| Виктор Тёмин | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телдә исем | Виктор Антоний улы Тёмин |
| Туган | 3 ноябрь1908(1908-11-03) Чар |
| Үлгән | 9 гыйнвар1987(1987-01-09)(78 яшь) Мәскәү |
| Күмү урыны | Кунцево зираты[d] |
| Милләт | рус |
| Ватандашлыгы | Русия империясе РСФСР ССРБ |
| Һөнәре | журналист, фотограф |
| Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
| Җефет | Тамара Белова |
| Балалар | кызы Светлана Самсонова |
| Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
| Бүләк һәм премияләре | |
Виктор Тёмин, Виктор Антон (Антоний) улы Тёмин, Тёмин Виктор Антонович (Антониевич) (1908 елның3 ноябре,Казан губернасы,Чар —1987 елның9 гыйнвары,Мәскәү) — совет фотокорреспонденты.«Известия ТатЦИКа», «Кызыл Татарстан», «Правда», «Известия» газеталарында, «Огонек» журналында, ТАСС агентлыгында эшли.Бөек Ватан сугышының беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр үзәк газеталарның (Правда, Красная звезда) фронт хәбәрчесе буларак катнаша, капитан.Нюрнберг процессын «Правда» корреспонденты буларак төшереп бара,Япониянең капитуляция актына кул куюын фотога ала,БерлиндаРейхстаг өстенә эленгән Җиңү байрагын беренчеләрдән булып очкычтан фотога төшерә[1].
Мари АССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.Минзәлә шәһәренең шәрәфле ватандашы (1973).


1908 елның21 октябрендә (3 ноябрендә)Казан губернасыЧар (хәзергеМари Ил,Йошкар-Ола) шәһәре Воскресенский соборыправославие рухание Антоний Анатолий улы Темин[2][3] гаиләсендә туган.
1915 елныңноябрендә әтисенУфа губернасыМинзәлә шәһәренә чиркәү мәктәпләре күзәтүчесе итеп күчерәләр. Балачагы Минзәлә шәһәрендә уза. В.М. Молотов исемендәге мәктәпне (хәзерге 1нче урта мәктәп) тәмамлый. Мәктәптә укыганда ук фотога төшерү белән мавыга[4].
1922 елданКазанда яши. 14 яшеннән башта «Известия ТатЦИКа», соңрак «Кызыл Татарстан» газеталарында фотохәбәрче булып эшли[5],1929 елда Казанга килгәнА.М. Горькийны сурәткә ала. Язучы аңа «Лейка» портатив фотоаппараты бүләк итә[6], әлеге фотоаппарат белән хәбәрче ике сугышны уза.
1930 елданМәскәүдә, «Правда» газетасында эшли.
1930 еллар башында илкүләм әһәмиятле вакыйгаларны:Төньяк полюска беренче экспедицияне, Челюскинчыларны коткаручы беренчеСоветлар Берлеге Каһарманнарын (1934), Чкалов, Беляков һәм Байдуковның озак вакытлы очышын, беренче хатын-кыз очучыларның (Полина Осипенко, Валентина Гризодубова, Марина Раскова) «Родина» очкычында очышын, «Таймыр», «Мурманск», «Ермак», «Садко» бозваткычларыныңАрктикага экспедициясен һ.б. фотога төшерә.
Хәсән күле (1938), Халхин-Гол елгасы (1939) янында барган сугышлардаГ.К. Жуков белән таныша.1939-1940 еллардагысовет-фин сугышында фотохәбәрче буларак катнаша.
Бөек Ватан сугышы елларында «Правда» газетасының фронт корееспонденты була.1945 елның1 маенда По-2 очкычы (очучы Иван Вештак) бортыннанРейхстагка кадалган Җиңү байрагын фотога (ru) төшерә. «Правда» газетасында басылган әлеге фотоны дөньяның унлаган илләре газета һәм журналлары күчереп баса.
1945 елның2 сентябрендә «Миссури» линкорындаЯпониянең капитуляция актына кул куюын, ягъниИкенче бөтендөнья сугышы тәмамлануы фактынтарих өчен төшерә.
1945 елның20 ноябреннән1948 елның1 октябренә кадәр хәрби җинаятьчеләр өстеннән барганНюрнберг процессында «Правда» газетасының махсус хәбәрчесе буларак катнаша.
Совет журналистикасының иң оператив һәм югары һөнәри фоторепортеры исәпләнә. 35 ел буе язучыМ.А. Шолоховның тормышын һәм иҗатын фотога төшерә[7]. 28 чит илдә булып, кызыклы фотосурәтләр төшереп алып кайта[8]
1987 елның9 гыйнварындаМәскәүдә вафат. Кунцево зиратында җирләнгән.
Фотографның архивын кызыМәскәү өлкәсеБалашиха шәһәре музеена тапшыра[9].