Сицилиядәбезнең чорга кадәр Vгасырда корылганГерага багышлагангрекгыйбадәтханәсеАрхитекту́ра якимигъмарият (лат. architectura,бор. грек. αρχι — «баш,өлкән» һәмτέκτων — «төзүче, балта остасы»сүзләреннән) —кешеләрнең тормышына һәм эшчәнлегенә кирәклебиналарны, башкакорылмаларны, заманчатехник мөмкинлекләргә һәм җәмгыятьнеңэстетик карашларына нигезләнеп, проектлаштыру һәмтөзү осталыгы.
Биналарның һәм корылмаларның тышкы кыяфәте шулай ук архитектура дип атала. Шуның өстенә биналарны һәм корылмаларны җыйма рәвештә архитектура дип атыйлар.
ҺиндстандаТаҗ Махал (1632–1653)Архитектураны өйрәнүче иҗтимагый, техник һәм махсус фәннәр комплексы. Төп тармаклары: архитектура,шәһәр төзелеше теориясе һәм тарихы,архитектура истәлекләрен реставрацияләү һәм реконструкцияләү, ландшафтлар архитектурасы, архитектура иҗаты методологиясе, архитектура тәнкыйте. Архитектура гыйлеменең фән буларак барлыкка килүен галимнәрБорынгы Рим архитекторы һәминженерыВитрувийның «Архитектура турында ун китап» дигән трактаты (б.э.к. 1 йөз) белән бәйлиләр, анда шәһәр төзелеше, инженер-техник һәм бизәлеш мәсьәләләре бәян ителә. Архитектура гыйлеме үсешендә Л. Альбертиның «Биналар төзү турында» (1485), А. Палладионың «Архитектура турында дүрт китап» (1570), Д. Виньоланың «Архитектурада биш ордер кагыйдәсе» (1562) дигән трактатлары мөһим роль уйный. 18-19 йөзләрдә архитектура фәне үсеше нигездә архитектура (ордер) формалары теориясен эшләү, дөнья архитектурасы истәлекләрен ачу һәм өйрәнү юнәлешендә бара. Моңа күренекле француз һәм немец галимнәренең (И. Винкельман, Г. Шлиман, Ф. Майер, К. Шинкель, Виолле ле Дюк, О. Шуази һ.б.) археология һәм реставрация өлкәсендәге эшчәнлекләре сәбәп була. Нәтиҗәдә дөнья халыкларына Троя, Микен, Помпеи, Петра, Персепольдәге мәдәни истәлекләр белән танышу мөмкинлеге ачыла. Бу истәлекләрнең тарихын һәм архитектурасын тирәнтен өйрәнүгә, төрле төбәкләр һәм дәверләрнең архитектурасы арасындагы үзара йогынтыларны һәм багланышларны тикшерүгә этәргеч бирә. Бөтендөнья архитектурасы тарихын өйрәнүгә нигез салына. 20 йөздә тикшеренүләрне Л. Беневоло, З. Гидион, Г. Зитте, М. Майер, Н. Певзнер, М. Рагон һ.б. дәвам иттерә. Тикшеренүчеләр, архитектура һәм шәһәр төзелеше композицияләре мәсьәләләреннән тыш, ландшафтка бәйле, техноген, экологик һ.б. аспектларның теоретик проблемаларына да игътибар итәләр.[1]
Түбәндәге төзмә
кешеләр һәм
роботлар аңларлык күп телле халыкара
Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы
яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз.