Далай-Лама XIV, 14нче Далай-лама,Нгагва́нг Ловза́нг Тэнцзи́н Гьямцхо́ (вариант: Данцзин Джамцо),тиб.བསྟན་འཛིན་རྒྱ་མཚོ་ (1935 елның6 июле,Кытай Җөмһүрияте, Амдо провинциясе, Такцер авылы) —буддачылык дине югары рухание, Тибет халкының рухи җитәкчесе.
Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (1989). АКШның иң югары бүләге — АКШ конгрессының Алтын медале белән бүләкләнгән (2007). Тибетның мөһаҗирлектәге хөкүмәте рәисе (1959-2011).Буддачылык фәлсәфәсе докторы (геше-лхарамб) (1959).Канаданың шәрәфле ватандашы (2006).Рум,Нью-Йорк,Сантьяго,Тарту,Нью-Джерси университетларының шәрәфле докторы.
Тибетның бәйсезлеген тыныч юл белән кире кайтару тарафдары. Карашлары, уй-фикерләре «Яңа меңьеллык өчен этика» китабында (1999) бәян ителә.
Далай-лама балачакта
«Тюльпан» ансамбле белән (артта, уртада).Һиндстан,20141935 елның6 июлендәКытай Җөмһүрияте буйсынуындагыТибетның Амдо провинциясе (хәзергеКытай Халык ҖөмһүриятенеңЧиңхәй провинциясе) Такцер авылында күп балалы ярлы гаиләдә уналты баланың тугызынчысы булып туган. Тугач та бирелгән исеме — Лхамо Тхондуп («теләкләрне тормышка ашыручы алиһә»). 2 яшендә Далай-ламаның «яңа гәүдәләндереше» дип табыла һәм1939 елның10 июлендә Тибет башкаласыЛхаса шәһәренә озатыла.1940 елның22 февралендә тәхеткә утыра.1950 елның17 ноябрендәНгагванг Ловзанг Тэнцзин Гьямцхо исеме белән Тибетның тулы хакимияткә ия булган дини һәм сәяси җитәкчесе итеп сайлана.Көнчыгыш Тибет җирләренәКытай Халык Республикасы гаскәрләре кергәч, Кытайның үзәк хакимияте белән янәшә тыныч яшәү өчен тырышлык куя. Үз чиратында үзәк хакимият Далай-ламаны Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышы рәисе урынбасары итеп игълан итә[2].1959 елның17 мартында, Тибет ихтилалы бастырылгач,Һиндстанга күчеп китәргә мәҗбүр була. Шуннан бирлеҺиндстанныңХимачал-Прадеш штатындагы Дхарамсала шәһәрендә яши. Тибетның мөһаҗирлектәге хөкүмәтен (ингл. Central Tibetan Administration) төзи һәм2011 елга кадәр[3] аның җитәкчесе булып тора.
Десмонд Туту (у) белән
АКШ президентыБарак Обама (у) белән.2014
АКШ президентыБарак Обама (у) белән.20161987 елның21 сентябрендәАКШ Конгрессы вәкилләре алдында «Тибет өчен 5 пункттан торган тынычлык планы» белән чыгыш ясый[4]:
- Тибетны тулаем тынычлык зонасы дип игълан итү.
- Тибет җирләренәкытай халкын күчереп утыртуны, Тибет халкына милләт буларак куркыныч тудыручы сәясәт буларак, тыю.
- Тибет халкының кеше хокукларына һәм демократия нигезләренә хөрмәт белән карау.
- Тибетның табигатен торгызу һәм саклау,Кытайга Тибетта атом-төш калдыкларын күмәргә рөхсәт итмәү.
- Тибетның киләчәктәге статусы һәм тибет –кытай халыкларының үзара мөнәсәбәте турында намуслы сөйләшүләр башлау.
1989 елныңоктябрендәНобель премиясе буенча комитет, Тибетта тынычлык урнаштыру һәм кеше хокукларын торгызу планын тәкъдим иткән өчен, «аерым кешеләр, җәмгыятьләр һәм халыклар арасында мәрхәмәтлелек, мәхәббәт һәм түземлелек турында армый-талмый вәгазьләгән өчен»,«даими рәвештә халыкара бәхәсләрне тыныч юл белән чишү юлларын тәкъдим итүе, кеше хокуларын яклавы, экология мәсьәләләрен күтәрүе өчен», 14нче Далай-ламагаТынычлык өчен Нобель премиясе бирә[5].
- Минем илем һәм минем халкым (автобиография). Нью-Йорк: Potala Publications, 1962.(ингл.)
- Мөһаҗирлектәге азатлык (автобиография). М.: Нартанг, 1992.(рус.)
- Минем рухи биографиям (чыгышлары, әңгәмәләре җыентыгы) (төзүче София Стрил-Ревер). М.: Деком, 2010. ISBN 978-5-8953-223-8(рус.)
- 1997 «Тибетта җиде ел» (ингл. Seven Years in Tibet), фильм (режиссер Жан-Жак Анно,АКШ, Mandalay Entertainment).
- 1997 «Кундун» (ингл. Kundun), фильм (режиссер Мартин Скорсезе,АКШ, Touchstone Pictures).
- Далай-лама 14-й. Буддизм Тибета. СПб, 1991.