Миоглобин аксымының 3-үлчәнешлеструктурасысурәте.Аксымнар -организмкүзәнәкләрен төзи торган төп материал,аминокислоталардан торган органикполимер.
Аксымнар —организмның иң әһәмиятле состав өлеше. Алар барлык үсемлек һәм хайван организмнарының күзәнәк протоплазмасы һәм төше составына керә һәм тереклек өчен төп кирәкле матдә санала. Аксым булмаган җирдә тереклек тә юк.
Аксымнарныңмолекуляр массасы уннарча һәм йөзләрчәкүмер тудыргыч берәмлеге белән үлчәнә, ә кайбер аксымнарның молекуляр массасы берничә миллионга җитә.Аксымнар организмда күп төрле функцияләр башкара. Организмдагы тоташтыргыч,мускул һәм япма тукымаларны тәшкил иткән пластик материал аксымнан тора. Аксым ярдәмендә организмда матдә бер урыннан икенче урынга күчерелә, мәсәлән,кислородныүпкәдәнтукымаларга күчерү, ә хасил булганкүмер тудыргыч (IV)әчемәсен организмнан чыгару аксымнар ярдәмендә башкарыла[1].
Аксым-ферментлар организмдагы күп төрле химик реакцияләрдә катализатор хезмәтен үтиләр. Гормоннар (аларның аксым табигатьлеләре дә бар) органнарның ярашып эшләвен тәэмин итәләр. Организмда эшләнә торган антитәнчекләр рәвешендә аксымнар организмны инфекциядән саклыйлар.
Химик составы буенча гадиләргә (протеиннар, тик аминокислоталардан тора) һәм катлаулыларга (составында аминокислоталар белән бер рәттәнлипидлар — липопротеидлар, нуклеин кислоталары — нуклеопротеидлар,углеводлар — гликопротеидлар һ.б. булган протеидлар) аерып йөртелә, аксым молекуласының формасы буенча — фибрилляр (кератин, коллаген һ.б) һәм глобуляр (антиҗисемнәр, зеин һ.б.).[2]
Әйтеп үткәнебезчә, хайваннар организмында аксымнар азык белән кергән аксым аминокислоталарыннан төзелә. Шуңа күрәмайлар һәм углеводлар белән беррәттән аксымнар азыгыбызның мәҗбүри компоненты булып санала.
Ашкайнату процессындаферментлар тәэсиреннән азыктагы аксымнар гидролизлаша. Ашкайнату системасында алар кечерәк «кисәкләргә» — полипептидларга таркалалар, ә эчәкләргә кергәч, аминокислоталарга кадәр гидролизлашалар. Аминокислоталар эчәктәге төксыман үсентеләр аша канга сеңәләр һәм организмның барлык тукымаларына, күзәнәкләренә үтеп керәләр. Углеводлар һәм майлардан аермалы буларак, аминокислоталар запаска тупланмый.
Организмда аминокислоталарның язмышы төрлечә. Аларның төп массасы аксымнар синтезына китә, ә аксымнар үсеш процессында организмның аксым массасын арттыруга, тереклек эшчәнлеге нәтиҗәсендә сарыф ителгәннәрен яңартуга тотыла. Аксымнар синтезы энергия йотылу белән бара. Аминокислоталар организмда аксым булмаган азотлы кушылмалар, мәсәлән нуклеин кислоталары синтезлау өчен дә файдаланыла.
Аминокислоталарның бер өлеше акрынлап таркалуга һәм оксидлашуга дучар була. Бу вакытта азот аммиак рәвешендә аерыла һәм, мочевинага әверелеп, организмнан сидек белән чыгарыла.Күмер тудыргыч һәмсу тудыргыч исәкүмер тудыргыч (IV)әчемәсе белән суга кадәр оксидлашалар. Бу процесслар барганда энергия аерылып чыга. Ләкин аксымнар, энергия чыганагы буларак, углеводлар һәм майлардан кала икенче урында тора. Аксымнарның организмдагы төп роле бөтенләй башка.[3]