Агалтын (лат. Platinum, Pt) —Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 10 төркем элементы. Тәртип номеры — 78.
Агалтын элементының символы — Pt (Платина дип укыла).
Агалтынгаплатина дигән исем испан конкистадорлары тарафыннан бирелгән, алар XVI гасыр уртасындаКөньяк Америкада (хәзергеКолумбия территориясендә) көмешкә (исп. plata) охшаган яңа металл белән беренче тапкыр танышкан. Сүз «кече көмеш» дигәнне аңлата. Агалтынның бу исеме озак вакыт куллану тапмаган.
Агалтын1557 елда итальян гуманистыЮлиус Цезарь Скалиджер тарафыннан ачыла."Иске дөнья"да агалтын XVI гасыр уртасына кадәр мәгълүм булмый, әмма Анд цивилизациясе (инкалар һәмчибчалар) аны борынгы заманнардан ук чыгарганнар һәм кулланганнар. XVI гасыр урталарында агалтын белән танышкан беренче европалылар конкистадорлар була. Әдәбияттә беренче булып агалтын турында Скалигер 1557 елда басылып чыккан "Экзотерик күнегүләр 15 китапта " дигән китабында телгә ала.[4][5].
Рәсәйдә 1819 елда ук Уралда табылган сибелмә алтында «яңа себер металлы» табылуа, аны башта агалтын дип атыйлар. Агалтын Үрге Исәт, соңыннан Невьян һәм Билимбай приискыларында очрый. Агалтынның бай сибелмәләре 1824 елның икенче яртысында ачыла, ә киләсе елына илдә аны чыгару башлана[6]. 1826 елда П. Г. Соболевский һәм В. В. Любарский пресслау ярдәмендә җиңел чүкелә торган агалтын эшләп чыгару ысулын уйлап тапканнар.
Агалтын иң сирәк металларның берсе булып тора: аның микъдарыҗир кабыгының (кларклар) массасы буенча 5×10−7 % тәшкил итә.
Иң күп агалтын чыгаручы илләр (2015, тонналарда):КАҖ (110),Россия (25),Зимбабве (11),Канада (7,2),АКШ (3,7).[7]
Иң күп агалтын экспортлый торган илләр (млн$ларда): КАҖ (7,45),Берләшкән Кыйраллык (4,21),Швейцария (2,64),Алмания (2,05),АКШ (1,81),Россия (1,77),Япония (1,27),Италия (1,24). Иң күп көмеш импортлый торган илләр (млн$ларда): АКШ (4,56), Япония (3,29), Һоңкоң (3,06), Берләшкән Кыйраллык (2,42), Швейцария (1,64).[8]
- ↑Wieser M. E.,Coplen T. B.,Wieser M.Atomic weights of the elements 2009 (IUPAC Technical Report) //Pure and Applied Chemistry —IUPAC, 2010. — ISSN0033-4545;1365-3075;0074-3925 —doi:10.1351/PAC-REP-10-09-14
- ↑2,02,12,2(unspecified title) —ISBN 0-8493-0485-7
- ↑Meija J.,Prohaska T.,Coplen T. B. et al.Atomic weights of the elements 2005 (IUPAC Technical Report) //Pure and Applied Chemistry —IUPAC, 2016. — ISSN0033-4545;1365-3075;0074-3925 —doi:10.1515/PAC-2015-0305
- ↑Издание книги Скалигера 1607 года доступно в интернете, см. в нём:. — P. 323.
- ↑McDonald D., Hunt L.B. . — P. 4—5.
- ↑Максимов М. М. .
- ↑архив күчермәсе(PDF), archived fromthe original(PDF) on 2015-11-26, retrieved2016-11-24
- ↑http://atlas.media.mit.edu/en/profile/hs92/7106/