Интерпол,Халыкараҗинаи полиция оешмасы (ингл. International CriminalPolice Organization, ICPO,фр. Organisation Internationale de Police Criminelle, OIPC) — төп максаты шушы оешмада катнаша торган илләрдәге хокук саклау органнарының җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча тырышлыкларын берләштерү булган халыкара оешма. Штаб-фатирыФрансаныңЛиоң шәһәрендә урнашкан. Әгъза булып 190 нан артык ил тора. Башка максатлары: халыкара эзләүне координацияләү, кеше сәүдәсенә,оештырылган җинаятьчел төркемнәргә, наркотикларны контрабандалауга,икътисад һәм югары техногияләр өлкәләрендәге җинаятьләргә, ялган акча һәм кыйммәтле кәгазьләрне ясау, балалар порнографиясенә,терроризмга һ.б. нәрсәгә каршы көрәш.[11]
Президенты — , баш сәркәтибе — Юрген Шток.
1923 елдаВена шәһәрендәХалыкара җинаи полиция кәмисиясе (ХҖПК) буларак оештырыла. Штаб-фатиры башта Венада, АлманияАвстрияне басып алгачтын (1938) —Берлинда урнаша.Икенче бөтендөнья сугышы вакытында күп кенә илләр оешмада катнашуын туктата; ХҖПК фактик рәвештә халыкара оешма булудан туктый.
1946 елда яңадан оештырыла, штаб-фатир итепПариж сайлана.1956 елда оешмага хәзерге исеме кушыла.1989 елда штаб-фатиры Лиоңга күчерелә.[12]