Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Бәрән ногыты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәрән ногыты latin yazuında])
Бәрән ногыты
Халыкара фәнни исемCicer arietinum L.,1753[1]
Әйтелеш
Таксономик рангтөр[1]
Югарырак таксоннут[d][1]
Шушы чыганакларда тасвирланаБрокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d],Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d],Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 42(2)[d],Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәмБританская энциклопедия (1875—1889)[d]
Нәрсәнең чыганагынут[d]

 Бәрән ногытыВикиҗыентыкта

Бәрән ногыты,төрек борчагы,нут,шиш борчагы,пузы́рник,наха́т (лат. Cicer arietinum) —кузаклылар семьялыгының,бөртекле-кузаклылар культурасының үсемлеге.

“Сарык борчагы” дигән исемне нут борчагына формасына бәйле рәвештә биргәннәр – ул сарык башына охшабрак тора. “Төрек борчагы” дигән исеме дә бар. Бу борчак бездә күп таралмаган, аны белүчеләр сирәк. Гәрчә нут инде борын заманнардан бирле үстерелә, хәтта борынгы грек философы һәм ботаника галиме Феофраст та бу борчак турында язып калдырган.

Cicer arietinum noir

Беръеллыкларга керә, вегетация чоры тиз өлгерә торган сортларда 90-110 көн, соң өлгерә торганнарда — 150-220 көн. Нут сабагы 80 см биеклеккә кадәр үсә. Чәчәге ак, зәңгәрсу яки кызгылт. Кузагында икешәр борчак өлгерә. Борчакларның диаметры – 0,-1,5 см, алар азык-төлек продукты булып тора.

Туклыклылык ягыннан нут гадәтиборчактан,ясмык һ.б. калышмый, ә майлылык ягыннансоядан гына бераз калыша. Уңыш бирүчәнлеге дә югары.

Әлеге культура Европада бик популяр. Моны һәр бакчада үстерәләр.Франциядә нут оны белән аш пешерәләр – ул деликатес санала,Испаниядә – иң күп таралган ризык. Көнчыгышта нутның борчагын гына түгел, ә бәлки яшь сабак-яфракларын да ашыйлар. Оныннан печенье, рәхәт-локым пешерәләр.

Сарык борчагы үзенең дәва үзенчәлекләре белән дә атаклы. Аның оныннан йомшарткыч припаркалар ясыйлар; борчакны кайнатып (бигрәк тә яшь борчакны), эчәклек һәм ашказаны авыруларыннан эчәләр; сидек әгъзалары чирләреннән уңышлы кулланалар (бигрәк тә Франциядә); хәтта кузагын каплап алган “йоны” да шифалы санала; борчакның оны ала тән (витилиго) авыруыннан искиткеч файдалы диләр.

Кузаклары һәм орлыклары
Бәрән ногыты басуы

Русиядә нутXVIII гасырдан билгеле. Аны төрлечә атап йөртәләр:Сарытау губернасында “бараний горох”, “двузерный горох” дип, Воронеж якларында “грецкий орех”, бу якларда “казацкий”, “лохматый горох” дип,Себердә “котик”, “мохнатка” дип атыйлар.

Гадәтиборчак белән чагыштырганда, нут җылыны, су сибүне күбрәк ярата, эссегә, корылыкка бирешмәүчәнрәк, җиргә егылмый, кузаклары ярылмый, корткычларга аз бирешә. Тамырлары тиз үсә, нык була, шуңа күрә теләсә нинди туфракта үсә ала, ләкин комсыл яки җиңел балчыклы туфракны ярата. Башка төрле борчак культураларындагы кебек, нутның тамырларында да җирнеазотка баетучы бактерияләр барлыкка килә.

Искәрмәләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәртү]
  1. 1,01,11,21,31,41,5Linnæi C.Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.

Чыганак

[үзгәртү |вики-текстны үзгәртү]
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Бәрән_ногыты&oldid=4123517
Төркем:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp