Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Ариэль Шарон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ариэль Шарон latin yazuında])
Ариэль Шарон
Туган телдә исемאריאל "אריק" שרון
Туган26 февраль1928(1928-02-26)
Кфар-Сава,Фәләстин, хәз.Исраил
Үлгән11 гыйнвар2014(2014-01-11)(85 яшь)
Рамат-Ган,Исраил
Үлем сәбәбемигә кан йөгерү[d] һәмострая почечная недостаточность[d]
Күмү урыныГиват-Каланийот[d]
Милләтяһүд
Ватандашлыгы Берләшкән Кыйраллыкның Фәләстыйн мандаты[d]
 Исраил
Әлма-матерИерусалимдагы Яһүд үниверситеты[d] һәмТел-Әвив университеты[d]
Һөнәресәясәтче, хәрби
Сәяси фиркаЛиберальная партия[d],Шломтсион[d],Ликуд[d][1] һәмКадима[d]
ҖефетMargalit Sharon[d] һәмLily Sharon[d]
БалаларOmri Sharon[d] һәмGilad Sharon[d]
Катнашкан сугышлар/алышларАрабо-израильская война (1947—1949)[d],Гарәп-Исраил сугышы[d],Операции возмездия[d],Сүәеш кризисе[d],Алты көнлек сугыш[d],Мисыр-Исраил сугышы (1967-1970)[d],Кыямәт көне сугышы[d],Лөбнан ватандашлар сугышы[d],Ливанская война (1982)[d],Конфликт в Южном Ливане (1985—2000)[d] һәмИнтифада Аль-Аксы[d]
Хәрби дәрәҗәалуф[d]

 Ариэль ШаронВикиҗыентыкта

Ариэ́ль «Арик» Шаро́н (яһүд. אריאל "אריק" שרון) —Исраил хәрбие, дәүләт эшлеклесе, сәясәтче.Исраил премьер-министры (20012006). Исраил мәнфәгатьләренә хезмәт иткән иң мәшһүр генералларының берсе.

1928 елда чыгышлары беләнБеларусиядән булган яһүд гаиләсендә туган Шарон хәрби карьера ясый.2001 елда ул сайлаудаӘһүд Баракны җиңеп премьер-министр була. Аңарчы Шаронның хөкүмәттә эшләү тәҗрибәсе зур иде, ул тышкы эшләр һәм саклану министры да була. Саклану министры булган чакта хөкүмәт һәм премьер-министрдан яшерепЛиван сугышында үз тактикасын алып бара. Исраил өчен ул сугыш уңышлы тәмамлана.

Фәләстиннәр өчен Шарон «ит кисүче» булып танылды. Бу исемне ул Ливандагы Сабра һәм Шатила качаклар лагерьларында1982 елда күпләп үтерүләргә фәрман биргәне өчен алды.2002 елда күпләп үтерүләр вакытында исән калган кешеләр һәм мәрхүмнәрнең туганнарыБельгиядә Шаронга каршы җинаять эше ачты, әмма соңырак бу эш ябылды.

2000 елның сентябрендә ШаронныңИерусалимда яһүдләр һәм мөселманнар өчен изге саналган Гыйбәдәт тавына килүен фәләстиннәр үзләрен мыскыл итү дип бәяләде. Аның бу гамәленнән соң фәләстиннәрнең кораллы каршылыгы тагын да артты.

Хөкүмәт башлыгы булуның соңгы елында гына Шарон карьерасының чыннан да тарихка кереп калачак бер карарын кабул итте.2005 елда ул Көнбатыш Яр һәм Газзә сызыгындагы хәрби контрольне бетерергә, аннан яһүдләрне чыгарарга дигән карар кабул итте. Шаронның бу адымы аның Ликуд партиясендә зур каршылыклар тудырды. Шарон фиркадән чыкты, үзенең Кадима партиясен төзеде.

Шул карарыннан соң берничә атна да узмый, Шаронның башына кан савып улмәрткә китә.2008 елда Исраил үзенә каршы ракета һөҗүмнәренә җавап итеп Фәләстин җирләрен кире яулап ала.

Сигез ел мәрттә ятканнан соң Ариэль Шарон 85 яшендә вафат була.

Сылтамалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
  1. http://www.bbc.co.uk/news/world-middle-east-11746593
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Ариэль_Шарон&oldid=2415904
Төркемнәр:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp