Movatterモバイル変換


[0]ホーム

URL:


Эчтәлеккә күчү
Wikipedia
Эзләү

Этанол

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Этанол latin yazuında])
(Алкоголь битеннән юнәлтелде)
Этанол
EthanolEthanolEthanol
Гомуми сыйфатлар
Молекуляр формулаC2H5(OH)
SMILESCCO
Моляр масса46,069 г/моль
Тышкы кыяфәттөссез сыекча
Номер CAS[64-17-5]
Сыйфатлар
Тыгызлык һәм
агрегат халәт
789,3 кг/м³ 20 °C, сыекча
судаэрүчәнлекТоткарлыксыз кушыла ала
Эретү температурасы−114,3 °C (158,8 K)
Кайнау температурасы78,4 °C (351,6 K)
Өчләтә нокта−114,3 °C (158,8 K), ? бар
Критик нокта241 °C (514,15 K), 63 бар
pKa15,9
Үзлек1,2сПз , 20 °C
Өслек тартылышы22,39×10−3 Н/м , 20 °C
Диполь момент1,69D (газ)
Куркынычы(ш.и. токсик)
Кабыну температурасы13 °C (286,15 K)
Үзкабыныш температурасы363 °C (636,15 K)
Шартлаучанлык чиге3,28 — 18,95 %
Куркыныч классыIII
LD50 (күселәр өчен)10,3 г/кг[1]
Тугандаш кушылмалар
Тугандаш спиртларМетанол
Бутанол
Башка кушылмаларАцетальдегид
Уксус кислотасы

Этано́л (эти́л спирты, метилкарбино́л, шәраб спирты яки алкого́ль) — бератомлы,C2H5OH формулалы спирт (C2H6O), башкача: CH3-CH2-OH, бератомлы спиртларгомологик рәтенең икенче вәкиле, стандарт шартларда очучан, кабынучан, үзенә бертөрле исле, төссез сыекча.

Иске, 1993 елга кадәр гамәлдә булган ГОСТ аңа икенче, тулырак билгеләмә биргән. Этил спирты — үзенчәлекле исе булган, тиз кабынып китә торган сыекча, башта ярсыта, аннары нерв системасын параличлый торган көчле наркотик матдә.[2]

Судан җиңелрәк (тыгызлыгы 0,8 г/см3), 78,3 °С та кайный, суда яхшы эри һәм үзе дә күп кенә органик һәмнәорганик матдәләрне яхшы эретә.[3]

Алкогольле эчемлекләрнең актив компоненты,депрессант — кешенеңүзәк нерв системасын төшенкелеккә этәрә торганпсихоактив матдә[4].

Медицинадаантисептик, төрледарулар нигезе булуы белән кыйммәтле.

Этил спирты шулай укягулык, буяу эреткеч һәм спиртлытермометрларда тутырма буларак кулланыла.

Этил спиртының кеше организмына тәэсире

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Алкоголь йөрәк мускулатурасы күзәнәкләрен җимерә, алар эластиклыгын югалта, акрынлап андагы мускул тукымасын тоташтыргыч тукыма алмаштыра. Йөрәк май белән каплана һәм бик авырдан тибә башлый, ул тибүдән туктарга да мөмкин. Алкоголь эчемлеге организмга кергәч, аның составындагы этил спирты бик тиз кан тамырларына сеңә. Кандагыэритроцитлар бер-берсенә ябышып башта куыклар барлыкка китерә, соңыннан төерчекләргә әверелә. Орга низмда кан хәрәкәте бозыла.Баш миенеңкапиллярлары йомыла һәм кеше миенә җитәрлекәче тудыргыч килми башлый, эчкече кешенең хәтере начарая.

Организмга эләккән этанол (спирт)ацетальдегидка әйләнә, ә ул бик тә агулы продукт. Башны да, йөрәкне дә ацетальдегид авырттыра. Шунысы сәер, табигать безнең организмга, күзәнәкләргә ни өчендер аз гына күләмдә шушы агулы, зарарлы продуктны — ацетальдегидны кертеп калдырган. Безнең организмда бераз гына спирт бар. Ацетальдегидтан башка күзәнәк сулый алмый,әче тудыргычны үзләштерә алмый икән. ацетальдегидкүбәйсә, күзәнәк өчен куркыныч. әйтик, шушы нечкә системага — күзәнәк һәр молекуланы берәмтекләп «күздән кичерә» торган системага — «100 грамм»ны салып куясың, ди. ацетальдегидбераз күбәя, күзәнәккә яхшы булып китә, сулыш иркенәя. әмма бу «рәхәтлек» кыска була. Тагын 100 г җибәрсәң, күзәнәкне бик авыр хәлгә куясың. Ул контрольне югалта башлый. Бөтен организм агулана. ә тагын да эчсәң, наркоз башлана, кеше утырган җиреннән ава башлый.[5]

  • Кеше канындагы 30-60 мг/л, ягъни 0,0006 процент этил спирты — «табигый алкоголемия» бусагасы булып санала, алкогольнең бу дозасы һәрбер аек кешенең дә канында була, аны организм үзе эшләп чыгара.
  • Доза 0,05 проценттан артып китсә, игътибар югала, үзконтроль өчен җаваплы үзәкләрнең эше сүлпәнләнә.
  • Доза 0.1 проценттан артып китсе, мускулларга һәм моторика үзәкләренә булган контоль өлешчә югала.
  • Доза 0,2 проценттан артканда, алкоголь урта мигә үтеп керә (моңа кадәр әле ми тышчасына гына кагыла иде), кешене йокы баса, организм эшчәнлегендә тулы тоткарлык күзәтелә.
  • Доза 0,5 проценттан артып киткәндә исә, алкоголь минең эчке катлавына кадәр үтеп керә, бу очракта сулыш алу аппаратының параличлануы, үлемгә китереп җиткерү ихтималы бар.

[2]

2010 елда Россиянең «Юл хәрәкәте иминлеге турындагы» законга тиешле төзәтмәләр кертелгәч, алкоголь, наркотик һәм башка төрле исерткеч матдәләр кулланган кешеләргә бөтенләй рульгә утырырга ярамый. Шулай ук Административ хокук бозулар кодексына да үзгәрешләр кертелә. Аңарчы әлеге кодекс буенча 1 литр канда этил спирты күләме 0,3 граммнан яки үпкәдән чыккан 1 литр һавада 0,15 миллиграммнан артканда гына кеше җаваплылыкка тартыла ала иде. Ә бу ярты литр сыра, 40 грамм аракы яки бер бокал шәраб эчкәндә дә машина йөртергә ярый дигән сүз.

Хәзер исә канда спирт бөтенләй булмаска тиеш. Машина йөртүчеләр өчен «коры закон» Европа тәҗрибәсенә таянып кертелде. Европаның күп илләрендә инде күптәннән эчкән килеш машина йөртергә ярамый.

Продуктларда этанол микъдары

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Этанол процентыкефирда 0,12 проценттан алып (бер көнлек кефирда) 0,88 процентка (өч көнлегендә) кадәр барып җитә. Эчкәннән соң кефир 36,6 градуслы организмда тагын да әчүен дәвам итә һәм 3 сәгатьтән соң тулысы белән сөт шикәрен эшкәртеп, алкогольгә әйләндерә.

Бер төркем галимнәр эчкечеләрнең 32 проценты — 10 яшькә кадәр, 64 проценты 11дән 15 яшькә кадәр эчә башлаганын ачыклаган. “Күкрәк баласы булганда ук әнисе эчкән кефир аша спирт белән агуланып, эчүгә тартылмадылар микән?” — дигән сорау куя алар.

Эчкечелек белән көрәшне сабый балалардан башларга кирәк һәм беренче итеп алар рационыннан кефирны алырга, өлкәннәрдә аның куллану микъдарын кискен киметергә чакыралар.

Бу яңа ачыш түгел.Ленинград шәһәре башкарма комитетының 596нчы карарында балалар рационындагы кефирны башка төрсөт ризыгы белән алыштыру турында сүз бара. Сәбәбе — кефирның составында спиртлы эчемлек булуы. СССРда ел саен 1 млн. тоннадан артык кефир җитештерелгән һәм халыкның яртысы мәҗбүри рәвештә 1 мең тонна этанол эчкән.Көнбатыш Европа илләрендә һәмАКШта, шулай ук Көнчыгышта (Япония,Тайвань) әче сөт ризыклары дрожжи белән әчетүсез әзерләнә. СССРдан аермалы буларак, башка илләрдә киң таралган әчесөт ризыгы булып йогурт тора. Ул шул ук технологияләр буенча әзерләнә, әмма чүпрә кушылмый. Һәм анда алкоголь юк.

Бу проблема өстендә эшләгән бер төркем галимнәр 1980 елларда ук КПСС Үзәк комитетына, СССР һәм РСФСР Министрлар Шурасына, СССР ЮгарыШурасы Президиумына барлык сәбәпләрне ачып салып, яшерен рәвештә балаларны алкоголиклаштыруны туктатуны сорап хат юллаган. Берничә айдан аларга кефирда этанолның бик аз микъдарда булуын, шул сәбәпле борчылу урынсыз икәнен белдергән җавап хаты килә. Арыш ипиендә дә этанол бар диелә анда.[6]

Хәер, соңгы вакытта ипигә “ташланулар” да кефирга булганыннан ким түгел. Аңа гаепнең дә җитдирәге тагылды. Ул кешеләрдән алкаш ясамый, аларны үтерә булып чыкты. Ипи пешерүдә кулланылган чүпрә кеше сәламәтлегенә зур зыян сала. Әлеге ачышны ясаган кешеләр фикеренчә, термофиль чүпрә күптән түгел генә барлыкка килгән. Дөресрәге, аны кешеләр уйлап тапкан. Аңа термофиль чүпрә, сахарамицетлар салалар. Аларны үз чиратында хлор известе,күкерт әчелегесе белән эшкәртәләр. Бу сәер эшкәртү ысуллары турындагы имеш-мимешләр белән Интернет тулды. Һәм әле булса бәхәсләрнең очы-кырые күренми.[6]

Без ашаган ризыкларда промильле күләме:

Этил спирты җитештерү

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Этил спирты — углеводлар әчешү процессында чүпрә гөмбәләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә торган матдә.

Этил спиртын алуда төп чыганак булыпбөртеклеләр,бәрәңге,чөгендер һәм шулай уккәгазь һәм агач производствосы тора. Чи этил спирты (сырец) үзе күптөрле катнашмалардан гыйбарәт, шул исәптән агулы аракы маеннан да. Ул махсус аппараттан чистарту узарга тиеш. Этил спирты халык хуҗалыгы өлкәләрендә киң кулланыш таба. Мисал өчен, аны лаклар, политурлар, органик буяулар, фармакологик препаратлар,синтетик каучык әзер ләгәндә файдаланалар. Этил спирты дезинфекция чарасы буларак медицина өлкәсендә дә киң кулланыла. Ә менәаракы җитештергәндә бары тик чистартылган этил спирты гына кулланылырга тиеш.Аракының тәме спиртка бәйле. Кайберсен төрле чистарткычлар аша чыгаралар, үсемлекләр кушалар. Спирт заводының чималы начар икән, аракысы да шундый. Аракы заводларының эш технологиясе катлаулы, аны кешегә күрсәтмәскә тырышалар. Хөкүмәткә аракы заводлары чыгарган эчемлекнең үзкыйммәте 5-10 сумга төшә. Әгәр инде чимал итеп агач спирты яки нефтьтән эшләнгәне кулланылса, бөтенләй зур табыш бирә.

Россия империясендә өчпочмаклы шешәләрдә спирт сатканнар, аны шкалик дип атаганнар. Иң бәләкәе 300 грамм, калганнары — 400-600 миллилитр.Пыяласы калын шешәләр ничектер яшел төс алганнар, “яшел елан” дигән гыйбарә дә шуннан калган.

1895 елда 80 градуслы спиртлы эчемлекне “казенное вино” дип атыйлар.Бодайдан,арыштан куылганнар “хлебное вино” була. Совет елларын да, сугышка кадәр игенгә кытлык кичергән чорда спиртны агачтан гидролиз ысулы белән таба башлыйлар.

Бөек Ватан сугышында солдатларга алгы сызыкка атакага барыр алдыннан нәкъ менә шул агач спиртыннан эшләнгәнаракы бирәләр дә инде. Аның тәме әче була. Фронтовиклар сөйләвенә караганда, ул аракы кешене курку белмәс ясый. Күпчелек үлгәнен белми дә калган. Шул спирт белән яраланган урыннарын эшкәрткәннәр. Агач спиртында метил күп була, анысы агу. Ул биш процентка җитсә, кешенең күзләрен сукырайтырга мөмкин. Атакага барган сугышчыларга агач чүбеннән эшләнгән спиртны жәлләмәгәннәр.

СССРда күпләпнефть чыгарыла башлагач, спиртны нефтьтән куарга өйрәнәләр. Әйтүләр буенча, 1970 елларда аракыдан нефть исе килә иде. Соңыннан агачтан һәм нефтьтән куылган спиртны агулы матдәләрдән аерырга өйрәнделәр. Бүген хәтта приборлар да спиртның нидән эшләнгәнен аера алмый. Спирт заводлары аны оста итеп нефтьтән дә, агачтан да, игеннән дә куа. Шуңа күрәОсетия,Кабарды-Балкария һәм башкаТөньяк Кавказ республикаларыннан килгән аракыларның күбесе нефтьтән куылган. Ул гади этанолга караганда, кеше сәламәтлеге өчен тагын да куркынычрак.

Гомумән, илдәсовет заманындаарыш,бәрәңге,чөгендердән спирт җитештерә торган илледән артык завод бар иде. Бүген шуларның бишесе генә эшли. Иң зурысыИваново шәһәрендә урнашкан, спиртын сата алмый интегә. Инде икенче ел халыкка хезмәт хакы түли алмыйлар. Димәк, аракы заводлары спиртның агачтан гидролиз буенча алынганын, нефтьтән эшләнгәнен очсызга сатып ала. Чөнки заводлар үзләре спирт чыгармый, сатып алганын су белән бутый гына. Инде ватык шифердан, тольдән спирт куу технологиясе барлыкка килгән.[7]

Агулы техник сыекчалар — суррогат алкогольнең бер төре. Аларны ялгышлык белән этил спирты дип белеп яки, киресенчә, белә торып та, куркыныч булуга да карамастан, кулланалар. Моны инде тормыш төбенә төшкән эчкечеләр шулай эшли. Мисал өчен, метил спирты һәм этиленгликоль антифриз составына керә. Кату температурасы түбән булганлыктан, алар төрле двигательләрнең суыту системаларында файдаланыла. Гади спирт шикелле үк бу сыекчалар да исереклек халәте барлыкка китерергә мөмкин, ләкин сыекчаларны кулланып 10-12 сәгать үткәннән соң агулану билгеләре: көчле баш авырту, күңел болгану, хәлсезлек башлана. Соңыннан кеше аңын югалтырга мөмкин. Мидәге таркалыш яки бөерләрнең зарарлануы нәтиҗәсендә үлем ихтималы да бар.Метил спирты – нерв-тамыр агуы һәм аның 100 грамм дозасы гына да кешеләр өчен куркыныч. Дихлорэтан аннан да коточкычрак. Әлеге сыекчаның 10-15 граммы бавырны һәм бөерләрне зарарлап, бөтенләй эштән чыгаруга сәләтле.[8]

Ягулык итеп куллану

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Спиртны ягулык буларак куллануны яңалык дип әйтеп булмый. Әйтик, АКШта инде күптәннән биоэтанолны гадикукуруздән ясыйлар. Аны җитештерү өчен биредә йөзләгән завод эшләп килә. Белгечләр әйтүенчә, мондый спиртның 10 процентын гына бензинга кушсаң да, ягулык азрак тотыла, двигатель дә "озын гомерле" була. Ә менәЕвропа Берлеге илләрекукуруз белән түгел, ә рапс культурасы белән кызыксына.Германиядә һәмФранциядә, мәсәлән, автотранспортны әйләнә-тирәгә зыян китерми торган ягулыкка күчерү буенча дәүләт программалары кабул ителгән.Рапс перспективалы һәм табыш китерүче культура буларак, дөнья базарында аңа сорау әледән-әле артып тора. Европа Берлеге илләре рапс орлыгының бер тоннасы өчен — 180-200, ә маеның тоннасына 620-630доллар түләргә әзер.[9]

Искәрмәләр

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
  1. Robert S. Gable (2004). «Comparison of acute lethal toxicity of commonly abused psychoactive substances» (reprint).Addiction99 (6): 686–696.DOI:10.1111/j.1360-0443.2004.00744.x. 2006 елның 10 август көнендәархивланган.
  2. 2,02,1Эчүчелектән ничек биздерергә?, archived fromthe original on 2010-12-06, retrieved2013-05-10 
  3. http://tatar.org.ru/kurs/10-11-himiya/cyr_111.php(үле сылтама)
  4. Chastain G (2006). «Alcohol, neurotransmitter systems, and behavior».The Journal of general psychology133 (4).DOI:10.3200/GENP.133.4.329-335.PMID 17128954.
  5. http://www.omet-ufa.ru/ma1-1.html(үле сылтама)
  6. 6,06,16,2Кефир эчмә – алкаш булырсың!(үле сылтама)
  7. Спиртны агачтан, нефтьтән, шифердан ћәм ... тирестән куалар(үле сылтама)
  8. Әлмәт таңнары.Суррогатлар үлем белән яный(үле сылтама)
  9. Џђр гасырныћ њз ягулыгы, archived fromthe original on 2016-03-05, retrieved2013-05-10 

Чыганаклар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]

Сылтамалар

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
⚙️ 
  Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Норматив контроль
BNEXX534550 ·GND4125880-0 ·LCCNsh2009007801sh85003268 ·NKCph268193
Бу теманың Татнет ресурсларында яктыртылуы
Мәгълүмат агентлыклары
Татарстан ММЧлары
Татар теллеРоссия күләм ММЧлары
Федераль һәм халыкара дәрәҗә көн тәртибен яктыртып торучы ресурслар бар микән?
Татар теллечит ил ММЧлары
Татарстанның муниципальтатар телле ММЧлары
«Әлмәт таңнары» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.

«Бөгелмә авазы» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
«Заман сулышы» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
«Кайбыч таңнары» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
«Минзәлә» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
«Мөслим-информ» сайтындагымәкаләләр исемлеге.
«Саба таңнары» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
Түбән Каманың «Туган як» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
«Шәһри Казан» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.

«Шәһри Чаллы» газетасы сайтындагымәкаләләр исемлеге.
Татар теллеРоссия төбәк ММЧлары
Тематик ресурслар

Моны да карагыз

[үзгәртү |вики-текстны үзгәрт]
Commons
Commons
Викиҗыентыкта бу тема буенча
медиафайллар тупланмасы


Бу мәкалә Татар Википедиясенеңсайланган мәкаләләр рәтенә керә.
Чыганак —https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Этанол&oldid=4413905
Төркемнәр:
Яшерен төркемнәр:

[8]ページ先頭

©2009-2025 Movatter.jp