Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Квазар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Квазар latin yazuında])
Җирдән 12,9 миллиардяктылык елы ераклыгында урнашканULAS J1120+0641 квазары, аның үзәгендә урнашкан кара тишекнең массасы 2 миллионКояш массасына тигез.
Һаббл телескобы ярдәмендә табылган Квазарның төше

Квазар (инглизчә quasar:quas(i) + (st)ar – йолдыз сыман) — күзәтелә торганГаләмдә иң якты астрономик объектларның берсе. Аның нурланыш егәрлеге кайвакытгалактикабызның бөтенйолдызлары суммар нурланыш егәрлеген арттырып үти.

Бер фараз буенча квазарлар - ерактагыгалактикаларның куәтле актив төшләре, аларның эчендә үтә массивкара тишек урнашкан, ул тышкыфәзадан тирәсендәге матдәне эченә суырып йота (аккреция) , нәтиҗәдәкара тишекнең массасы бик арта һәм куәтле нурланыш таратыла. Шушы нурланыш галактиканың барлык йолдызлары нурланыш егәрлегеннән югарырак була.

Соңгы күзәтүләр буенча күпчелек квазарлар эре эллиптик галактикалар үзәкләре янында урнашкан.

Бер теория буенча квазар - үзгәрешенең башлангыч дәверендәге галактика, аның эчендә үтә массив кара тишек әйләнә-тирәдәге матдәне йота. Галактика үзәгендә урнашкан шул кара тишекнеңаккрецион дискы - көчле нурланышның чыганагы булып тора. Квазарныңкызыл тайпылмасыкосмологик кызыл тайпылмасыннан гравитацион тайпылма кыйммәтендә зуррак.

КвазарларныГаләмнеңмаяклары белән чегыштыралар, чөнки алар гаять зур ераклыктан күренәләр. Квазарларны тикшерү ярдәмендәГаләмнең эволюциясе, матдәнең бүленеше, спектраль төзелеше өйрәнелә.

Сылтамалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Квазар&oldid=3163712
Төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp