ http://chartsbin.com/view/edr
↑31,0 31,1 31,2 31,3 31,4 31,5 World Plugs / мөхәррирХалыкара иликтер тихникасы кәмисиясе ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты ↑ 2020 Democracy Index ↑ https://happyplanetindex.org/countries/?c=LBN
↑36,0 36,1 36,2 36,3 International Numbering Resources Database : ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррирХалыкара телекоммуникацияләр берлеге ↑ Lebanon Religion, Economy and Politics (ингл.) ↑ Lebanon Country Study Guide Volume 1 Strategic Information and Developments. Books.google.ca(ингл.)
ИХО әгъзалары ИХО күзәтүче-илләре ИХО күзәтүче-оешмалары * -2012 елда әгъзалыгы рәсми туктатылган.