Еланнар (лат.Serpentes, якилат.Ophidia),сөйрәлүчеләр отряды. Якынча 3 мең төре, 13 гаиләсе билгеле.Антарктидадан башка бөтенҖир шарында таралган. Урта Идел һәм Көньяк Урал шартларында тузбаш еланнар (бакыр елан, таш еланы, су тузбаш еланы һәмгади тузбаш елан) һәмкара елан (гади һәм дала кара еланнары) гаиләләренә караган 6 төре бар.
Еланнарның 2700 төре билгеле. Шуларның 450 төре кеше өчен куркыныч. Безнең шартларда яшәгән агулы еланнар - гади һәм дала кара еланнары. Әгәр кара елан кулны яки аякны чакса, кешегә гадәттә медицина ярдәме кирәкми. Кара елан чагуы кешене нык чирләтсә дә (чөнки бик авырта), куркыныч нәтиҗәләргә үк китереп җиткерми. Ләкин елан муен яки башны тешләргә батырчылык итә икән, андый чакта хәтта табиблар да коткара алмаска мөмкин. Кара еланның агуы шулай уккуян һәмэт өчен дә куркыныч.Дуңгыз бу агуга бик бирешми, чөнки тиресе калын, май катлавында вак кан тамырлары бик аз булганга, агуның канга үтеп керү куркынычы аз.[2]
Кара еланның әлеге төрләре бик сирәк очрый, алар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән (бакыр елан да Кызыл китапта). Дала кара еланыСпас районыныңБолгар шәһәрчеге янындагы кечкенә утрауларда яши.
Тузбаш елан су яткылыклары янында, дымлы тугайлы болыннарда; башка елан урманнарда, болыннарда, кайсыбер төрләре (таш елан һәмдала кара еланы) шулай ук далада тереклек итә. Гади кара елан, бакыр елан, гади тузбаш елан бөтен Башкортстан Республикасын да таралган, елан башка төрләре көньяк районнарда очрый.
Еланнар йөзә белә. Ә бик зур буар елан анаконда һәм су тузбашы бик озаклап йөзәләр һәм гомумән суны яраталар. Гомерләре буена суда яши торган еланнар да (мәсәлән, диңгез еланнары) бар. Алар бик тиз шуышалар һәм йөзәләр. Алга да, артка да хәрәкәт итә алалар.
Еланнар — файдалы сөйрәлүчеләр. Елан, кимерүчеләрнең һәм бөҗәкләрнең санын көйләп,экосистемаларда мөһим роль уйныйлар. Елан агуымедицинада кулланыла. Аларның агуыннандарулар ясыйлар. Елан чагуга каршы махсус дару (сыворотка) эшләнгән. Еланнар тота торган махсус питомникларда — серпентарийларда — фармакология белгечләре еланның «агуын кысып» чыгаралар һәм аеруча хәтәр (кур кыныч) агулы еланнар — гюрза, кобра, эфа чагуына каршы сыворотка ясыйлар.
Япония белән Кытайда елан ите деликатеслар арасына керә. Дөнья базарына ел саен 12 миллион тонна елан тиресе чыгарыла. Алардан төрле күн эшләнмәләр ясыйлар.
Дала кара еланы, бакыр елан, су тузбаш еланы, таш елан Татарстанның һәм Башкортстанның Кызыл китабына кертелгән.