Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Башкортстан

54°28′00″ с. ш. 56°16′00″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан latin yazuında])
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өченБашкортстан (мәгънәләр) битенә күчегез.
Башкортстан
баш. Башҡортостан Республикаhы
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы11 октябрь1990
Сурәт
Рәсми исемБашҡортостан Республикаһы һәмРеспублика Башкортостан
Кыскача исемБашкортостан
... хөрмәтенә аталганбашкортлар
ДемонимBaschiri
Оешма җиткәчесе вазыйфасыБашкортстан Республикасы Башлыгы
ҖитәкчеРадий Хәбиров
Рәсми телрус теле һәмбашкорт теле[1]
ГимнБашкортстан Республикасы Дәүләт гимны
Дөнья кисәгеЕвропа
Дәүләт Россия
БашкалаУфа
Административ-территориаль берәмлекРоссия
Сәгать поясыYEKT[d],UTC+05:00 һәмАзия/Екатеринбург[d][2]
Табигый-георафик объект эчендә урнашканУрал алды
ГеомәгълүматларData:Russia/Bashkortostan.map
Иң югары ноктасыЯмантау
Дәүләт башлыгы вазыйфасыБашкортстан Республикасы Башлыгы
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасыБашкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры[d]
Башкарма хакимият башлыгыАндрей Назаров
Башкарма хакимиятБашкортстан Хөкүмәте
Канунбирү органыБашкортстан Корылтае
Халык саны4 042 377 (1 гыйнвар2025)[3]
Административ бүленешеУфа
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек214 метр
Акча берәмлеге
Моның хуҗасыУфа һәмМостай Кәрим исемендәге Уфа халыкара аэропорты
Нәрсә белән чиктәшУдмуртия,Татарстан,Пермь крае,Свердловск өлкәсе,Чиләбе өлкәсе һәмЫрынбур өлкәсе
Нигезсалгыч текстБашкортстан Конституциясе
ӘүвәлгесеБАССР
АлыштырганБашкорт ССР - Башкортстан[d]
Кулланылган телтатар теле һәмбашкорт теле
Бүләкләр
Ленин ордены
Мәйдан143 600 км²
Рәсми веб-сайтbashkortostan.ru(рус.)
Харита сурәте
Тематик географияБашкортстан географиясе[d]
Һәйкәлләр исемлегеБашкортстандагы Россия мәдәни мирас объектлары исемлеге[d]
Феноменның икътисадыБашкортстан икътисады[d]
Җирле телефон коды347
Номер тамгасы коды02 һәм102
Монда җирләнгәннәр төркемеТөркем:Башкортстанда җирләнгәннәр
Объектның күренешләре өчен төркемТөркем:Башкортстан күренешләре[d]
Карта
 Башкортстан Викиҗыентыкта

Башкортста́н[4], Башкортста́нРеспу́бликасы,Башкортста́н Җөмһурияте́ (баш. Башҡортостан Республикаһы,рус. Республика Башкортостан) —Россия Федерациясе белән берләшкән,Россия Федерациясе субъекты,Идел буе федераль округына,ЮНЕСКО билгеләнмәсе буенчаУрта Азия өлкәсенә керә.

Башкаласы —Уфа шәһәре.

Халык саны:2024 елның 1 гыйнварына ―4 064 361 кеше. Шуларның 2 585 360 ы шәһәрләрдә, 1 470 000 (40%) авыл җирлегендә яши[5]. Республика халкының 52,7% ы (2,15 млн)хатын-кызлар һәм 47,3% ы (1,93 млн)ир-атлар[6].

География

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Чиктәшлек

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
ЯкТөбәк
Төньяк-көнбатышУдмурт Республикасы
ТөньякПермь өлкәсе
Төньяк-көнчыгышСвердловск өлкәсе
КөнчыгышЧиләбе өлкәсе
Көньяк
Көньяк-көнбатыш
Ырынбур өлкәсе
КөнбатышТатарстан Республикасы

Географик урнашу

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Көнбатыш Башкортстан.Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы — борынгы җәйләү урыннары.

Башкортстан республикасы — Көньяк Урал тауларының түбәләре (иң бөек ноктасы — Ямантау, 1 640 м.), карст мәгарәләр, күлләр. Төбәкнең 2/3 өлөшеКөнчыгыш-Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә урнаша. Республиканың төньяктан көньякка озынлыгы — 550 км, көнбатыштан көнчыгышка — 430 км. Мәйданы — 143,6 мең км².

Республика территориясендә Башкортстан дәүләт тыюлыгы урнашкан.

Гидрография

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Иң зур елгалары:Агыйдел (1430 км), кушылдыклары —Нөгеш (235 км),Сем (239 км),Караидел (918 км),Әй (549 км),Дим (535 км), шулай укСакмар (760 км) беләнЫк (571 км) елгалары. Башкортстан җирлегеннән шулай укҖаек елгасы (2428 км.) башлана.

Күлләрнең саны — 2700. Республиканың иң зур күлләре Урал таулары артына урнаша. Көнбатыш өлешендә иң эре күл —Асылыкүл (мәйданы 18,5 км²).

Климат

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Ямантау

Тауларда уртача еллык температура +0,3°С, тигезлектә +2,8°С.ГыйнвардаЦельсия градусы буенча уртача температура 18°С,июльдә — +18°С. Кояшлы көннәр саны 261дән (Уфа) 287гә (Аксёново,Белорет) кадәр үзгәреп тора.

Уртача еллык явым-төшемнәр саны 300—600 мм,Урал тауларының көнбатыш ягында 700 ммга кадәр җитә.

Кар капламы ноябрь башында яки уртасында барлыкка килә, апрель уртасында исә кар эреп бетә. Кар капламы 150—165 (таулы районнарда 171—177) көн ята, аның уртача биеклеге 36-55 см га җитә.

Табигать

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Урманнар республика территориясенең 40 % алып тора. Урал таулары артында катнаш урманнар, төньяктарак нарат-яфраклы һәм каен урманнары бар; урман-далалар — каен һәм имән агачларына бай.

Тарих

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Орхон төрки язуында «Башкортстан» сүзенең язылышы
1557 елдан башлап башкорт кабиләләре Россия составына керә башлый

Республика «Башгурд» исеме астында беренче тапкырVIII гасырда Фәзлуллаһ Рәшидәддиннең «Огузнамә» исемле эшендә телгә алына, ә башкорт халкының үзатылышы (башҡорт) Сәлләм Тәрҗемән хезмәтләрендә (IX гасырның беренче яртысы) очрый.

XXII гасырларда республиканың көнбатыш өлешендә яшәүчеләрИдел буе Болгары дәүләте,XIIIXIV гасырларда бөтен Башкортстан җирлегеҖучи Олысына, аның таркалуыннан соң башкортларКазан,Нугай вәСебер ханлыклары,1557 елдан башлап башкорт кабиләләре Россия составына керә.

Инкыйлабкача елларда хәзерге Башкортстан җирлеге күбесенчәУфа губернасы составында була.

1917 елның 15 (28) ноябрендә Башкорт өлкә шурасыБашкортстан милли-территориаль мохтариятен (автономиясен) игълан итә.1919 елның20 мартында Мәскәүдә «Үзәк Совет хакимияте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет Автономиясен төзү турында килешү» имзалана.[7] Башкорт Совет АвтономиясеЫрынбур губернасының төньяк өязләре нигезендә оеша. Башкортларның үз шәһәрләре булмаганлыктан, аның башкаласы итеп күршеУфа губернасында урнашкан рус-татар шәһәреЭстәрлетамак билгеләнә. 1920 елның 20 августында Совет хөкүмәте Эстәрлетамак шәһәрен Кече Башкортстанга бирә.

1922 елның 14 июненнән Уфа губернасын юк итеп, Башкортстан составына губернаның зур өлешләре, шул исәптәнБәләбәй һәмБөре өязләре (алар язмышы турында махсус референдум үткәрелергә тиеш булган)кертеләләр, башкаласы ЭтәрлетамактанУфага күчерелә.

1952 елның маенда Башкорт АССРы эчендәУфа һәмСтәрлетамак өлкәләре барлыкка килә, әмма 1953 елның апрелендә өлкәләргә бүленеш юкка чыгарыла.

1990 елда БАССР Югары Шурасы Дәүләт Суверенлыгы турында Декларация кабул итә.[8]

Дәүләт корылышы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Рәхимов Мортаза Гобәйдулла улы — Башкортстан Республикасының беренче Президенты

Башкортстан Конституциясенә тиешле дәүләт власы хөкем, башкарма һәм кануннар чыгару юнәлешләренә бүленә.

Башкарма хакимлек

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Башкортстан Республикасы Башлыгы — Башкортстан Республикасының иң югары вазифалы кешесе.Башкортстан Хөкүмәте статусы һәм хокукы Башкортстан Конституциясе белән билгеләнә.

Хөкем власы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Башкортстан Республикасында хөкем власын Башкортстан Республикасы Конституция Суды, федераль судлар һәм мировой хөкем тормышка ашыра.

Законнар чыгару власы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Башкортстан Парламенты —Дәүләт Җыелышы — Корылтай 2003 елдан бер палатасыннан торган кануннар чыгару органы.

Халык

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Торак пунктлар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]


Уфа

Стәрлетамак

Салават

Нефтекама

УрынШәһәрБашкортча исемеРусча исемеХалык саны


Октябрьски

Белорет

Ишембай

Күмертау

1УфаӨфөУфа1 062 300
2СтәрлетамакСтәрлетамаҡСтерлитамак273 432
3СалаватСалауатСалават156 085
4НефтекамаНефтекамаНефтекамск121 757
5ОктябрьскиОктябрьскийОктябрьский109 379
6БелоретБелоретБелорецк68 804
7ТуймазыТуймазыТуймазы66 849
8ИшембайИшембайИшимбай66 242
9КүмертауКүмертауКумертау62 854
10СибайСибайСибай62 732
11МәләвезМәләүезМелеуз61 408
12БәләбәйБәләбәйБелебей60 183
13БөреБөрөБирск41 637
14УчалыУчалыУчалы37 771
15БлаговещенБлаговещенБлаговещенск34 246
16ДүртөйлеДүртөйлөДюртюли31 272
17ЯңавылЯңауылЯнаул26 988
18ДәүләкәнДәүләкәнДавлеканово24 040
19ЧишмәШишмәЧишмы21 198
20ПриютПриютПриютово20 888
[9]


Милли состав

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Шулай ук карагыз:Башкортстанда татарларның хокукларын бозу.

Башкортстанда 4 104 336 кеше яши. Аларның 2 626 613 шәһәрләрдә, 1 447 723 авылда тора. Эре шәһәрләре —Уфа (башкала, 1 042 мең кеше),Стәрлетамак (264 мең кеше),Салават (158 мең кеше),Нефтекама (122 мең кеше),Октябрьски (108 мең кеше). Республикадагы барлык халыкныңтатарлар (25,4 %),башкортлар (29,5 %),руслар (36,1 %) тәшкил итә.

Халык1926[10]1939[11]1959[12]1970[13]1979[14]1989[15]2002[16]2010[17]
К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%К. с.%
руслар1 064 70739,9 %1 281 34740,6 %1 418 14742,4 %1 547 89340,2 %1 547 89340,2 %1 548 29139,3 %1 490 71536,3 %1 432 90636,1 %
башкортлар625 84523,5 %671 18821,3 %737 71122,1 %892 24823,4 %935 88024,3 %863 80821,9 %1 221 30229,8 %1 172 28729,5 %
татарлар621 15823,3 %777 23024,6 %768 56623,0 %944 50524,7 %940 43624,5 %1 120 70228,4 %990 70224,1 %1 009 29525,4 %
чуашлар84 8863,2 %106 8923,4 %109 9703,3 %126 6383,3 %122 3443,2 %118 5093,0 %117 3172,9 %107 4502,4 %
чирмешләр79 2983,0 %90 1632,8 %93 9022,8 %109 6382,9 %106 7932,8 %105 7682,7 %105 8292,6 %103 6582,6 %
украиннар76 6102,9 %92 2892,9 %83 5942,5 %76 0052,0 %75 5712,0 %74 9901,9 %55 2491,4 %39 8751,0 %
арлар23 2560,9 %25 1030,8 %25 3880,8 %27 9180,7 %25 9060,7 %23 6960,6 %22 6250,6 %21 4770,5 %
мордва49 8131,9 %57 8261,8 %43 5821,3 %40 7451,1 %35 9000,9 %31 9230,8 %26 0200,6 %20 3000,5 %
башкалар39 7731,5 %56 9311,8 %60 7491,8 %52 4851,4 %53 5571,4 %55 4261,4 %74 5771,8 %165 0444,1 %
барлык2 665 346100,0 %3 158 969100,0 %3 341 609100,0 %3 818 075100,0 %3 844 280100.0 %3 943 113100,0 %4 104 336100,0 %4 072 292100,0 %

Административ-территориаль бүленеш

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Республикада 54 административ район, 21 шәһәр, 2 шәһәр тибындагы поселок, 828 авыл администрациясе бар.

РайоннарХарита
  1. Әбҗәлил районы
  2. Әлшәй районы
  3. Архангель районы
  4. Аскын районы
  5. Авыргазы районы
  6. Баймак районы
  7. Бакалы районы
  8. Балтач районы
  9. Бәләбәй районы
  10. Балакатай районы
  11. Белорет районы
  12. Бишбүләк районы
  13. Бөре районы
  14. Болгавар районы
  15. Благовещен районы
  16. Бүздәк районы
  17. Борай районы
  18. Бөрҗән районы
  1. Гафури районы
  2. Дәүләкән районы
  3. Дуван районы
  4. Дүртөйле районы
  5. Ярмәкәй районы
  6. Зиянчура районы
  7. Җылаер районы
  8. Иглин районы
  9. Илеш районы
  10. Ишембай районы
  11. Калтасы районы
  12. Караидел районы
  13. Кырмыскалы районы
  14. Кыйгы районы
  15. Кызыл Кама районы
  16. Күгәрчен районы
  17. Кушнаренко районы
  18. Куергазы районы
  1. Мәләвез районы
  2. Мәчетле районы
  3. Мишкә районы
  4. Миякә районы
  5. Нуриман районы
  6. Салават районы
  7. Стәрлебаш районы
  8. Стәрлетамак районы
  9. Тәтешле районы
  10. Туймазы районы
  11. Уфа районы
  12. Учалы районы
  13. Федоровка районы
  14. Хәйбулла районы
  15. Чакмагыш районы
  16. Чишмә районы
  17. Шаран районы
  18. Яңавыл районы

Икътисад

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Сәнәгать

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Эре сәнәгый үзәкләре —Уфа,Стәрлетамак,Ишембай,Салават,Нефтекама,Туймазы,Октябрьски,Белорет. Җитештерүнең югары дәрәҗәдәге тупланышы хас, сәнәгый продукциясенең якынча 50 %Уфада чыгарыла.

Сәнәгатьнең әһәмиятле тармаклары — нефть чыгару, нефть эшкәртү. Машиналарны төзү һәм металл эшкәртү зур үсешне алган. Агач эшкәртү сәнәгате һәм төзелеш материалларны ясау да бар.

Энергетика

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Аның нигезен җылылык электр стансалар тәшкил итәләр: Карманово ГРЭСы, Уфадагы ҖЭҮ-1, ҖЭҮ-2, ҖЭҮ-3 ҖЭҮ-4,Стәрлетамакта һәмСалаваттаҖЭҮләре, Урал арты ҖЭҮ (Сибай) һәм Күмертау ҖЭҮ. 

Башкортстан АЭС төзелешеЧернобыль һәлакәтеннән соң туктатылган.

Туймазы районыныңТөпкилде авылы тирәсендә тәҗрибә-сынау җил электр стансасы урнашкан.

Авыл хуҗалыгы

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Ашлык-терлекчелек юнәлешендәгеавыл хуҗалыгы.Бодай,арыш,солы,арпа, шикәр чөгендере,көнбагышны үстерәләр. Җөмһүрияттә сөт-ит терлекчелеге, ит-йонсарыкчылыгы,кошчылык,атчылык, кымызчылык һәмумартачылык үсешне алган.Башкорт балыРоссиядә киң мәшһүрлекне алган.

Транспорт

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Тимер юлы транспорты

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Тимер юл элемтәсеСамара—Уфа тимер юлыннан башлана, аның 486 км озынлыгындагы Кинәле станциясеннән Уфа станциясенә кадәрге участогы 1888 елда файдалануга тапшырыла.

Уфа тимер юллар ашаСамар,Чиләбе,Ырынбур,Сембер һәм башка шәһәрләр белән тоташтырылган. Көймә йөрешле елгалар:Агыйдел һәмКараидел. Торба үткәргеч транспорты да үсешне алган.

Автомобиль юллар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Төбәк ашаМ5 «Урал»,М7 «Идел»,Р240Уфа —Ырынбур,Р315Уфа —Бөре —Яңавыл,Р316Стәрлетамак —Белорет —Магнитогорски,Р317Бөре —Тазтөбе —Чаткы һәмР361Мәләвез —Магнитогорски[18] автоюллары баралар.

Авиа элемтә

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Авиа элемтә Башкортстанны Россиядәге дистәләрчә шәһәрләре белән, БДБ илләре, Греция, Кытай, БГЭ, Төркия шәһәрләре белән тоташтыра. Уфада Башкортстанда иң зураэропорт урнашкан.

Башкортстан бәйрәмнәре

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

«Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көн, һөнәри һәм башка даталар турында» Башкортстан законы республиканың Югары Советы тарафыннан1992 елның 27 февралендә кабул ителде.

Эшләми торган бәйрәм көннәре.

ДатасыИсемеИскәрмә
11 октябрьҖөмһүрият көнеБашкортстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көндә билгеләнә.
24 декабрьГербы Республикасы Конституциясе көне ярославль өлкәсе владимир өлкәсеСтатья в Башкирской энциклопедии 2013 елның 3 ноябрь көнендәархивланганКалып:Владимир-ba ярославль өлкәсе, владимир өлкәсеҖөмһүрият Югары Советы1993 елда Башкортстан Конституциясен кабул иткән көндә билгеләнә.
Ураза бәйрәмеУраза бәйрәме датасы Ислам календарена ярашлы ел саен Башкортстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан, бәйрәм үткәрү көненнән өч ай алдан да соңламый, игълан ителә.
Корбан бәйрәмеКорбан бәйрәме датасы ай календарына ярашлы ел саен Башкортстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан, бәйрәм үткәрү көненнән өч ай алдан да соңламый, игълан ителә.

Истәлекле көннәре.

ДатасыИсемеИскәрмә
25 февральБашкортстан Республикасы Дәүләт флагы көнеҖөмһүрият Югары Советы тарафыннан яңа флагны1992 елда кабул иткән көндә (2002 елдан) билгеләнә ярославль өлкәсе владимир өлкәсе25 февраля — День Государственного флага республикасы Гербы// ИА Башинформ 2017 елның 17 ноябрь көнендәархивланган ярославль өлкәсе, владимир өлкәсе.
20 мартҮзәк Совет власы белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясе турында килешүгә кул куйган көнРоссия Эшче-Авылдаш хөкүмәте беләнБашкорт хөкүмәте Башкортстан Совет автономиясе турында1919 елдагы Килешүгә кул куйган көндә билгеләнә. Совет рәсәе эченнән аңа Халык комиссарлары Советы рәисеВ. И. Ленин, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитетырәисе в.б. М. Ф. Владимирский, милләтләр эшләре буенча халык комиссарыИ. В. Сталин, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты секретаре А. С. Енукидзе, башкорт делегация эченнән — Башкорт хөкүмәте рәисеКулаев Мстислав,Башкорт гаскәре адьютантыӘ. И. Бикбауов, Башкорт хөкүмәте әгъзасыМ. Д. Халиков кул куйдылар.
31 мартБашкортстан Республикасынан Федератив килешү кушымтасына кул куйган көн1992 елда Федератив килешүгә имзаланган көндә билгеләнә.
3 августРоссия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Башкортстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары белән идарә итү даирәсе буенча Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының үзара вәкаләтлекләре аеру турындагы килешүгә кул куйган көн. ярославль өлкәсе br /өлкәсе1994 елда Россия федерациясе һәм Башкортстан Республикасы арасында килешүгә имзаланган көндә билгеләнә.
29 ноябрьБашкортстан милли-территориаль автономиясе берәмеге Россия дәүләтенең федератив өлеше буларак булдырылган көнБашкортстан милли-территориаль автономиясе1917 елның 15 ноябрендә (иске ысул буенча)Башкорт мәркәз шурасы тарафыннан игълан ителә һәмIII Бөтен башкорт оештыру корылтаенда раслана.

Башкортстанда халык (милли)Сабантуй бәйрәме рәсми статуска ия. Бәйрәм республиканың барлык муниципаль районнарында язгы басу эшләре бетү уңаеннан үткәрелә. Сабантуйның үткәрелү датасы ел саенБашкортстан башлыгы указына ярашлы тәгаенләнә.

ҖөмһүриятСалават җыены фольклор бәйрәме ел саен Башкортстан республикасының төрле шәһәр һәм районнарында 2004 елдан алып үткәрелә башлады. 2011 елдан алып Салават җыены Салават районында үткәрелә.

БашкортстанныңОктябрьский шәһәренда җөмһүриятКурай бәйрәме үткәрелә. Курай бәйрәме татарлар яшәгән республиканың төньяк-көнчыгыш районнарында курайны пропагандалау һәм популярлаштыру, башкорт халык уен коралларын таралышын киңәйтү, шулай ук зирәк курайчылар ачу максатларында үтә һәм беренче мәртәбә 2001 елда оештырылды.

Шулай ук Башкортстан Республикасында Россия Федерациясе субъекты канунияте тарафыннан булдырылган башка истәлекле даталар да билгеләнә.

Искәрмәләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
  1. Башкортстан Конституциясе
  2. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
  3. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2025 г. и в среднем за 2024 г. и компоненты её измененияРосстат, 2025.
  4. Башкортстан Конституциясе: «Башкортстан Республикасы» һәм «Башкортстан» дигән атамалар тиң мәгънәле.
  5. Элина Ахметова.Статистики подсчитали население городов и сёл в Башкирии. ИА«Башинформ», 10.05.2024
  6. Элина Ахметова.В Башкирии 53% населения составляют женщины. ИА«Башинформ», 12.05.2024
  7. архив күчермәсе, archived fromthe original on 2017-12-01, retrieved2014-09-11 
  8. архив күчермәсе, archived fromthe original on 2008-10-14, retrieved2014-09-11 
  9. архив күчермәсе, archived fromthe original on 2011-06-27, retrieved2012-11-16 
  10. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_26.php?reg=772
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39.php?reg=61
  12. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=76
  13. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=59
  14. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=58
  15. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=56
  16. архив күчермәсе, archived fromthe original on 2006-11-04, retrieved2012-11-18 
  17. архив күчермәсе, archived fromthe original on 2012-02-04, retrieved2012-11-18 
  18. Р361 – «Магнитогорск — Сибай — Зилаир – Ира» | Автодороги России | Главная. әлеге чыганактан 2013-02-26 архивланды. 2013-02-24 тикшерелгән.

Әдәбият

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Сылтамалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
⚙️ 
  Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Норматив контроль
GND4086869-2 ·LCCNn92113539 ·NKCge130577
Бу теманың Татнет ресурсларында яктыртылуы
Мәгълүмат агентлыклары
Татарстан ММЧлары
Татар теллеРоссия күләм ММЧлары
Федераль һәм халыкара дәрәҗә көн тәртибен яктыртып торучы ресурслар бар микән?
Татар теллечит ил ММЧлары
Татарстанның муниципальтатар телле ММЧлары
«Әлмәт таңнары» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.

«Бөгелмә авазы» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
«Заман сулышы» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
«Кайбыч таңнары» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
«Минзәлә» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
«Мөслим-информ» сайтындагымәкаләләр исемлеге.
«Саба таңнары» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
Түбән Каманың «Туган як» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
«Шәһри Казан» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.

«Шәһри Чаллы» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
Татар теллеРоссия төбәк ММЧлары
Тематик ресурслар

Шулай ук карагыз

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Portal iconБашкортстан порталы
Portal iconРоссия порталы
Башкала:Уфа
Районнар:Архангель |Аскын |Авыргазы |Әлшәй |Баймак |Бакалы |Балтач |Бәләбәй |Балакатай |Белорет |Бишбүләк |Бөре |Болгавар |Благовещен |Борай |Бөрҗән |Бүздәк |Габҗәлил |Гафури |Дәүләкән |Дүртөйле |Дуван |Җылаер |Җиянчура |Иглин |Илеш |Ишембай |Кызыл Кама |Күгәрчен |Кушнарин |Куергазы |Калтасы |Караидел |Кырмыскалы |Кыйгы |Мәләвез |Мәчетле |Мишкә |Миякә |Нуриман |Чакмагыш |Салават |Тәтешле |Туймазы |Өфә |Учалы |Фёдоровка |Хәйбулла |Чишмә |Шаран |Стәрлебаш |Стәрлетамак |Яңавыл |Ярмәкәй
Республикалар
Крайлар
Өлкәләр
Федерация әһәмиятендәге
шәһәрләр
Автономияле өлкә
Автономияле округлар
1 Архангельск өлкәсенә керә      2 Төмән өлкәсенә керә.      3Украина белән бәхәсле территорияләр
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Башкортстан&oldid=4664475
Төркемнәр:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp