Клеопатра сыны, Эрмитаж,Санкт-ПетербургКлеопатра VII Филопатор (борынгы юнанчаΚλεοπάτρα Φιλοπάτωρ, 69—30 б.э.к.) -Борынгы Мисырның эллинистик чорпатшабикәсе, Птолемейлар (Лагид) македон нәселеннән чыга.
Клеопатра сурәте тәңкәдә, Сүрия тетрадрахмыРим гаскәр башлыгыМарк Антоний беләнмәхәббәт мөнәсәбәтләре өчен мәшһүр.
Клеопатра хакимлек иткән чорда МисырРим тарафыннан басып алына, патшабикә Рим беренче императорыОктавиан Августның әсире булмас өченүз-үзенә кул сала.
Клеопатра Мисыр белән 21 ел дәвамында хакимлек итә (бертуганнарыПтолемей XIII һәм Птолемей XIV белән, соңрак Марк Антоний белән бергә).
Мисырныңфиргавен дәверенең соңгы бәйсез хакиме булып санала (соңгы фиргавен).Борынгы Рим басып алынганнан соң Мисыр үз бәйсезлеген югалта, Рим империясенең берпровинциясенә әйләнә.
КлеопатраныңГай Юлий Цезарьдан бер улы,Марк Антонийдан ике улы һәм кызы булган.
Клеопатра чамалап 69 б.э.к. елдаАлександрия шәһәрендә туган. 58-55 б.э.к. елларда булган чуалыш нәтиҗәсендә апасы Береника үтерелгән, абые Птолемей XII Рим "курчагына" әверелә.
51 б.э.к. елда хакимият энесе Птолемей XIII га тапшырыла, Клеопатра формаль рәвештә аңа кияүгә чыга һәмΘέα Φιλοπάτωρ (Теа Филопатор) исеме астында тәхеткә утыра. Ләкин тиздән алар арасында низаг башлана, 48 б.э.к. елда КлеопатраСүриягә качарга мәҗбүр була, анда гаскәр җыя. Энесе Птолемей XIII зур гаскәре белән дәүләт чиген яба.
Клеопатра һәм Цезарь, Җан Җером рәсемеПомпей Фарсал янындагы сугышта 48 б.э.к. елдаЦезарь тарафыннан җиңелә. Помпей Мисырга кача һәм фиргавенне ярдәм сорый. Ләкин Птолемей XIII карары буенча Помпей үтерелә.
Цезарь Помпейны куа китеп Мисырга килә, биредә ул патшалар бәхәсендә Клеопатраны якларга карар итеп, аны Сүриядән Александриягә чакыра. Клеопатра яшерен рәвештә балык тотучы көймәсендә Александриягә Рим диктаторына килә.
Птолемей, Потин һәм Ахилла Александриягә гаскәрне чакыра, аларга шәһәр кешеләре дә кушыла. Нәтиҗәдә Цезарь камалышка эләгә, ләкинМитридат Пергами гаскәрләре аны коткаралар.
47 б.э.к. елда Мареотий күле янында фетнә бастырыла, Птолемей Нил елгасында бата. Нәтиҗәдә Клеопатра Рим протектораты астында тәхеткә утыра.
46 б.э.к. елда Цезарь белән Клеопатра Римга күчеп кайта.
44 б.э.к. елда түнтәрелеш нәтиҗәсендә Цезарь үтерелә, Клеопатра Александриягә кайта.
41 б.э.к. елда Клеопатра Рим гаскәр башлыгы Марк Антоний белән танышып берек төзи.
36 б.э.к. елда Рим хакимияте шушы беректә үз дәүләте өчен янау күрә башлый.
32 б.э.к.Октавиан Клеопатрага каршы сугыш башлый.Акциум янындагы бәрелештә 31 б.э.к. елда Клеопатра җиңелә, аның флоты бирелә, соңрак коры җир гаскәре дә әсирлеккә бирелә.
Клеопатра үлеме, Гидо Гагначи рәсеме
Клепатра үлеме, Риксенс рәсеме
Антоний үлеме, Анисе Лемонье рәсеме30 б.э.к. елда Октавиан гаскәре Александриягә килеп җитә. Антоний һәм Клеопатра хәлнең котылгысызлыгын күреп үз-үзенә кул салалар: Клеопатраның күкрәгенә агулы елан тешли, Антоний кылычка ташлана.
Мисыр Рим вилаятенә әверелә,Октавиан Август беренче Рим императоры була.
Клеопатра шәхесе мәдәнияттә зур урын алган. Клеопатрага күп кенә китаплар һәм фильмнар багышланган.
- «Клеопатра» шигыре (Пушкин, Брюсов, Блок, Ахматова)
- Уильям Шекспир «Антоний и Клеопатра»
- Бернард Шоу «Цезарь и Клеопатра»
- Георг Эберс «Клеопатра»
- Генри Райдер Хаггард «Клеопатра»
- Маргарет Джордж «Дневники Клеопатры» (1997)
- Давтян Лариса. «Клеопатра» (поэтический цикл). М., Река времен, 2010
- А. Владимиров «Правило Клеопатры» (музыкальная драма)
- Мария Хэдли. "Царица цариц"
- Н. Павлищева. "Клеопатра"
- Плутарх,«Цезарь»;«Антоний»
- Аппиан,«Гражданские войны», кн. II, V
- Светоний , «Божественный Юлий», «Август»
- «Записки об Александрийской войне» неизвестного автора
- Бенгтсон Г. , Правители эпохи эллинизма, М., 1982
- Александр Кравчук,Закат Птолемеев
- Roman History, by Cassius Dio, Book 51
- Монеты Клеопатры VII