Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Италия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Италия latin yazuında])
Италия
Байрак
Илтамга
БашкалаРим
Халык саны58 850 717 (2023) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән17 март 1861 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагыUTC+01:00,UTC+02:00
Рәсми телитальян теле
Nifer a laddwyd713 499 Edit this on Wikidata
География
Мәйдан302,068км²
Координатлар42.5°N 12.5°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исемеИталия президенты
Дәүләт башлыгыСерҗо Маттарелла
Башлык исемеИталия министрлар шурасы рәисе
Хөкүмәт башлыгыДжорджа Мелони
0°0′0″N 0°0′0″E
Икътисад
ТЭП$2 114 356 million (2021), $2 010 432 million (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлегеевро
Эшсезлек дәрәҗәсе8.1% (2022)[1]
Туу күрсәткече1.2 (2020)[2]
КПҮИ0.895 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы82.5439ел (2015, 2016)[4]
Джини коэффициенты35.2 (2020)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Электр аергычы төреL төре[6]
Автомобил хәрәкәте ягыуң
Челтәр көчәнеше230вольт[6]
Телефон коды+39
ISO 3166-1 кодыIT
ХОК кодыITA
Интернет домены.it


Ита́лия (итал. Italia[iˈtaːlja]), рәсми атамасыИта́лия Җөмһүрияте (итал. Repubblica Italiana) —Көньяк Европада урнашкандәүләт.

Төньяк-көнбатыштаФранция белән, төньяктаШвейцария һәмАвстрия белән, һәм төньяк-көнчыгыштаСловения белән чикләнә. Шулай ук эчендәВатикан һәм Сан-Марино белән чикләнә.

Италия үзенәАппенин ярымутравын,Балкан ярымутравын, Падан тигезлеген,Альп тауларының көньяк битләүләрен, Сардиния һәм Сицилия утравларын алган.

Дәүләт символлары

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Байрак

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Беренче тапкыр италия байрагы Эмилиядә җөмһүрият байрагы булып 1797 елның 7 гыйнварында барлыкка килде.Наполеон идарә иткән чордагыБөек француз инкыйлабы символы булган.

Вена конгрессыннан һәм Реставрациядән соң байрак иреклек символы булып калган һәм 1831 белән 1848 революция хәрәкәте елларында кулланган.

Герб

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Официаль рәвештә Италия гербы 1948 елның 5 маенда халыкка белдерелде.

Эмблема биш энәле тәгәрмәчкә куелган, сул яктан торган оливка ботагыннан һәм уң яктан торганимән ботагы арасында ак төстәге биш почмаклы йолдыздан тора. Яшел ботаклар «Италия Җөмһүрияте» (итал. REPUBBLICA ITALIANA) дип язылган кызыл лента белән бәйләнгәннәр.

Дәүләт гимны

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

FRATELLI D'ITALIA (ИТАЛИЯ ТУГАНЛЫГЫ)

Fratelli d’Italia,                    Әй, туганнар, итальяннар,

L’Italia s’è desta,                Италия уянды,

Dell’elmo di Scipio             Шипионың данлы очламын

S’è cinta la testa.                Таҗ итеп ул киеп алды.

Dove’è la Vittoria ?             Олы җиңү – кайда соң ул?

Le porga la chioma;           Ул бит безгә баш иде:

Chè schiava di Roma         Рум коллары торыннары

Iddio la creò.                       Ил хуҗасы булсын, диде.

Fratelli d’Italia,                    Әй, итальяннар,

L’Italia s’è desta,                Италия уянды,

Dell’elmo di Scipio             Шипио очламын

S’è cinta la testa.                Таҗ итеп ул алды.

Dove’è la Vittoria ?             Олы җиңү – кайда? 

Le porga la chioma;           Ул безгә баш иде:

Chè schiava di Roma         Рум оныклары

Iddio la creò.                       Хуҗа булсын, дип.

Stringiamci a coorte,           “Бер тарафка, – дип, – әйдә, берләшик,

Siam pronti alla morte,        Җан фида кылып, бергә без көрәшик,

Siam pronti alla morte:        Җан фида кылып, бергә без көрәшик”,

Italia chiamò !                      Италия дәшә!

Italia chiamò !                      Италия дәшә!

Si !                                       Һәй!

гимнның тарихы

Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланыр алдыннан барлыкка килгән Италия Республикасыкүпмедер вакыт рәсми рәвештә кабул ителмәгән дәүләт гимнын кулланып яшәгән. Бу –халыкта “Inno di Mameli” (Мамели гимны) дипаталган марш. Аның сүзләрен итальян шагыйре Гоффредо Мамели (Goffredo Mameli(1827-1849) 1848 елның ноябрендә үк язган булган. Бу вакытта ул Гарибальдиның (Garibaldi) Ломбардиядәге гаскәрендә штаб башлыгы булып торган.“Fratelli d’Italia” (Италия туганлыгы) дип аталган шигырьне композитор Микеле Новаро (Michele Novaro(1822-1885)көйгә салган. Бу марш Италиядә патриотик һәм революцион хәрәкәтне кузгатуга зур өлеш керткән.

Конституциямонархиясе заманында “Marcia reale” (Король маршы) рәсми гимн дип саналган. Хакимияткә Муссолиникилгәч, 1922-1943 елларда ул җирле фашистларның “Giovinezza” (“Яшьләр”, тулы исеме – “Миллифашистларның тантаналы гимны”) җыры белән бергә башкарылган. Муссолини режимы юкка чыкканнан бирле итальяннар яңадан үз туганлыгынданлаучы маршны рухланып җырлыйлар.

Административ төзелеш

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Италиянең башкаласы —Рум. Италия 20 өлкәгә бүленгән — Валле-д’Аоста, Ломбардия, Трентино-Альто Адиҗе, Фриули-Венеция Джулия, Пьемонт, Лигурия, Венето, Тоскана, Умбрия, Эмилия-Романья, Марке, Абруццо, Лацио, Молизе, Базиликата, Кампания, Калабрия, Апулья, Сардиния һәм Сицилия, (шуларның бишесе — Сицилия, Сардиния, Трентино-Альто-Адиҗе, Валле-д’Аоста һәм Фриули-Венеция Джулия — аерым статуска ия), аларга җәмгысе 110 административ-территориаль берәмлек —провинция буйсына. Провинцияләр үз чиратта коммуналарга бүленә, коммуналар саны 8101. Автономияле өлкәләрдә үз парламентлар — өлкә шуралары һәм хөкүмәтләр — җирле үзидарә мәсәләләрендә вәкаләтле «җунта»лар бар.

ӨлкәБашкалаМәйдан (км²)Халык саны
АбруццоЛ’Акуила&&&&&&&&&&010794.&&&&&010 794&&&&&&&&01324000.&&&&&01 324 000
АпулияБари&&&&&&&&&&019362.&&&&&019 362&&&&&&&&04076000.&&&&&04 076 000
БазиликатаПотенца&&&&&&&&&&&09992.&&&&&09992&&&&&&&&&0591000.&&&&&0591 000
Валле-д’АостаАоста&&&&&&&&&&&03263.&&&&&03263&&&&&&&&&0126000.&&&&&0126 000
ВенетоВенеция&&&&&&&&&&018391.&&&&&018 391&&&&&&&&04832000.&&&&&04 832 000
КалабрияКатандзаро&&&&&&&&&&015080.&&&&&015 080&&&&&&&&02007000.&&&&&02 007 000
КампанияНеаполь&&&&&&&&&&013595.&&&&&013 595&&&&&&&&05811000.&&&&&05 811 000
ЛациоРум&&&&&&&&&&017207.&&&&&017 207&&&&&&&&05561000.&&&&&05 561 000
ЛигурияГенуя&&&&&&&&&&&05421.&&&&&05421&&&&&&&&01610000.&&&&&01 610 000
ЛомбардияМилан&&&&&&&&&&023861.&&&&&023 861&&&&&&&&09642000.&&&&&09 642 000
МаркеАнкона&&&&&&&&&&&09694.&&&&&09694&&&&&&&&01553000.&&&&&01 553 000
МолизеКампобассо&&&&&&&&&&&04438.&&&&&04438&&&&&&&&&0320000.&&&&&0320 000
ПьемонтТурин&&&&&&&&&&025399.&&&&&025 399&&&&&&&&04401000.&&&&&04 401 000
СардинияКальяри&&&&&&&&&&024090.&&&&&024 090&&&&&&&&01666000.&&&&&01 666 000
СицилияПалермо&&&&&&&&&&025708.&&&&&025 708&&&&&&&&05030000.&&&&&05 030 000
ТосканаФлоренция&&&&&&&&&&022997.&&&&&022 997&&&&&&&&03677000.&&&&&03 677 000
Трентино — Альто-АдиҗеТренто&&&&&&&&&&013607.&&&&&013 607&&&&&&&&01007000.&&&&&01 007 000
УмбрияПеруҗа&&&&&&&&&&&08456.&&&&&08456&&&&&&&&&0884000.&&&&&0884 000
Фриули-Венеция-ДжулияТриест&&&&&&&&&&&07855.&&&&&07855&&&&&&&&01222000.&&&&&01 222 000
Эмилия-РоманьяБолонья&&&&&&&&&&022124.&&&&&022 124&&&&&&&&04276000.&&&&&04 276 000

Тарих

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Этимология

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Italia сүзенең аңлатмасы билгесез. Иң күп фикерләр буенча ул грек теленнән алынган "бозаулар иле" дигән сүзне аңлата. Италиянең күп халыкларының символы үгез дип саналган. Электән Italia сүзен хәзерге Көнбатыш Италияне аңлату эчен кулланганнар.

Борыңгы Рум

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Б. э. к. V гасырдан — б.э. III гасырга кадәр ИталияРум империясенең төп элеше булган (Борынгы Румны карагыз).

Урта гасырлар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Төньяк һәм Урта Италиядә XIV—XVI гасырларда шәһәрләрдә иртә капитал мөнәсәбәтләр урнашты. Урта гасырларның ахырынаКөнбатыш Европада фәкать Италия һәмАлмания генә таркауланган булган.

Италия харитасы

Ренессанс

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

XVI гасырда Италиянең шактый зур ягындаИспания өстенлеге сакланды, Испания мирасына сугышыннан соң(1701-1714) — австрия Габсбурглары идарәсе башланды.

1797 елда Италия эченә Француз гаскәрләре керде, һәм тәрле җөмһүриятләр барлыкка килделәр, аларның бөтенесе олигархик җөмһүриятләр булды. 1814 елда Француз гаскәрләре Италияне ташлап киттеләр, күп өлкәләр яңадан торгызылды.

Яңа вакыт

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Италия берлеге өчен карбонарийлар, «Яшь Италия», һ.б. оешмалар көрәштеләр, ул көрәшүдә иң мөһим кешеләрДжузеппе Гарибальди һәмДжузеппе Мадзини булдылар. 1860 елның ахырына Италиянең территориясе Сардиния корольлеге тирәсендә берләштерелгән (1861 елдан бирле Италия корольлеге), 1870 елда Италия корольлегенәРум кушылды.

XX һәм XXI гасырлар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

1914 елда дөнья сугышында катнашмаучылык турында Италия Декларациясе язылды. 1915 елның апрелендә Италия Антанта илләре белән сугышта бер якта булуы турында үзара килешүгә имза куя. Шул ук елның маенда ИталияАвстро-Венгрия империясенә, соңыннанАлманиягә каршы сугыша башлый.

География

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Италия — күбесенчә таулы ил.

Төньягында —Альп тауларының көньяк битләвләрендәгеМонблан тауы, көньяктарак Падан тигезлеге; ярымутрауда —Аппенин таулары. Тагын ярымутравның көнчыгыш ягында Гаргано, Салентина һәм Калабрия ярымутраулары урнашкан. Ата торганянартаулар — Везувий, Этна.

Әйләндереп алган диңгезләр — көнчыгыштанӘдрән диңгезе. Апулия һәмАлбания арасындагы Отранто бугазы Әдрән диңгезен һәм Ион диңгезен берләштерә. Апулия һәм Калабрия арасында тирән итеп коры җиргә Таранто култыгы урнаша. Өч почмаклы Тирән диңгезе Сардиния, Корсика, Тоскан архипелагы, Сицилия һәм Аппенин ярымутравы белән чикләнә. Корсикадан төньяктарак Лигурий диңгезе урнаша.

Сицилиянең төньяк-көнчыгыш ягында Неброди таулары, ә Сардиниянең көньяк-көнбатыш ягында Кампидано тигезлеге урнашкан.

Кечкенә утрауларның куп өлеше архипелагларга бүленгән, мәсәлән, Тоскан архипелагы, ул үзенә Эльба утравын кертә. АңаНаполеон Бонапарт сөргенгә җибәрелгән булган.

Иң озын елга По, аның озынлыгы — 682 км. Иң эре күл — Гарда.

Җир тетрәүләре

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Җир тетрәүләр Италиядә еш була торган күренеш, чөнки ул литосфера плиталары чикләрендә урнашкан. Иң көчле җир тетрәүләр XX һәм XXI гасырларда теркәлгән.

Вулканлар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Италиядә атыла торган һәм сүнгән вулканнар бар. Алар арасында дүрт иң эресе:

  1. Этна — Аврупада иң биек ата торган вулкан — 3340 м. Ул Сицилиянең төньяк-көнчыгыш ягында урнашкан.
  2. Везувий —(1277 м) Неаполь өстеннән күтәрелә.
  3. Стромболи — Тиррән диңгезендә Липар утраулары арасындагы янартау.
  4. Вулькано — тагын бер Липар утраулары вулканы.

Файдалы казылмалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Италия файдалы казылмалар белән бай. Әмма чыганакларның кубесенең запаслар әз, бетен дәүләт буенча таралган һәм җайлы урыннары әз. 1982 елда тимер табылуы тукталды. Башка төрле чималлар запасы мөскен. Әз санда антрацит һәм торф табыла. Урта Италиядә һәм Лигуриядә сирәк кенә марганис очраша. Хәзерге вакытта бокситлар тотып бетерелгән диярлек. Сицилиядә калий һәм таш тозлары, асфальт һәм битум бар.

Энергетик ресурслар дәүләтне һич 15 % гына үти. Сардиниядә, Падан тигезлегендә һәм Урта Италиянең көнчыгыш яр буенда чикләнгән нефть запаслары Италиянең нефтьтагы ихтыяҗны 2 % гына үти. Табигый газ чыганаклары илнең экономикасына бик мөһим. Табигый газ Төньяк, Урта һәм Көньяк Аппенинда һәм Сицилиядә табылган.

Сугыштан соңгы елларда бик зур нефть чыганаклары табылды. Аларга өстәмә тагын битум сланецлары ачылды.

Халык

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Демография

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

2008 елның ахырында Италиянең халык саны 60 млн кешедән арттырды. Хәзерге вакытты ИталияЕвропа берлегендә дүртенче урында, ә бөтен илләр арасында ул 23 нче урында. Халыкның тыгызлыгы бер кв. кмга 199,2 кеше — Европа берлегендә бишенче урын. Иң бөек тыгызлык Италиянең төньягында урнашкан. X гасрыга кадәр илнең көньягы күп халыклы дип саналган. Әмма хәзерге вакытта киресенчә — илнең төньягы.Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Италиядә озын экономик "бум" килеп чыкты. 1970 елларга кадәр туучылар саны сакланып калган иде, әмма тиздән туучылар саны халыкның җитештерүеннән дә кимеде. 2008 елда һәр бишенче ир кеше 65 яшьтән олырак иде. Купчеллек имиграциягә карамастан күп елларга беренче тапкыр 2000 елларда туучылар саны үсүе күренде.

Халык саны:

ЕлХалык саны
193141,2 млн кеше
196051,0 млн кеше
197756,3 млн кеше
200057,7 млн кеше
200760,1 млн кеше
200859,9 млн кеше
200960,2 млн кеше
201159,6 млн кеше

Халык структурасы

28 750 942 ир кеше һәм 30 713 702 хатын-кыз (2011 елда).

Уртача яше буенча

Барлыгы — 42,5 яшь; ир-ат — 41,1 яшь; хатын-кыз — 44,1 яшь (2007 елгы мәгълүмат).

Яше буенча

14 яшькә кадәр: 13,8 % (ир кешеләр — 4 121 246 / хатын-кызлар — 3 874 971); 15-тән 64-кә кадәр: 66,4 % (ир кешеләр 19 527 203/хатын-кызлар 19 059 897); 65-тән һәм картрак: 19,9 % (ир кешеләр 4 823 244/хатын-кызлар 6 741 172) (2007 елга).

Ел дәвамында халыкның артуы

2004 елда халыкның уртача еллык халык артуы 0,9 % булды (1971-1981 — 0,47 %, 1961-1971 — 0,77 %).

Фертильлек коэффициенты

2005 ел белән чагыштырганда, 2008 елда Италиядә фертильлек (бала табуга сәләтле хатын-кызлар тудырган балаларның уртача саны) 1,32 дән 1,41 гә кадәр күтәрелде.

Тел

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Рәсми тел — итальян теле. Шулай ук Италиядә төрле итальян диалектлары бар. Бөтен диалектларны Төньяк, Урта һәм Көньяк бүлергә кабул ителгән. Хәзерге итальян телен дә диалект дип санап була. Шкл ук вакытта флорентия диалектында күбрәк политика турында түгел, мәдәният турында сөйләшәләр.

Больцанода һәм Көньяк Тирольдә рәсми тел булып шулай ук алман теле таныла, Горициядә һәм Триестта словен теле региональ статуска ия, ә Аоста үзәнендә — француз теле.

Кораллы көчләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Италиянең кораллы көчләренә гаскәр, флот, һава гаскәре, карабинерлар керә.

2005 елның 1 гыйнвареннән хәрби йөкләмә бетерелде. Моңа кадәр призыв яше 18 яшьтән башланган һәм хөзмәт итү срогы 10 ай булган.

Frecce Tricolori

Хәрби сәләт булган халык (ир кешеләр): 15—49 яшь − 2001 елга 14 248 674;

Сугышка сәләт булган халык (ир кешеләр): 15—49 яшь хәрби хөзмәткә килә — 2001 елга 12 244 166;

Хәрби хөзмәт резервлары (һәр елны призыв яшенә җитә): 2001 елга 304 369 кеше;

Хәрби чыгымнар: $20,7 млрд, ягъни 1,7 % ВВП кую.

Дин

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

2003 елның31 марты мәгълүматлары буенча,Рум-католик чиркәвенә 55 752 000 — 57 610 000 кеше йөри (Италия халкының якынча 96,77 % ы), алар арасында 33 — 38 % ы актив йөрүче мәхәллә кешесе; католикларның 10 % ы төрле чиркәү хезмәтләренә лаек (???). Башкахристиан диннәре арасындаЙәһвә шаһитләре,Православие һ. б. урын алган.

2011 елда Италиядә 1 400 000мөселман (ил халкының 2,3 % ы),2020 елда 2 987 000 мөселман (ил халкының 4,80 % ы) исәпләнгән[9].

ИталиядәҺинд дине тарафдарлары — ~177 200 кеше[10].

Сәнәгать

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Италия — алга киткән индустриаль ил. Аның Тулай эчке продукты (ВВП) 1,8 трлн. евро тәшкил итә. Италиядә җир астыннан төрле казылма байлыклар табылса да, алар җитәрлек түгел.Валледә әз-мәз антрацит бар,Тосканада коллоид лигнитлар.Лигуриядәмарганис табыла. ӘАпулиядәгебокситлар бетте дип әйтеп була.Сицилиядәбитум,асфальт, калийлы һәм ташлы тоз табыла.

Италиянең энергетикасы зәгыйфь хәлдә — ул илнең ихтыяҗын 15% гына каплый.Сардиниядә,Тосканада,Умбриядә һәмКалабриядә әз-мәз таш күмер табыла. Күпмедер нефтьСицилиядә, үзәк Италияда һәм Падан үзәнендә (Падан үзәне —По елгасының буенда урнашкан) булса да бик әз — илнең ихтыяҗының хәттә 2% да каплый алмый инде. Падан үзәнендә газ бар һәмАдриатик дингезенеңшельфында. ГазАппенинда һәм Сицилиядә да табыла.

Ташкүмерне кайчандырЭльба утравыннан алганнар, ләкин 1982-дә ул шахталарны яптылар.

Алга киткән өлкәләр: машина төзелеше (аеручаавтомобилләр),электротехника, азык-төлек һәм җиңел индустрияләр, химия һәм нефтехимия (синтетик каучык, каустик сода,пластмассалар һ.б.) — бөтен дөньяга танылган ENI, FIAT, Alfa Romeo, Lancia, Benetton, Olivetti, Gucci, Montedison, Ferrari, Pirelli брендлары. Мондасәпитләр, автомобилләр,тракторлар (Татарстанда «New Holland» исемлеFiat брендын беләләр),кер юу машиналары,суыткычлар,цемент, тимер торбалар,компрессорлар (РоссиядәгеГазпром оешмасы да Италиядән кайтарткан «Nuovo Pignone» ширкәтенең газ турбиналарын куллана), резин тәгәрмәчләр (Pirelli), электр моторлар һәм генераторлар (Ansaldo мәсәлән). Кием, макарон, сыр, зәйтүн мае, томат соуслар турында әйткән дә юк инде…

Италиянең көньягында эшсезлек 3 тапкыр күбрәк. Төньякта күбесенчә фабрик-заводлар урнашкан, көньякта исә — фермалар, ашау-эчү фабрикалары, көньяк — күбрәк авыл хуҗылык ягы димәк.

Авыл хуҗалыгын алганда, Италия —томат,йөзем,зәйтүн,цитрус җимешләре һәмдөге үстерүе буенчаЕвропада беренче урында тора.

Кошлар аулау

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Илдә 710 мең аучы хисапка алынган. Алара арасында 60 көндә (аучылык сезоны) якынча 17 млн шәхес атыла. Монын белән популяциягә бик каты зыян ясыйлар.

Астрономиядә

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Итәлиягә багышлап берастероидка (477) Италия дигән исем куштылар. Ул 1901 елда итальян астрономы Луиҗи Карнер белән ачылды.

Чыганаклар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Искәрмәләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
  1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
  2. ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  3. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; чыгару датасы: 2022.
  4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS;ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  5. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
  6. 6,06,1"World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  7. Il Presidente della Repubblica Sergio Mattarella si è insediato al Quirinale
  8. https://web.archive.org/web/20150206010544/http://www.quirinale.it/elementi/Continua.aspx?tipo=Notizia&key=393
  9. Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендәархивланган.(ингл.)
  10. The Religious Demographics Of Italy (ингл.),WorldAtlas.

Сылтамалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
⚙️ 
  Тематик сайтлар
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Норматив контроль
BNEXX450723 ·BNF11864655t ·CiNiiDA01369312 ·GND4027833-5 ·ISNI0000000121869395 ·LCCNn79021783 ·NDL00564289 ·NKCge129398 ·NLA35710095 ·NSK000392541 ·PTBNP106839 ·SUDOC026389908 ·VIAF152361066

Моны да карагыз

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Австрия  •Азәрбайҗан  •Албания  •Алмания  •Андорра  •Әрмәнстан  •Беларусия  •Бельгия  •Болгария  •Босния һәм Герцеговина  •Бөекбритания  •Ватикан  •Маҗарстан  •Греция  •Гөрҗистан  •Дания  •Ирландия  •Исландия  •Испания  •Италия  •Казакъстан  •Кипр  •Латвия  •Литва  •Лихтенштейн  •Люксембург  •Мальта  •Молдавия  •Монако  •Монтенегро  •Нидерландлар  •Норвегия  •Польша  •Португалия  •Румыния  •Россия  •Сан-Марино  •Сербия  •Словакия  •Словения  •Төньяк Македония  •Төркия  •Украина  •Финләндия  •Франция  •Хорватия  •Чехия  •Швейцария  •Швеция  •Эстония

Өлешчә танылган дәүләтләр:Косово


Танылмаган дәүләтләр:Днестр буеДонецк Халык ҖөмһүриятеЛуганск Халык Җөмһүрияте


Буйсынган территориялар:Акротири һәм Декелия •Аланд утраулары •Гернси •Гибралтар •Җерси •Мэн утравы •Фарер утраулары •Шпицберген •Ян-Майен
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Италия&oldid=4317593
Төркемнәр:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp