Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Ким Чен Ын

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ким Чен Ын latin yazuında])
Ким Чен Ын
Туган телдә исемLua хатасы: expandTemplate: template "lang-ko-hani" does not exist.
Әйтелеш
Туган8 гыйнвар1984(1984-01-08)[1][2](41 яшь)
Вонсан,Канвондо[d][3]
Яшәгән урынрезиденция Йонсон[d]
Ватандашлыгы Корея Халык Демократик Республикасы
Әлма-матерКим Ил Соң университеты,Ким Ил Соң Хәрби университеты
Һөнәресәясәтче
Сәяси фиркаТрудовая партия Кореи[d]
ҖефетЛи Соль Чжу
Балалар2 расланмаган, 1 расланган:Ким Чжу Э
Ата-ана
КардәшләрКим Чен Чхоль[d],Ким Чен Нам[d],Ким Ё Чжон[d] һәмКим Соль Сон[d]
Хәрби дәрәҗәКХДҖ маршалы[d],Маршал һәмГенералиссимус КНДР[d]

 Ким Чен ЫнВикиҗыентыкта

Ким Чен Ын (кор.김정은?,金正恩?;1982,1983 яки1984 елның8 гыйнвары,Пхеньян,КХДР) —Төньяк Корея сәяси, дәүләт, хәрби һәм партия эшлеклесе, КХДР Дәүләт советы рәисе (2016 елдан), Корея хезмәт партиясе Үзәк комитеты Генераль секретаре. 2011 елдан КХДРның югары җитәкчесе.

2013 елда Forbes журналы Кимны дөньяның иң йогынтылы кешеләре исемлегендә 46 нчы урынга һәм абруйлы кореялеләр исемлегендә 3 нче урынга куйган[4].

Тормыш юлы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Ким Чен ЫнПхеньянда, рәсми версия буенча, 1982 елның 8 гыйнварында туган[5]. Ким Чен Ирның (1941—2011) өченче улы. Әнисе — элеккеге балеринаКо Ён Хи, Ким Чен Ирның өченче хатыны[6].

Ким Ир Сен исемендәге хәрби университетта югары белем ала (2002—2006). Диплом эшенең темасы «Глобаль навигация системасы (GPS) ярдәмендә тактик карталарны ачыклау өчен компьютер модельләштерү».

2010 елның 27 сентябрендә Ким Чен Ын армия генералы исеменә бирелә[7].

2012 елның 18 июлендә КХДР Маршалы исемен ала, кораллы көчләрнең югары командующие буларак үз позицияләрен ныгытып[8], дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары аны еш кына «маршал Ким Чен Ын» яки «Маршал» дип атыйлар[9].

Ким ике дәрәҗә ала: физика буенча Ким Ир Сен исемендәге университетта, ә икенчесе — Ким Ир Сен исемендәге Хәрби университетның армия офицеры[10][11].

2013 елда Ким Чен Ын HELP хосусыйМалайзия университетының икътисад буенча докторлык дәрәҗәсенә лаек була.

КХДР башлыгы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

2009 елның гыйнварында «Труд» газетасы хәбәр иткәнчә, Ким Чен Ир Кореянең хезмәт партиясе (КХП) җитәкчеләренә шәхси директивны чыгарган, анда Ким Чен Ынны үзенең варисы дип атаган.

Ким Чен Ир 2011 елның 17 декабрендә йөрәк өянәгеннән вафат була, әмма бу хакта ике көннән соң игълан ителгән. 24 декабрь көнне КХПның үзәк басма органында, «Нодон Синмун» газетасында, Ким Чен Ын беренче тапкыр Корея Халык армиясенең Югары баш командующие дип атала[12]. Соңрак, 31 декабрь төнендә Корея хезмәт партиясе Үзәк комитеты политбюросы аны рәсми рәвештә илнең Кораллы көчләре баш командующие итеп билгеләгән[13].

26 декабрьдә «Нодон Синмун» хәбәр иткәнчә, Ким Чен Ын Төньяк Корея Хезмәт партиясенең Үзәк комитеты рәисе вазыйфасында расланган[14][15].

2012 елның 15 апрелендә Ким Ир Сенның туу 100 еллыгына багышланган хәрби парад вакытында Ким Чен Ын беренче тапкыр чыгыш ясый[16].

Тышкы сәясәт

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Ил башлыгында булган чорда, 2012 ел ахырына,БМО Иминлек советының ике резолюциясен бозып, һәм шул рәвешле халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан ризасызлык уятып, КХДР космик державалар клубына кергән (Көньяк Кореяне узып китеп)[17]. 2013 елның февралендә КХДР үз тарихында өченче атом-төш сынавын уңышлы үткәрә[18].

2013 елның 8 мартында КХДР җитәкчелеге Көньяк Корея белән 1953 елдаКорея сугышы тәмамланганнан соң имзаланган килешүне юкка чыгара[19]. Шул ук вакытта Корея хезмәт партиясенең җиденче съездында Ким Чен Ын атом-төш коралының бары оборона чарасы буларак кына кулланылачагын билгеләп үтә[20].

Ким Чен Ын һәмДональд Трамп (2018 елның 12 июне)

2018 елның 25-28 мартында үзенең беренче чит ил сәфәрен кыла: Ким Чен Ын хатыныЛи Соль Чжу беләнПекинга (Кытай) рәсми булмаган визит белән килә, анда КХР РәисеСи Цзиньпин белән очрашкан[21][22].

Ким Чен һәмАКШ президентыДональд Трампның беренче очрашуы 2018 елның 12 июнендәСингапурда уза. Д. Трамп һәм Ким Чен Ынаның икенче очрашуы 2019 елның 27—28 февралендәХанойда (Вьетнам) уза. Трамп сөйләшүләрдә Корея ярымутравының тулы денуклеаризацияләнүен таләп иткән, әмма КХДР җитәкчесе моның белән килешмәгән[23][24].

2019 елның 25 апрелендә Ким Чен ЫнныңРоссиягә визиты була, анда ул Русский утравында (Владивосток)Россия ПрезидентыВладимир Путин белән очрашкан[25].

2018 елның 1 гыйнварында үзенең яңа ел чыгышында Ким Чен ЫнСеул белән диалогка әзер булуын белдерә. 9 гыйнварда ике ил чигендә Пханмунджом шәһәрендә КХДР белән Көньяк Корея арасында турыдан-туры сөйләшүләр башлана. Аларның нәтиҗәләре буенча КХДРныңПхенчхандагы Олимпия уеннарында катнашуы килештерелә. Нәтиҗәдә, Төньяк һәм Көньяк Корея спортчылары Олимпиада ачылу һәм ябылу тантаналарындаКорея ярымутравының гомуми флагы астында узганнар, шулай ук беренче тапкыр бердәм хатын-кызлар хоккей командасы тәкъдим ителгән[26].

27 апрельдә КХДРның Югары җитәкчесе Ким Чен Ын һәм Корея Республикасы Президенты Мун Чжэ Ин Корея ярымутрауларын бүлүче демаркация линиясе янында очраша. Төньяк Корея лидеры 65 ел эчендә Көньяк Корея территориясенә кергән КХДРның беренче башлыгы була[27].

Гаилә

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Ким Чен Ынның, гаммәви мәгълүмат чараларыннан алынган мәгълүматларга караганда, ике баласы бар: беренче бала 2010 елның көзендә яки 2011 елның кышында туган, икенчесе — 2012 елның декабрь ахырында[28].

2012 елның июлендә КХДР дәүләт телевидение Ким Чен Ынның өйләнгәнен хәбәр итә. Аның хатыны —Ли Соль Чжу (리설주)[29].

Искәрмәләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
  1. Store norske leksikon — 1978. — ISSN2464-1480
  2. GeneaStar
  3. 3,03,1http://asiancorrespondent.com/53675/the-legend-of-kim-jong-un-mom-was-from-japan/
  4. Howard, Caroline. No. 46: Kim Jong Un - pg.48. әлеге чыганактан 2015-12-26 архивланды. 2021-11-23 тикшерелгән.
  5. Everything you need to know about North Korean leader Kim Jong Un,ABC News. 15 июнь 2018 тикшерелде.
  6. Moore, Malcolm.Kim Jong-un: a profile of North Korea’s next leader 2009 елның 5 июнь көнендәархивланган.The Daily Telegraph. 2 June 2009.
  7. Сын-преемник Ким Чен Ира произведён в генералы армии. NEWSru.com (2010-09-27). 2010-09-28 тикшерелгән.
  8. North Korea's Kim Jong-un named 'marshal' (ингл.),BBC News (2012-07-18). 18 июль 2012 тикшерелде.
  9. North Korean leader orders to turn armed forces into elite revolutionary army (ингл.) (2014-12-02). 28 декабрь 2014 тикшерелде.архив күчермәсе, Archived from the original on 2015-07-04, retrieved2021-11-23 CS1 maint: Unfit url (link)Kim Jong-un's latest no-show fuels further health rumours,The Guardian (2014-10-10). 28 декабрь 2014 тикшерелде.
  10. Kim Jong Un makes first appearance since father’s death 2012 елның 8 гыйнвар көнендәархивланган..Los Angeles Times (20 December 2011). Retrieved 1 January 2012.
  11. Bill Powell (2011-12-22). The Generals Who Will Really Rule North Korea. Time. әлеге чыганактан 2015-07-02 архивланды.
  12. Северная Корея: Ким Чен Ын стал Верховным главнокомандующим. ИА REGNUM (2011-12-24).
  13. Ким Чен Ын назначен верховным главнокомандующим КНДР. Русская служба Би-би-си (2011-12-31). әлеге чыганактан 2012-03-24 архивланды.
  14. Ким Чен Ын возглавил ЦК Трудовой партии Кореи. //Lenta.ru, 26.12.2011
  15. Ким Чен Ын снова приблизился к усопшему отцу: теперь возглавил партию // Newsru.com, 26.12.2011
  16. Ким Чен Ын впервые выступил на публике. kant.kg. әлеге чыганактан 2012-06-28 архивланды. 2012-05-24 тикшерелгән.
  17. Вопиющий нарушитель. Эксперт (2012-12-12). әлеге чыганактан 2013-03-16 архивланды.
  18. Северная Корея провела третье ядерное испытание. Newsru.com (2013-02-12).
  19. КНДР аннулировала договор о ненападении с Южной Кореей. РБК (2013-03-08). 2020-10-04 тикшерелгән.
  20. Ким Чен Ын изложил на партийном форуме основные направления политики КНДР // ТАСС, 08.05.2016
  21. «Синьхуа»: лидеры Китая и КНДР провели переговоры
  22. Впервые за 7 лет: лидер КНДР Ким Чен Ын с супругой совершают визит в Китай // RT
  23. Times назвала причину досрочного завершения саммита Трампа и Ким Чен Ына // РБК, 3 мар 19
  24. Переговоры Трампа с Ким Чен Ыном завершились раньше времени и без соглашения // Русская служба Би-би-си, 28 февраля 2019
  25. Встреча Путина и Кима оказалась полна символов и намеков //Взгляд, 25 апреля 2019 …меч в подароклимузины Mercedes у Ким Чен Ына
  26. Ким Чен Ын принял южнокорейских министров в Пхеньяне. Впервые за все время правления
  27. Северная и Южная Кореи ведут переговоры. С чего начиналось потепление
  28. Ким Чон Ын
  29. «김정은 옆 여성은 부인, 이름은 이설주» — 1등 인터넷뉴스 조선닷컴, archived fromthe original on 2015-03-16, retrieved2021-11-23 

Сылтамалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
⚙️ 
  Тематик сайтлар
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Норматив контроль
BIBSYS1512719457526 ·CiNiiDA11396774 ·GND1057989533 ·ISNI0000000120851310 ·LCCNn2011038915 ·NDL01214960 ·NKCjo2016912585 ·NTA377100838 ·SUDOC188389911 ·VIAF2418152140026211100002
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Ким_Чен_Ын&oldid=4415054
Төркемнәр:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp