Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Бүре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бүре latin yazuında])
Бүре
Сурәт
Кыскача исемC. lupus
Халыкара фәнни исемCanis lupus L.,1758[1][2][3][…]
Таксономик рангтөр[1][2][3]
Югарырак таксонБүреләр[d][1][2]
Таксонның халык атамасыGrey Wolf[4][5][6][…],Gray Wolf[4][5][7][…],common wolf[4][5],loup[8][1][4],vlk obecný[9],Loup gris[4],Loup vulgaire[4],Lobo[4],timber wolf[4][5][6],wolf[4][5][1][…],Wolfe[5][8],varg,gråvarg,ulv,Loup commun,wolf[8],susi[10],Lobo,Lobo gris[1],wilk[11],wilk szary[11],[12][13][14][…],ulv,lupo grigio һәмオオカミ
Макималь гомер озынлыгы20,6 ел[15]
Йөклелек чоры62 ± 1 тәүлек[16]
Төшләү көче коэффициенты136
Йөрәк тибеше ешлыгы90 ударов в минуту һәм200 ударов в минуту
ХТСБ саклану статусыLC[d][17]
Бүләкләр
Төрләр ареалы харитасы
Туклану чыганагыO. cuniculus[d],L. europaeus,A. alces,бизон[d],үләксә[d],R. tarandus[d],боланнар,O. moschatus[d],S. scrofa,O. orientalis[d],Rupicapra[d],ibex[d],Лемминг[d],Кыр тычканнары[d],Кондызлар[d],сарык,сыер,эт,мәче,җиләк[d],алма,армут[d],йөзем[d],үлән[d],Сөләйман балыклары[d],O. hemionus[d],C. capreolus[d],C. elaphus[d],V. vulpes,M. coypus[d],N. procyonoides[d],кошлар,балыклар,Аурупа муфлон[d],C. canadensis[d] һәмризык калдыклары[d]
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусыcritically endangered[d][9]
Нинди вики-проектка керәВикиПроект Инвазив биология[d]
CITES AppendixAppendix I of CITES[d] һәмAppendix II of CITES[d]
Тәүлек циклыкатемерально[d][12][19]
Таксон ареалыКанада[20],Россия,Финляндия,Казакъстан,Монголия,Иран,Төркия,Әфганстан,Пакьстан,Гренландия[d],Америка Кушма Штатлары,Испания[21],Греция,Эстония,Беларусь,Латвия,Йәмән,Согуд Гарәбстаны,Италия[21],Франция[21],Германия[22][21],Польша[21],Бельгия,Нидерланд,Швейцария[21] һәмКөньяк Кытай таулары[d][23]
Оя зурлыгы6[24]
Digital Atlas of Idaho URLdigitalatlas.cose.isu.edu/bio/mammal/Carn/canids/grwo/wolffm.htm
 Бүре Викиҗыентыкта

Бүре́ (Canis lupus) —этсыманнар гаиләлегеннән имезүче хайван. Европада, Азиядә һәм Төньяк Америкада очрый. ТР территориясендә зур урманнарда яши.

Гәүдә озынлыгы 160 см га кадәр, ата бүреләр ана бүреләргә караганда зуррак. Башы һәм муены куәтле, сузынкы танаулы, казналыгы нык үскән, казык тешләре озын. Койрыгы йөнтәс, озынлыгы 50 см га кадәр һәм, этнекеннән аермалы буларак, һәрвакыт туры. Мехы кабарынкы һәм куе, җәйге вакытта - кыска, тупас һәм каты. Соргылт, соргылт-җирән яки кара кыллар катыш саргылт төстә. Бүре - актив ерткыч, яхшы ишетә һәм күрә, көчле, җитез һәм чыдам. Су эчә торган урын тирәсендәге, аулак һәм тын җирне кулайрак күрә. Оясын табигый ышык урыннарда, уентыларда яки чокырларда, ауган агачлар арасындагы агач тамырлары яки кәүсәләре астында, чокыр битләрендә, сазлыкларда ясый. Оясында даими рәвештә бары тик язын һәм җәен, балаларын тудыру һәм тәрбияләү чорында гына яши. Күбесенчә кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар белән туена. Авыру һәм үлгән хайваннарны ашап, табигатьтә санитар ролен үти. Табигый биоценозларда тояклыларның санын көйләп тора. Ач бүре кайвакыт кешеләргә дә һөҗүм итә. Бүре күбесенчә төнлә ауга чыга. Терлекчелек һәм сунарчылык хуҗалыкларына зыян китерергә мөмкин. Бүреләр - моногамик хайваннар. Гомер буе парлашып яшиләр, ләкин кышын кечкенә көтүләр булын оешалар, гадәттә, төркемгә узган елның яшь бүреләре килеп кушыла. Аталану вакыты - кыш. Гадәттә 4-6 баласы була.


Гадәти шартларда 15 елга кадәр яши. Аларның санын исәпкә алу бик мөһим. Татарстанда бүре аз санда һәм шуңа күрә бу ерткычның һәр җирдәге зыяны турында сөйләргә туры килми. Бу төр этләрнең йорт токымнарына башлангыч биргән һәм шуңа күрә алар белән җиңел кушыла. Кайбер районнарда эт-бүре гибридлары очрый.[25]

Ау ел дәвамында рөхсәт ителә. Котыру авыруы вирусын йөртергә дә мөмкин. Бүре йорт этенең (Canis familiaris) ыруг башлангычы булып тора.

Искәрмәләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
  1. 1,01,11,21,31,41,5Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,02,12,2Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference /D. E. Wilson,D. Reeder — 3 —Baltimore:JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. —ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. 3,03,1Smith A. T.,Xie Y.,Lunde D. P. et al.A Guide to the Mammals of China. /A. T. Smith,Y. XiePrinceton:Princeton University Press, 2008.
  4. 4,04,14,24,34,44,54,64,74,8Кызыл китап — 1964.
  5. 5,05,15,25,35,45,5Cole T. C. H.Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. —doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  6. 6,06,1lupus E-Fauna BC: Electronic Atlas of the Wildlife of British Columbia, Electronic Atlas of the Fauna of British Columbia /B. KlinkenbergUniversity of British Columbia Lab for Advanced Spatial Analysis, 2007.
  7. Montana Field GuideHelena.
  8. 8,08,18,2Бельгийский список видов
  9. 9,09,1Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  10. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  11. 11,011,1https://encyklopedia.pwn.pl/haslo/wilk;3996310.html
  12. 12,012,1(unspecified title)doi:10.17520/BIODS.2021520
  13. 蒋志刚,周开亚中国哺乳动物多样性 //生物多样性 — 2015. — ISSN1005-0094doi:10.17520/BIODS.2014202
  14. list of endangered and protected species of China
  15. Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World — 1 — 2005.
  16. Grzimeks Enzyklopädie — 1 —M:Kindler Verlag, 1988.
  17. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  18. https://www.deutschewildtierstiftung.de/naturschutz/tier-des-jahres
  19. Wiens J. J.Out of the dark: 350 million years of conservatism and evolution in diel activity patterns in vertebrates //Evolution /M. NoorWiley, 2017. — 16 p. — ISSN0014-3820;1558-5646doi:10.1111/EVO.13284PMID:28636789
  20. list of gray wolf populations by country
  21. 21,021,121,221,321,421,5https://chwolf.org/woelfe-kennenlernen/verbreitung-lebensraeume
  22. Verbreitung des Wolfs / Hrsg.:
  23. 胡一鸣南岭哺乳类和鸟类物种丰富度空间分布格局及其影响因子, Species richness patterns of mammals and birds and their drivers in the Nanling Mountain Range //生物多样性 — 2024. — ISSN1005-0094doi:10.17520/BIODS.2023026
  24. L. David MechCanis lupus //Mamm. SpeciesASM,OUP, 1974. — ISSN0076-3519;1545-1410doi:10.2307/3503924
  25. Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит192, archived fromthe original on 2016-03-05, retrieved2013-01-11 

Чыганаклар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Бүре&oldid=3090125
Төркемнәр:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp